ТОМАНА.
Наданлык, һушсыз, аңсыз сүзләрнең затлаштырылган атамасы. "Томана сукыр" дигән гыйбарәне дә искә төшерик. Типтәрләр ышануында бу зат кешеләргә ябалак кыяфәтендә килә. Ябалак күргән кеше томана сукыр кала дип, ябалакка туры карарга тырышмаганнар. Каян килә соң бу сүз? Чуашча "тамана" дигәнне белдерә. Ихтимал, бер чыгышлы сүзләрдер.