Сишәмбе, 16.04.2024, 08:28
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Рухлар

Рухлар — түбән мифологиянең "җаны". Аллалар сыйныфыннан аермалы буларак, алар күк дөньясы белән түгел, күбрәк Җир Дөньясы, кеше тормышы белән бәйләнгәннәр. Уңай, изге, ак рухлар (ияләр) уңай аллалар (тәңреләр) ихтыярында яшәсә, түбән рухлар явыз аллалар карамагында. Кешегә мө­нәсәбәттә рухлар уңай һәм тискәре сыйныфларга бүленә. Әмма бу шартлы бүленеш кенә. Чөнки күпчелек рухлар асылда ике яклы булалар: алар бер үк вакытта кешеләрне яклаучы, саклаучы буларак та, аларга авырулар, афәтләр җибәрүче буларак та сурәтләнәләр. Кешеләрнең үзләреннән дә күп нәрсә тора бит әле.

Төрки-татар мифлары нигездә дуалистик характерда, ягъни, капма-кар­шы көчләрнең (яхшылык—явызлык, уңай рухлар —тискәре рухлар) көрәшеннән гыйбарәт. Шунысы да бар: күпчелек явыз рухлар бик борынгы дәверләрдә уңай мәгънәле һәм эчтәлекле булганнар.

Түбән рухлар берничә төркемгә бүленәләр. Саф рухлар: Бичура, Албас­ты, Убыр, Шүрәле, Мачин, Пицин һ. б. Икенче төркемгә зооморф һәм зооан-тропоморф рухлар керә: Каракош, Сәмруг (кош-рухлар); Елан, Юха, Аждаһа (елан-рухлар) һ. б. Өченче төркем — торак-урын рухлары — Абзар, Мунча ияләре, Кыр-басу, урман, сулыклар белән бәйле рух-ияләр. Кешеләр белән янәшә яссылыкта яшәүче зат-рухлар төркеме дә бар: пәриләр, җеннәр, тул­маслар, мангуслар...

Шунысы да мәгълүм булсын: рухлар белән бәйле урынчалыклар, авыллар да булган хәтта. Шундый авыллар исәбенә Балтач районындагы Янгул авылын ("Рухлар әрәмәсе") һәм Арча районындагы Шәке авылын ("Яхъя җеннәре") кертергә мөмкин булыр иде.

Беренче китапта укучыны кайбер рух-ияләр белән таныштырып үткән идек инде. Нигездә алар Җир, Су, Урман, Җил, Ут стихиясе, мал-туар, хайваннар белән бәйле мифик персонажлар иде. Икенче китапта күбрәк явыз рухлар хакында сүз барыр. Кайбер фикерләр, уйланулар гипотеза рәвешендә генә каралырга хаклы, әлбәттә. Мөселман мифологиясе белән бәйле рухлар төркеме аерым бүлек рәвешендә Өченче китапта тәкъдим ителәчәк.

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру