Җомга, 29.03.2024, 16:36
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Чит ил язучылары әсәрләре татарча

Айзек Азимов. Әйлән-бәйлән.
[ Сервердан күчерергә (41.2 Kb) · Читтән күчереп алырга () ] 25.06.2011, 22:49

Айзек Азимов

Әйлән-бәйлән

 

Грегори Паэуллның яраткан әйтемнәренең берсе «курку яхшыга илтми» иде. Шуңа күрә, каршысына баскычтан тирләп-пешеп төшеп барган Майкл килеп чыккач, ул кашларын җыерды.

- Ни булды? Тырнагыңны сындырдыңмы әллә?

- Әйе, сындырган ди, - дип тупас кына җавап кайтарды тыны кысылган Донован.

- Көне буе анда аста нәрсә эшләп яттың син?

Ул тын алды да:

- Спиди кайтмады! - диде.

Пауэллның күзләре ачылып китте, ул туктап калды, ләкин шундук үз-үзен кулга алды да, баскыч буйлап менүен дәвам итте. Менеп җиткәнче ул бер сүз дә дәшмәде, соңыннан гына:

- Син аны селен артыннан җибәргән идеңме? - дип сорады.

- Әйе.

- Кайчан?

- Биш сәгать элек.

Тагын тынлык урнашты. Шайтан алгыры! Алар Меркурийда төп-төгәл унике сәгать кенә - һәм шундый җәфа. Меркурий Кояш системасындагы иң мәкәрле планета булып исәпләнә, әмма монысы инде чамадан тыш хәл!

- Әйда башыннан ук бәйнә-бәйнә сөйләп бир, - диде Пауэлл.

Алар радиорубкага керделәр. Андагы җиһаз Беренче экспедициядән соң үткән ун ел дәверендә бераз искергән иде инде. Техника өчен бу ун ел бик зур әһәмияткә ия. Спидины 2005нче елда чыгарылган роботлар белән генә чагыштырып кара. Дөрес, роботехниканың соңгы еллардагы казанышлары бигрәк тә баш әйләндергеч булды.

Пауэлл, ипләп кенә, әле дә ялтырап торган тимергә тиеп карады. Бу бүлмәдә булган бар нәрсә дә ниндидер ташландык булып күренә һәм күңелгә авыр тәэсир итә иде. Хәер, станция бөтен килеш шундый тойгы тудыра.

Донован да моны сизеп алды.

- Мин аның белән радио аша хәбәрләшеп карадып, әмма нәтиҗәсез. Кояшлы якта радионың бер файдасы да юк - һәрхәлдә өч чакрымнан да озынрак ераклыкта. Бу, өлешчә, Беренче экспедициянең барып чыкмавына да сәбәпче булды. Ә УКД ярдәмендә хәбәрләшүне җайлаштырыр өчен бер генә атна вакыт җитми...

- Монысын калдырып торыйк. Шулай да нәрсә ачыклый алдың син?

- Мин кыска дулкыннарда модульләнмәгән сигнал тоттым. Аның буенча Спидиның кайда икәнен генә белеп була. Мин аны ике сәгать буе күзәттем һәм нәтиҗәләрне картага яздым.

Донован арткы кесәсеннән Беренче экспедициядән калган саргаеп беткән кәгазь кисәген тартып чыгарды да, өстәлгә ташлап, ярсып, өстенә учы белән китереп сукты. Пауэлл аның артыннан ерактанрак, кулларын күкрәгендә кушырып карап торды. Донован, борчылып, карандаш белән картага төртте:

- Бу кызыл тамга - селен күле.

- Кайсысы? - дип бүлде ана Пауэлл. - Алар анда өчәү, барысын да Мак-Дугал очып китәр алдыннан билгеләп калдырган иде.

- Әлбәттә, мин Спидины иң якынына җибәрдем. Моннан 30 чакрым. Ләкин эш анда түгел. - диде калтыраган тавыш белән Донован. - Менә бу нокталар барысы да Спидиның юлын күрсәтәләр.

Пауэллның ясалма тынычлыгы беренче тапкыр бозылды. Ул картаны тартып алды.

- Шаяртмыйсыңмы? Бу бит мөмкин түгел!

- Үзең кара, - диде Донован.

Роботның үткән юлын билгеләгән нокталар уртасында кызыл тамга - селен күле  - булган  тигезле-тигезсез түгәрәк хасил итәләр. Пауэллның бармаклары мыегына үрелделәр - бу, һичшиксез, шомлану билгесе иде.

- Мин аның артыннан ике сәгать буе күзәттем. Ул шул вакыт эчендә бу каһәр суккан күлне дүрт тапкыр әйләнде. Бертуктаусыз шунда әйләнеп йөрергә җыена, ахры. Без нинди хәлдә калганны аңлыйсыңмы инде?

Пауэлл аңа карады, ләкин берни дә дәшмәде. Әлбәттә, ул нинди хәлдә калуларын бик яхшы аңлый иде. Барысы да силлогизм тезмәсе кебек ачык иде... Меркурийның коточкыч кояш көченнән аларны бары тик фотоэлемент батареялары гына аерып тора. Алар бөтенләй диярлек таушалып беткән, җайлар өчен бары тик селен гына кирәк. Селенны Спиди гына алып килә ала. Ул кайтмаса, селен булмый, селен булмаса - фотоэлементлар... Ярар соң, әкрен генә кыздыру - үлемнең иң начар төрләренең берсе.

Донован ярсып чәчәләрен туздырды да, ачы тавыш белән:

- Бар Кояш системасы алдында хурлыкка калачакбыз, Грег. Ничек бөтенесе дә шулай кискен таркалып китте соң әле ул? «Пауэлл һәм Донованнан торган атаклы бригада, Меркурийның кояшлы ягындагы рудникны заманча техника һәм роботлар ярдәмендә кире эшләтеп җибәрү максатчанлыгын ачыкларга очып китте.» Ә без беренче көнне үк барсын да боздык. Гап-гади эш иде бит үзе, югыйсә. Без бу хурлынктан арына алмаячакбыз.

- Бу турыда борчылырга кирәкми, - дип тыныч кына җавап бирде Пауэлл. - Әгәр дә тиз генә берәр нәрсә уйлап тапмасак, хурлыктан арыну түгел  - үлемнән арына алмаячакбыз..

- Шаяртма! Бәлки сиңа көлкедер дә, әмма миңа - юк. Бердәнбер робот белән генә безне монда җибәрү җинаять иде! Җитмәсә, синең фотоэлементларны үзебез төзәтә алабыз дигән искиткеч идеяң.

- Ялган яла якма. Бу сорауны без бергә хәл иткән идек һәм син моны бик яхшы беләсең. Безгә нибары бер килограмм селен, Стиллхэдның диэлектрик җайланмасы һәм өч сәгать вакыт кирәк. Меркурийның бөтен кояшлы ягы буйлап чип-чиста селен күлләре ята. Мак-Дугалның спектрорефлекторы биш минут эчендә генә өчесен тапты. Шайтан алгыры! Без бит икенче кояш тотылуын көтеп утыра алмый идек!

- Нәрсә эшлибез инде хәзер? Пауэлл, син нәрсәдер уйлап таптың бугай, югыйсә шундый тыныч булмас идең. Син дә, мин дә геройлар түгелбез. Әйдә, сөйлә!

- Спиди артыннан без үзебез бара алмыйбыз. Һәрхәлдә, бу, кояшлы якта. Андагы кызуга хәтта яңа скафандрлар да егерме минуттан ары түзмәячәк. Шулай да...син «роботны тотырга роботны җибәр» дигән бер элекке әйтемне беләсеңме? Кара әле, Майк, барысы да алай ук начар түгел бугай. Безнең аста алты робот бар. Әгәр дә алар эшли икән, шуларны кулланырга була. Тик эшләсеннәр генә.

Донованның күзендә өмет чаткылары чалынды.

- Беренче экспедициядән калган роботлармы? Белеп әйтәсеңме? Бәлки, алар нибары ярымавтоматлар гынадыр? Ун ел роботехника өчен зур вакыт бит.

- Юк, робот алар. Көне буе шулар белән булыштым Аларның, бик гади генә булса да, позитрон мие бар.

Ул картаны бөкләп кесәсенә тыгып куйды.

- Әйдә, төшеп карыйк.

Роботлар станциянең иң аскы ярусында, тузан белән капланып беткән ниндидер әрҗәләр арасында сакланалар. Алар бик зур, хәтта утырган килеш тә башлары ике метр югарылыкта тора иде.

Донован сызгырып куйды:

- Менә бу роботлар, ичмасам. Әйләнәсе өч метрлап кына бардыр боларның.

- Эчләрендә иске Мак-Геффи приводы булганга ул. Ачып карадым - коточкыч нәрсә.

- Кушып та карамадыңмы соң?

Категория: Чит ил язучылары әсәрләре татарча | Добавил: Khalit | Теглар: Айзек Азимов Әйлән-бәйлән
Караулар: 1205 | Күчереп алулар: 499 | Комментарийлар: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Әлеге вакытта Сезгә нәрсә җитми?
Барлыгы җаваплар: 43
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру