АТАМАН
Әйе, татарда балаларны "Атаман килә!", "Атаман алып китәр!" дип куркыту гадәте дә булган. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә очраган бу куркыныч затның тарихы борынгы төрки телгә барып тамырлана.
Элегрәк дәверләрдә кырдагы утаг (утау) җире башлыгын "Утаман" дип йөрткәннәр. Минзәлә сөйләшендә "Узаман" вариантында очрый. Кырчылык эше белән бәйләнгән бу атама тора-бара урын-җир, авыл, утар башлыгын белдерә башлаган. Тагын да соңырак чорларда, әкияти-мифик төсмерләр алып, юлбасар, карак, угры, бандит мәгънәләрендә гамәлгә кергән.