Пәнҗешәмбе, 14.11.2019, 20:11
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Татарча фантастик әсәрләр

Рәис Мөхәммәдиев. Билгесез планетада.
[ Сервердан күчерергә (25.5 Kb) ] 21.08.2011, 00:18



I

Алар бу билгесез планетага өйлә вакытында килеп төштеләр. Бу вакытта планетаның кояшы күкнең нәкъ уртасында иде.

Галәмара очышлар корабленең капитаны Фаниас Фохис, пла­нетага килеп җитәрәк, командага әлегә билгеле булган мәгълү­матларны аңлатты:

Бу планета Җиргә караганда якынча өч тапкыр зуррак. Мон­да да атмосфера һәм яшеллек бар. Төшкәч, бик сак булырга, һава суларга яраклы булган очракта да, скафандрларны салмаска, чөн­ки планетада әллә нинди куркыныч ерткычлар һәм башка төрле күрелмәгән нәрсәләр, хәлләр булырга мөмкин. Кем белә, бәлки, монда акыллы җан ияләре дә бардыр. Әлегә без белгән нәрсәләр бары шулар гына. Ялгыз йөрмәскә.

Корабль әкрен генә бер зур тигез мәйданга төшеп утырды. Ур­нашу белән үк, беренче эш итеп космонавтлар һаваның сулу алыр-< га яраклылыгын тикшерделәр. Биредә, кыенлык белән булса да, скафандрсыз суларга мөмкинлек бар иде, тик, ансыз җиңелрәк һәм рәхәтрәк булуына карамастан, берәү дә скафандрын салмады. Кос­монавтлар иң беренче эш итеп тирә-якны тикшереп чыгарга бул­дылар, кем белә — нәрсәләр көтеп тора монда аларны? Шуның белән бүгенгә җитеп торыр. Иксез-чиксез галәм киңлекләреннән соң аз гына булса да ял итеп алырга кирәк.

Космонавтлар корабльдән яңа планетага теләсә нинди җир­дән үтә ала торган ике машина төшерделәр, берничә кеше корабль янына чыкты. Күк аяз, көн җылы иде. Күктә, нәкъ туган җирдәге кебек, мөлаем кояш елмая.

Реест белән Фрум, корабльдән төшеп, яхшылап тирә-яклары-на карарга да өлгермәделәр, көтелмәгән хәлдән бер мәлгә кау­шап, хәрәкәтсез калдылар: туп-туры аларга таба, зур-зур атлап, ямьсез тавыш белән кычкырып, бер коточкыч нәрсә килә иде; ар­тыннан аңа охшаган тагын берничәсе ияргән. Фрум белән Реест аларның нәкъ аяклары биеклеге, ә ул аяклар өстендә торак йорт кадәр гәүдә, ә озын һәм юан муен өстендә биектә-биектә тубал кадәрле бик зур баш. Кеше боты юанлыгындагы томшыгы бу нәр­сәгә бигрәк тә сугышчан төс бирә иде. Башының иң түбәсендә тагын ниндидер бертөрле үсенте тырпаеп тора. Ике аягы да очла­еп килгән, беләк юанлыгы тырнаклар белән тәмамланган.

Беренче булып Фрум телгә килде:

Бу алай-болай акыллы җан иясе түгелме икән? — диде ул.

Сөйләшеп карыйк.

Мигә йогынты ясап, теләсә нинди акыллы җан иясе белән дә сөйләшә ала торган аппарат ярдәмендә Реест бу ажгырып килгән гигантка ашыгыч рәвештә кисәтү ясады: «Син акыллы җан иясе­ме? Акыллы җан иясе булсаң, хәзер үк тукта! Юкса без корал кул­ланырга мәҗбүр булачакбыз».

Ләкин теге коточкыч нәрсә, аларның сүзләреңә һәм кисәтүе­нә бернинди игътибар да күрсәтмичә, күк күкрәгән кебек тавыш белән кычкыра-кычкыра, дөп-дөп атлап һаман алга килә бирде. Бу гигантта аңның яралгысы да юклыгы билгеле иде инде, тик үзенең гәүдәсе белән Реестны каплаган Фрумның һаман да корал кулланасы килмәде. Ул, киңәш сорамакчы булып, Реестка таба борылды, һәм шул вакыт аның кулындагы кечкенә лазер мылты­гы ялгыш шуып төшеп китте. Фрум яшен тизлеге белән лазер трубкасын алырга иелде, ләкин шул ук мизгелдә гигант җанвар аңа ташланды һәм үзенең коточкыч томшыгы белән аның башы­на китереп сукты. Космос киңлекләрен үткән скафандрга бернәрсә булмаса да, Фрумның башы бу кадәр көчле сугуга түзә алмады, ул шунда ук, аңын җуеп, киселгән агач кебек, җиргә ауды. Ерт­кыч моның белән генә тынычланмады, ул, тагы да котырынып китеп, ямьсез тавышлар чыгара-чыгара, коточкыч томшыгы бе­лән аның кулыннан эләктереп алды һәм каты итеп җиргә бәреп чукый, бүрәнә юанлыгы аяклары белән тырный, таптый башла­ды.

Тик Реест бу куркыныч мизгелдә югалып калмады, ул бер адым артка чигенде һәм, ерткычның юан, озын муенына төзәп, лазер кнопкасына басты, коточкыч ерткычның башы өзелеп, шунда ук гөрселдәп җиргә егылып төште. Төшкәч тө әле ул берничә се­кунд бәргәләнеп-суккаланып алды. Аның артыннан килгән хәшә­рәтләр, паникага бирелеп, йөгерешеп китеп бардылар. Реест җи­ңел сулап куйды, аларга ярдәмгә килеп җиткән вездеходка Фрум-ны кертеште. Аны шунда ук ракетага алып киттеләр. Ә коточкыч ерткычның гәүдәсен капитан корабльдән ераккарак сөйрәтеп алып китәргә кушты. Чылбырлы тәгәрмәчле танкка охшаганрак маши­на аны көч-хәл белән генә тартып алып китте.

Икенче машинадан (ул үрмәкүчкә охшаган алты аяклы маши­на иде һәм аның «аяк»лары куышлыкларында һава басымы үзгә­рүе астыңда эшли) Реест янына Акир һәм Маккен чыктылар. Алар, муеннарын сузып тирә-якка караштырсалар да, якын тирәдә бер­нинди дә елга яки күл кебек нәрсә, гомумән, су күрмәделәр. Бу җирдә үсемлексез тип-тигез мәйдан иде. Бик еракта гына түбәлә­ре күккә ашкан, агачка охшасалар да, гаҗәеп зур һәм биек үсем­лекләр күренә. Бу планетаның өсте дө гел кеше башы кадәр таш­лардан гына тора иде, ахрысы. Космонавтлар башта теләсә нинди юлдан йөри торган машинага утырып, күз күремендәге җирләрне күзәтеп, караштырып чыгарга булдылар, ә инде иртәгесен, кече ракеталарга утырып, планетаны әйләнеп карап чыгарга да була. Юкса монда, якын тирәдә генә, тагын әллә нинди гигант ерткыч­лар булуы мөмкин.

Космонавтлар бераз киңәшләшеп торганнан соң, Реест берен­че булып үрмәкүч сыман машинага кереп китте. Бераздан аның артыннан Акир белән Маккен да иярделәр. Кинәт Маккен, инс­тинктив рәвештә, арттан үзенә куркыныч килгәнен сизеп алды. Ул ялт итеп борылып карады һәм көтелмәгән күренештән бер миз­гелгә катып калды, аңа таба фил кадәрле бернәрсә килә иде. Шун­дый иләмсез зур булуына карамастан, ул бик җиңел һәм җитез хәрәкәт итә, йонлы, йомшак койрыгы белән әкрен генә җиргә сук­калый. Ул, җирдәге җанварлар белән чагыштырып караганда, юл­барыска охшаган, мыеклары гына да Маккен буе кадәр бардыр. Бу күренештән Маккен ирексездән ахылдап куйды, аның тавы­шын ишетеп, Акир артына борылып карады һәм, теге гигантны күреп, шулай ук бер генә мизгелгә аптырап калды. Мондый ва­кытта дөньядагы иң кыю кеше дә күпмегәдер каушап калырга мөм­кин. Ләкин ничек кенә булмасын, кинәт килеп чыккан бу юлба­рыска охшаган гигант җәнлекне күргәч тә, алар югалып калма­дылар.

— Тизрәк машинага, Маккен! — дип кычкырды Акир һәм, лазер мылтыгын алып, аңа ярдәмгә ташланды, тик ул бернәрсә дә эшләргә өлгерә алмый калды: теге ерткыч, аларны аерып торган ' шундый зур араны бер сикерүдә узып, казык кебек зур очлы теш­ләр тулы авызы белән Маккенны биленнән эләктереп тә алды. Маккен бернинди авырту да тоймады, тик ул үзенең җирдән бик биеккә күтәрелгәнлеген генә сизде, ләкин ул берни эшләрлек хәл­дә дә түгел иде. Гигант ерткыч озак уйлап тормады, ул, зур-зур сикереп, ерактагы күккә ашкан агачларга таба чабып китте. Акир, Маккенга тигерүдән куркып, ерткычка атмады.

Реест вакытны югалтмады, ул шунда ук бөтен көченә тизлек рычагларын тартты һәм «үрмәкүч», өйрәтелгән ау эте кебек, ерт­кыч артыннан ташланды. Ерткыч никадәр генә кызу чапмасын, «үрмәкүч», кечкенәрәк булса да, аннан да кызурак йөгерә иде. Ерткыч теге гаҗәп озын һәм юан агачларның берсенә менеп ки­тәм дигәндә генә, «үрмәкүч» аны куып җитте һәм, үзеннән зур булуына карамастан, корыч тәпиләре белән эләктереп кысып та алды. Ерткыч, үрсәләнеп, ямьсез тавыш белән кычкырып җибәр­де һәм Маккенны авызыннан ычкындырды. Ерткычның ярсу бе­лән тарткалавыннан машинаның асты өскә килде. Коточкыч ерт­кычның Маккенны җибәрүен күргәч, Реест та аны җибәрде һәм, бу фил кадәрле ерткыч, Маккен турында бөтенләй онытып, очлы тырнаклары белән ябыша-ябыша, күккә ашкан агачның башына ук менеп китте. Агачның башына менеп җиткәч тә ул, куркудан­мы, ачуданмы, әллә авыртуданмы, бик биектән инде, әкрен генә «мия-я-я, мия-я-я» дип, кызганыч тавыш белән кычкыра башлады.

Ул арада Маккен, бернәрсә дә булмагандай, егылган җирен­нән торып басты, ул бу фил кадәрле һәм, әгәр берәрсе исән булса, коточкыч зур, ерткыч динозавр авызында да муенын «ә» дигәнче борып ташларлык салкын канлылыгын саклап калган, ахры. Икен­че берәү бу хәлләрдән әллә кайчан һушыннан язган булыр иде инде. Бер минуттан ул иптәшләренең кочагында иде, аның ска­фандрыннан, ерткыч калдырырга тиеш булган коточкыч теш эз­ләрен карап карасалар да, берни дә таба алмадылар. Скафандр­ның шундый нык булуына һәм Маккенның исән калуына алар бик сөенделәр. Алда тагын нәрсәләр булмас? Ә ныклы скафандр инде үзе генә дә җиңүгә ышанычны арттыра.

Шул вакыт тапшыргычтан капитанның тавышы ишетелде, ул биредәге барлык космонавтларны корабльгә чакырды. Алар кер­гәндә, Фрум да аңына килгән иде инде, һәм ул да, агарынган бу­луына карамастан, бернәрсә дә булмагандай, башка космонавт­лар янына килеп утырды. Капитан барысына да утырырга кушты.

— Дуслар, — диде ул, — без бик ерак билгесез планетада. Сез үзегез дә күрдегез: безнең йолдызлыкта мондый ук зур ерткыч­лар һәм җәнлекләр юк. Монда әле, бәлки, без күргөннәреннөн дә зуррак җанварлар бардыр, кем белә? Сез төрле гигант хәшәрәт­ләр белән алышкан арада, мин бинокль аша тирә-якны җентекләп күзәтеп чыктым. Монда кайбер нәрсәләр, формалары белән, акыл­лы җан ияләре ясаган шикелле. Әнә теге ерактагы зур тауга охша­ган нәрсә аларның яшәү урыннары түгелме икән дип уйлыйм. Әгәр шундый торакта яшәсәләр, алар гаҗәп зур булырга тиешләр. Без әлегә аларның нинди икәнлекләрен белмибез, бәлки, алар безнең кебек ике аяклы, ике куллыдыр, бәлки, бөтенләй икенче төрле­дер. Әгәр чынлап та бу планетада була калсалар, алар белән вакы­тында аңлашып калырга тырышырга кирәк. Шуңа күрә сезгә соң­гы чиккәчә.үзебезнең тормышка һәм корабльгә җитди куркыныч туганчыга кадәр корал кулланмаска боерам. Менә шул, ә хәзер эшегезне дәвам итә аласыз.

Капитан сүзен бетергәннән соң, космонавтлар корабльдән тышка чыктылар. Бу гаҗәеп планетада чынлап та коточкыч зур җанварлар яши иде, ахрысы. Космонавтлар чыгып кайбер при­борларны әзерләп тә бетермәделәр, капитанның сүзләрен куәт­ләгән кебек, алар янына тагын бер алыптай җәнлек килеп җитте. Бу динозавр кадәрле җанварның баш миенә сораулар җибәреп ка­расалар да, ул бернинди җавап та бирмәде, тик кечкенә ракета кадәрле йомшак койрыгын гына як-якка селкеп куйды. Монысы инде теге алдагы ике җанвардан да күпкә зуррак, әгәр шул гәүдә­сен күтәреп арт аягына баса алса, корабль биеклеге булыр иде. Бу гигантның адәм аягы юанлыгындагы сары, очлы тешләре күре­неп торган авызына гына да берьюлы берничә кеше сыяр иде. Ул, үзенең коточкыч юан, озын аяклары белән әкрен генә атлап, кос­монавтлар янына килде һәм, һөҗүм итү турында уйламыйча да, Фрумны иснәп карады. Фрум, аның үзенең башы кадәрле дияр­лек борын тишекләрен һәм коточкыч зур сары тешләрен шулка­дәр якыннан күргәч, күзләрен йоммыйча булдыра алмады. Аннан соң алагаем зур җанвар ни өчендер Фрумны ялап алды. Үзеннән дә зуррак һәм ике тапкыр юанрак тел тиюгә, Фрум егылып, тәгә­рәп китте. Бу күренешне карап торганда көлке дә, куркыныч та иде. Тау кадәрле гигант башка бернинди дә начар ният күрсәтмә­де, ул, гәүдәсенең зурлыгына карамастан, бик юаш һәм кызыксы-нучан җанвар иде, ахрысы. Ул әгәр дә теләсә, эчендә машиналар һәм кече ракеталар урнашкан зур ракетаны да бернинди авыр­лыксыз аудара алыр иде. Шаккаткыч зур җанвар тонык кына итеп «һу» дигән тавыш чыгарды да, читкәрәк китеп, арт аякларына утырды һәм, бик кызыксынган кыяфәт белән, космонавтларның ни эшләгәнен күзәтеп тора башлады. Ул моңда үзен хуҗа итеп сизә иде, ахрысы. Бәлки, бу аның биләмәләре булгандыр.

Юк әле, космонавтларның бүгенге маҗаралары моның белән генә бетмәгән икән. Ул да булмады, еракта коточкыч шыгырдау тавышы ишетелде һәм тирә-якны урап торган ерактагы стенаның бер өлеше ачылып китте; аннан кешегә охшаган кыя кадәрле бер­нәрсә килеп керде. Бу нәрсә планетаара очыш ракетасыннан да күп биек; әкиятләрдәге куәтле алыплар һәм бер күзле коточкыч циклоплар аның янында мескен кәрләләр генә булып күренерләр иде. Ул, килеп керү белән, стена буенда яткан башсыз ерткычны , күреп алды һәм, аңа таба карап, күк күкрәгәннән дә катырак та­выш белән нәрсәдер үкереп җибәрде. Аппаратлар шунда ук аның авызыннан чыккан тавышларны тотып алдылар, һәм бу авазлар, аппарат аша космонавтларга аңлаешлы сүзләр булып, тәрҗемә ителеп ишетелделәр.

— Ул теге ерткычны үтергәнгә ачулана, — диде капитан, — димәк, бу акыллы җан иясе. Ул әле безнең корабльне күрмәде һәм теге җанварны без үтергәнлекне белми. Ничек кенә булма­сын, безгә аның белән аңлашырга тырышырга кирәк. Аның ку­лында ниндидер корал да бар...

Капитан үзенең фикерен азагына кадәр җиткерә алмады, чөн­ки нәкъ шул вакытта теге коточкыч «кыя», үкереп, космонавтлар ягына ташланды. Космонавтлар аның сүзләрен дә, ни эшләргә уй­лавын да яхшы аңладылар. Шулай ук аның үзләрен күрмәячәген дә белделәр, тик, ничек кенә булмасын, иң соңгы чиккә кадәр бу ярсыган «кыя» белән контактка керергә кирәклекне аңладылар...

 

II

...Гыйльметдин абзый эштән арып кайтып капканы ачып ке­рүгә, аның күзләре тирә-як күршеләрнең әтәчләренә курку салып торган зур ак әтәчкә төште, ул башсыз килеш капка төбеңдәге тузанда аунап ята иде. Гыйльметдин абзыйның күзләре шакмак булды, бу кадәр ахмак эшне күреп, бер мәлгә телсез калды. «Нин­ди юньсезе эшләгән бу эшне?» — дип уйлап, билгесез җинаять­чегә ярсып, йодрыкларын төйнәп куйды ул. Шул вакыт аның күзе агач башында кызганыч итеп мияулап утырган мәчегә төште, ди­мәк, ул да нәрсәдәндер курыккан.

Нинди ахмак йөргән монда? Кем әтәчнең башын өзгән? Күр­сәм, аякларын бәреп сындырам бит мәлгуньнең, — дип, ярсуына түзә алмыйча кычкырып җибәрде. — Кем?

Син нәрсә карап утырасың, ахмак? Сине ни өчен ашата­лар? — дип җикерде ул койрыгын селкеп үзенә таба йөгереп кил­гән Алабайга. Шунда гына ишегалды уртасында утырган үзе би­еклегендәге ракетаны күреп алды.

Тагын шул хәерсез малайлар ракета ясап маташканнар икән, әтәч тә шулар эше генә... Шулай да ничек шулкадәр матур итеп ясый алганнар болар моны? Кайда качырып ясарга өлгергәннәр?—дип, үзе дә теләмәстән горур рәвештә күккә багып, ялт-йолт итеп тор­ган ракетага карап сокланып куйды. — Ничек кенә булмасын, ут чыгарырга маташалар инде бу мөртәтләр. Менә хәзер күрсәтим әле мин сезгә ракетагызның ничек икәнен, бернәрсә дө калдыр­мам мин аннан. Аннан иңде арт сабагыгызны да тиз укытырмын мин сезнең!

Гыйльметдин абзый, кулындагы сәнәген күтәреп, ашыга-ашы-га ракетага таба атлады.

Яңадан мәңге ракета ясамаслык итәм мин сезне! Кара син ул ахмакларны, ут чыгарулары гына җитмәгән, үзләренең дә шарт­лап бетүләре бар, әрекмән колаклар, һе...

Шул вакыт аңа кемдер: «Акыл иясе булсаң, хәзер үк тукта, юкса без үзебезнең тормышны саклап калу өчен корал кулланыр­га мәҗбүр булачакбыз!» — дип кычкырган кебек булды. Гыйль­метдин абзый бу кадәрлесен үк көтмәгән иде — ул моны, үзеннән качып, койма артына яшеренгән малайларның берсе кычкыра дип уйлады. Бу юлы инде аның йөрәгенең кайсыдыр почмагында уты­рып калган соңгы тамчы түземлелеге дә эссе кояш астындагы пар кебек юкка чыкты.

Күрсәтермен мин сезгә акыллы җан иясен, мәлгуньнәр, ах, сез, көчекләр! — дип ярсып кычкырып, Гыйльметдин абзый бө­тенләй тузынып китте һәм сәнәген күтәргән килеш ракетага таба китте. Шул мизгелдә аның кулындагы сәнәк сабы урта бер җир­дән өзелеп, тимерле башы җиргә шапылдап барып төште. Ләкин Гыйльметдин абзыйны болай гына туктатырлык түгел иде иңде, ул, нәрсә булганын да аңлап бетермәстән, кулында калган ярты сәнәк сабы белән тагын ракетага кизәнгән иде, шул вакыт кулын­дагы ярты сәнәк сабының да кулы кырыннан ук өзелеп төшкәнен күрде. Бу юлы инде аның күзләре бу гаҗәп күренештән йомрыла­нып китте, ул кулында калган сәнәк сабының кисәген күзләре яны­на ук китереп карады: сәнәк сабы пычкы белән киселгән кебек тип-тигез иде.

Гыйльметдин абзыйның йөрәк ярсуы шунда ук сүрелә башла­ды, аның миендә, бик үк ышанычлы булмаса да, бөтенләй икен­че, баштагы уйларына капма-каршы булган яңа фикер чагылды. Улының фантастик әсәрләрне бик яратып укуы бу очракта Гыйль­метдин абзыйга да бик нык файдага китте. Ул, үзенең уена үзе дә бик ышанмыйча гына:

Кем бар монда? Берәр кеше бармы? — дип сорады.

Бар. Бу без — Скар планетасы кешеләре.

Кайда соң сез?

Без монда, җирдә.

Шунда гына аның күзләре җирдә басып торган, бармактан аз гына зуррак булган скафандрлы кешеләргә төште.

Ә-ә-ә... күрдем, күрдем. Ә монысы мин, ягъни Гыйльмет­дин абзагыз булам инде, — диде ул, бик нык гаҗәпләнеп, ләкин үзенең нык аптырап калуын сиздермәскә тырышты.

Сез шушы планетаның хуҗаларымы?

—Шулай була инде, шулай була. Сезнең берәрегез минем кул­га менмәс микән? Якыннанрак танышыр идек, — диде кызыксы­нуның чигенә җиткән Гыйльметдин абзый.

Хәзер менәбез.

Гыйльметдин абзый үзенең уч төбенә икенче планета кеше­сен алып бастырды һәм, күзләренә якын ук китереп, дикъкать бе­лән карый башлады. Аннан аңа скафандр аша кечкенә карточка зурлыгындагы гына сакал-мыеклы бер матур кеше карап тора иде. Гыйльметдин абзыйга аның күзләре улы Фәритнеке кебек зәп-зәңгәр булып күренделәр.

Сез гел безгә охшагансыз икән.

Әйе шул. Сез безне үзегезнең галимнәрегез белән берәр ни­чек тиз арада бәйләнешкә кертә аласызмы?

Хәзер мин, йөгереп кенә, авыл советы белән мәктәп дирек­торына әйтеп килим әле, алар бу эшне миннән тизрәк башкарыр­лар. Мин кайтканчы, сез беркая да китмичә торыгыз, яме? Бала­чага күреп алып, үзләренә дә, сезгә дә зыян китерә күрмәсен. Мин хәзер, «ә» дигәнче әйләнеп килермен.

Гыйльметдин абзый капкага таба йөгерде. Шул вакыт ул ки­нәт туктады да урамда уйнап йөргән улына кычкырды:

  Барый, Барый, дим, кил әле монда.

  Нәрсә, әткәй?

  Мин кайтканчы менә бу ишегалдындагы ракетага таба бер җан иясе дә килмәсен. Анда чит планетадан килгән кешеләр. Үзең дә якын барма, ишетсен колагың, бу сиңа уенчык түгел. Аңла­дыңмы?

  Аңладым.

  Кара аны, минем карахтерны яхшы беләсең.

Ярар... беләм инде, беләм... Гыйльметдин абзый чыгып йөгерде.

Скар планетасы космонавтлары күп айлар, көннәр һәм соңгы дулкынландыргыч сәгатьләрдән соң җиңел сулап куйдылар. Алар, корабльгә кермәкче булганда гына, тагын бер кечкенә маҗарага тап булып тукталып калдылар.

Гыйльметдин абзыйның чыгып китүе булды, капка тагын шы­гырдап ачылды. Аннан күрше малае Камилнең башы күренде. Ул, Барыйдан ике яшькә зуррак булса да, аның белән бергә дүртенче класста укый иде. Камил мәктәптә тәртипсез, ә авыл малайлары арасында җәнҗал чыгарырга яратучы сугыш чукмары булып та­нылганга, Барый аның нәкъ менә хәзер килеп керүенә бер дә шат­ланмады. Билгеле, башка вакыт булса, ул уйлап та карамас иде, алар еш кына бергә уйныйлар, тик бу юлы Камилнең башында ни барын кем белә? Ул икәү уйнаганда да әтәчләнергә генә тора. Бәл­ки, ул берәр нәрсә сизенеп кергәндер?

Ракетаны күреп алуга, Камилнең зур авызы колагына җитте. Ул, тиз генә капканы ябып, ракетага таба чапты.

Әһ-һә! Нинди матур ракета!

Тукта! Кагылма!

  Нәрс-сә?! Тотып карарга да ярамыймы әллә? Абыең ясап бирде дигәч тә! Ачуны китерсәң, ватып та ташлармын әле!

Тукта, дим! Уенчык түгел ул!

Нәрсә соң ул, уенчык булмыйча, ә?

Алар безгә космостан очып килгәннәр!

  Ха-ха-ха! — Камил, кыланып, эчен тота-тота, чыелдык та­выш белән көлеп алды һәм шунда ук ачулы күзләре белән карап Барыйга кычкырды: — Син нәрсә? Бала-чага дип белдеңме әллә? Яхшылык белән күрсөтмөсәң, болай да карыйбыз аны!

Ул уң кулы белән Барыйны нык кына этеп җибәрде дә ракета­га таба атлады. Барый, чайкалып чигенеп китсә дә, шунда ук Ка­милнең җиңеннән эләктереп алды һәм аны көч белән артка таба селтәп җибәрде. Бу юлы инде Камил чынлап торып ачуланып, ярсып Барыйга ташланды. Камилнең көчлерәк булуына карамас­тан, башка вакытлардан аермалы буларак, Барый да бер тетрәнү­сез аңа каршы атылды. «Барыбер үтә алмассың», — дип уйлады ул ачу белән. Малайлар көрмәкләшеп тәгәрәп киттеләр. Анарның әле берсе, әле икенчесе өскә чыгып, берсе дә бирешергә теләми иде.

Космонавтлар боларның барысын да күреп тордылар. Камил­нең барыбер өстенлекне алачагы инде ачык иде.

  Реест! Безнең сакчыга ничек булса да ярдәм ит! — дип бо­ерды капитан.

Була ул!

«Үрмәкүч», сугыш аты кебек, көрмәкләшкән малайлар янына ыргылды һәм өскә чыккан Камилнең чалбар балагыннан эләкте­реп алды. Барый да бөтен көченә өскә чыгарга тырышканлыктан, Камил шунда ук җиргә тәгәрәп төште. Чалбар балагыннан Барый­ның көчеге тартты дип белеп, сикереп торып тибәргә җыенган иде, ләкин шунда ук җирдәге куркыныч нәрсәне күреп алды. Ул, артык куркудан, нечкәргән тавыш белән өтәләнеп чинап җибәр­де:

  Үләм, үләм! Үрмәкүч! — һәм аякларын кузгата алырлык хәлгә килүгә, җилдән дә җитезрәк йөгереп барып капкага таш­ланды, ләкин каршысына кереп килүче мәктәп директорының ка­ты кулларына килеп эләкте.

Син монда ни эшләп йөрисең?

  Мин... Мин... — Директорның ракетаны күргәч кулларын йомшартуын сизгәч, Камил ычкынып урамга ьгогылды.

Директор, аның турында шунда ук онытып, ялгыш берәр нәр­сәгә басмагаем дигәндәй, саклык белән генә ракетага таба якын­лашты.

Кая соң алар үзләре, Гыйльметдин абзый?

Әнә ич, машиналарыннан чыгып киләләр.

—Әйе, әйе... —Директорның йөзе шунда ук чыгыш ясарга әзер­ләнгәндәге төс алды, аның дулкынланганы күренеп тора иде.. — Иптәшләр! Безнең өчен гадәти булган бу сүз әлеге очракта урын­лы булыр микән, — дип, ул бер мәлгә уңайсызланып туктап кал­ды. Бәлки, алар «әфәнде» яки шуңа охшаш берәр сүз куллана тор­ганнардыр? — Кадерле кунаклар! Сезне Җир кешеләре исемен­нән беренче булып уңышлы сәяхәтегез белән чын күңелдән кот­лыйм! Киң галәмдә бездән башка да акыл ияләре булуына бөтен йөрәгем белән шатланам. Мин югарыдагы инстанцияләр белән бәйләнешкә кердем. Сез иртәгә безнең ил вәкилләре һәм галим­нәр белән очрашырсыз. Рәхим итегез безнең планетага, кадерле дуслар!

Ул сүзен тәмамлауга, космонавтлар арасыннан капитан Фа-ниас Фохис алга чыкты. Шул вакыт директор, Гыйльметдин аб­зый һәм Барыйның баш миләрендә ап-ачык итеп:

Рәхмәт иптәшләр! — дигән сүзләр яңгырады.

Категория: Татарча фантастик әсәрләр | Добавил: Khalit | Теглар: Билгесез планетада., Рәис Мөхәммәдиев
Караулар: 1738 | Күчереп алулар: 194 | Комментарийлар: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Китап сатып алганда сезгә мөһим...
Барлыгы җаваплар: 13
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру