Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 19:07
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Татарча фантастик әсәрләр

Рәис Мөхәммәдиев. Котылу чарасы.
[ Сервердан күчерергә (6.5 Kb) ] 21.08.2011, 00:24

Идел поселогы кечкенә генә Аполлон планетасында бердән­бер торак пункт иде. Аполлон электән тере организмнар өчен яшәргә яраксыз булса да, ул планетаара очышлар станциясе бу­ларак бик уңай һәм, Җирдән шактый ерак булганлыктан, анда ун­биш ел элек, берничә дәүләт берләшеп, кеше яшәү өчен шартлар тудыра башладылар.

Беренче эш итеп ясалма атмосфера булдырылды, су чыганак­лары ясалды һәм яшеллек үстерүгә зур игътибар бирелде. Хәзер анда камышлы күлләр һәм шактый зур булып үскән каен, имән, юкә һәм башка агачлардан торган яшь катнаш урманнар, куаклар гөрләп үсә иде.

Тугыз-ун ел элек Җирдән китереп, иреккә җибәрелгән куян, кыргый кролик, кыр кәҗәсе, төлке кебек вак җанвар һәм ерткыч­лар, шулай ук кыр үрдәкләре, боҗыр һәм көртлекләр кебек кош-кортлар бик тиз үрчеп китеп, аларның санын хәзер контрольдә тоту кирәк була башлады. Планетаара станция ашханәсендә һәр­вакыт кош-корт һәм урман җәнлекләре ите булып, аларны корабль­ләрдә ерак рейслар ясаучы кешеләр дә юлга моннан гына алалар иде.

Аполлон планетасында яшәүчеләр арасында берничә гаилә та­тарлар да булып, алар башкалар кебек үк галәмара очышлар стан­циясенә хезмәт күрсәтәләр иде.

Галәмара очышлар уставында һәр станциягә мөмкин булган кадәрле бер-берсен яхшы белгән кешеләрне урнаштыру каралган. Шуңа күрә дә күп станцияләрдә Җирдән тулысы белән күчеп кил­гән авыл кешеләре һәм зуррак станциядән, хәтта кечерәк бер шә­һәрчектән сайлап алынган кешеләр дә яши иде.

Соңгы елларда планета халкы авыл хуҗалыгы продуктлары белән дә үзен генә түгел, рейс ясаучы корабльләрне дә тәэмин итә башлады. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Идел посело­гында ун яше тулып та, планета әйләнә сәяхәт ясамаган бер генә кеше дә юк иде. Чөнки бу планетаны һава мендәрендә йөри тор­ган гади машина белән әйләнеп чыгу өчен ике көн вакыт та җитә.

Ләкин шулай тыныч кына барган тормыш кинәт эзеннән чы­гып китә язды. Соңгы корабльләрнең берсе белән Аполлонга ко­рабльләрне ягулык белән тәэмин итүче урынына Җирдән Галә­ветдин атлы кеше килеп төште. Чөнки мондагысы авырып китеп, Җирдәге санаторийларның берсенә озатылган иде.

Була бит ул һәр чорда үз заманыннан артка калган кешеләр. Таза тәнгә чыккан чуан кебек, алар башкаларга тынычлык бир­миләр. Бу Галәветдин дә нәкъ шундый, хәзерге җәмгыятьтә күп­тән онытылган кимчелекләрне күпертеп йөрүче кеше булып чык­ты. Ул кешеләрне үчекләргә, үртәргә ярата, аларның үзләре дә белмәгән әллә нинди якларын, гаепләрен, җитешсезлекләрен та­ба. Үзенең бу уйдырмаларын ул кешенең күңеленә, җанына үтеп кертергә тырыша һәм, әйтергә кирәк, үз теләгенә ирешә. Хәзерге кешеләрнең нервлары нык, ләкин Галәветдин, теләсә, хәтта фә­рештәне дә җенләндерә алыр иде.

Андый кешеләрнең берсен генә күрсәң дә, элекке вакытта яшә­гән кешеләрнең нинди авыр, рухи һәм физик яктан сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган нервлы атмосферада яшәгәнлекләрен күз алдына китерергә була.

Тагын шуны да әйтеп китәргә кирәк, кеше, изүләрен аерып җибәреп, үзен-үзе белештермәслек хәлгә килсә дә, Галәветдин га­дәттәгечә боз кебек салкын кала. Тик эчке ләззәтләнүдән ялтыра­ган күзләре генә аның үзеннән бик канәгать булуын күрсәтәләр.

Анысы шулай, ләкин соңгы вакытта Галәветдин бик күп тәҗ­рибәләрдән соң, үз сүзләреннән соң үзе зыян күрми торганрак берничә кешене сайлап алып, бу тәҗрибәләрен алар өстендә үт­кәрә башлады- Ул, бу кешеләрне һәр көнне мораль рәвештә җәза­лап, үзенә җан азыгы ала.

Шушы берничә кеше арасында да Галәветдиннең эшчәнлеген-нән иң җәза чиккәне — Рафай. Зур колаклы, күзлекле, җирән чәч-. ле юаш бу егет планета радиоузелында эшли. Төрле радиоаппара­тура белән мавыга, чит планеталар белән элемтәгә керә. Аның бу шөгыльләрен бар кеше дә белә, тик беркем дә аны гаепләми. Ме­нә шул егеткә Галәветдин бигрәк тә каныга башлады. Мескен Ра­фай аннан йә качу, яисә вакытында күреп алып, чигенү маневры ясап кына котылып кала ала. Ләкин Галәветдин аңа мондый мөм­кинлекне бирмәскә тырыша. Үзенең мәченеке кебек яшел күзлә­ре белән, аны әллә кайдан күреп алып, күзгө-күз очрашканчы эзәр­лекли.

Галәветдиннең кереш сүзе яки Рафайга карата булган иң ягым­лы сүзләре гадәттә менә шундыйрак сүзләрдән башлана:

— Йә, йә, кая качасың, әрекмән колаклы Архимит, син кем­нән алай җиңел генә качып котылмакчы буласың, ә? Хәлләр ни­чек? Комфьютерларьщны ясап бетердеңме соң әле? Нәрсә, башка планеталардан үзең кебек дуга аяклы, фаралы, чөгендер борын­лы, улак авызлы, колак урынына локатор таккан җан ияләре эзлә-мөкче буласыңмыни? Ыһм, ыһм, малай, синең бу кыяфәтең белән сиңа монда убырлы карчык та кияүгә чыкмый шул, ха-ха... Хали­сә кебек чибәр кызлар... Хи-хи-хи, фью-юить, сиңа күзләре төш­кәч, тилгәннән качкан сандугачлар кебек кача торганнардыр, ә? Ха-ха-ха-а... 4

Аннан соң инде китә, китә... Ул сүзләрне кәгазь өстенә төше­рү дә уңайсыз. Ләкин Иделдәге бер кеше дә аларны ишетми кал­магандыр.

һәрнәрсәнең чиге бар, ди. Дөрес икән. Галәветдиннең дә чал­гысы ташка тиде бит әле. Беркөнне шулай ни эшләптер бик гамь­сез генә төшеп барган Рафайны урам уртасында җайлы гына то­тып алды да, бу зур уңыштан бик нык сөенеп, шунда ук кереш сүзен башлап та җибәрде. Нәрсә бу? Бу сүзләрдән соң бер ага­рып, бер кызарып тора торган Рафай, күзен дә йоммыйча:

Исәнмесез, үзегезнең хәлләр ничек? — дип җавап бирмә­сенме.

Галәветдиннең күзләре шакмак булды. Нәрсә, бу малай әллә җүләрләнергә дә өлгергәнме? Ул үзенең бөтен осталыгын, бөтен ачуын җыеп чыгышының икенче өлешен бетергәч, Рафай «Рәх­мәт, зарланган юк, Галәветдин абзый»дан узмады һәм качарга бер­нинди теләк тә күрсәтмәде.

Галәветдиннең күпме кешеләрнең канын кыздырып та җылын­маган каны кыза, яшел күзләре очкын чәчә башлады. «Нәрсә? Әллә бу авызында сөте дә кипмәгән селәгәй миннән көлә инде?» Аның авызыннан бөтенләй тузга язмаган сүзләр чыга башлады. Рафай, бу юлы бөтенләй җавапсыз калып, аның иреннәренең кыймылда­выннан бик кызык тапкан кеше кебек, Галәветдиннең авызына карап елмаеп тик тора иде. Галәветдин шартлар чиккә җитте.

Бу кадәр тавышка алар янына кешеләр җыелганда, инде Галә­ветдин, изүләрен ерта-ерта:

Ах син, ахмак, авызыннан сөте кипмәгән нәрсә, миннән көлеп тора бит әле, сасы борын, — дип һәм тагын телгә алмаслык сүзләр әйтеп, тәртипсез рәвештә кычкыра, үзен-үзе белмичә җен­ләнә иде.

Борып җибәрелгән курчак кебек тыела алмыйча, төкреклөрен чәчә-чәчө тузынып, китапка кермәгән бар сүзләренең үзе белгән­нәрен кабатлый-кабатлый әйтеп бетергәч кенә, Галәветдин, изү­ен бөтенләй аерып төшереп, йөрәген тотып җиргә утырды һәм тынып калды. Бу бик гаҗәп хәл иде.

...Икенче көнне магазин янында торган хатыннарның берсе:

Галәветдиннең йөрәге тоткан, урында ята, ди. Хатыны, Ра­фай гына гаепле, дип әйтә икән, — диюенә каршы икенчесенең:

И малайкаем, колакка куйгач, начар сүзләрне тотып кала торган борчак кадәрле генә аппарат уйлап тапкан ди бит ул Ра­фай, — дип җавап бирүе генә әлеге бөтен поселокны чиктән тыш гаҗәпләндергән хәлгә ачыклык кертте.

Берничә көннән соң, Галәветдин, очраган беренче корабльгә утырып, Аполлон планетасыннан мәңгелеккә китеп барды. Аны беркем озатып та калмады, берәү дә аның китүенә көрсенмәде. Иделдә тормыш үз агымына керде.
Категория: Татарча фантастик әсәрләр | Добавил: Khalit | Теглар: Рәис Мөхәммәдиев. Котылу чарасы.
Караулар: 1572 | Күчереп алулар: 178 | Комментарийлар: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру