Җомга, 26.04.2024, 00:44
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Фантастик хикәяләр

Фантастик хикәяләр. (җыентык).

Казан.-Татарстан китап нәшрияты.-1977., -192 бит.
Эчтәлек.
Иван Ефремов. Алмалы торба. (Фатих Хәсәнов тәрҗемәсе)
Иван Евремов. Ак Мөгез. (Наилә Вәлитова тәрҗемәсе)
Михаил Емцев, Еремей Парнов. Лоцман Кид. (Фатих Хәсәнов тәрҗемәсе)
Аркадий Стругацкий, Борис Стругацкий. Алты шырпы. (Фатих Хәсәнов тәрҗемәсе)
Владимир Щербаков. Шотланд әкияте. (Наилә Вәлитова тәрҗемәсе)
Генрих Альтов. "Йолдызлы елга" полигоны. (Лиза Антонова тәрҗемәсе)
Кир Булычев. Профессор Козарин таҗы. (Лиза Антонова тәрҗемәсе)
Валентин Берестов. Алло, Парнас! (Рәйсә Хафизова тәрҗемәсе)
Аскольд Якубовский. Ерактагы планетада. (Рәйсә Хафизова тәрҗемәсе)

Соңгы сүзне Адлер Тимергалин язган.

СОҢГЫ СҮЗ.

Яшь  укучыбыз!

Менә сез "Фантастик хикәяләр” китабының соңгы хикәясен укып чыктыгыз. Китап сездә нинди тәэсир калдырды? Ул сезгә ошадымы,  сез  канәгатьме?

Шунысын шикләнмичә әйтергә мөмкин: кулыгыздагы бу җыентык сезне уйландырачак, сездә ул яңа фикерләр, яңа теләкләр уятачак. Тагы да күбрәк укыйсыгыз, күбрәк беләсегез килер. Сезнең ерак һәм серле планеталарга аяк басасыгыз, ком сахраларында гыйльми экспедицияләрдә (яки болай гына: адашып) йөрисегез; хыялый машиналарда диңгез чоңгылларына, җир асларына төшеп; бөтенесен үз күзләрегез белән күреп, тотып, үзегез фәнни ачышлар ясыйсыгыз  килер...

Бу китап  сезне алга әйдәкли, чакыра, җилкендерә.

Фәнни фантастиканың яки, хәзер кабул ителгән терминология буенча әйтсәк, фантастиканың хасияте шул: ул кешегә канат үстерә, кешене көчле итә.

Чөнки фантастиканың нигезе — хыял, ә канатлы хыял өчен мөмкин булмастай, тормышка ашмастай нәрсә юк. Хыялның кодрәте киң.

Сез бу китапта рус совет фантастларының кайбер әсәрләре белән таныштыгыз. Алар   арасында   моннан   егерме-утыз ел   элек язылганнары да, яңараклары да бар. Күләме чикләнгән булу аркасында, китап рус фантастикасының казанышларын сыйдырып, колачлап  бетерә   алмый,  әлбәттә.

Альманахны Иван Ефремовның «Алмазлы торба» һом «Ак мөгез» хикәяләре ачып җибәрә. Дөрес, бу әсәрләрне фантастика жанрына керткәндә икеләнеп тә каласың: алар фантастика белән реалистик әдәбият чигендә торсалар кирәк. «Алмазлы торба» хикәясендә безнең галимнәр Себер геологиясе белән Көньяк Африка геологиясе арасындагы охшашлыктан чыгып, Себердә дә җир астында гаять зур алмазлы торбалар булырга тиеш дип фараз итәләр һәм хаклы   булып   чыгалар. Хикмәт шунда, әлеге хикәя язылганчы геологларга бу факт билгеле түгел иде... Мәшһүр фантастлардан Ж. Верн, Г. Уэллс, А. Беляевлар алдан күргән һәм бүген гамәлгә ашырылган нәрсәләрне санап чыгарганнар. Дистәләрчә машина, җайланма, аппаратлар... Ә менә И. Ефремов, телгә алынган фантастлардан аермалы буларак, ачышны үзенең хикәясендә үзе ясый. «Тау күленең серләре» хикәясендә (татарчасы бар) ул безнең илдә терекөмешне кайдан эзләргә кирәклеген күрсәтә, икенче бер әсәрендә күләмле сүрәт хасил итүне (бүгенге гологра-фияне!) алдан күрә... Тынгысыз галим, сәяхәтче һәм язучы И. Ефремовның БАМ трассасын беренчеләрдән булып тикшереп үткәнле¬ген дә әйтеп китик. Әгәр БАМ юлында берәр мәһабәт станциягә «Ефремов» дигән исем кушсалар, мин бер дә гаҗәпләнмәс идем. Мәрхүм фантаст чыннан да лаек моңа. Тормышчан булганга күрә лаек.

   Кирилл Булычевның «Профессор Козарин таҗы» хикәясендә дә «фантастика элементы бер тылсымлы таҗга гына кайтып кала. Реалистик буяулар белән язылган бу хикәя мәшәкатьле, борчулы, ә кайчакта шактый авырлыклар китерә торган чынбарлык, тормыш-көнкүреш турында. Хикәя безне кешелекле булырга өйрәтә.

    Генрих Альтовның «Йолдызлы елга полигоны» хикәясендә дә төп игътибар ниндидер фәнни ачышка, идеягә, яңа машинага түгел, бәлки кешенең үзенә юнәлтелә һәм гадәттән тыш шартларда (ягъни реалистик әдәбиятта сирәк очрый торган хәлләрдә) кешенең әхлакый сыйфатларын ачу максат итеп куела. Бүген дә, ерак киләчәктә дә кеше — кеше булып калырга тиеш. Әсәрләрдә кызыл җеп  булып  сузылган  фикер  шундый.

    Укучылар җылы тоннарда язылган «Шотланд әкияте»н (Владимир Щербаков) дә яратып кабул итәрләр. Бу хикәядә дә күләмле сурәт хасил итү бар. Ләкин ул җансыз сурәт турында түгел, бәлки кеше бәхете, мәхәббәт турында. Бәхетне яулый да белергә, саклый  да  белергә кирәк...

   Күрәбез, китапта төрле характердагы, төрле планда, төрле темага һәм төрле стильдә язылган әсәрләр тупланган. Аларны романтика һәм оптимистик рух берләштерә. Китаптагы хикәяләр коры маҗараларга, четерекле сюжет борылышларына гына корыл-маган, аларның күпчелеге тирән фәлсәфи эчтәлеккә ия һәм уйландыра.

   Бик әйбәт. Уйландыра торган китаплар бүген дә, иртәгә дә кирәк  безгә.

Адлер Тимергалин


КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру