Идел поселогы кечкенә генә Аполлон
планетасында бердәнбер торак пункт иде. Аполлон электән тере организмнар өчен
яшәргә яраксыз булса да, ул планетаара очышлар станциясе буларак бик уңай һәм,
Җирдән шактый ерак булганлыктан, анда унбиш ел элек, берничә дәүләт берләшеп,
кеше яшәү өчен шартлар тудыра башладылар.
Беренче эш итеп ясалма атмосфера
булдырылды, су чыганаклары ясалды һәм яшеллек үстерүгә зур игътибар бирелде.
Хәзер анда камышлы күлләр һәм шактый зур булып үскән каен, имән, юкә һәм башка
агачлардан торган яшь катнаш урманнар, куаклар гөрләп үсә иде.
Тугыз-ун ел элек Җирдән китереп,
иреккә җибәрелгән куян, кыргый кролик, кыр кәҗәсе, төлке кебек вак җанвар һәм
ерткычлар, шулай ук кыр үрдәкләре, боҗыр һәм көртлекләр кебек кош-кортлар бик
тиз үрчеп китеп, аларның санын хәзер контрольдә тоту кирәк була башлады.
Планетаара станция ашханәсендә һәрвакыт кош-корт һәм урман җәнлекләре ите
булып, аларны корабльләрдә ерак рейслар ясаучы кешеләр дә юлга моннан гына
алалар иде.
Аполлон планетасында яшәүчеләр
арасында берничә гаилә татарлар да булып, алар башкалар кебек үк галәмара
очышлар станциясенә хезмәт күрсәтәләр иде.
Галәмара очышлар уставында һәр
станциягә мөмкин булган кадәрле бер-берсен яхшы белгән кешеләрне урнаштыру
каралган. Шуңа күрә дә күп станцияләрдә Җирдән тулысы белән күчеп килгән авыл
кешеләре һәм зуррак станциядән, хәтта кечерәк бер шәһәрчектән сайлап алынган
кешеләр дә яши иде.
Соңгы елларда планета халкы авыл хуҗалыгы продуктлары
белән дә үзен генә түгел, рейс ясаучы корабльләрне дә тәэмин итә башлады.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Идел поселогында ун яше тулып та, планета
әйләнә сәяхәт ясамаган бер генә кеше дә юк иде. Чөнки бу планетаны һава
мендәрендә йөри торган гади машина белән әйләнеп чыгу өчен ике көн вакыт та
җитә.
Ләкин шулай тыныч кына барган тормыш кинәт эзеннән чыгып китә язды. Соңгы
корабльләрнең берсе белән Аполлонга корабльләрне ягулык белән тәэмин итүче
урынына Җирдән Галәветдин атлы кеше килеп төште. Чөнки мондагысы авырып китеп,
Җирдәге санаторийларның берсенә озатылган иде.
Була бит ул һәр чорда үз заманыннан артка калган кешеләр. Таза тәнгә
чыккан чуан кебек, алар башкаларга тынычлык бирмиләр. Бу Галәветдин дә нәкъ
шундый, хәзерге җәмгыятьтә күптән онытылган кимчелекләрне күпертеп йөрүче кеше
булып чыкты. Ул кешеләрне үчекләргә, үртәргә ярата, аларның үзләре дә белмәгән
әллә нинди якларын, гаепләрен, җитешсезлекләрен таба. Үзенең бу уйдырмаларын
ул кешенең күңеленә, җанына үтеп кертергә тырыша һәм, әйтергә кирәк, үз
теләгенә ирешә. Хәзерге кешеләрнең нервлары нык, ләкин Галәветдин, теләсә,
хәтта фәрештәне дә җенләндерә алыр иде.
Андый кешеләрнең берсен генә күрсәң дә, элекке вакытта яшәгән кешеләрнең
нинди авыр, рухи һәм физик яктан сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган нервлы
атмосферада яшәгәнлекләрен күз алдына китерергә була.
Тагын шуны да әйтеп китәргә кирәк, кеше, изүләрен аерып җибәреп, үзен-үзе
белештермәслек хәлгә килсә дә, Галәветдин гадәттәгечә боз кебек салкын кала.
Тик эчке ләззәтләнүдән ялтыраган күзләре генә аның үзеннән бик канәгать булуын
күрсәтәләр.
Анысы шулай, ләкин соңгы вакытта Галәветдин бик күп тәҗрибәләрдән соң, үз
сүзләреннән соң үзе зыян күрми торганрак берничә кешене сайлап алып, бу
тәҗрибәләрен алар өстендә үткәрә башлады- Ул, бу кешеләрне һәр көнне мораль
рәвештә җәзалап, үзенә җан азыгы ала.
Шушы берничә кеше арасында да Галәветдиннең
эшчәнлеген-нән иң җәза чиккәне — Рафай. Зур колаклы, күзлекле, җирән чәч-. ле
юаш бу егет планета радиоузелында эшли. Төрле радиоаппаратура белән мавыга,
чит планеталар белән элемтәгә керә. Аның бу шөгыльләрен бар кеше дә белә, тик
беркем дә аны гаепләми. Менә шул егеткә Галәветдин бигрәк тә каныга башлады.
Мескен Рафай аннан йә качу, яисә вакытында күреп алып, чигенү маневры ясап
кына котылып кала ала. Ләкин Галәветдин аңа мондый мөмкинлекне бирмәскә
тырыша. Үзенең мәченеке кебек яшел күзләре белән, аны әллә кайдан күреп алып,
күзгө-күз очрашканчы эзәрлекли.
Галәветдиннең кереш сүзе яки Рафайга карата булган иң ягымлы сүзләре
гадәттә менә шундыйрак сүзләрдән башлана:
— Йә, йә, кая качасың, әрекмән колаклы Архимит, син кемнән
алай җиңел генә качып котылмакчы буласың, ә? Хәлләр ничек? Комфьютерларьщны
ясап бетердеңме соң әле? Нәрсә, башка планеталардан үзең кебек дуга аяклы,
фаралы, чөгендер борынлы, улак авызлы, колак урынына локатор таккан җан ияләре
эзлә-мөкче буласыңмыни? Ыһм, ыһм, малай, синең бу кыяфәтең белән сиңа монда
убырлы карчык та кияүгә чыкмый шул, ха-ха... Халисә кебек чибәр кызлар...
Хи-хи-хи, фью-юить, сиңа күзләре төшкәч, тилгәннән качкан сандугачлар кебек
кача торганнардыр, ә? Ха-ха-ха-а... 4
Аннан соң инде китә, китә... Ул сүзләрне кәгазь өстенә төшерү дә уңайсыз.
Ләкин Иделдәге бер кеше дә аларны ишетми калмагандыр.
һәрнәрсәнең чиге бар, ди. Дөрес икән. Галәветдиннең дә чалгысы ташка тиде
бит әле. Беркөнне шулай ни эшләптер бик гамьсез генә төшеп барган Рафайны урам
уртасында җайлы гына тотып алды да, бу зур уңыштан бик нык сөенеп, шунда ук кереш
сүзен башлап та җибәрде. Нәрсә бу? Бу сүзләрдән соң бер агарып, бер кызарып
тора торган Рафай, күзен дә йоммыйча:
— Исәнмесез, үзегезнең
хәлләр ничек? — дип җавап бирмәсенме.
Галәветдиннең күзләре шакмак булды. Нәрсә, бу малай әллә җүләрләнергә дә өлгергәнме?
Ул үзенең бөтен осталыгын, бөтен ачуын җыеп чыгышының икенче өлешен бетергәч,
Рафай «Рәхмәт, зарланган юк, Галәветдин абзый»дан узмады һәм качарга бернинди
теләк тә күрсәтмәде.
Галәветдиннең күпме кешеләрнең канын кыздырып та җылынмаган
каны кыза, яшел күзләре очкын чәчә башлады. «Нәрсә? Әллә бу авызында сөте дә
кипмәгән селәгәй миннән көлә инде?» Аның авызыннан бөтенләй тузга язмаган
сүзләр чыга башлады. Рафай, бу юлы бөтенләй җавапсыз калып, аның иреннәренең
кыймылдавыннан бик кызык тапкан кеше кебек, Галәветдиннең авызына карап елмаеп
тик тора иде. Галәветдин шартлар чиккә җитте.
Бу кадәр тавышка алар янына кешеләр җыелганда, инде Галәветдин,
изүләрен ерта-ерта:
— Ах син, ахмак,
авызыннан сөте кипмәгән нәрсә, миннән көлеп тора бит әле, сасы борын, — дип һәм
тагын телгә алмаслык сүзләр әйтеп, тәртипсез рәвештә кычкыра, үзен-үзе белмичә
җенләнә иде.
Борып җибәрелгән курчак кебек тыела алмыйча, төкреклөрен
чәчә-чәчө тузынып, китапка кермәгән бар сүзләренең үзе белгәннәрен
кабатлый-кабатлый әйтеп бетергәч кенә, Галәветдин, изүен бөтенләй аерып
төшереп, йөрәген тотып җиргә утырды һәм тынып калды. Бу бик гаҗәп хәл иде.
...Икенче көнне магазин янында торган хатыннарның берсе:
—Галәветдиннең йөрәге тоткан, урында ята, ди. Хатыны, Рафай гына гаепле,
дип әйтә икән, — диюенә каршы икенчесенең:
—И малайкаем, колакка куйгач, начар сүзләрне тотып кала торган борчак
кадәрле генә аппарат уйлап тапкан ди бит ул Рафай, — дип җавап бирүе генә
әлеге бөтен поселокны чиктән тыш гаҗәпләндергән хәлгә ачыклык кертте.
Берничә көннән соң, Галәветдин, очраган беренче
корабльгә утырып, Аполлон планетасыннан мәңгелеккә китеп барды. Аны беркем
озатып та калмады, берәү дә аның китүенә көрсенмәде. Иделдә тормыш үз агымына
керде. |