Җомга, 29.03.2024, 14:31
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2013 » Март » 23 » Г.Гыйльмановтан мастер-класс
14:16
Г.Гыйльмановтан мастер-класс
"Ялкын"ның 2012 ел июнь санында "Әдәбият дәресе" сәхифәсендә ул фантастик әсәр язу серләре белән уртаклашты. 

 

СОҢГЫ ВАКЫТТА ФАНТАСТИК ӘДӘБИЯТ ХАКЫНДА КҮП ЯЗЫЛА, БУ ӘДӘБИЯТ ХАКЫНДА БӘХӘСЛӘР ДӘ ҖИТӘРЛЕК. ОЧРАШУЛАРДА, МАСТЕР-КЛАССЛАР ВАКЫТЫНДА МИҢА ДА БУ ХАКТА КҮП СОРАУ БИРӘЛӘР. КАЙЧАКТА МИНЕ ДӘ ФАНТАСТ-ЯЗУЧЫЛАР РӘТЕНӘ КУЯЛАР, ӘСӘРЛӘРЕМӘ ДӘ «ХЫЯЛЫЙ КЫЙССАЛАР» ЮГАРЫЛЫГЫННАН БӘЯ БИРЕРГӘ ОМТЫЛАЛАР, ХӘТТА ТӨРЛЕ «ИЗМ»НАР УЙЛАП ЧЫГАРАЛАР. ЛӘКИН МИН ҮЗЕМНЕ ТУЛЫСЫНЧА ҺӘМ БАШТАНАЯК РЕАЛИСТ ЯЗУЧЫ ДИП БЕЛӘМ. 

Сәбәбе бик гади: минем асылым, уйларым, гамем тормыштан, фикерләвем авылдан, табигатьтән, язмышым – халык язмышыннан, акылым – ата-бабалар фәлсәфәсеннән, иҗатым – төркиләр күзаллаган галәм сурәтеннән.  Шуңа да минем иң хыялый образларым да – җир кешеләре, телем, стилем дә – табигый...
Ә хәзер бераз тирәнгәрәк кереп фикер йөртик...

Хыялыйлык – мәҗбүри шарт 
Әдәби иҗатта хыялыйлык – мәҗбүри шарт. Иң тормышчан әдәбиятта да хыял-уйдырма бар. Чынбарлыкның үзеннән саркып чыккан реалистик әдәбиятның нигезендә типиклаштыру ята дибез икән, монда иң элек иҗади фикер ярдәмендә бик күп язмышларны бер типик, димәк ки, уйлап чыгарылган язмышка туплау күз уңында тотыла... Ахыр килеп, иҗат үзе үк фантазияне, уйлап чыгаруны күз уңында тота. Болар барысы да күптән билгеле аксиома.  Иң мөһиме - шуны ачыкларга кирәк: язучының иҗади фантазиясе ни дәрәҗәдә? Әгәр ул әсәрнең методологик нигезен, ягъни жанрын, образлар системасын, сюжет-эчтәлеген, иҗат алымнарын  билгеләрлек дәрәҗәдә  көчле икән, шул очракта гына фантастик, хыялый әдәбият турында сүз алып барырга мөмкин.

Күк тарихы, планеталар язмышы
Шуны искәртеп үтәргә кирәк: татар әдәбияты үзенең асылы, эстетик нигезе белән хыялыйлыкка, бай фантазиягә юнәлдерелгән әдәбият. Бу безнең милли фикерләвебезгә хас сыйфат. Аның тамырлары борынгы төрки дастаннарга ук барып тоташа. Төрки-татар әдәби мираста балладик, легендар стиль – иң төп стильләрнең берсе, ә шартлы-романтик, мифик-легендар поэтика – төп рухи традиция буларак каралырга хаклы. Төрки-татар әдәбиятның нигезендә мифологик ышанулар,  космогоник күзаллаулар ята икән, бу үзе үк андагы фантастик башлангычның никадәр көчле булуы хакында сөйли. 
Әйтик, «Хөсрәү вә Ширин» әсәрендә Ширин «ай йөзле», Хөсрәү «кояш йөзле» дип йөртелә икән, алар бер-берсе белән аймылыш язмышка дучар булганнар икән, бу инде чып-чын Күк тарихы, планеталар язмышы. «Таһир белән Зөһрә» дастанында да ике легендар йолдызның аяныч язмышы әсәр кысаларында сурәтләнгән. Таһир – «Сириус» дигән иң ерак йолдызны символлаштырса, Зөһрә («Венера») – миф-легендаларда иң якын, иң якты йолдыз... Ә бит «йолдыз-кешеләр» әдәбиятының традицияләре ХХ гасырга кадәр килеп җитә. Аның чаткыларын без Тукайда, Бабичта да, Такташта, Туфанда да күпләп табабыз. Прозада бу традицияне Г.Исхакыйның публицистик чагыштыруларында, Ф.Әмирханның психологизмында, Г.Ибраһимов романтизмында табып сөенәбез...

«Евопача» һәм «милли» фантастика
ХХ йөз башында һәрвакыт яңалыкка омтылучы Ф.Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» кебек «чиста» фантастик әсәр язып карый. Ләкин «европача» фантастикага барыбер ирешә алмый. Милли рухият барыбер өстенлек ала – ул, фантастик алым кулланып (бары тик алым гына!), чып-чын татар картының консерватив образын иҗат итә. Антигерой тудыра. Милли идеяне тискәре ягы белән әйләндереп куя. Бүген бу реалистик әдәбиятны «постмодернизм» термины белән билгелиләр. Ягъни мәсәлән, реаль чынбарлыкның чалыш көзгедәге чагылышы. Татар гомер-гомергә үзенең чалыш көзгедәге кыяфәт-образыннан көлә белгән. Шуңа да ул иң авыр заманнарда да көр рухын, яшь аралаш булса да көлү сәләтен югалтмаган...
Сүземнең башы бит әле Шүрәле... Шүрәле? Яшь дусларыма әйтер сүзем шул: бүгенге татар әдәбиятына, бу әдәбияттагы хыял-фантазия дәрьяларына үзебезнең милли образларыбыз, легендар һәм рәсми тарихларыбыздан, мең еллык язмышыбыздан саркып чыккан драмалар, риваятьләр,  романтик фәлсәфәләр җитешми.  

Милли фантастика ул – милли символ-кодлар 
Без үз милли образларыбызны – мифик-әкияти булсынмы ул, реаль-табигый булсынмы – халык күңеле аша моңга тулышып чыккан үз символларыбызны әдәбиятыбызга кайтарырга тиешбез. Әгәр без аларны  хыялый-фантастик җанр кысаларына куярга телибез икән инде, тормыш материалын гына түгел, аларның яшәү рәвешен, фикерләү дәрәҗәсен, фантастик символ-кодларны да галәм белән тарих кисешкән ноктага чыгарырга тиешбез. 

Соңгы елларда бу омтылышның матур мисалы итеп Флүс Латыйфи белән Ринат Якушевның «Тамга» әсәрен атарга мөмкин. Адлер Тимергалин, Радик Фәизов иҗатларында да татар фантастикасының бераз «европалашкан» вариантын күрәбез. Алар бу төр иҗатның кайчандыр Фатих Хөсни, Мирсәй Әмирләр кагылып киткән кырларын барлауны дәвам итәләр. Аларда да милли идея, милли кодлар системасы сакланган. 
Ләкин бүгенге татар баласының күңеленә милли фикерне тагын да кыюрак, хакыйкыйрак итеп, җетерәк төсләрдә, язмыш бәясенә торырлык сер-интрига аша салырга тиешбез. Моның омтылышларын Заһид Мәхмүди, Марат Кәбиров әсәрләрендә очратырга мөмкин. Мин дә шул рухтарак иҗат итәм. Шулай да, татарда баштанаяк фантазия-хыялга, уйдырма сюжетка һәм уйдырма фикергә корылган әдәбият юк. Моңа артык мохтаҗлык та сизелми кебек. Әйтүемчә, хыялыйлык үзе үк әдәбиятыбызның асыл үзенчәлеге. Бездә фантастик башлангычны иң реаль әсәрләрдә дә күпләп  очратырга мөмкин. Нәбирә Гыйматдиновада юкмы ул, Ркаил Зәйдуллада, Зөлфәт Хәкимдә, Фирүзә Җамалетдиновада, Фәрит Яхинда юкмы... 

«Чалыш көзгеләр» чынбарлыгы 
Әлбәттә, дөнья әдәбияты традицияләрен дә хөрмәт итәргә кирәк. Коэльоның «Алхимик» әсәре тәҗрибәсен дә, төрки кардәшебез Орхан Памук казанышларын да өйрәнергә тиешбез. Ләкин бу иҗатлар да классик фантастикадан шактый ерак тора. Бүген кайчандыр көнбатыш әдәбиятында киң таралган фантастик әдәбият үзенең йөзен, хәтта асылын үзгәртергә мәҗбүр. Хәзер фәнни фантастиканы психологик һәм мифик фантастика алыштыра, укучыны исә, шаккатыргыч ачышларга караганда, «электрон фикерләү»гә корылган психологик  халәтләр, яисә, киресенчә, адәм баласына кардәш булырдай җанлы табигать рухияте күбрәк җәлеп итә...
Минем үземә килгәндә, күбрәк әнә шул «чалыш көзге» тирәсендә каләм йөртәм. Чын һәм ихлас тормыш вакыйгаларын, кеше язмышларын сергә (әдәби интригага) төреп бирергә тырышам. Ә сер инде ул – үзе хыял-фантазия, күңелнең иксез-чиксез рухияте. «Албастылар»дагы урман карчыклары, ахыр килеп, авылдан хаксызга сөрелгән, урманга китеп, табигать шаукымына ия булган татар әбекәйләре булып чыга ласа. Ә инде «Оча торган кешеләр»дәге Бала-Сәүбәнгә килсәк, ул да Өлкән-Сәүбәннең күңел көзгесендә чагылган үтә дә «калку» образ гына; аны  Сәүбәннән башкалар күрми, шуңа да фантастик әдәбиятка ризык була алмый... 
Мин үзем яшәү тәменнән, җир рухиятеннән, дөнья, милләт, ил-дәүләт, гаилә гаменнән, мәхәббәт-нәфрәт фәлсәфәсеннән читкә алып китә торган фантастикага каршы. Хыялый образлылык иҗатымның нигезен тәшкил итсә дә, милли фикерләүгә, җир тоемына, галәм һәм Ходай кодрәтенә нигезләнгән әдәбиятны өстен күрәм. Хыялый идеяләр белән мавыгучы яшь каләмдәшләремне дә шушы әдәбиятка чакырам.
Ирек КАШАПОВ рәсемнәре.


Категория: Мәкаләләр | Караулар: 2891 | Өстәде: Khalit | Теглар: фантастик хикәяләр ничек язырга, гыйльманов | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру