ГӨЛДЕРИ бабай.
Арча-Балтач төбәгендә күкрәле яңгыр балалар телендә Гөлдери бабай дип йөртелә. Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" әсәрендә балаларны: "Җитәр инде сезгә, чыркылдашмагыз, әнә анда Гөлдери бабайлар килә!" дип куркыталар. Типтәрләрдә сирәк кенә Гөлдерби вариантында да очрый. Яшен-күкрәүгә карап, балалар : "Гөлдерби-Гөлдерби, миңа корбан китер, ди..." - дип такмаклаганнар.