Якшәмбе, 05.05.2024, 10:30
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Башка китаплар

Татар халык әкиятләре.
[ Сервердан күчерергә (153.1 Kb) · Читтән күчереп алырга () ] 02.07.2011, 21:15
ӘКИЯТ СӨЙЛИМ, ТЫҢЛАГЫЗ

Хөрмәтле укучылар!

«Әкият сөйлә»,— дип, әби-бабасын, йә булмаса әти-әнисен тинтерәтеп бетерүче балаларны очратканыгыз бардыр. Бу күренеш олылар тарафыннан гадәти һәм үтә гади хәл буларак кабул ителә. Әмма галимнәрнең, педагогларның әлеге мәсьәләгә карашлары җитдирәк. Бактың исә, баланың әкият яратуы табигый ихтыяҗ икән. Атаклы балалар язучысы Корней Чуковский үзенең «От двух до пяти» дигән китабында: «Әкият — җиде-сигез яшькә кадәрге һәр нормаль бала өчен иң кирәкле азык, тәмле-томлы нәрсә генә түгел, бәлки, бик мөһим һәм гаять туклыклы икмәк»,— ди. Әкиятнең тәрбияви зарурлыгы бик күптәннән билгеле. XVIII гасырда яшәгән немец философы һәм мәгърифәтчесе Гердер: «Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала, һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин булмаячак», — дигән.

Әкиятне сабыйга аның теле ачылуга ук сөйли башлыйлар. Әкият ярдәмендә (биредә, беренче чиратта, халык әкиятләре күздә тотыла) бала яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята. Сабый барысын да җиңел аңлый, чөнки әкияттә бары тик ак һәм кара буяулар гына өстенлек итә.

Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай балаларга атап язган «Кышкы кич» шигырендә болай ди:

Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

Гаиләдә әкият сөйләү гадәте шагыйрьнең «Туган тел» шигырендә дә чагыла:

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән,—

дип яза ул.

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында әкиятне хикәят дип атаучылар әле хәзер дә очрый. Хикәят — гарәп сүзе, сөйләп бирү, хикәяләү мәгънәсендә. Әкият әнә шул хикәят дигән сүзнең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ләкин атамалар саны әле болар белән генә дә чикләнми. Әйтик, керәшен татарлары әкиятне мәсәл яки мәсәлә дип йөртәләр. Мәсәл исә мисал, үрнәк дигән мәгънәне белдерә. Шул нигездә халык иҗатының (соңрак язма әдәбиятның да) бер жанры (әдәп, әхлак өйрәтү өчен читләтеп-сөйләнгән хикәяләр) мәсәл дип аталган.

Себер татарлары исә әкияткә йомак диләр. Йомак өю, йомак ишү әкият сөйләүне аңлата. Ә йомак әйтү — табышмак әйтү. Бүгенге көндә бер-берсеннән бик нык аерылып торган бу ике жанрның, әкият белән табышмакның, әнә шулай исемнәре тәңгәл килү аларның кайчандыр бер тамырдан булуларына ишарәли. Аларның уртак исеме — йомак — фольклорның бик борынгы чордагы синкретик хәлен, ягъни җанрларның аерымланып җитмәгән чорын чагылдыра.

Шулай итеп, йомак — әкиятнең беренче һәм бүгенгәчә сакланып калган иң борынгы исеме. Мәсәл — мәсәлә, хикәят дигән атамалар исә әкиятнең соңгырак дәвердәге исемнәре. Ә әкият — иң соңгы, яңа исем. Бу сүз беренче мәртәбә А. Троянскийның 1833—1835 елларда нәшер ителгән сүзлегендә очрый, һәм аңа «басня, сказка, небыль, небылица, пустошь, вздор» дигән аңлатма бирелгән.

Әкиятләрнең күптөрле булуы күзгә ташлана. Әйтик, алар арасында хайваннар турындагы гыйбрәтле хикәяләр дә, геройның келәмгә утырып очуы сурәтләнгән тылсымлы әсәрләр дә, юлбасарлар турындагы маҗаралы повестьлар да, эчең катканчы көлдерә торган сатирик мәзәкләр дә бар. Әйе, әсәрләр төрле, әмма аларның барысы өчен дә уртак бер үзенчәлек ачык сизелә: һәркай- сында уйдырма бар. Ягъни әкиятләрдә тормыш хәлләре сурәтләнсә дә, вакыйгалар нәкъ тормыштагыча түгел: хайваннар кешечә сөйләшә; герой чикмән кия дә кеше күзенә күренмәс була; йә ул, саран байга салам ашатып, аңа нужаның нәрсә икәнен төшендерә һ.б. Нәкъ менә шул уйдырма әлеге әсәрләрне әкият итә дә инде.

Ә хәзер «Нәрсә соң ул әкият?» дигән сорауга җавап бирергә тырышып карыйк.

Әкият ул — халык авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага нигезләнгән тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре.

Әкиятләр кешелек тарихының бик борынгы заманнарында, әле җәмгыять сыйныфларга бүленмәгән дәвердә үк барлыкка килгән һәм күп гасырлар дәвамында зур үзгәрешләр кичергән, һәр дәвер аларда үзенең эзен калдырган.

Әлеге әсәрләр, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. Бу китап та әнә шуларга багышланган өч бүлектән тора.

Эчтәлек

  • ӘКИЯТ СӨЙЛИМ, ТЫҢЛАГЫЗ
  • I БҮЛЕК
    • Төлке, төлке-төләйман
    • ӘТӘЧ БЕЛӘН ТӨЛКЕ
    • ТОРНА БЕЛӘН ТӨЛКЕ
    • АРЫСЛАН, БҮРЕ, ТӨЛКЕ
    • ТӨЛКЕ БЕЛӘН БҮРЕ
    • САЛАМ ТОРХАН ҺӘМ ТӨЛКЕ
    • АЮ, БАБАЙ, ТӨЛКЕ
    • ШӘРӘ БҮРЕ
    • КӘҖӘ БЕЛӘН БҮРЕ
    • АЮ БЕЛӘН ХАТЫН
    • АЮ ХЕЗМӘТЕ
    • МӘЧЕ БЕЛӘН АЮ
    • КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК
    • МӘЧЕ, ЮЛБАРЫС ҺӘМ КЕШЕ
    • МАЧЫ БАШЛЫ ЯБАЛАК
    • АЙ БЕЛӘН КОЯШ
  • II БҮЛЕК
    • Борын-борын заманда
    • ЕЛАН ПАТШАСЫ
    • ШАҺМАРА
    • ЗӨҺРӘ
    • ГӨЛЧӘЧӘК
    • ҮГИ КЫЗ
    • ӨЧ КЫЗ ТУГАН
    • ТАҢБАТЫР
    • КАМЫР БАТЫР
    • АК БҮРЕ
    • ЧӘЧӘК КҮЛМӘК
  • III БҮЛЕК
    • Байлар һәм Шомбайлар
    • ЗИРӘК КАРТ
    • ВАСЫЯТЬ
    • ӨЧ СОРАУ
    • МӘГЪНӘЛЕ КЫЗ
    • ҖИДЕ БАҖАНЫ БЕР БҮРЕ АШАГАН
    • ТУРЫ СӨЙЛӘГӘН КОТЫЛГАН, ЯЛГАНЛАГАН ТОТЫЛГАН
    • ҺӨНӘРЛЕ ҮЛМИ, ҺӨНӘРСЕЗ КӨН КҮРМИ
    • ДИЮЛӘРНЕ ҖИҢГӘН
    • ШҮРӘЛЕ
    • КҮКЕ КЫЧКЫРГАЧ, КӨТҮЧЕ ХЕЗМӘТ ХАКЫ АЛА
    • ШОМБАЙ
    • ТАПКЫР КЫЗ
    • ХОЛЫКСЫЗ ХАТЫН
    • КАРТ БЕЛӘН ЯЛКАУ ЕГЕТ
    • МУЛЛА ҺӘМ АНЫҢ МӨРИТЕ
    • КЕМГӘ ЧИТЕНРӘК?
    • СОЛДАТ БАЛТАСЫ
    • КЫЙНЫЙЛАР ДА КЫЙНЫЙЛАР
    • АЛДАКЧЫ БЕЛӘН КҮПЕР
    • ИКЕ ЯЛГАНЧЫ
    • СӘЯХӘТЧЕ КЫЗ
    • ХИКМӘТЛЕ УСАК
    • ЯРАТМАСАҢ ТЫҢЛАМА, ЯЛГАНЛАРГА КОМАЧАУЛАМА
  • ИСКӘРМӘЛӘР
  • БҮГЕН БАРДЫМ, КИЧӘ КАЙТТЫМ

Учебное издание "Народные жемчужины". Татарские народные сказки (на татарском языке). 
Составитель Замалетдинов Ленар Шайхиевич. Книга в формате doc (MS Word).

Категория: Башка китаплар | Добавил: Khalit | Теглар: татар халык экиятлэре
Караулар: 20047 | Күчереп алулар: 1122 | Комментарийлар: 13 | Рейтинг: 4.2/4
Всего комментариев: 6
6 гульнара  
0
бу сайт безгэ бик ошады

5 Адель  
0
бик эйбэт сайт бит,бик ошый

4 Илдус  
0
Әкият түгел. Бату хан монголмы?: http://tatartarihy.jimdo.com/

3 гулдар  
0
охшады бик шәп

2 алсу  
0
минем балаларыма бик нык ошады))

1 регина  
1
мина биктэ ошады)

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру