Шимбә, 20.04.2024, 07:14
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

КАРА КӨЧЛӘР

КАРА КӨЧЛӘР, СИХРИ ЗАТЛАР, ТҮБӘН РУХЛАР.

         Халык мифларын, халык ышануларын Кара Көчләрдән баш¬ка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Алар хакында күпме генә язылса да, күпме генә, ничек кенә фараз кылынса да, бу хакта бүгенге укучыга бик аз билгеле. Ышануларның үзләрендә дә каршылыклы уй-уйдырмалар күп. Нәрсә соң ул "Кара Көч" — мхмәтме, сихерме, каргышмы, кемнеңдер ихтыярымы, башка берәр нәрсәме? Бу серле көчләр хакында ни беләбез без?
Тылсымчы-сихерчеләргә дә, экстрасенсларга да, хәтта га-лимнәргә дә шул билгеле: андый көчләр бар. Сихер-бозым, җен-пориләр, албасты-убырлар хакында сүз куертып тормыйча (бу хакта сүз булачак), иң элек бу күренешнең фәнни аңлатмасына игътибар итик.
Мондый Кара Көчләрне хәзерге фәндә рухи тискәре энер¬гия дип йөртәләр. Ул турыдан-туры космос, Галәм белән бәйләнгән. Мәгълүм булганча, Җир-анабызны Галәмнән килүче 1арарлы нурлардан озон элпәсе каплап тора. Әгәр бу "япма"да I ишек барлыкка килсә, космостан үтеп кергән нурларның көче шул турыдагы тереклекне зарарлый, үтерә. Кеше тирәсендә дә, нурланыш рәвешендә, аны Кара Көчләрдән (рухи тискәре энер-| иядән) саклый торган биологик кыр, сүрү, "кием" бар. Фәндә .п||>| АУРА дип тә атыйлар. Тәндәге һәр әгъза, һәр күзәнәк био-ииик нурланыш бирә. Кара Көчләр (рухи тискәре энергия) | • к «ирендә әнә шул биологик сүрү берәр җирендә ертылып китсә, |.м ыйфьләнсә, рәвешен үзгәртсә, яньчелсә, кеше кинәт тынгы-| ызлана, кәефсезләнә башлый, халыкча әйтсәк, җан тынычлы¬ның югалта. Җанга үтеп кергән Кара Көч (рухи тискәре энер-I ия)—зәхмәт, сихер, күз тию, бозым һ. б. —физик авыртуга терелә, тәндәге энергиянең гармоник, ягъни тигез, салмак, ыңгәл тирбәлешен юкка чыгара.
Чын сихерче-тылсымчылар, өшкерүчеләр, им-томчылар, эк-|-1 расенслар әлеге сүрүнең зәгыйфьлеген тоялар, сизәләр, хәтта | үрәләр дә. Шуннан соң гына рухи дисгармония (җан тынгы-| ызлыгы) һәм физик авырулар, тән чирләре тудыручы Кара Көчне (рухи тискәре энергияне) куып чыгару эшенә керешәләр. Монда инде һәр сихерченең үз ысулы, үз осталыгы... Кем сүз, |,тыш белән, кем күз карашы яисә ым белән, кем кул \.||>окәтләре, һава дулкыннары белән, кем сулыш белән, ә кем <щIкерелгән су яисә башка тылсымлы әйберләр белән...

Кара Көчләр (рухи тискәре энергия), гадәттә, кешенең җан капусы ачылган чакларда, эчкерсез, самими-садә мизгелендә, хәтта, ярдәмчесез, үксез, сагышлы, борчулы, кайгылы минут-ларында тизрәк үтеп керәләр һәм җанын, тәнен кимерергә то-тыналар...
Ак сихерчеләр булган кебек, кара сихерчеләр дә бар. Бу хакта да алда сүз булачак әле. Шуны гына әйтеп үтәсе килә: кара сихерчеләр кешене ябып торган нурланыш сүрүен зәгыйфьләндерергә, ерткаларга, тишкәләргә тырышалар. Алар, корбанын ниятләп, теге яки бу зәхмәтне, авыруны, афәтне мах¬сус җибәрәләр.
Кара Көч (рухи тискәре энергия) — кара уй, каргыш, зәхмәт, явыз теләк, мәкер, гайбәт сүз—бик ерак аралардан да килеп кагылырга һәм кешене зәгыйфьләндерергә, бозарга, хәтта үте¬рергә мөмкин. Шулай ук ак сихерчеләр дә, экстрасенслар да авыруны, җан тынычлыгын югалткан кешене бик ераклардан торып яисә сурәтенә карап, хәтта якыннарының уе аша да дәва¬лый алалар.
Тагын шуны да искәртергә кирәк: кара уй, каргыш үзеңә кире әйләнеп тә кайтырга мөмкин. Халык ышануларында бу фәлсәфә иң төп кануннарның берсе: "Каргама —үзеңә кайтыр", "Каргаган үзе каралган", "Каргап китмим, пакь китәм" һ. б.
Әлбәттә, халык мифологиясендә боларның барысы да баш¬кача аңлатылган. "Албасты авыруы эләккән", "Җен алыштыр¬ган", "Шүрәле каргаган", "Кирәмәт өянәге", "Убыр тоткан" ке¬бек әйтемнәр, ахыр чиктә, әлеге Кара Көчләр (рухи тискәре энергия) белән бәйләнгән булырга тиеш.
Халыкта, Тәрәзәңне томалама — фәрештәләр керә алмас, дигән әйтем бар. Аны да, өй эченә җыелган рухи тискәре энер¬гия чыгып китсен, алмашынып торсын, тәрәзәңне ачык тот, дип аңларга кирәк. "Пәрдәңне актан эл, фәрештәләр акка җыела", — ди иде минем әби. Билгеле булганча, ак төс уңай энергияне тартып торучы төс. Димәк, өйдәге иминлектә, саулыкта аның да өлеше бар. Әбиемнең җыйнак кына, тәрәзәне нәкъ яртылаш каплап тора торган, бала итәкле (җиде итәкле —күк катынча җиде итәкле!) ак пәрдәләре әле дә күз алдымда тора...
Кара көчләргә, явыз рухларга үз исемнәре белән дәшәргә ярамаган. Ялгыш кына телгә алсаң да, алар шундук ишетәләр һәм, безне чакыралар икән дип, йөгереп, очып киләләр икән... Мондый явыз рухларның игътибарын җәлеп итмәс өчен борын¬гылар аларга яшерен исемнәр уйлап тапканнар. Шундый исемнәрнең иң күп таралганы — "Чабата" яки "Иске Чабата". Ни өчен иске чабата соң? Халык аны болай аңлата.
Җен-пәри, дию-албасты ише яман затлар, төрле сурәткә ке¬реп, кешеләрнең ни сөйләшкәннәрен тыңлап, ишетеп торалар.
дип гайрәтләнәләр, шуңа күрә аларны сүрелдерү, биздерү өчен берәр яман кушамат белән атарга кирәк, шуннан алар, гарьләнеп кешеләрне калдырып китәләр, имеш.
Шундый тагын бер исем — "Сыңар тәрәзә". Укучы аңла: алгандыр, бу кушамат күбрәк сыңар күзле явыз рухларга би релә. Албастыларның кайбер төренә, бигрәк тә бер күзле Ялмг вызларга шушы кушаматны такканнар. Мәсәлән, шул ук Ялмг вызны бизгәк авыруы таратуда гаепләгәннәр. Ничек тә бу явызю кешеләргә якын китермәскә тырышканнар. Шуңа күрә аны исемен атау да афәт белән тиңләп каралган.
Кайчакта төнге рухларны "Айтуган" яисә "Төнлә Туган Айл ган" дип атаганнар. (Хәзер дә кайбер төбәкләрдә үтә дә караңг чырайлы, тексә, төнтек кешеләргә "төнлә туган айтуган" дилә] Бу—яман рухларның кушаматы.) Ни өчен Айтуган соң? Б« ренчедән, яман затлар—төн рухлары, Айдагы тискәре башла! гычны гәүдәләндерүче көчләр (белүебезчә, Ай уңай һәм тискәт башлангычлар гармониясеннән тора), икенчедән, бу яман көчле Ай тотылган төндә, ул тотылып, яңадан чыгу, туу мизгелен; туалар, имеш, өченчедән, "Айтуган" дип сөйләшкән чакт; күңелләренә хуш килеп, тими китәләр, ди. Кайбер балалар] Айтуган дип исем кушу да шуның белән бәйләнгән.
Бу урында "Сөләйман йөзеге" тирәсендә барган ышану ла; иы да искә төшерергә кирәктер. Мәгълүм булганча, мөселм; мпедологиясендә бу зат (Сөләйман пәйгамбәр)—иң кызыклы пе соиажларның берседер. Күп кенә гыйбрәтле һәм маҗаралы р: иаятьләр аның тылсымлы йөзеге белән бәйләнгән. Бу йөзекш серләре, көче, югалу, табылу тарихы хакында Өченче китапт гатар мифларына мөселман мифологиясенең тәэсире хакын, сөйләгәндә күбрәк тукталырбыз. Хәзергә аның кара көчләр, яв! рухлар каршындагы сихри көче хакында искәртү белән ге: чикләнәбез. Әйе, җен-пәриләрне үзенә буйсындыра алучы ты «ымлы кодрәт йөзеге буларак билгеле ул татар дөньясында. 5 гына да түгел, бу йөзеккә ия кеше иң бәхетле кеше була. I бай, иң кодрәтле булуы хакында әйтеп тә торасы юк. Шу: күрә элек-электән берәр бәхетле кеше турында: "Бәхет йөзе белән туган",—дигәннәр.
Шунысы кызык: Сөләйман йөзеге хакындагы легенда-рш нтьләр балалар фольклорына, хәтта, балаларның кайбер уенк рыиа да мул төшеп калган. Бу урында "Йөзек яшереш" уены лагы бер такмак җырын китерү белән чикләнәбез:
Сөләйманның йөзеген Дию кызы урлаган. Каф тавының артында Алтын сандыкка салган.
(Карагыз: Балалар фольклоры. —Казан, 1941, 102
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру