Сишәмбе, 19.03.2024, 14:36
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Татарча фантастик әсәрләр

Рәис Мөхәммәдиев. Изизда.
[ Сервердан күчерергә (7.4 Kb) ] 21.08.2011, 00:22

I

Эхис балачактан, үзен аңлый башлаганнан бирле, Персиполь планетасының иң бәхетсез кешесе итеп хис итә иде.' Тиктомалдан бәхетсезлекләр булмый, ә Эхисның бәхетсезлегенең сәбәбе шул: ул гарип. Гарип кеше үзенең физик зәгыйфьлекләре аркасында кичергән интегүләрен үзе генә белә. Йокысыз үткән исәпсез төн­нәр, газаплы уйланулар, үзең теләп алмаган бәхетсезлек аркасында үзеңне башкалардан ким итеп сизү, хурлану — санап кына бете­рерлекмени аларны?

Кулсыз, аяксыз кешеләргә, бигрәк тә бөкреләргә һәм башка төрле гарипләргә кешеләр, үзләре дә сизмәстән, текәлеп, кызга­нып карыйлар, шулай итеп аларның йөрәк яраларына гел генә ти­еп торалар. Ничек кенә булмасын, кулсызлар да, аяксызлар да, бөкреләр дә үзләренә тормыш иптәшләре табалар. Ә менә Эхис аны табуына ышанмый, ышанмый гына түгел, күз алдына да ки­терә алмый, чөнки кешеләр, һәм бигрәк тә хатын-кызлар, үзләре сиздермәскә тырышсалар да, аңа, кызганудан бигрәк, кимсетәләр, чирканалар кебек тоела. Аңа беркемнең дә ул турыда бернәрсә әйткәне юк, тик күзләр, күзләр... Күзләр алар телгә караганда ачыг­рак әйтәләр.

Эхисның гариплеге бөтенләй башка. Аның бөтен әгъзалары җитеш булуына карамастан, ул тумыштан гарип: Эхисның башка кешеләрнеке кебек кул-аякларында алтышар бармак түгел, бишәр генә; башкаларның борыны ияккә кадәр җитеп торса, аның авыз­га да җитми, аннан да бер илле өстә. Шушы физик җитешсезлек-ләре аркасында гына ул бөтен планетада иң ямьсез кеше исәплә­нә. Чөнки Персиполь планетасында кешенең борыны никадәр озынрак булса, ул шулкадәр матуррак санала. Ләкин иң ояты бү­тән: аның башка ир кешеләрнеке кебек маңгайдан өстәрәк чыгып торган ике кимерчәк мөгезчеге дә юк. Тик шуңа карап кына, имеш, ул ни ир кеше, ни хатын-кыз түгел.

Эхис белән бер яшьтәге егетләр күптән инде кызлар артын­нан чаба башлаган булсалар да, аның кызлар янына якын барганы да юк, чөнки ул белә: аңа бер кыз да карамаячак. Әгәр дә иңде аны берәр кыз кимсетеп куып җибәрсә, бу мәңгегә төзәлми тор­ган тагын бер яра булачак.

Эх! Үзе гарип булмаган кеше беләмени соң ул гарипләр хә­лен... Менә алар берәр генә көн булса да Эхис тиресендә булып карасалар, аз гына булса да, белерләр иде, аңларлар иде никадәр кыен, никадәр аяныч булуын бу хәлнең. Юк шул, юк, мондый хәл мәңгегә дә булмаячак, алар бервакытта да аңламаячаклар. Әгәр дә аның кечкенә чактан бирле кешеләргә күрсәтмичә кой­ган күз яшьләрен җыеп барсаң, үзе генә дә бер күл булыр иде. Хәзер инде ул бераз тынычланды, чөнки барыбер бернәрсәне дә үзгәртеп булмаячак. Ә юкка йөрәк яраларын актарып ни файда бар?

Эх! Белсә иде бу кешеләр гарип кешенең күкрәгендә үзләре-некенә караганда да сафрак, эчкерсез, һәрвакыт һәркемгә ярдәм­гә килергә әзер торган йөрәк типкәнен, бәлки, алар бөтенләй икен­че карашта булырлар иде...

Эхис туганнан бирле авылда яши, ә шулай да аны бөтен пла­нетада белмәгән кеше юктыр. Шул гаҗәп гариплек аркасында ин­де. Аның кечкенә вакытта ук рәсемнәре газета-журнал битләрен­дә басылып чыкты.

Эхис яшәгән авылда Изида исемле кыз бар, ул — авылда иң чибәр кыз. Егетләр төркемнәре белән аның артыннан йөриләр, төннәрен аның тәрәзәсе янында җырлар җырлыйлар, ничек тә аңа ошарга тырышалар. Ашаган вакытта аның борынын күтәреп тору бәхетенә ирешергә телиләр, чөнки Персиполь планетасы кеше­ләренең озын, матур борыннары ашаган вакытта бик уңайсызлый. Шуңа күрә борынны махсус рәвештә эшләнгән таякчыклар ярдә­мендә күтәртеп торалар.

Эхис та гашыйк, ул да Изиданы сөя. Тик аның моны беркемгә дә белдергәне, сиздергәне юк. Чөнки ул барыбер беркайчан да Изиданың каршына утыру бәхетенә ирешә алмаячак. Әгәр дә ул үзенең хисләрен берәрсенә сөйләсә, аннан барысы да егылып кө­ләчәкләр, ә иң беренче булып, бәлки, Изида үзе көләр. Шуңа кү­рә Эхис йөрәгендәге бу хисне бөтен ихтыяр көчен җыеп басарга, сүндерергә тырыша. Тик ихтыяр көче белән генә саф мәхәббәтне юкка чыгарып, янган йөрәкнең ярсуын басып буламы соң?! Әгәр салкын акыл белән генә йөрәкнең өзгәләнүләрен бөтенләйгә ба­сып булса, бик җиңел булыр иде бу дөньяда яшәү! Берәү дә җа­вапсыз мәхәббәт утында янмас иде, берәү дә, утта көйгән күбә­ләк кебек, мәхәббәт канатларын яндырмас иде. Ах, Изида, бел­сәң иде, аңласаң иде син!..

 

II

Бу берничә көн эчендә бөтен планета шау-гөр килде, чөнки әкият дөрескә, фантастика чынбарлыкка әйләнде. Башта бу хә­бәргә күп кешеләр ышанмый торды. Чөнки Персиполь планета­сының да күп кешеләре иксез-чиксез бу галәмдә үзләрен генә акыллы җан ияләре дип исәплиләр иде. Тик үз күзләрең белән күргән нәрсәгә ышанмыйча мөмкин түгел. Анарның планетасына үзләреннән үсеш буенча берничә гасырга узып киткән Җир ке­шеләре килде. Җир кешеләренең Кояш дигән йолдызларын Пер­сиполь планетасыннан гади күз белән күреп тә булмый иде. Анар­ның Җиренә әле якын-тирәдәге планеталарны да яңа гына үзләш­терә башлаган Персиполь корабльләре белән берничә йөз елда да барып җитәрлек түгел.

Газета-журналларда аларның рәсемнәре дә басылып чыкты, алар ике тамчы су кебек Эхиска охшаганнар иде. Җир кешеләре килгәч, Персиполь галимнәре Эхисны да искә төшерделәр, аны чакырып алдылар. Бер галим «кайчан да булса Җир кешеләре бе­лән Персиполь кешеләре очратмадылармы икән?» дигән фикер дә әйтте. Эхисның Җир кешеләре белән төшкән сурәтләре дә ба­сылып чыкты. Үзенең шундый алга киткән цивилизация кешелә­ренә ике тамчы су кебек охшавына ул горурланып та куйды. Пер­сиполь планетасы кешеләре дә бераз аптырашка төштеләр, тик боларның берсе дә аны Изидага бер генә карашка да якынайтма­ды. Мең елга алга киткән җан иясенә охшаса да, үз планетаң ке­шеләренә охшамаган кешене яратып булмый бит инде. Моның өчен Изиданы да гаепләп булмый.

Җир кешеләре белән Әминә исемле бер кыз да очып килгән иде. Ул беренче күрүдә үк Эхисны бик якын итте. Алар күп тап­кырлар озак-озак сөйләшеп утырдылар. Эхис аңа беренче тапкыр үзенең Изидага булган мәхәббәте турында сөйләде. Башкасына түзсә дә, Изиданың борынының матурлыгын тасвирлаган урыңда Әминә көлмичә түзә алмады. Моңа Эхис азрак үпкәләп тә алды. «Үзендә шундый кечкенә ямьсез борын булганга көнләшә тор­гандыр», — дип уйлады ул. Ныклабрак уйлагач, ул бу хәлләрнең Әминәгә көлке булырга тиешлеген аңласа да, бу аксыл чәчле, зәң­гәр күзле кыз Эхиска, нәкъ үзе кебек үк диярлек, гарип булып күренде. Аңа Җир кешеләренең барысы да бик ямьсез тоела иде. Их! Әгәр дә Әминәнең борыны бер дүрт кенә тапкыр зуррак һәм озынрак булса, матур дип әйтергә булыр иде бит аны. Ә Әминә­нең борыны Эхисныкыннан да һәм хәтта Җирдән килгән кеше-ләрнекеннән дә кечерәк, борын дип әйтерлеге дә юк бит, ичма­сам.

Әминә Эхисны ярата иде, ахрысы. Ул берничә тапкыр сүз ара­сында Эхиска үзләре белән Җиргә китәргә тәкъдим ясады, тик Эхис бу тәкъдимгә якын да килмәде. Ни эшләсен ул чит планета­да берүзе, галәмнең икенче читендә яшәгән җан ияләре арасын­да?! Әгәр дә китсә, ул бүтән бервакытта да үзенең туган җирен, үз якларын, туганнарын, алар нинди генә булмасын, Персиполь ке­шеләрен генә түгел, хәтта планетаның үзен, аның Кояшын да кү­рә алмаячак. Ә Изиданы инде күптән...

Ә монда ул аны ерактан гына булса да көн саен күрә, янган йөрәгенә әз генә булса да дәва ала алачак. Билгеле инде, әгәр дә булдыра алса, ул китәр иде, бик шатланып китәр иде, тик булды­ра алмый шул, юк... Ул тамыры өзелгән чәчәк кебек сулачак, ан­да барыбер яши алмаячак.

III

Әминә чынлап та Эхиска гашыйк булды. Ул бөтен йөрәге бе­лән аңа тартылды, тик, ничек кенә булмасын, Эхисның үзенә ка­рата булган сәер карашын сизмичә булдыра алмады. Әминә баш­та бернәрсә дә аңламады, тик соңыннан гына, үзен Эхис урынына куеп карагач, Эхиска бик ямьсез, гарип кеше кебек булып күре­нүен аңлап алды. Чынлап та, әгәр дә Әминә үзе яки башка берәр кеше Җирдә Персиполь планетасы кешеләренеке кебек шундый ямьсез озын борынлы булып туса, ул үзе кебек кыяр борынлы ке­шене яратырга тиеш дигән сүз түгел бит әле.

Әминә Персиполь планетасы егетенә бервакытта да кияүгә чыкмас иде. Ул шундый зур борынлы, ике мөгезле, алтышар бар­маклы кешенең үзен кочаклавын, үбүен күз алдына китереп, их-тыярсыздан, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды.

Димәк, Эхиска да аның кыяфәте шулай булып күренә, Әминә­нең иркәләве дә аңа нәкъ шундый ук "ләззәт" бирәчәк. Әминә бу темага бүтән бер тапкыр да сүз кузгатмады. Йөрәгенең ярсуын басарга, башкача бу турыда уйламаска тырышты.

Тиздән алар Җиргә кайтып китәчәкләр, Эхис аны онытыр, ә менә ул аны оныта алыр микән?! Вакыт бөтен нәрсәдән дә иң , ышанычлы дәва дип әйтәләр әйтүен... Чынмы икән?

 

IV

Җир кешеләре галәм киңлекләре аша үз планеталарына кай­тып киттеләр. Эхис та үз авылларына кайтты.

Кич белән йокларга яткач, ул Җир кешеләрен тагын бер тап­кыр күз алдына китерде. Ул Әминә турында да уйланды. Аны да үз җирендә егетләр ярата микән? Бәлки, ул аларга матур булып та күренә торгандыр әле?

...Төшендә ул Изиданы күрде. Имеш, алар икесе генә җитәк­ләшеп чәчәкле матур аланда йөриләр. Каяндыр, ниндидер бер моң­лы, үтә күренмәле ялтырап торган нур агыла. Изида Эхиска ка­рый да елмая, карый да елмая. Аның күзләрендә мәхәббәт ташып тора. Ә Эхис шундый, шундый бәхетле, ул йөрәгенең мондый бә­хеткә ничек түзә алуына үзе дә аптырый. Әйе, аның үзе дә ышан­маган хыялы тормышка ашты. Ә Изида һаман аңа сыена, күзләре­нә карый...

Ә Эхис, аны күкрәгенә кысып:

— Изида, Изида, мин сине сөям, мин сине бик-бик сөям... — ди. Ул йокы абалаш бу сүзләрне кычкырып әйтте. Бу аның үз го­мерендә беренче һәм соңгы мәртәбә мәхәббәттә аңлашуы иде...
Категория: Татарча фантастик әсәрләр | Добавил: Khalit | Теглар: Рәис Мөхәммәдиев. Изизда.
Караулар: 1599 | Күчереп алулар: 198 | Комментарийлар: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру