Җомга, 29.03.2024, 15:15
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог статей

Баш бит » Мәкаләләр » Тылсымлы әкиятләр

Тылсымлы әкиятләр
Әкият – халык иҗатының элек жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүреш бәйләнешне хәлләргә корылган социаль эчтәлекле фантастик әсәр. Әкиятләр уйдырмага нигезләнгән дә, аларнын эчтәлегендә халыкның хыяллары һәм омтылышлары, борынгы йөна – гадәтләре һәм социаль мөнәсәбәтләре чагылып тапкан. Унай герой белән кире геройлар арысындагы көрәш аларда социаль эшәкелек яки мораль – этик эштешсезлек белән изгелек – гаделлек һәм золакый камиллек арасында барган көрәш буларак гәүдәленә. Унай герой идеаллаштырылык, оптимистик план да биререлгән, ул һәрчак җинеп чыга һәм үз теләлнә ирешә.
Әкиятләр күп халыкларда, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. Әлбәттә, бу бүленештә шартлылык шактый зур. Чөнки тикшеренүчеләр әкиятләр арасында үзенчәлекле сыйфатларга ия булган байтак кына төркемнәрне, аералар (мифик, легендалар, тарихи, героик, маҗаралы, сатирик, юмористик, новеллистик, табышмак, көлдергеч, алдавыч һ. б.), һәм бу төркемнәрнең кайберләре әлеге өч төр кысаларына гына сыеп бетә алмый. Шулай да күзәтү характерындагы хезмәтләрдә һәм әкият җыентыкларының төзелешендә ингез итеп жанрның өч төргә бүленешен алу гадәткә кергән. Фәндә әлеге төрләрне мөстәкыйль жанрлар итеп санау да бар . Без исә аларны бер жанрның аерым төрләре итеп карыйбыз.
Тылсымлы әкиятләр.
«Әкият» сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга үзенең серле дөньясы белән нәкъ менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә түгел: тылсымлы әкиятләр — әкият жанрының үзәге ул. Алар язмалар саны буенча исәпләгәндә барлык әкиятләрнең 46 процентын тәшкил итә, күләмнәре дә зур. Тылсымлы әкиятләр фантазиянең гаҗәеп байлыгы, шомлы һәм дәһшәтле, шул ук вакытта кызык һәм мавыктыргыч булуы белән күңелне әсир итә.
Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.
Әлбәттә, мондый «тузга язмаган» нәрсәләрнең чынбарлыкта булуы мөмкин түгел. Әкияткә шундый уйдырмалар кайдан килгән соң?
Борынгы кешенең яшәеш-көнкүреше төрле ышанулар җирлегендә формалашкан гаҗәеп күп йолалар белән тулы булган. Шуларның иң киң таралганы—үсмерләрне, балигълык яшенә җиткәч, олылар рәтенә күчерү йоласы. Фәндә бу йола инициация дип атала.
Балигълык йоласы үзенең кырыслыгы белән аерылып торган. Иң элек үсмерләрне махсус эшләгән йортка җыйнап (мондый йорт яшәү урыныннан читтә, күбесенчә урман эчендә булган), айлар буе җаваплы сынауга әзерләгәннәр: ыруның серләрен ачканнар, изге мифлар сөйләгәннәр, йоланы үтәү тәртипләренә һәм төрле һөнәрләргә өйрәткәннәр. Хатын-кызларга һәм балаларга бу йортка керү катгый тыелган. Әзерлек чоры үткәч, тантаналы шартларда егетләрнең берәр тешен сугып төшергәннәр, шуннан соң аларны мифик зат яки ыруның тотемы (ягъни ыруның нәсел башы дип саналган һәм шул ыру кешеләре тарафыннан олылан¬ган берәр хайван) рәвешендә төзелгән корылмага кертеп чыгар¬ганнар, сөннәтләгәннәр һәм берәр бармагын кисеп алганнар. (Балигълык йоласының үтәлү формасы төрле урында төрлечә булган. Биредәге мисал В. Я. Проппнын «Исторические корни волшебной сказки» дигән хезмәтеннән алынды.)
Борынгы кеше, тотем хайван «йотып чыгаргач», үзенә тотемның җаны керә дип исәпләгән. Әйтик, ыруның тотемы бүре булса, йо¬ла үтәлгәннән соң, үсмер үзен бүре дип хис иткән. Ул үлеп яңадан терелгәндә кешенең җаны тотемга, ә тотемныкы кешегә күчә, ягъни кеше белән хайван арасында җан алмашу процессы башкары¬ла дип уйлаган. Борынгы кеше әнә шулай үзе белән тотем ара¬сында күзгә күренми торган элемтә булуына ышанган.
Яшәү чыганагы нигездә аучылык булган заманда кешенең киекләрне кулга төшерү осталыгы гаять мөһим мәсьәлә булган. Ә тотем хайванның ашказаныннан чыккан кеше, сихри сәләткә ия булып, беренче чиратта нәкъ менә киекләр өстеннән хакимлек итә ала, дип ышанылган. Шуңа күрә, йола үтәлгәннән сон, үсмерләр олылар рәтенә күчкән дип саналган һәм аларга өйләнергә рөхсәт ителгән.
Күп кенә фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, классик тылсымлы әкиятләрнең нигезендә чынбарлыкның әнә шул күренеше ята.
Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой, үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын дию яки аждаһалардан коткара яисә патша кунган авыр бурычларны .үти һәм, нәтиҗәдә, әлеге патша кызына өйләнеп, үзе патша булып кала.
Героиның өйләнү юлында очраган кыенлыклар әкиятләрдә аеруча калку тасвирлана. «Турай батыр» әкиятендә, мәсәлән, өеннән өйләнү максаты белән чыгып киткән геройны һәм аның юлдашларын карурман эчендәге бер йортта мифик зат—Үзе бер карыш, сакалы биш карыш карт үтереп китә. Ә «Дутан батыр» әкиятендә шул ук максат белән сәфәргә чыккан геройны һәм аның туганнарын «калын урман»да Җалмавыз карчык йота.
Әкиятләрдә балигълык йоласының тотемизм белән турыдан-туры бәйле булуы да чагылыш тапкан, билгеле. «Өч күгәрчен» әкиятендә геройны урман эчендәге йортта өч күгәрчен-егет төрле тылсымга өйрәтәләр.
Халыкның көнкүрешендә күгәрчен, тотем кош буларак, еш кына сакчы вазифасың үтәгән, һәм бу традиция бик озак вакытлар дәвам иткән: тәрәзә йөзлегенә ясалган пар күгәрчен сурәтен хәтта әле бүгенге көндә дә очратып була. Бу урында шуны да искәртеп узыйк: чыгышлары белән болгарларга мөнәсәбәтле булган бисер-мәннәрдә, мәсәлән, үрдәк, гөберле бака, күгәрчен изге хайваннар итеп саналган һәм аларның сурәтләре киемнәргә төшерелгән .
Әкиятләрдә йотып терелтү мотивы да очрый. Мәсәлән, «Таңбатыр», «Әйгәли батыр» әкиятләрендә убырлы карчык ике аягы да киселгән геройны, шулай ук аның кулсыз һәм сукыр юлдашларын йотып төкергәч, тегеләр элекке кебек сәламәт кешегә әвереләләр.
Бу сюжет һәм мотивларның барысы да балигълык йоласына барып тоташа дип уйларга нигез бар.
Әкият героеның, кияү булганнан соң, кызның әтисе урынына тәхеткә утыруы да әкиятченең хыялын гәүдәләндерүче уйдырма гына түгел. Тарих тирәнлегеннән бу мотивның асылына туры килә торган күренешне дә табарга мөмкин.
Тәхет варислыгы бик күп илләрдә борынгы община җәмгыятенә хас тәртипләргә нигезләнгән булган. Шуларның иң мөһимнәре—экзогамия гадәте, үзенчәлекле никах һәм кардәшлекнең хатын-кыз ягы буенча саналуы. Экзогамия кагыйдәсе буенча, ирләр бары тик чит ырудагы хатын-кызга гына өйләнә алганнар. Үз ыруыңдагы хатын-кызга өйләнү катгый рәвештә тыелган. Ә никах үзенчәлеге, ир кешенең үзе туып үскән гаиләне яисә ыруны ташлап, яшәү өчен хатыны туып үскән гаиләгә китүеннән гыйбарәт. Болар— мәҗбүри кагыйдәләр булган. Кешенең чыгышы да ата ягыннан түгел, ана ягыннан исәпләнгән. Шуңа күрә патша власте да аның
үз улына түгел, бәлки киявенә күчкән. Шулай итеп, теләсә нинди чит-ят кеше, патшаның кызына өйләнү белән бергә, соңыннан патшалыкка да ия булып калган . Бу күренеш әкиятләргә чынбарлыктагыча, үзгәрмичә килеп кергән.
Әкият генезисында мифлар аеруча мөһим роль уйнаган. Тылсымлы әкиятләрдә миф билгеләрен шактый табарга мөмкин. Әйтик, геройның юлга чыгуына сәбәп булган ниндидер әйбер югалу— борынгы мифлар өчен дә бик характерлы сыйфат. Тылсымлы әкиятләрдәге могҗизалы туу («йөзми», «Батыр егет», «Патша малае белән хезмәтче малай» һ. б.) һәм сирәк булса да очрый торган этнологик, ягъни җанлы һәм җансыз нәрсәләрнең барлыкка килү сәбәпләрен белдерүче бетемнәр («Зөһрә») — шулай ук мифлардан килә торган билгеләр.
Әкиятләрдә мифлар белән бәйле тагын бер мөһим компонент бар. Ул да булса кече туган (төпчек ул); персонажы. Мәгълүм булганча, кече туганның төп уңай персонаж булуы дөньядагы күп халыкларның әкиятләренә хас. Кече туганны идеаллаштыруның сәбәпләрен ачыклау максаты белән күп кенә хезмәтләр язылган. Шуларның берсе — Е. М. Мелетинскийның «Герой волшебной сказки. Происхождение образа» (М., 1958) дигән китабы. Анда ав¬тор, башлыча рус материалына нигезләнеп, кече туганны идеал¬лаштыру минорат һәм майорат көрәше нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән концепциясен тәкъдим итә. Аның карашыңча, майорат, ягъни мирасның олы туганга күчү тәртибе, кече туганны өлештән мәхрүм иткән һәм шуңа күрә әкиятләрдә кече туган идеаллаштырылган, чөнки жанр эстетикасының нигезе рәнҗетелгәннәрне яклауга кайтып кала.
С. А. Каскабасов исә, казакъ материалына таянып, кече туганны идеаллаштыру минорат, ягъни милекнең мирас буенча кече туганга күчү тәртибе яшәгән вакытта ук булганлыгын яклый һәм идеаллаштыру ике этапта барган дигән нәтиҗәгә килә.
Е. Д. Турсунов нигездә соңгы фикерне якласа да, беренче этаптагы идеаллаштыруны әкият эстетикасы нигезенә каршы килә дип саный һәм бу мәсьәләдә кырыгынчы еллар башында А. Золотарев тарафыннан тәкъдим ителгән гипотезаны куәтли. Бу гипотеза буенча, төрле халыкларның әкиятләрендә олы яки кече туганның уңай яки кире тип булуы бу геройларның дуалистик мифлардагы хәленә бәйле. (Дуалистик миф—кешелек җәмгыятенең бала чагындагы дуалистик оешма дәверен чагылдырган иң борынгы миф. Аның геройлары бер кабилә эчендәге фратрияләрнең нәсел башы итеп саналган ике туган булып, аларның бер¬се көчле, акыллы, тәҗрибәле, зирәк, җитез, ә икенчесе көчсез, ахмак, авыр хәрәкәтле, булдыксыз итеп сурәтләнгән).
Татар тылсымлы әкиятләренең идеаль героена — кече туганга килсәк, ул, күпчелек очракта, мирастан мәхрүм ителгән шәхес түгел. Бу нисбәттән, аны чыннан да борынгы төркиләрнең дуалистик мифларыннан ук килгән дип фараз кылырга мөмкинлек бар. Чөнки төркиләр мифологиясендә кече туган—уңай герой.
Инде тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. Тылсымлы әкиятләрнең күбесендә уртак бер үзенчәлек күзгә ташлана: герой, һәрвакыт диярлек, урманга барып чыга. Ә урман — балигълык йоласы башкарыла торган урын булу белән бергә, борынгы кешеләр фикереңчә, үлеләр дөньясына керү юлы да.
Реаль тормышта балигълык йоласыннан соң өйләнү — әкиятләрдә кызны үлеләр дөньясыннан алып кайтуга охшатыла. Йоланы үтәмичә, ягъни әлеге дөньяга бармый торып, хатын алырга мөмкин түгел. Әкиятләрдә ул нәкъ шулай чагыла да: герой күп кенә очракта дию кулындагы кызны алып кайта («Турай батыр» һ.б.).
Дию—тылсымлы әкиятләрдә ип күп очрый торган персонажларның берсе. Ул, кагыйдә буларак, кешеләрдән еракта (Каф тавы артында, җир астында һ.б. урыннарда) яши һәм, гадәттә, пат¬ша кызларын яки анык малларын урлап китә.
Дию патшалыгы кешеләр яши торган җирдән үзенең күренеше белән дә нык аерыла. Мәсәлән, «Ак бүре» әкиятендә югалган анасын эзләп чыккан герой, алтмыш колачлы ала айгырга ябышып, гаять куркыныч киртәләрне уза. «Бу сулар, утлар, таулар — бар да дию патшалыгыннан адәм үтмәсен өчен эшләнгән эшләр...»,— ди айгыр малайга. Ләкин алга таба айгыр да бара алмый: «Мина моннан ары барырга рөхсәт юк. Син инде минем өстемнән төш тә бу ком тавының аргы ягына чыгарга тырыш. Ул ком тавының аръягында яман диюләр, усал арсланнар, аждаһалар яталар. Алар янына чыга алсаң, анаңны табарсың»,—ди ул. Сәмруг кош сурәтенә кергән Ак бүре дә: «Каф тавының башына илтеп куярмын, аннан ары барырга мина рөхсәт юк»,— ди.
Бу, әлбәттә, үлеләр дөньясының алгы чиге. Моннан соң инде дию хакимлеге башлана. Анда керү — үлем дигән сүз. Ләкин дию кайда гына булмасын, әкият герое — баһадир егет, юлда очраган теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, аның биләмәсенә керә һәм, аны үтереп, кызны да, башка тоткыннарны да азат итә.
Шулай итеп, кеше бик борынгы заманнарда ук үлемсезлеккә омтылган, хыялында гына булса да үлеләр дөньясы хакимен тар-мар итеп, аның кулындагы кешеләрне яңадан тереләр дөньясына кайтарган.
Дию татар фольклорына иран мифологиясеннән кергән. Борынгы күчмә иран кабиләләрендә дәү (дию), һинд эпосындагы кебек үк, мәҗүси алла булган. Аның исеме Һинд-Европа телләрендәге уртак тамырга кайтып кала (латинча «deus» — алла, Зевс, Юпитер) һәм «Күк» дигән мәгънәне белдерә. Соңрак иран кабиләләре¬нең утрак тормышка күчкән өлеше дәүләрне дошманлык һәм нәфрәтне гәүдәләндерүче усал аллалар итеп саный башлаган. Шулай итеп, әлеге затлар күктән җир асты дөньясына «сөрелгәннәр».
Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы очрый. Кайберләрендә ул «җалмавыз», «сихерче карчык» яисә «карчык» дип кенә йөртелә. Ләкин асылда бу исемнәр бер үк затны белдерәләр.
Күбесенчә урмандагы кечкенә өйдә яшәүче убырлы карчык (җалмавыз) усал һәм рәхимсез. Ул кешеләрне йота («Дутан батыр», «Яхшылыкка—явызлык»), яисә аларның канын эчә («Таңбатыр», «Әйгәли батыр»). Ләкин, мәҗбүр иткәндә, карчык йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара. Өстәвенә йотылган кешеләрнең физик кимчелекләре бетә: сукыр — күзле, кулсыз — куллы, аяксыз — аяклы була.
Мондый эпизодларда убырлы карчыкның балигълык йоласын үтәү белән бәйле зат булганлыгы шактый ачык сиземләнә. Бу йола үзе ирләр тарафыннан үткәрелсә дә, ыру башлыгы карчык «ирләр союзы» (балигъ булган ирләр оешмасы) әгъзаларының уртак анасы исәпләнгән 
Иске тәртипләр бетеп, йола күренешләре әкият сюжетларына күчкәндә, әлеге карчык тискәре типка әверелә: аның кылган барлык эш-хәрәкәтләре явызлык максаты белән генә бәйләп аңлатыла башлый.
Әмма әкиятләрнең кайберләрендә карчыкның кешеләргә ярдәм итүе турындагы борынгы сюжетлар да сакланган. Мәсәлән, «Үги кыз», «Көнгә күренмәс Сылу-көмеш», «Әйгәли батыр», «Камыр батыр» әкиятләрендә әлеге карчык кешеләргә игелек күрсәтә.
Шулай итеп, убырлы карчык персонажы үзенең үсешендә ике этап кичергән: башта ул, йолага аваздаш рәвештә, кешеләргә ярдәм итүче, бүләк бирүче буларак гәүдәләнсә, соңрак, матриархаль тәртипләр беткәннән соң, явыз итеп сурәтләнә башлаган.
Балигълык йоласы һәм үлеләр дөньясы белән бәйле тагын бер персонаж турында әйтеп үтәргә кирәк. Ул — әкиятләрдә күп очрый торган елан персонажы. Бу урында шуны да игътибарга алыйк: елан образы күп очракта иран мифологиясеннән кергән аждаһа образы белән кушылган. Шуңа күрә кайбер әкиятләрдә бу персонаж аждаһа-елан дигән кушма исем белән дә йөртелә.
Аждаһа — геройның дошманы. Ул күбесенчә берничә башлы ител сурәтләнә (әкиятләрдә ике, өч, дүрт, алты, җиде, тугыз, унике башлылары очрый). Аждаһа гадәттә диңгездә яисә су (елга) буенда яши һәм кешеләргә бер тамчы да су бирми. Су алыр өчен кешеләр аңа кызларын корбан итәргә мәҗбүрләр. Чират патша кызына җиткәндә, әкият герое, аждаһа белән сугышып, аны үтерә һәм кызларны афәттән коткарып кала. Кагыйдә буларак, егет үзе коткарган кызга өйләнә дә.
Аждаһа — бирән тамак, аның бар омтылышы — кеше ашау. Кешеләрне ул ерактан ук суырып ала. Аның авызыннан ут чәчелеп тора. Кайбер әкиятләрдә герой, үзен аждаһа йотканнан соң, эчтән кылыч белән буйдан-буйга ярып чыга («Чәчәк күлмәк», «Кырык уллы кеше»). Әгәр аждаһа тауда яшәсә, ул корбаны янына очып килә («Ике туган»).
Аждаһа әкиятләрдә бары тик дошман персонаж итеп сурәтләнсә, елан һәм уңай, һәм тискәре тип булырга мөмкин. Уңай тип еланнар күбрәк очрый һәм алар башлыча бүләк бирүче, ярдәм итүче буларак сурәтләнә («Елан патшасы Шаһмара», «Ярлы егет белән патша кызы», «Аучы белән асрау кыз», «Ак елан» һ.б.). Бу рольдә әкиятләрдә еш кына Ак елан күренә. Аның нигезе тотемистик ышануларга кайтып кала. Мәсәлән, «Елан патшасы Шаһмара» әкиятендә герой Ак еланны кайнатып суын эчә һәм хайваннар телен аңлый башлый. Ә авыру патша, елан итен ашагач, сәламәтләнеп, «элеккедән дә тазара төшә». Биредә без хайваннар өстеннән хакимлек итү өчен, шулай ук төрле авырулардан терелү өчен тотем итен авыз итү кебек бик борынгы йола калдыгы белән очрашабыз.
Тискәре тип еланнар күп очракта — эпизодик персонажлар, һәм алар башлыча сакчы вазифасын үтиләр («Утыз ул», «Нурсылу» һ.б.). Эпизодик булмаганнары еш кына кыз таләп итә. Әмма бу җәһәттән еланнар, кызны нинди максат белән таләп итүгә карап, икегә бүленә. Аларның беренчесе — әкиятләрдә сирәк очрый торган кыз ашаучы елан («Алтын башлы, көмеш беләкле»), ә икенчесе — кызны үзенә хатынлыкка таләп итүче елан («Зөһрә», «Өч бүләк»). Икенчесе соңыннан һәр очракта егеткә әверелә һәм, әлбәттә, тискәре образ булудан туктый.
Геройга кыз ашаучы, ә кайвакыт сакчы еланнар белән сугышырга туры килсә дә, тулаем алганда еланнар белән сугышу татар әкиятләре өчен хас түгел.
Шулай итеп, елан образы катлаулы, һәм ул, убырлы карчык образы кебек үк, берничә катламнан тора. Шуларның берсе, әлбәттә, балигълык йоласы белән бәйле: аның нигезендә үсмерләрне елан йотып чыгарса, яисә, киресенчә, үсмерләр тотем (елан) итен ашаса, алар тылсымлы сәләткә ия була ала дигән ышану ята.
Вакытлар үтү белән әкиятләрнең үзәгенә алынган вакыйга— герой белән мифик затлар арасындагы көрәш — сыйнфый җәмгыять шартларындагы төп антагонистик сыйныфлар бәрелеше итеп кабул ителә башлаган. Чөнки кеше фикерләвенең тарихи үсеше дәвамында могҗизага бәйләнешле образлы күзаллаулар да үзгәреш кичерә. Бу турыда Ф. Энгельс түбәндәгечә язган иде: «Башта табигатьнең серле көчләре генә чагылган фантастик образлар хәзер шулай ук иҗтимагый атрибутларга да ия булалар һәм тарихи көчләрнең вәкилләре булып әвереләләр».
Сүз уңаенда әйтеп үтик: соңгырак чорда, әнә шундый яңача аңлау өчен шартлар тугач, әкият тормышка якыная төшә—тылсымлы әкиятләрнең кайберләрендә, мәсәлән, традицион патша образы, трансформацияләнеп, монарх-патша образына әверелә. Шулай итеп, тылсымлы әкиятләрнең бер үзенчәлеге рәвешендә, сыйнфый конфликтка корылган әсәрләр барлыкка килә.
Тылсымлы әкиятләрнең бер тармагы булган батырлар турындагы әкиятләрдә (мәсәлән, «Ак бүре», «Камыр батыр», «Турай батыр», «Таңбатыр», «Алтын алма», «Өч дус», «Өч күгәрчен» әсәрләрендә) геройның икенче дөньяга — еш кына җир асты дөньясына сәяхәте һәм аннан кыз алып кайтуы — шаманның үлеләр дөньясына барып, авыру кеше җанын алып кайтуын гәүдәләндерә. Димәк, бу төр әкиятләрнең генезисында шаман легендаларының да сизелерлек роле булган дип әйтергә мөмкин.
Тотемизм, инициация, шаманизм — болар барысы да дини күренешләр, дөресрәге — кабилә диннәренең формалары. Күргәнебезчә, кабилә диннәрендәге төрле йола-гадәтләр һәм күзаллаулар тылсымлы татар әкиятләрендә саф хәлендә дә,- үзгәргән рәвештә дә киң чагыла һәм алар әкиятнең мөһим компонентларын тәшкил итәләр. Ә сыйнфый җәмгыять диннәре, аерым алганда Болгар дәүләтендә Х гасырда рәсмиләштерелгән ислам дине, кайбер элементлары очраса да (мәсәлән, хаҗга бару, дога кылу, никах уку һ.б. күренешләр), әкиятләрнең нигезенә тәэсир итә алмаган.
Категория: Тылсымлы әкиятләр | Добавил: Khalit (07.08.2011)
Караулар: 11457 | Комментарийлар: 2 | Теглар: тылсымлы әкиятләр | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Khalit  
0
Әдәбият.

1. Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Төзүчесе Э. Касыймов. Казан, 1996 ел.
2. Ахметова Ф.В. Маҗаралы әкиятләр турында. Казан 1976 ел
3. Насыйри К. Саланма әсәрләр, икенче том. Казан, 1975 ел.
4. Татар халык иҗаты. Төзүчеләр: Ярми Х.Х., Шамов А. һәм Х. Госман. Казан, 1954 ел
5. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. Казан 1977 ел
6. Татар халык әкиятләре. Казан 1958 ел

1 Khalit  
0
Татар Әкиятләре сайты: http://akiat.ru/index.php?id=60

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Китап сатып алганда сезгә мөһим...
Барлыгы җаваплар: 14
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру