Сишәмбе, 19.03.2024, 09:29
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Татарча фантастик әсәрләр

Рәис Мөхәммәдиев. Икәү.
[ Сервердан күчерергә (8.7 Kb) ] 21.08.2011, 00:30

Кая күзең салма — ак дала,

Өметеңне өз син, ак бала...

Кыш. Дала. Кай якка карама, күз күреме җирдә чиста ап-ак кардан башка берни дә юк. һава шундый тын. Коры салкын. Аяз. Зәңгәр күк бишектә яткан сабыйның гөнаһсыз күзе кебек чиста. Күктә балкыган алтын кояшның җылы нурлары салкын һава кат­ламы аша үтеп керә алмый. Миллионлаган чакрым араларны үтеп тә эсселеген югалтмаган нурларның соңгы җылысы, күз явын алырлык ак карда чагылып, соңгы сулыш кебек эзсез юкка чыга. Дала өстен каплап алган бу ак кар юрганы якты кояш нурлары астында асыл ташлар чәчелгән әкият дөньясын хәтерләтә. Кар кристаллары, кояш нурларында чагылып, кыйммәтле ташлар ке­бек ялт-йолт киләләр. Бар тирәлектә сихри, кырыс кышкы матур­лык. Бернинди хәрәкәт юк. Хәтта шаян җил дә, уйнап селкетер­лек, чайкалдырырлык бернәрсә дә тапмаганлыктан, үзенең күрен­мәс канатларын җыеп, каядыр поскан. Гүя кемдер җемелдәгән ак палас өстенә үтә күренмәле зәңгәр япма тарткан да, аның уртасы­на нурлы алтын түгәрәк беркетеп, беркем дә булдыра алмаслык гаҗәеп матур, гүзәл декорация ясаган. Мондагы тынлыкны бер­кем дә мәңге боза алмас шикелле. Нинди дә булса хәрәкәтнең дә монда булуы мөмкин түгел кебек тоела.

Чү!.. Нәрсә бу?! Әле генә тирә-якта күзгә чалынырдай берни дә юк иде бит. Булырга да тиеш түгел. Чөнки якын тирәдә, ерак чакрымнарда җан иясе түгел, гарип кәрлә куакчык та юк. Бәлки, күзгә күренә торгандыр?! Үзенә күрә ниндидер бер мираж? Үле нокта? Еракта, бик еракта ниндидер ялгыз бер кечкенә кара нокта күренә.

Вакыт үтә. Бер сәгать, ике сәгать, өч... Шушы шактый озын булып тоелган вакыт кисәге эчендә әлеге нокта бары сизелер-си-зелмәс кенә зурайган кебек. Димәк, бу ниндидер бер җан иясе булырга тиеш. Кайсы мескен җәнлекне аның сукыр язмышы бу үле дала уртасына китереп ташларга мөмкин соң? Монда бит бер­нинди азык та табып булмый. Биредә ерткыч җәнлекне генә тү­гел, карны актарып үлән белән туена ала торганын да, һичшик­сез, ач үлем көтә. Үлем. Дөньяда иң куркыныч булган ач үлем...

Менә һәркемгә, һәрнәрсәгә үзенең ягымлы нурларын тигез итеп бүлүче газиз кояш та кышкы траекториясенең иң югары нок­тасына менеп җитте. Аның хәрәкәте күзгә чалынмаса да, алтын тәлинкә, ерактагы кара нокта кебек үк, күз сизә алмаслык тизлек белән урынын алмаштыра. Сәгатьләр үтүгә, ул инде икенче урын­да. Шушы вакыт арасында кара нокта да шактый якынайды. Юк, бу инде хәзер билгесез бер кара нокта түгел. Моның ниндидер бер тере җан иясе булуы хәзер шиксез. Тик ни өчендер аның иңе дә, буе да бер. Ул үзе бик-бик әкрен хәрәкәт итә. Бары яралы яки чиктән тыш хәлсезләнгән җәнлек кенә шулай хәрәкәтләнергә мөм­кин. Чөнки яшәү көче аны соңгы чиккә кадәр көрәшергә боера. Тик яшәүгә омтылыш көче генә мондый могҗизаны эшли ала. Бары ул гына.

Вакыт үтүгә, алтын шар әкрен генә аска таба тәгәри. Билге­сез җан иясе дә ниндидер бер механизм кебек, гүя ару-талуны белмичә, туктаусыз хәрәкәт итә. Әйтерсең лә аны борып куйган­нар да шуңа күрә ул борылганы беткәнче хәрәкәт итәргә мәҗ­бүр. Дөресрәге, бу җан иясе ничек тә үзен коткаручы диңгез яры­на барып җитәргә тырышкан һәм әле генә йомырканы тишеп чык­кан бала ташбаканы хәтерләтә. Ул да бит йомыркадан чыгуга, аны мең төрле куркынычлы дошман көтеп торуына карамастан, бернигә карамыйча, ничек тә диңгезгә ерып чыгарга тырыша. Ан­да яшәү! Анда ул үз стихиясендә. Бу көмеш берлек зурлыгында­гы нәни диңгез ташбакачыгының хәлсез аяклары кайнар комны бертуктаусыз артка таба этә. һәр метр араны үтү өчен аңа сә­гатьләр буе хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин ул, бернигә карамыйча, һаман алга, диңгезгә таба омтыла. Чөнки аңа башка чара юк. Анар­ның бик күбесе ерткыч кошларның томшыгында үзенә үлем та-,ба. Еланнар, башка шуышучы һәм сөйрәлүчеләр дә алар белән сыйланырга каршы түгел. Бу тәмле, нәфис азыктан төрле ерт­кычлар һәм җәнлекләр дә баш тартмыйлар. Бу көн алар өчен зур мәҗлес. Шундый ярдәмсез, хәлсез ташбакачыклар гомерләрен саклап калу өчен туктаусыз алга таба хәрәкәтләнүдән башка берни дә. эшли алмыйлар. Берәр төрле каршылык күрсәтү түгел, хәтта аз гына кызурак хәрәкәт итү дә хәлләреннән килми шул. Менә шуңа күрә дә аларның тик меңнән бере генә үзен коткаручы диң­гез дулкыннарына чума ала. Бары меңнән бер мөмкинлек. Тик барысы да соңгы мизгелгә кадәр диңгезгә омтыла... Ә бу җан ия­се нәрсәгә өметләнергә мөмкин соң?! Монда бит бөтенләй бер ышаныч та юк. Юк!..

Чү! Билгесез нәрсә инде якынайган. Бик якынайган. Бу инде нәрсә дә түгел, җәнлек тә түгел. Бу — ике кеше. Аларның берсе уң кулы белән икенчесенең биленнән алган, анысы исә сул кулы белән аның иңсәсенә тотынган, бик әкрен һәм зур авырлык белән атлыйлар. Кар артык тирән булмаса да, аны ерып бару бу чиктән тыш хәлдән тайган кешеләрнең соңгы көчләрен ала. Кыяфәтлә­реннән үк аларның соңгы чиккә җиткәнлекләре ачык күренеп то­ра. Баш сөягенә ябышкан ач яңак тиреләрен инде күп көннәр бу­ена кырылмаган сакал-мыек баскан. Тик ниндидер сынмас-сыгыл-мас ихтыяр көче генә әле аларны аяк өстендә басып торырга мәҗ­бүр иткәнлеген беренче караштан да күреп була. Кемнәр, кая ба­ралар, кая омтылалар, каян килеп чыкканнар соң алар монда? Бәл­ки, нинди дә булса ярдәм көтәләрдер? Их син, өмет! Кешене соң­гы минутына, соңгы секундына кадәр ялгыз калдырмыйсың. Өмет­сез — шайтан, диләр бит. Юк сүздер, булса ул да өметләнер иде. Ә ачлык...

Сезнең берәр вакыт бик күп көннәр буена тәндә тереклек то­тар өчен генә туенып торганыгыз бармы? Юк. Ашау дигән сүз бу очракта мыскыл итү, үртәү өчен генә әйтелгән кебек. Бу ашау ачык ярага вакыт-вакыт бармак тидереп тору белән бердер. Элек кайда икәнлеген дә белмәгән, уйламаган ашказаны хәзер инде, тәннең иң мөһим әгъзасына әйләнгән кебек, үзен һәр минут, һәр секунд саен сиздереп тора. Ул үзенә азык сорый, таләп итә, ялы­на, өзгәләнә, ачыргалана. Баш миен тулысынча үзенә буйсынды­рырга омтыла. Әгәр дә кайдан булса да, ни бәрабәренә булса да азык-төлек табарга мөмкинлек туса, кеше бу хәлендә ике уйлап тормас иде. Ләкин ул юк. Бу очракта баштарак ашказаны басымы астында күз алдына төрле-төрле ризыклар килә, ә соңгы чиккә җиткәндә инде иң тәмле ризык булып алда кара икмәк тора. Авыз­ны тутырып бер чәйнәү, тормышка ашмаслык хыялга әйләнеп, баш миеннән китми. Чөнки ашказаны бунт күтәрә. Ул башка кай­гыларны белми дә, белергә дә теләми. Тәнгә хәрәкәт итү, яшәү мөмкинлеге бирү өчен аңа азык кирәк. Ул тулган чуан кебек йө­рәккә тия, үзәкне өзә. Азыкны күзаллаганда, онытканда бер си­рәк-мирәк йотылган төкерек һәм бугазның бу вакыттагы буш хә­рәкәте ашказанын тагын да ныграк үрти, интектерә. Аңа ияреп, бөтен тән, җан азык сорый, ялына-ялвара, газаплана. Кеше оны­тылып кыска гына вакытка йоклап киткәндә, иреннәрен чапыл­дата, авызы ирексездән үзеннән-үзе хәрәкәтләр ясый, ә бугаз, бу саташуны хәрәкәтләргә ышанып, юк азыкны йота. Мондый хәл­не үзең кичерү түгел, күреп тору да авыр. Бик авыр.

Укучым, кем белә, бәлки, син бу минутта шушы юллар белән бердәнберең тасвирланган халәткә якын хәлдәдер. Ышан, мин си­нең хәлеңне аңлыйм. Мин моны үземнең ачы тәҗрибәм аша бе­ләм. Бу халәттә мин бик күп көннәр үткәрдем.

Көннәр үтә. Азык бөтенләй бетә. Аннан тулысынча ач көннәр китә. Бу бер яктан үзенә күрә ниндидер бер җиңеллек хисе дә ки­терә сыман. Хәзер инде тагын бер генә чәйнәп йотарга иде дип уйламыйсың. Чөнки бер йотым ризык та юк. Бары тәндәге су гы­на җанны озаграк яшәтергә ярдәм итә. Бу вакытта төрле-төрле тәмле ризыклар турында да уйлау юк. Күз алдыңда, истә гел ик­мәк кисәге тора. Ул, кибән зурлыгында булса да, аз булыр сыман тоела. Их! Тагын бер генә авызны тутырып чәйнәргә... Ләкин ул икмәк хыялда гына шул. Ә тәнне, ашказанын коры хыял белән алдап та, тынычландырып та булмый. Тәнгә ияреп җан, баш мие дә газаплана. Ми башка нәрсә турында уйлый алмый. Ашказаны үзенеңгазапларын бар әгъзаларга тарата. Ул бунт күтәрә һәм бе­ренче урынга чыга. Бөтен тән гүя бер зур, буш, газаплы ашказа-нына әйләнә...

Чү! Без бөтенләй икенче бер юлдан кереп киттек түгелме соң? Юк. Менә ул ике кеше безнең янда ук инде. Алар безне күрмиләр. Аларның кыяфәтенә карарга да куркыныч. Болар — тере скелет­лар. Яңак сөякләренә ябышкан бит тиреләре ачлык һәм суыктан кара янган. Битләрен сакал-мыек баскан. Ниндидер бер кырыс ут белән янган сагыш тулы күзләре генә аларны тере кеше дип исәп­ләргә мөмкинлек бирә. Алар инде соңгы чиккә җиткән. Бу күз­ләргә гүя бөтен дөньяның акылы җыелган. Алар үткән бәхетле көннәрне, үзләре иркәләгән нурлы күзләрне, мәхәббәт тулы зәң­гәр төннәрне хәтерлиләрдер сыман. Их! Кайда соң сез, бәхет чи­теннән тулып ашкан минутлар?! Их, тагын бер генә тапкыр нур­лы күзләреңә карарга, биш бармак белән дулкынлы сары чәчлә­реңне тарарга. Их, кешеләрнең күзләре һәрвакыт, һәрчак шулай акыллы булса иде. Бу күзләр хәзер бәхетнең, шатлыкның бер ге­нә нурын, бер генә чаткысын да югалтмаслар иде. Ләкин... Их!

Кешеләрнең берсенең кулында берничә коры чыбык-чабык бар. Менә ул туктады һәм кулын иптәшенең биленнән алды. Те­гесе, киселгән агач кебек, шунда ук карга ауды. Беренчесе кулын­дагы чыбыкларны җиргә куйды да иптәшенең капчыгыннан круж­ка алды һәм, буш капчыкны җәеп, иптәшен шуның өстенә утырт-,ты. Үзенең капчыгыннан да ул кружка һәм чыбык-чабык кисәк­ләре чыгарды. Ул чыбыкларны сындыргалап, аларның барысын­нан йодрыктан чак кына зуррак өем ясады һәм кесәсеннән шыр­пы кабы алды. Аның күзләре өметсез бер караш белән ачык шыр­пы кабына текәлде. Анда бары өч шырпы калган иде. Ул кесәсен­нән пәке чыгарып бер чыбыкны юнды. Бу бик вак йомычкачык­ларны җентекләп урнаштыргач кына, аларга ут төртте. Кечкенә учак, ялкыннары белән күңелле уйнаклап, дөрләп янып китте. Ке­ше бер кружкага тиз генә кар тутырды һәм аны җылыта башлады. Кар эрегән саен, ул икенче кружка белән тагын өсти торды. Менә кружка кар суы белән тулып буланды, ләкин инде чыбыклар да янып бетте. Кеше, кружкадагы җылы суны икегә тигез итеп бү­леп, берсен иптәшенә сузды. Ләкин иптәше аның сузылган кулын күрмәде. Аның күзләре, зур бер сагышка тулып, билгесез бер нок­тага текәлгән иде. Тик кружканы кулына тоттыргач кына ул инс­тинктив рәвештә аны эләктереп алып, ашыгып җылы суны эчә башлады. Эчеп бетергәч, күзләре белән буш кружкага текәлде.

Кечкенә учакчык сүнде. Берничә йотым җылы су эчелде. Кар­га ятасы, онытыласы, үтереп йоклыйсы килә. Ләкин бу — үлем. Бер ятсалар, бу кешеләрнең яңадан күтәрелә алмаулары көн ке­бек ачык. Аларның коры сөяккә калган төннәрен үтәдән-үтә ка­тырырга мондагы суыкка бер сәгать вакыт та җитә. Урыннан куз­галырга шулай ук хәл юк. Ләкин ихтыяр көче бар.

Менә кеше чүгәләгән җиреннән авырлык белән генә торып басты һәм иптәше янына килде. Димәк, кузгалырга кирәк. Ләкин иптәше кузгалырга теләк белдермәде. Ул, хәлсез кулын селтәп, бармагы белән үзләре барасы якка күрсәтте. Димәк, ул иптәше­нә: «Син бар, бәлки, берүзең барып та җитә алырсың, ә мин инде башка булдыра алмыйм, мин сиңа бәхил, калдыр мине монда, бо-лай икебез дә, һичшиксез, һәлак булырбыз, син мине өстерәп бо­дай да соңгы көчләреңне сарыф иттең инде, бар», — диюе иде. Ләкин кеше аның сүзен тыңламады. Ул, иелеп, -аның бер кулын үзенең иңсәсенә салды һәм уң кулы белән аның биленнән тотып, күтәрә алмаслык зур йөккә тап булгандай, бик зур авырлык белән генә иптәшен аякка бастырды. Тураеп беттем дигәч кенә, чак кы­на икесе берьюлы карга аумый калдылар. Бер-берсенә сыенып бас­тылар. Атларга... Атларга кирәк... Алга...

...Дала. Кая гына карама, күз күреме җирдә ак кардан башка бернәрсә дә күренми. Салкын. Тын. Бу күренеш ниндидер бер баш­ка планетада булган панораманы хәтерләтә. Гүя бу планетада тор­мыш бөтенләй юк. Моңдагы тынлыкны, кырыслыкны бернинди тавыш та, хәрәкәт тә мәңге боза алмас кебек тоела...

Чү!.. Нәрсә бу?! Анда бернәрсә дә юк иде бит. Еракта, бик еракта ниндидер бер кечкенә кара нокта күренә. Сәгатьләр үтә, ләкин ул зураймый да, кечерәйми дә. Менә инде кояш та офык читенә тәгәрәп барып җитте, ләкин ул һаман якынаймый да, ера­гаймый да, чиксез киң ак дала уртасында билгесез бер кара нокта. Ул хәрәкәтсез. А!.. Монда бит бернәрсә дә булырга тиеш түгел. Бернәрсә дә. Бәлки, бу нокта бары күзгә генә күренгәндер? Ә?! Бәлки...

Кояш баеды. Дала. Төн. Салкын.

Категория: Татарча фантастик әсәрләр | Добавил: Khalit | Теглар: Рәис Мөхәммәдиев. Икәү.
Караулар: 2006 | Күчереп алулар: 182 | Комментарийлар: 3 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру