Сишәмбе, 19.03.2024, 09:11
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2012 » Март » 14 » Вәт, шәпләр!
21:46
Вәт, шәпләр!
ЯҢА ФАНТАСТИК-ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ!



Картинка 8 из 172760Вәт, шәпләр!

(Якын киләчәктә.)

 

            Урамда ике дус очрашты.

- Кайда барасың?

- Менә Зур театрга юл тоттым әле.

         Беренче гаҗәпләнде:

- Син андротеатр яратмый идең бит әле! "Ул андроидлар барыбер җүнле итеп  уйнамыйлар!”,-ди идең бит?

- Мин әле дә шулай дип уйлыйм. Барыбер хисләре белән, чын күңелдән уйнамыйлар алар. Шул, пластикалары гына, инде, әзерәк артистлардан яхшырак инде.

- Син андроязучыларны да күрә алмыйсың бит әле!?

- Әйе, шул. Язган, сөйләгән әсәрләре барыбер классикларга җитми... Ләкин, беләсеңме театрга нәрсәгә барам мин?

- Юк, шул, - дип аптырады беренче дус.

- Ә мин андрошагыйрьләрне тыңларга барам, вәт!

- Андроидлар шигырь дә яза башлаганнар мени?

- Әйе, шул! Менә шуларның икесе, иң талантлылары, бүген Зур театрда чыгыш ясыйлар да инде – АндроПуш һәм АндроЕс атлылары! Шигырьләре шундый күңелгә үтеп керә, диләр, хәтта, елаталар икән!

         Беренче дус авыр сулап куйды:

- Эх, жәл, вакытым юк. Мин дә барыр идем!

- Ә син кайда ашыгасың соң?- дип сорап куйды дустым.

- Мин бит очрашуга ашыгам. Әле яңа гына фильмы чыккан андроартист АндроКапур белән кинотеатрда очрашу була бит.

- Беләм, шәп уйный ул! Эх, мин дә барыр идем, театрга билет алынган. Ярар пока!

- Пока!

...

Ике робот, тимерләре белән шалтыр-шолтыр килеп, ике якка аерылып китеп тә бардылар.



Бу каралама вариант әле... Каты бәяләмәгез...
Категория: Яңа Әсәрләр | Караулар: 1975 | Өстәде: Khalit | Теглар: Халит иҗаты | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 3
3 Мин әле  
0
Авторы кем?

2 Khalit  
0

1 Khalit  
0
КҮБЕРӘК ХӘБӘР ҺӘМ ФОТОЛАР МОНДА:
ХАЛИТ блогы

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру