САФУРА БУРАНЫ.
Сафура - мифлаштырып киткән реаль шәхес, Муса пәгамбәрнең хатыны. Рәбгузи кыйссаларында язылганча, Сафура ком чүлендә яһүдиләрне адаштырырлык каты ком бураны куптара. Татарда күбрәк кычкырышу, талашу, тузгып ачуланышу мәгънәсендә кулланыла. "Сафура туе" дигән варианты да бар.
Татарлар кайчакта балаларын да: "Сафурага бирәм!", "Сафура алып китәп!", - дип куркыталар.