Җомга, 29.03.2024, 14:56
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2012 » Март » 16 » Абдул Халит. Югалган авыл.
23:34
Абдул Халит. Югалган авыл.

Картинка 49 из 8295            ЮГАЛГАН АВЫЛ…

Авыл бетсә - ил бетә.

(татар халык мәкале)

 

Айнур, кичтән соң яткангадырмы, әллә йокысы татлы булгангадырмы, төшке ашка кадәр йоклады... Ә кайда ашыгырга... Эшен ташлады, гаиләсе ташлап китте...

Авылда ул эш тә юк инде. Карап торган бер урын – ферма. Ялыкты егет авыр эштән. Хатыны, кызларын алып, шәһәргә чыгып киткән иде бит. Янәсе, авылда яшәселәре килми. Шәһәрдә тормыш яхшырак икән һ.б. Менә егет тә алар артыннан, авылдан чыгып китәргә булды.

 

            Торып юынды да, иписе беткәнен күргәч, машина белән генә магазинга барып килергә уйлады...

            Бераз, машинасын җылытып алгач, капканы ачты да...

            Кызык, әбид вакыты җитсә дә, авыл урамында бер кеше дә күренми... магазин юлында да аңа берсе дә очрамады...

            Шәхси магазин  ишеге бикле булып чыкты. Ярый, хуҗалары якында гына торалар. Ихаталарына узды. Беркем дә күренми. Ишекләре дә бикле булып чыкты.

"Товар артыннан киткәннәрдер инде”, - Айнур, шулай уйлап, машинасын кабызды да, Райпо магазинына юл тотты.

Анысы да бикле булып чыкты.

"Бик тә кызык! Бер магазин да эшләми. Алай дисәң ял көне дә түгел...Нигәдер бер кешесе дә күренми!?”

Айнур, уйлана-уйлана, колхоз идарәсенә кереп чыгарга булды... Анда әлбиттә бу вакытта кешеләр булырга тиеш.

Контора да бикле булып чыкты.

"Кайда булып беткән бу кешеләр?”

Күрше урамда әнисе яши. Айнур аның хәлен белергә булды. Өйләнгәч тә, үзләренә икенче урамнан йорт сатып алып кергәннәр иде.

 

Капкалары ачык булып чыкты. Өй тирәсендә йөргән кеше заты күренми, хәтта бөтен урамнарында да.

Әнисенең ишеге дә, шулай ук бикле икән. Өй тирәли йөреп, тәрәзәләргә шакый башлады. "Әни, ач әле, бу мин – Айнур!... Әни!!!”

Тик өй эченнән эндәшүче булмады. 

"Булса-була инде!”, - дип, төпле бер карарга килеп, Айнур бер тәрәзәнең форточкасын ватарга булды.

Өй янында яткан бер ташны алып, тәрәзә тупсасына менеп басты. Форточканы таш белән ватты, калган пыяла ватыкларын җиргә ыргытты. Кулын форточкадан тыгып, зур тәрәзәнең биген ачып җибәрде.

Тәрәз тупсасыннан өй эченә, идәнгә сикереп төште. Тагын әнисенә эндәшеп карады. Ләкин – тынлык!

Бар бүлмәләрне тикшереп чыкты, ләкин әнисен тапмады.

"Нәрсә булган бу дөньяга? Әнием берәр яры киткәнме әллә?... Үтерер дә инде ватык тәрәзә өчен!”

Үз-үзенә, уйлана-уйлана, Айнур яңадан бүлмәләр буйлап йөреп чыкты...

 

Шулай ук, кергән тәрәзә аркылы гына ул урамга сикереп чыкты. Ике як күршеләрен дә тикшереп карады. Аларның да ишекләре бикле иделәр...

Әйтерсең дә авыл төнге йокыдан, кешеләрен юкка чыгарып уянган, тик бер Айнур гына калган!

Нигә ул калган? Калганнар кайда булганнар?

Айнур бу сорауларга җавап эзләп караса да таба алмады.

Кире өйенә кайтса, тагын анда да берсе дә көтеп тормый. Нишләргә?

           

Айнур күрше авылга барып, андагы хәлләрне белеп килергә булды. Алар ничек икән? Шулай ук, анда да авыл кешеләре юкка чыктылар микән?

Ләкин, авылны чыгып, юл урманга кергән җирдә машинасы туктап калды...

Әйе, әйе – сүнмәде, ә менә нәкъ туктап калды! Двигатель эшләп утыра, ә машина алга бармый. Айнур, машинасын сүндереп, шунда калдырып, җәяү генә барырга булды.

Тик бер-ике адым атлауга туктап калды. Ниндидер, күзгә күренмәгән көч аны алга табан җибәрми иде. Күпме генә алга атларга тырышып караса да, бу көч аны, кире артка этәрде...

Аңа, кире машинасына утырып, авылга кайтудан башка чара калмады.

 

Айнур, авылның бер башыннан икенче башына, өйләрне тикшереп үтәргә булды. бәлки берәр өйдә исән авылдашларын табыр?

Авылның икенче башына барып җиткәндә көн кичкә авышкан иде инде. Тик бер авылдашын очратса?

Арып, авыл башында үсеп утырган имән агачы төбенә барып утырды.

Көн үтеп китте, ә сорауларга җаваплар табылмады...

 

Кинәт урман ягыннан, томан эченнән килеп чыккан кебек, бер кеше пәйда булды..

...дәвамы бар...

Категория: Яңа Әсәрләр | Караулар: 1844 | Өстәде: Khalit | Теглар: Югалган авыл., Абдул Халит | Рейтинг: 3.0/2
Барлыгы комментарийлар: 1
1 Khalit  
0
Бу каралма (черновой вариант) гына әле...

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру