Мин сине яратам.
(Фантастик хикәя)
"Ике квадрат плюс биш икс
минус унбер тигезләмәсеннән дискриминант кырык тугызга тигез була.Моннан икс
беренче минус алтыга, икс икенче бергә тигез”.Укытучының сүзләрен бүлдереп
тәнәфескә кыңгырау шалтырады.Математика бүлмәсендә утырган укучылар инде
китапларны сумкаларына тутырып, тәнәфескә чыгарга әзерләнгән иделәр.”Өй эше
номер биш йөз җитмеш, биш йөз җитмеш бер һәм контроль эшкә әзерлек” дигән
укытучының сүзләре бер колакларыннан керде, икенчесеннән чыкты.
Менә ишек ачылды һәм аннан бер көтү булып
кызлар һәм егетләр атылды.Кемнеңдер аягына бастылар, кемнеңдер сумкасы идәнгә
очты.Залда кычкырышкан тавышлар яңгырады.
Алар артыннан бик акрын гына
атлап килүче кыз һәм егет күренде.Кыз бик моңсу иде.Зәңгәр күзләрен аска
төбәгән дә моңсу гына атлый.Ә янәшәсендәге егет, гаепле кеше сыман, кызның әле
алдына, әле артына төшә.Аны көлдерергә тырыша.Тик кыз аңа бер күз сирпеп ала да
янә моңсулык дөньясына чума.Менә алар биек тәрәзәләрнең берсе янына
килделәр.Кыз сумкасын тәрәзә төбенә куйды да, күзләрен урамга төбәп катып
калды.Егет исә кулына китап алып аңа төбәлде.Бераздан залда, тиз-тиз атлап
килүче бер егет күренде.Китап укучы егет башын күтәреп кызга дәште.
-
Килә...
Кыз кинәт тәрәзәдән борылды да,
аңа каршы килүче егет каршысына ашыкты.Ул күзендәге моңсулыкны югалтырга теләп
елмайды.
-
Сәләм, ничек хәлләр?
-
Хәлләр яхшы, Гөлфинә,
мин ашыгам, - дип егет күзләрен читкә төбәде.
Егет китеп баргач, кыз кабат
тәрәзәгә төбәлде.Китабыннан аерылып егет аңа тагын дәште.
-
Оныт аны, Гөлфинә...
-
...
-
Син бары үз-үзеңне
газаплыйсың, ул сине яратмый бит.
-
Җитте,
Раил!Беләм.Ләкин мин аны барыбер яратачакмын, барыбер...
Шулчак дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.Кыз сумкасын алып дәрескә
ашыкты.Егет тә аңа иярде...
Раил һәм Гөлфинә балачактан ук дуслар.Беренче сыйныфтан ук бер парта
артында утырдылар, тырышып укыдылар.Ләкин Гөлфинә Раилгә бары дусларча гына
карады.Ә Раил аны яратты.Ләкин ул яратуын үз эченә яшерергә мәҗбүр булды.Аның
иң якын дусты булу белән канәгать иде.Гөлфинә исә Илгизгә булган бар хисләрен
аңа сөйләде, аның белән бар серләрен уртаклашты.Раилгә моны ишетү бик авыр
булса да, ул моны сиздертмәде.Хәленнән килгәнчә аңа ярдәм итәргә
тырышты.Гөлфинә аның иңендә күпме яшь киптергәнен ул үзе генә белә.
Илгизгә Гөлфинә күптәннән гашыйк иде.Тик егет артык горур иде, аның
хисләренә җавап бирмәде.Ләкин Гөлфинә көтте, ул хисләрен өзмәде, яратты.Күз яшьләре
аша сөйде...
...Дәресләр тәмамлангач Раил Гөлфинәне мәктәп каршында көтеп тора иде
инде.Кыз аңа "тагын синме” дигәндәй күз сирпеп алды.Раил аңа артык игътибар
бирмәде, кызның янәшәсеннән атлый бирде.Эри башлаган язгы кар гөрләвекләрендә
кояш нурлары җемелдәшә, күңелле иде.Аяктагы итекләр суда шаптор-шыптыр
килә.Алар озак сөйләшмичә атладылар.Бераздан Раил Гөлфинәгә күтәрелеп карады.Кызның
күзләрендә яшь иде.
-
Син нәрсә инде,
Гөлфинә, - диде ул чын кызгану белән,- елама.
Кыз дәшмәде.Ул моңсу гына атлый
бирде.Бераздан юлда суны ера-ера килүче йөк машинасы күренде.Машина кызу тизлек
белән үтеп китте дә, Раилне пычырак су белән коендырды.Аның бар җире буйлап
пычырак су ага иде.Кыз түзмәде, көлеп җибәрде.Раилгә аның көлүен күрү бик рәхәт
иде.Ул пычырак юлның нәкь уртасыннан йөгерә башлады.Тирә-юнь шатлыклы көлүгә
күмелде...
Икенче көнне математикадан контроль
эш булды.Укытучы биремнәрне күптән тактага язып куйган иде инде.Күзлек астыннан
гына укучыларны күзәтә, ара-тирә кисәтүләр дә ясап ала.Сыйныф билгеле-бер
тынлыкка чумган, барысы да үз эшендә.Бары ара-тирә "булыш инде”, "күчертәм
дигән идең ич” дигән тавышлар гына бу тынлыкны боза.
Барысын да алдан, үзлектән эшләп
баручы Раилгә бу эшләр бик яхшы таныш.Ул эшләп бетергәндә әле дәрес яртысына да
җитмәгән иде.Ләкин ул эшен укытучыга бирергә ашыкмады, янәшәсендә утырган
Гөлфинәнең вариантын эшли башлады.
Гөлфинә күчереп бетергәндә дәрес
бетәргә санаулы гына минутлар калган иде.Кыңгырау шалтырагач ул эшен җай гына
укытучы өстәленә илтеп куйды да
тәнәфескә ашыкты.Ә анда аны Раил көтә иде инде.
-
Рхмәт сиңа, Раил,
булышуың өчен.
-
Теләсә кайсы вакытта
әйт, ул фәннәрне су кебек эчәм бит мин, Гөлфинә.
...Физикада Раилгә әллә ни
булды.Ул тиз генә дәфтәр бите алып нидер сызарга, язарга кереште.Үзе башын
чайкый-чайкый нидер исәпли.Аннан язганын төзәтә башлый.Тигез хәрефләр өстенә
яңалары сызыла.Гөлфинәнең аңа карап әллә ни исе китмәде.Раил ул балачактан ук
бик сәер иде.Хех, Гөлфинәнең уйларыда Илгиз...
...Әнә алар шау-шулы клуб клуб
уртасында әйләнәләр.Аларны барысы да сокланулы, көнләшүле караш белән озата.Ә
алар әйләнәләр, әйләнәләр...Менә беравкыт Илгизнең иреннәре Гөлфинәнекенә үрелә,
һәм...һәм...
-
Гөлфинә, йокыга
киткәнсең бугай, дәрес бетте бит.
Монысы Раилнең тавышы.Их, шундый
хыялны җимерде бит.Гөлфинә Раилгә ачулы караш ташлап сыйныфтан чыгып
йөгерде.Ләкин ул сыйныфка кереп баручы Илгизгә килеп бәрелде.Ул кызарды, ә
Илгиз аның "гафу ит” дигән сүзен дә ишетмичә китеп барды.Гөлфинә тагын
моңсулыкка чумды.Моны Раил дә күреп торды.Ул кулын аның иңенә куеп "барысы да
яхшы булыр” дия алды.
Менә көтелгән ял көне килеп җитте.Раил өйдә берүзе,
әти-әнисе калага киттеләр.Тик ул бик иртә уянды.Баш очында яткан кәгазьләрне
кулыпа алды да, тиз генә киенеп урамга йөгерде.Аннан ул ишегалдындагы сарайга
юнәлде.Бу аның балачактан яраткан урыны.Моңсу булса да, кайгырса да ул монда
юнәлә.
Сарайга кергәч ул сызымнарны
өстәлгә ташлады.Аннан каяндар иске телевизорны алып утка тоташтырды.Тик анда
бары ак экран гына иде.Аннан телевизорга иске радио премниктан ясалган приборны
китереп тоташтырды.Радио приемниктан чыккан савытка алдан эзерләнгән ал төстәге
сыеклыкны тамызды.Телевизор яктырып китте...
Ура!!!Есть!!!
Шатлыгыннан Раил сарай буйлап
йөгерә башлады.Аннан артлы бер урындык китереп куйды.Тик аны урындык дип әйтүе
кыен иде.Аркасына ниндидер тимерләр тоташтырылган, аякларыннан резин чыбыклар
телевизорга барып тоташа.Алдында, ниндидер кызыл төймә куелган.Урындыкны
яхшылап идәнгә беркеткәч, ул кулына фотосүрәт алды.Бу Илгизнеке иде.Аны
телевизор экранына беркетте дә урындыкка менеп утырды.Аннан тимер белән
әйләндереп алды.Кул-аякларны каптырып куйды.Ул бөтенләй селкенмәс хәлгә
килде.Шулчак кызыл төймәгә басып җибәрде.Телевизор ниндидер бер шомлы тавыш
белән кычкырып җибәрде.Раил караңгылыкка чумды.Ул аңына килгәндә башы бик каты
авырта иде.Торып көзгегә йөгерде һәм үзендә бернинди үзгәреш тә сизмәде.
-
Эх, нәрсәдер дөрес
тоташтырылмаган...
Ул кабат телевизор янына
килде.Телевизорга тоташтырган приборны урындыкка, ә приборны телевизорга
тоташтырып чылбыр хасил итте.Кабат урындыкка утырып төймәгә басты...
Аңына килгәндә аның башы бик
каты әйләнә, тәне, кыйнап ташлагандай, сызлый иде.Ул кабат көзге янына
килде.Анда аңа Илгиз карап тора иде...
Ул
шатлыгыннан нишләргә дә белмәде.Тик нишләргә?Тиздән әниләре дә кайтып төшәчәк,
йортларында Илгизне күреп ни диярләр?
Раил тиз генә
өйгә керде дә кулына кәгазь кисәге алып записка яза башлады.”Әни, Әти.Бүген
клубта кичә була.Мин анда киттем.Мине көтмәгез.Өй ачкычын алдым.Раил.”Записканы
язгач ул киенде дә урамга ашыкты.Аның уенда уйлар бөтерелде.
"Сәгать бары
җиде генә бит...Кая барырга.Тәк...Сыйныфташ Илназларга барсан була.Якын дус
бит.Юк...Мин бит Илгиз...Ә ул Раилне якын күрә бит”.Раил бу уеннан кире кайтты
һәм клубка кадәр Шәфигулла бабайларда торырга булды.Алар Илгизне бик якын
күрәләр.Илгиз аларга һәрчак ярдәм итеп тора...
Шәфигулла
бабайларга килеп кергәндә Рәхимә әби коймак пешереп тора иде.Ул аны шатланып
каршы алды.
-
Ооо.Илгиз балам,
килденме?!Әйдә түрдән уз.Менә Рәхимә түтәң син килгәнгә коймак пешерде...
Раил, хәзерге Илгиз, өстәл янына
утырды.Сарайда казына-казына аның тамагы ачкан иде инде.Каймаклы коймакны
берәм-берәм сыпырганда ул үзен гаепле итеп тойды.Юк, үзем өчен түгел, Гөлфинә
өчен, дип юатты ул үзен.Ашагачтын ул мич янындагы караватларның берсенә барып
ятты.Бераздан рәхмәт әйтеп урамга чыгып китте.Тышта рәхәт иде...Җылы яз җиле йөзне
кытыклый, күңелгә рәхәтлек бирә...Күктә йолдызлар балкый...Урам буйлап клубка
ашыкканда Раил кинәт сискәнеп китте.Аңа каршы төнге караңгылыкта берәү атлый
иде.Тавышыннан таныды Илгиз...Раил каушап калды.Юк, артка чигенергә ярамый
иде.Ул башындагы кепкасын батырды, капюшонын да киеп куеп зур-зур адымнар белән
узып китте.Чын Илгиз аны сизмәде дә...Ай яктысында Раил аның Шәфигулла
бабайларга керүен күреп калды...
...Клубка кергәндә бик шәп музыка
уйный иде.Раилнең күңеле күтәрелеп китте.Бию залына кереп барганда берәү Илгиз
дип кычкырды.Радик, Илгизнең сыйныфташы...Ул игътибар бирми генә китеп барды,
тик Радик аны куып тотты.
-
Брат,- диде ул кулын
иңенә салып, - бармыйм клубка дигән идең ич, нишләп йөрисең син?
-
Планнар
үзгәрде...Эээ...Миңа барырга кирәк,- каушавын эчкә йотып Раил залдагы халык
арасына кереп югалды...
...Көчкә эзләп тапты
Гөлфинәне...Ул тәрәзә янында иде.Телефонын кулына алган да, кемгәдер хәбәр
юллый...Матурлыгы...Эх, ничек түзә икән Илгиз моңа...
Раил анын янына килеп басты.”Сәләм”,-
диде ул кичке тынлыкны бозып.Гөлфинә аңа карады.Аның күзләре зурайганнан зурая
бара иде.Каушауданмы, телефоны идәнгә төшеп китте.Раил телефонны идәннән алып
биргәндә ул ачык авызын япкан иде инде...Шулчак залда талгын музыка
яңгырады.Халык таралып бетте, барысы да диярлек эскәмияләргә сеңде, залда бары
парлар гына калды.Раил Гөлфинәгә дәште:
-
Биибезме?!
Кыз муенына килгән төерен йотып ым
какты...
Менә алар залда әйләнә
башладылар.Гөлфинәнең гәүдәсе шундый җиңел иде.Күбәләк кебек оча да оча.Бер сүз
дә катмый, күзләрен төбәгән дә бии...
Бию тәмамлангач Раил Гөлфинәне
өенә кадәр озатып куйды.Алар бик озак сөйләшеп тордылар.Гөлфинә аннан күзен дә
алмый, тоңлый да тоңлый..
Өенә кайтканда Раилгә бик уңайсыз
булды.Тын гына өйгә үтеп, караватына кереп егылганда ул манма тиргә баткан иде
инде.Башы бик нык авырта, кул-аяклары үтереп сызлый, колаклар шаулый...Бу
авырту озакка барды.Ул озак йоклый алмыйча ятты.Бераздан барысы да югалып
калды.Көзгедән караганда Раил инде үз кыяфәтенә кайткан иде...Димәк бу эксперимент
төп-төгәл биш сәгать бара дип нәтиҗә ясап куйды ул үзенә...
Мәктәпкә баргач ул беренче
тапкыр Гөлфинәне бәхетле итеп күрде.Гөлфинә шатлыктан оча иде.Хәтта Раилне дә
кысып кочаклап алды.Аның шундый шат булуын күрү Раилгә бик зур шатлык иде.
Ашханәгә төшкәндә Раил баскычтан
төшүче Радик белән Илгизне күреп алды.Алар ни турындадыр гапләшә иделәр.Раилгә
бу бик кызык булып китте.Ул алар артыннан юнәлде.
-
Мин аңламыйм, Радик,-
диде Илгиз уйчан кыяфәттә,- Кичә кич белән Шәфигулла бабайларга төшкән идем,
алар "син бит инде монда булдың” диделәр.”Кичә озатуың өчен рәхмәт " дип
Гөлфинә артымнан йөгерә.Уйдырмалар чыгармавын үтендем.
-
Соң син бит кичә
клубта әллә нинди идең.Ашыга-ашыга каядыр китеп бардың.
-
Сез соң сүз
куештыгызмы?!
Илгиз ачуланып китеп тә
барды.Аның артыннан Радик бармагын чигәсенә күрсәтеп "С ума сошел, дурак!” дип
калды.
Раилгә моны ишетү кызык булса
да, ул Гөлфинәне уйлады.Мөгаен тагын яшь түгәдер.Юк, бу ялган озакка бармас,
барысын да сөйләргә кирәк, хәзер үк.
Ул баскычтан абына – сөртенә
сыйныфка йөгерде.Ул хаклы иде, сыйныфка кергәндә Гөлфинә партага башын салып
елый иде..Раил җай гына аның иңенә кагылды.Аннан аның кулыннан тотты да,
мәктәптән чыгып йөгерде.Барысы да төш кебек булды.Алар төш кебек очтылар...Раил
өенә кайткач, алар икәү сарайга юнәлделәр.Ул шактый ешайган сулышын йота – йота
барысын да сөйләп бирде.Кыз ышанырга да, ышанмаска да белмәде.
-
Димәк, ул Илгиз түгел,
ә син идең?
-
Әйе...Гафу ит мине,
Гөлфинә...
-
Син боларны барысын да
минем өчен эшләдеңме?
-
Әйе...Мин яратам сине,
Гөлфинә...
Кыз аңа бик озак карап торды.Бу
карашта ачу да, үпкә дә, югалып калган дуслык хисе дә бар иде.”Ничәмә еллар
янәшәсендә булган, кайгыны да, шатлыкны да бүлгән Раилне Илгизгә тиңләп буламы
соң?Юк...Илгизгә булган хисләр бары көчле тартылу гына булган.Ә дөреслектә ул
янәшәсендә һәрчак бөтерелүче Раилне яраткан.Әнә бит, әнә бит йөрәк ничек
тибә...”
-
Мин дә сине яратам...
Башын аска игән егет күзләрен
Гөлфинәгә төбәде...Кыз бик ягымлы елмая, яшьле күзләре балкый иде...Ул аны
кочаклап алды...
Алар мәктәпкә кире килгәндә
алтынчы дәрес башланган иде инде.
Алсу НУРГАТИНА,
КФУ студенты