ӨШӘК.
Өшәк - кешеләр арасында гайбәт, яман сүз йөртүче, кеше котыртучы зат буларак мәгълүм. Хозыр-Ильяс кебек изге затларның антиподы. Ул кара киемнән, кара таяк таянып, аркасына зур капчык асып йөри, имеш. "Өшәк капчыгы" дигән әйтем шуннан калган. Ул гайбәт таратып, кеше котыртып, кеше арасын бутап йөргән кешеләргә карата әйтелә.
Өшәк хакындагы ышанулар ара-тирә ишетелеп торса да, бу затның чыгышы, мәгънәсе әлегә ачыкланып җитмәгән.