Җомга, 29.03.2024, 11:39
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Өрәк

Өрәк үтерелгән кешенең үлгән урынында йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күберәге үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр. Өрәк, күбрәге, кеше үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап үтерүченең теңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шулай өрәк йөдәт­кәч миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә. Өрәк үзе бер дә явызлык тидерми. Ул барлыгы искә ал­маганда кинәт килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүз­ләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан якын килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.

Бер хатын төнлә белән арбасына утырып ялгызы гына бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер читенә таянып ап-ак киемле карт тора, ди. Кулында озын таяк моның. Баягы хатын аны-моны уйламаган шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:

— Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана дип сораган. Хатын каршы эн­дәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса карт әле дә шунда тора икән. Кинәт бик зур ут йомгагы булган да тәгәрәп моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә, арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман йөк тарткан күк тарта башлаган.

Күпме кыйнаса да ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да, кыздан котыла алмаган. Шуннан соң кызны сүгә баш­лаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйный башлаган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың»,— дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Ничек яңа­дан арбасына утырса, кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба каратып җиккән икән. Кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торган да, яңадан атны әйләндереп җиккән дә, хатын авылына кайтыш киткән.

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру