Сишәмбе, 23.04.2024, 14:17
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ӘБҮҖАҺИЛ

ӘБҮҖАҺИЛ.

     Көнчыгыш мөселман мифологиясендә ике мәгънәдә затлашкан. Иң элек ул "наданлык атасы" буларак "дан казанган". Мөселманнар кешеләрдәге наданлыкны, караңгылыкны, томаналыкны шушы "ата" белән бәйләп карыйлар.
 
     Икенчедән, Әбүҗаһил исерткеч эчемлекләр ясап кешеләрне аздыручы зат буларак та киң билгеле. Шушы ике төп шөгыле аркасында ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең иң каты дошманы итеп санала башлаган.


ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯТЛӘРДӘН:

Киребеткән  Әбүҗаһил

 

Көннәрдән бер көнне Әбүҗаһил үзенең колларына әмер итте:

- Әй колларым! Барыгыз, бер олы таш китерегез, ул ташны өйнең түбәсенә мендереп куегыз, аннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәламне чакырыгыз. Әйтегез: «Сине Әбүҗаһил чакырды, сиңа иман китерергә телидер», дип. Кайчан ул килеп, өйгә кергән вакытта ул ташны аннан төшерегез, ул таш Пәйгамбәр белән бәрабәр булсын, өстенә төшкән заман һәлак булсын, диде.- Кайчан шушы эшне җиренә җиткерсәгез, сезне азат итәрмен, - диде.

Коллары бу сүзен ишеткәч, тиз булдылар, бер олы таш китерделәр. Әбүҗаһил, Пәйгамбәргә дошманлыгы зур булганлыктан, үзе дә булышты. Югары мендергәндә таш, кисәк әйләнеп китеп, Әбүҗаһилнең кулына төште, кулын тәмам өзеп чыгарды. Барчалары хәйран калдылар.

Аннан соң колларына әмер итте:

- Барыгыз, тиз үк Пәйгамбәрне чакырып китерегез. Кайчан кулымны сәламәт итсә, иман китерермен,- диде.

Бу хәбәрне ишеткәч тә, күңелендә шәфкате камил булганлыктан, Пәйгамбәр галәйһиссәлам йөгереп килеп җитте. Әбүҗаһил әйтте:

- Әй Рәсүл! Әгәр минем кулымны сәламәт кылыр булсаң, иман китерермен,- диде.

Аннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәлам мөбарәк кулы белән бер тапкыр сыйпады, кулы шундук сәламәт булды.

Әбүҗаһил әйтте:

-  Әй Мөхәммәд!  Шулкадәр сихерчелек өйрәнгәнсең икән,- диде, иман китермәде.

Шундый әшәкелектән Алла сакласын!


*     *    *

тагын бер хикәят:

Кешегә чокыр казысаң - үзең төшәрсең

Көннәрдән бер көнне Әбүҗаһил Пәйгамбәр галәйһис-сәламне үтерергә явыз ният кылды.

Әбүҗаһил падишаһ углы иде, бик дәүләтле, Пәйгамбәр галәйһиссәламнең үз нәселеннән иде, әмма һәрвакыт аңа дошман булды.

Колларына боерды, баскычы төбенә бер тирән баз казытты, ул базның өстен юка гына нәрсә белән каплады. Бер колына кушты:

- Бар, Мөхәммәдне чакыр. Килсен, иман китерәм, - диде. - Аңа әйт, Әбүҗаһил чакырды, сырхау булган, сары зәхмәте тигән, дип әйт, - диде.

Үзе зәгъфранга буянды, сырхау булып ятты. Колы барды, Пәйгамбәргә хәбәр бирде:

- Йә Рәсүлуллаһ! Әбүҗаһилгә сырхау тиде, хәл эчендәдер. Пәйгамбәр килсен, иман китерәм, диде. Аңа сары зәхмәте булган, - диде.

Пәйгамбәр галәйһиссәлам сөенеп, иман өйрәтергә бара иде, тәмам кое авызына җиткән иде. Шул минутта күктән Җәбраил галәйһиссәлам иңеп килде, әйтте:

- Йә Рәсүлуллаһ! Әбүҗаһил баскычы төбенә кое казыткан, сине һәлак итәргә тели. Сырхау түгел, - диде.

Пәйгамбәр галәйһиссәлам кое авызына җиткәч кайтып китте.

Шунда ук коллары Әбүҗаһилгә хәбәр бирделәр:

- Мөхәммәд кое авызына җиткәч, кире кайтып китте, - дип.

Әбүҗаһилнең бик нык ачуы килеп, үзе торып йөгерде, "кое эченә күтәреп орам" дип, кое авызына таба йөгерде, төшеп китте, коены оныткан иде.

Коллары Әбүҗаһилне чыгарырга аркан суздылар аркан аңа һич җитмәде. Чөнки Хак Тәгалә җирне карап торучы фәрештәгә боерган иде: "Коеның төбен тәмугка таба тарт!" - дип. Ул фәрештә тартты, Әбүҗаһил тирән китте.

Шәһәр эчендә никадәр бау, чылбыр бар иде - барысын бергә бәйләделәр, кое эченә җибәрделәр, Әбүҗаһилгә җитмәде. Хәйран булып, аптыраштылар. Кое төбеннән Әбүҗаһил кычкырды:

- Мине һичкем чыгара алмас, чыгарса мәгәр Мөхәммәд кенә чыгарыр. Барып әйтегез, моннан сәламәт чыгарса, иман китерәм, - диде.

Пәйгамбәргә хәбәр җиткерделәр, "Әбүҗаһил шулай-шулай дип әйтә" дип.

Пәйгамбәр тиз заман барды. Кое эченә үзенең мөбарәк кулын сузды - Әбүҗаһил ябышып чыкты. Чыккач әйтте: Гаҗәп, синең сихерең җир астында да йөри икән, - диде. Котылгач, иман китермәде.

Йә Тәңре Тәгалә! Шундыйларның явызлыгыннан Үзең сакла.




КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру