САКАЛ.
Мүкинең туганы. Кыяфәт-сын бик охшаш - шул ук озын йон, кәҗә сакал... Кечкенәрәк бер карт рәвешендә сүрәтләнә. Күберәк Балык бистәсе төбәге авылларында очрый. Анда ата-аналар үз балаларын еш кына: "Елама, Сакал килә!", яки"Тавышланма, Сакал алып китәр!" - дип куркыталар.