Якшәмбе, 22.12.2024, 06:38
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Газимзянова Рания. Күктә ни булмас дисең...

Үзебезне бик акыллыга чутлап, галәм киңлекләрен өйрәнәбез. 

Төрле космик корабльләр , ясалма иярченнәр ясыйбыз. 

Нәрсә генә белдек тә, газиз Җиребез өчен нинди файда китердек? 

Кешелек! Аңга кил!!!...

Сәер бер гадәтем бар минем. Җәйге аяз төннәрне бакчага чыгам да, төнге караңгылыкка чумам. Илаһи тынлык һәм берсенән берсе узышып күз кысучы йолдызлар. Озак карап торам мин аларга. Урыным да бик уңайлы, гөл-чәчәкләр арасындагы  эскәмия. Иң мөһиме бирегә электр яктырткычларыннан ут төшми.  Шуңа да биредән йолдызлар тагы да яктырак күренәләр.. Бу гадәтем белән әниләр дә килеште инде,  "Тик кереп ятарга гына онытма!” дип кисәтәләр дә, башка мине йөдәтмиләр.

Йолдызларны күзәтергә яратам мин.  Ничә алар? Мең? Миллион? Миллиард.... Чиксез галәм төбе. Төрлесе бар. Алсураклары, сап-саргылтлары, сүрәннәре, бик яктылары...

Менә шулай үз гамәлләремә үзем җавап бирә ала башлаганнан бирле ( беренче сыйныфка 6 яшем тулганчы керүемне исәпләсәк, мин әле укырга кергәнче үк  бакчадәгы эскәмияне  үз иткән идем инде)  хыялланам инде  төнге күк белән.  Күпме фантастик әсәр укыдым мин.  Тешем үтә башлагач фәнни әдәбият белән таныша башладым.    Интернет белән танышкач, кышкы озын төннәрдә йолдызлы дөньям турында тагы да  күбрәк белү мөмкинлеге туды. Галәм киңлеге, йолдызлар, кометалар,  иярченнәр, яңа ачышлар, космонавтлар...  Әйе... "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” дигән   бит, шагыйрь дә.  Ул да минем кебек хыялый булгандыр.

Йолдызларны күзәтергә яратуымның сере бар.  Гаҗәп сер. Мин аны хәтта әниемә дә сөйләмәдем.  Ул хәл быелгы җәйдә булды...

Гадәтемчә  мин үз урыныма уңайлап утырдым  да,  галәм киңлегенә йотылдым.  Ул төнне йолдызлар тагы да яктырак, искиткеч матурлык белән  балкыйлар иде.  Хәзер дә күземне йомам да, шул күренешне хәтердә яңартам... 

....Менә Җидегән йолдызның  чүмеч башыннан йолдыз атылды.  Илаһи матурлык.  Менә тагы бер. Әнием, йолдыз атылганда теләк теләргә кирәк, кабул була дигән иде. Ни телим икән? Чү! Бу бит йолдыз атылу кебек бер мизгел генә түгел. Бер йолдыз гүя үзенә урын сайлаган кебек  күчеп йөри, ләбаса!   Менә тагы берсе шулай...    Чекерәешеп  ялтыраган йолдызлар арасында мондыйлары  инде җидәү булды. Мин тын алырга куркып аларны күзәтәм.  Менә берсе алар төркеменнән ярыйсы ук читкә китте. Акрын гына зурая барды. Ни гаҗәп, зурая баруына  бәйле рәвештә аның тизлеге акрыная иде.  Мине шатлык хисе биләп алды. НЛО!  Күпме укыган, күпме фото караган идем алар турында. Ә кинолар? Саны, исәбе юк.  Бер мизгелгә  ул күздән югалды.  Ләкин күңелемне биләп алган шатлык, алгасыну сүнмәде.   Уйларым исәпсез күп һәм төрле иде. Җирдәге иң кызу тизлектәге компьютер да минем уйларымны күзәтеп өлгермәс иде. Бер мизгелдә, "качарга!”, дигән уй туса, аны шунда ук, "их югалды ..." дигән уй куды. Шул чак  күз алдымда гаҗәеп балкыш белән теге югалып торган йолдызым пәйда булды. Ул хәзер тулган айны хәтерләтә иде.Ул  салмак кына йөзеп якынайды.  Мин сихерләнгән кебек торып бастым.  Башым тагы да тизрәк  уйлый башлады. "Качаргамы? Калыргамы?”  Ике фикер дә мең төрле аргумент белән дәлилләнде.  Ләкин берсе дә өстен чыкмады... Коточкыч кызыксыну  беренче уйны басты, юк итте.  Күңелемдә шатлык та, курку да юк иде. Бары сәер, дөресрәге шул коточкыч кызыксыну иде. Ни бу? Ни булып бетәр?

Утлы тупның инде озынча  йомыркага әверелеп зурайганын һәм ничек якынайганын, ничек үземнең тәнемә тәмле бер рәхәт изрәү таралганын ачык хәтерлим. Ә менә  аннан соң ни булганы...

Ниндидер  бер көчкә буйсынып, йомырка – корабль эченә кереп барганымны томанлы гына хәтерлим.   Аннан соң ни булганын белмим. Күпме вакыт узгандыр, башым элеккечә компьетерын кабызып җибәргәндә мин галәм киңлегендә идем. Күзем  тәрәзә сыман  пыялага төште. Илаһи матурлык!  Сокланып туймаслык.  Тик салкын гына... Мин акрын гына торып, (кәнәфи сыман бу урынга ничек кереп утырганымны үтерсәләр дә исемә төшерә алмадым) шул тәрәзә янына бардым. Күзем тирә-якны  күзәтә. Исәпсез-хисапсыз  төймәләр, кайсы яна, кайсы сүнә, кайсы кызылдан зәңгәргә алышына, яшеле бар, сарысы.  Шунда ук зур гына экран, анда аңлашылмаган ниндидер сызыклар. Бу сызыклар үзгәреп торалар. Бер калыная, бер нечкәрә, я юкка чыга... Күзем кабат тәрәзәгә текәлде.  Алдымда мин интернетта ничә кат  фотосын күргән Җир  тора иде. Ул диаметры  бер метр чамасы булган шарны хәтерләтә. Зәңгәрсу яшькелт булып  үзенә тартып тора.  Минем бәләкәй йөрәгем  кысып куйды. Мин курыктым. Кабат әниемне күрәсем, аңа сыенасым, бакчабыздагы чәчәкләремне иркәлисем, ак песиемне назлыйсым килде. Юк, күңелдәге уйларны мин биредә язып бетерә алмам. Бик газиз, кадерле нәрсәмне югалткан кебек булды. Елыйсым килде. Һәм буам ерылып та китте.

-                Ә бу сезнең Җир түгел.

Әллә каян ишетелгән бу тавыш биредә үзем генә түгел икәнлегемне төшендерде. Менә җүләр инде мин!  Бу хакта әле уйлап та карамаган идем. Ярабби!

-                Елама. Бу сезнең җир түгел.

-                Сез кем? Мин кайда?

-                Курыкма. Син безне үзең  чакырдың бит?

-                Мин? Кайчан? Кемне?

Күз алдымда пәйда булган күренештән телсез калдым.  Курыктыммы? Әйе, курыктым шул...

Бер-бер артлы килеп кереп,  экран каршына баскан бу затлар күрер күзгә куркыныч булмасалар да, мин курыктым. Җүләр кызый инде мин, хәтта качарга урын эзләдем бугай.

-                Курыкма. Без Бөек Галәм уставына буйсынабыз, сиңа бернинди начарлык та эшләмәячәкбез.

Бөек Галәм уставы...  Төшме, өнме бу? Уянасы да килә, килми дә.  Гаҗәп, аларның бу сүзләреннән соң куркуым  юып алгандай юкка чыкты.  Теге кызыксынуым көчәеп, янә  аларны күзәтә башладым.   Безнең сыман ук кешеләр дисәм...  Буйлары минем әтиемнекеннән озынрак, гәүдәләре искиткеч сыгылмалы сыман күренә. Киемнәре тәннәренә ятып, сыланып тора, бик килешле генә комбинезонны хәтерләтә.   Куллары нечкәрәк бугай.  Ә менә бармаклары дүртәү генә.  Карашымны аларның йөзләренә күчерәм. Аксыл йөз. Күзләре зур, төпсез зәңгәрсу яшел булып торалар, караганда үтәли тишеп керәләр дип торам. Керфекләре көмеш төсендә. Чәчләре дә шундый ук төстә. Яшәп арып, картайганнармы соң әллә болар?  Ничә яшь икәнен чамалап булмый? Шул чак берсе кулын күкрәгенә куйды:

-                Зик.  Ә бу Зуги була. – дип кулын иптәшенә сузды.  Тавышларын ишеттеме, әллә тавышсыз әйттеме, тик авыз дигәннәре хәрәкәтсез калды. Монысы бәхәссез. Башымдагы уйларымның очына чыгарлык түгел. Миңа да исемемне әйтергәдер, тагын ниләрдер сораргадыр, сөйләргәдер һәм башка шундый уйлар белән башым әйләнеп китте.

-                Тынычлан. Ял ит.

-                Мин кайда?

-                Син безнең белән.

-                Ә бу Җирме?

-                Әйтелде бит. Бу сезнең Җир  түгел.

-                Сез бит сөйләшмисез!!!

-                Без уй-фикер ярдәмендә аралашабыз.  Син дә юкка кычкырасың!

Минем ни уйлаган боларга мәгълүм, димәк. Шулай булгач, уйларны контрольдә  тоту кирәк.  Күзем кабат тәрәзәгә төшә, баягы зәңгәрсу планета инде тагы да зурайган. Димәк, без аңа якынаябыз...

-                Без  АЗО15  планетасына якынаябыз.

АЗО15? Димәк чынлап та җир түгел. Ә ничек мин күргән   фотоларга ошаган.

-                АЗО15 ул Җирнең ягъни АЗО14 нең игезәге.

Әйе, миңа уянырга вакыт. Җир кадәр җирнең игезәге турында сүз баргач, димәк бу  чыннан да төш кенә.  Менә бит хыялларым кая илтеп җиткергән...

-                Син йокламыйсың.  Чыннан да галәмдә Җир ике данә. Биредә бөтен нәрсә нәкъ җирдәгечә. Тик...

-                Бу сезнең планетамы?

-                Әйтелде бит. Юк. Бу АЗО 15.

-                Ә сез кайдан?

Бу ике затның кайсының уйлары минем белән сөйләшкәндер, алар соравымны җавапсыз калдырдылар.  Зуги дигәне экран янына килде, кайларгадыр баскалады. Экран кара галәмне чагылдырды.  Анда томанлык рәвешендә яктылыклар  күренде.

-                Менә без  бу йолдыз системасыннан. Ул Твэриада дип атала. Бөек Галәм уставы боерганча, калганын сиңа әйтмибез. Сезнеңчә исәпләсәң,  сезнең кояш системасыннан  безнекенә  сигнал барып җитсен өчен 350 яктылык елы кирәк булачак.

Бу кадәрен мин башыма сыйдыра алмый идем. Шуның өчен дә тырышмадым. З50 яктылык елы.  Менә ни өчен керфекләре дә көмеш төсендә икән...

-                Сез мине ни эшләтәчәксез?

-                Без  сиңа АЗО15не күрсәтәбез.

Без кинәт алга ыргылдыкмы, упкынга төшеп киттекме, белмим. Күземне ачканда  мин кабат үз кәнәфиемдә идем. Алдымда тәрәзә, анда урман күренә. Ыргылып торып бастым. Өскә күтәрелгән ишексыман люктан тышка йөгердем. ҖИР! Зәп-зәңгәр күк, назлы кояш, яшел чирәм...  Күз күрмәгән гүзәл чәчәкләр, аллы-гөлле күбәләкләр оча.  Ерак түгел урман.  Ә һава! Сулап туймаслык.  Яныма Зик килде.

-                Матур бит. АЗО 15 безнең тәҗрибә полигонында иң уңышлы планета.  Күзәтәсең киләме?

Мин әйе дип өлгергәнче башымда әллә нинди сурәтләр пәйда булды. Чиксез океан, андагы сикереп уйнаучы дельфиннар, тропик урман күренешләре, әллә нинди матур җәнлекләр, чәчәкләр,  кар патшалыгындагы ак аюлар... Сурәтләр еш үзгәрде. Мөгаен Зик аларны уй белән башыма керткәндер. Әйтерсең, компьютерда  терек дөнья турында слайд карыйм. Ләкин бу сурәтләр артык чиста һәм табигый иделәр.

-                Ә монда кешеләр кайда? Алар нәкъ безнең кебекләрме?

Күңел төбемдә, Җирнең игезәгендә  минем игезәгем – хыялый Ания яшәп ятадыр дигән уй туды.

-                Ә биредә кешеләр юк.

-                Ничек юк?

-                Әйтелде бит, АЗО15 иң уңышлы тәҗрибә полигоны булып чыкты. Барысы да  табигать законнарына гына буйсындырылган.

-                Димәк, Җир дә сезнең тәҗрибә полигоны?

-                Әйе. Ләкин уңышлы түгел.  Ул проект үзен акламады.

-                Ничек инде?

Соравыма җавап рәвешендә башыма кабат сурәтләр кереп тулды. Яр буенда өелешеп үлеп яткан китлар,  завод морҗалары һәм алардан чыккан төтеннәр, сугыш күренешләре, атом  гөмбәсе, ачлыктан хәлсезләнгән балалар... Сурәтләрдәге коточкыч күренешләр минем миемне томалады. Башымны тотып җиргә чүгәләдем.

-                 Кояш системасын  өйрәнгәндә гаҗәп бер күренешкә тап була безнекеләр. Кояш тирәли бер үк орбитада ике планета әйләнә.   Бер орбитадан   берсе артыннан берсе. Салмак кына. Ни гаҗәп – алар бер үк төрле төзелештә, яшьләре дә бер чама.  Тереклек өчен шартлары да бердәй.   Ләкин икесе дә кояшның ултьра шәмәхә нурларын кабул итә.  Безнекеләр аларга зонт ясый, сез әйткән озон капламы ягъни. Һәм тәҗрибәләр башлана. Башта икесенә дә бер үк шартлар тудырыла.  Ләкин тора-бара АЗО14кә интеллект – кеше заты программалаштырыла, аның табигатенә адәми зат өстәлә. Бу тәҗрибәнең соңгы этабы була. Менә шуннан соң  ике планетаның берсенә дә тыкшынучы юк. Без хәзер күзәтәбез генә.

-                Ягъни, биредә кешеләр юк, һәм табигать үзенчә генә яшәп ята да, Җиребезне без үзебез...

И начар да инде мин! Тагы керфекләремнән яңгыр тама....

-                Сез нигә миңа боларны күрсәтәсез? Ник миңа?

-                Сине без күптән күзәтәбез инде.  Матурлыкны күрә беләсең, тоясың. Эзләнәсең, уйланасың.

-                Минем Җиргә кайтасым килә. Минем Җиремне шундый матур итәсем килә...

Зик дәшмәде. Мин алар артыннан корабльгә юнәлдем.  Шулай да юл уңаена бөгелеп бер чәчәкне өзеп алдым.

-                Менә бит, кешене программалаштырганда хата киткән. Матурлыкны тоя, аңлый, ләкин саклый белми. – Зугиның шелтәле сүзләре минем миемне пешереп алды. Кулымдагы чәчәкне кесәмә шудырдым. Миңа бик оят иде. Үзем өчен, бөтен кешеләр өчен  оят иде.

 

Аннары ни булды – белмим. Кабат аңым эшли башлаганда мин үз урынымда, бакчада, гөлчәчәкләр арасында идем. Еракта йолдызлар җемелдәшә. Әнә тагы йолдыз атылды.  Чү, атылмады, йөзә ич...

Кинәт барысы да исемә төште. Ашыгып кесәмә тыгылдым, анда гаҗәеп матур гөл иде.  Шулчак әнинең тавышы ишетелде:

-                Хыялый бала, кая йөрисең? Ания!

-                Мин монда, әни! Хәзер керәм!

-                Бая кайда идең?

-                Бакча башына йолдыз атылды, шуны карарга бардым.

-                Таптыңмы соң?

Беләм, әнине алдарга ярамый. Ләкин дөресен дә сөйләп булмый. Ышанмаячаклар. Мин  күккә карап алдым да өйгә кердем. Интернетта утырган сеңелемне куып үзем утырдым. ЯНДЕХ эзләү блогында соңгы яңалыкларда  Гольфстрим җылы агымының  нефть түгелгәнгә  томаланып юкка чыгуы язылган иде. Их, кешеләр!

Менә шул. Күккә карыйм да, Зик яисә Зуги мине күрәдер, алар  минем чарасыз булуымны аңлыйдыр кебек тоела. Аннары аларның коточыч сүзләре миемне бораулап керә – АЗО14 – Җир уңышсыз тәҗрибә полигоны булып чыкты...

Газимзянова Рания. 

МБУ "Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе” 

6  Б сыйныфы укучысы

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 7
Кунаклар: 7
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру