Шимбә, 27.04.2024, 10:49
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Абдул Халит

Мин Әбделмәнов Халит Хәмит улы 1974 елның 12 декабрендә Башкортостанның Чакмагыш районы Яңабирде авылында бу фани дөньяга беренче аваз салганмын. Карьявды урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, армия сафларына алынганчы Яңабирде мәдәният йортында худрук вазифасын башкардым.
Армиядән соң үзебезнең "”Волга” авыл хуҗалыгында компьютерчы булып эшләдем. 
Югары белем алу нияте мине Бөре дәүләт педагогия институтына алып килде һәм мин анда филология факултетын тәмамладым.
Институттан соң Яңакарьяуды урта мәктәбендә балаларга белем бирергә килдем.
Мин үзем иҗади шәхес. Мәктәп елларыннан ук район гәзит битләрендә мәкаләләрем, хикәяләрем, шигырьләрем дөнья күрделәр. "Өмет” гәзитендә "МУЗКҮЗ” дигән музыкаль дөньяга бәйле шәхси рубрикам да бар иде. Әлеге вакытта күбрәк мистик яки фэнтези жанрында иҗат итәм. 
Авыл хуҗалыгында компьютерда эшләгәндә хуҗалыкның газетасын чыгара башлаган идем. Бу газета 7ел буена, даими рәвештә, урып –җыю эшләре вакытында чыгып килә. 
Әлеге вакытта Башкортостанның Чакмагыш районы Яңа Карьяуды авылындагы мәктәптә укытучы булып эшлим.

Әбделмәнов Халит halit_74[эт]mail.ru

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру