ӘПЧИ КАРЧЫК.
Халыкта, берәр бик зәһәр тел бистәсенә очраганда: "Моңа Әпчи карчык ияләшкәнде", - дип әйтү гадәте бар. Аны тел бистәләре, бушка акыл өйрәтүчеләр, мактанчыклар рухы дип тә әйтергә мөмкин. Сихерче карчыкның туганы буларак та карала ала.