Сишәмбе, 19.03.2024, 10:48
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Татарча фантастик әсәрләр

Рәис Мөхәммәдиев. Кактус.
[ Сервердан күчерергә (9.2 Kb) ] 21.08.2011, 00:27

Тирә-юньне аңлый башлаганнан бирле Билл үзен бу дөньяда япа-ялгыз хис итте. Аның туганнары да, дус-ишләре дә юк иде. Ул тормыш юлларыннан, сусыз чүлдән үткән сәяхәтче кебек, га­заплардан башка бернәрсә дә таба алмыйча, әкрен генә һаман ал­га бара бирде. Эшләгән эше дә аның өчен шушы авыр, озын юл­ның бер өлеше, ул ачтан үләсе килмәгәнлектән генә төрле эшләр эшләп йөри. Әгәр дә бер җире дә авыртмыйча һәм ачлыктан ин­текмичә генә үлеп китәргә мөмкин булса, ул бернинди үкенүсез, бер минут та тормыйча бу дөньядан китәр иде. «Өметсез — шай­тан» диләр, аның күңеленең дә кайсыдыр бер өлешендә, хәтта чүл­дә тамак кибүдән үлеп баручы кешене дә ташламый торган нин­дидер бер «бәлки...» бар иде. һәм тагын шунысы да билгеле бул­сын, ул нәрсәгә булса да гаҗәпләнү, аптырау, нәрсәгә булса да соклану сәләтен күптән югалткан иде инде.

Биллның бервакытта да компанияләр эшчәнлеге белән дә кы­зыксынганы булмады. Бу аның җәмәгать һәм хуҗалар алдында башкара торган вазифаларының берсенә дә кермәгәнлектән, ан­нан мондый нәрсәне сорау акылсызлыкның чигенә чыгу булыр иде.

Ләкин менә яңа компаниянең соңгы вакыттагы гадәттән тыш эшчәнлегеннән хәтта ул да хәйран калды. Бу шаккатмады эшчән­лек иде. Компания кыска гына вакыт эчендә дөньяны кактуслар арасында күмеп калдырырга уйлый иде, ахрысы. Соңгы вакытта урам чатларында бик күп кактус сатучылар тора башлады. Алар моңа кадәр күз дә күрмәгән, колак ишетмәгән, гаҗәеп зур һәм матур кактуслар сата иделәр. Бу кактусларны бер генә кеше күтә­реп тә йөртерлек түгел, аларның кайберләре хәтта табак зурлы­гындагы куе алсу чәчәкләр дә атканнар. Ул чәчәкләрдән башны әйләндерерлек дәрәҗәдә хуш ис килә. Кактус сатучылар янында чат саен зур-зур чиратлар тора, бөтен кеше, талаша-сугыша, тиз­рәк үзенә шундый матур кактусларның берәрсен булса да алып калырга тырыша иде.

Ярый, алар анда тарткалаша торсыннар, ә без укучыны алдан ук тынычландырып куйыйк: кактуслар күпме алсаң да бетәрлек түгел, чөнки шушы кактусларны саткан компания, һәр көн саен миллиардлаган доллар чиста табыш ала.

Бу компаниянең мондый зур һәм матур кактусларны каян алуы һәм шундый кыска гына вакыт эчендә ничек итеп шулкадәр исәп-сез-хисапсыз ранда кактус җитештерүе, гаҗәп булса да, беркемне дә диярлек кызыксындырмый иде. Чөнки кешеләрнең үз кайгы­лары җитәрлек. Бар икән кактус — бар, матур икән — матур, ә инде аларның каян килүе — компания сере. Ул бу серне беркемгә дә ачмаячак. Сатып алырга акчаң бар икән — ал, юк икән — үтеп кит. Әгәр дә берәр кеше кызыксынган очракта да, компания вәки­ле мондый ахмак сорауларга җавап биреп торуны бөтенләй кирәк тапмау түгел, хәтта тыңлап та тормас иде. Чөнки компаниягә та­быш кирәк, ә инде ул аны ничек эшли, ягъни табышны нинди юл белән таба, анысы компаниянең үз эше һәм бу эштә аңа беркем дә бер сүз әйтә алмый һәм аңа акыл өйрәтә, тыя да алмый. Моны Билл яхшы белә һәм, кем кем, ә ул инде мондый җүләрлекне эш­ләргә уйлап та карамас иде.

Билл, берничә көн буена бар кешенең ябырылып кактуслар сатып алганын күрсә дә, үзе берне дә алмады, чөнки ул кактус­ларны яратмый иде, ә инде боларына карата аның күңелендә шом­лы сизенү, ниндидер җирәнү һәм хәтта курку хисе туды. Каяндыр кинәт килеп чыккан шулкадәр күп, эре һәм матур кактусларга ка­рата анда ниндидер бер үзе дә аңлата алмаслык дошманлык хисе туды. Әгәр дә берәрсе «Ни өчен?» дип сораса, ул аны үзе дә аңла­тып бирә алмас иде. Кешеләрнең табигате шундый бит инде ул, әгәр дә бар кешенең дә ябырылып нәрсәдер алуын күрсәләр, баш­калары да аны алмый калмый.

Башта, беренче күренгән вакытларда, кактуслар бик кыйм­мәт, иделәр. Баерак кешеләр алып бетергәннән соң, алар әкрен­ләп арзаная башладылар, ә соңгы вакытта аларның бәяләре бө­тенләй төште, хәтта иң ярлы кешеләр дә сатып алырлык дәрә­җәгә җитте.

Урамнан үтеп барганда кайсы гына йортка карама, тәрәзә төп­ләрендә зур-зур матур кактуслар кукраеп утыра иде. Җитмәсә ул кактусларның чәчәк атмаганнарыннан да ниндидер хуш ис бөр­келә. Гомергә булмаган хәл!

Ярлы кешеләр дә, актык тиеннәрен жәлләмичә, һәрберсе как­тус сатып алып бетергәч, компания берән-сәрән генә калган га-җәбрәк, юләррәк кешеләргә кактусларны бүләк итеп бирә баш­лады. Бар кеше компаниянең юмартлыгына хәйран калды, аны күкләргә күтәреп мактарга тотынды. Башка кирәк-ярак һәм азык­ны да бушка бирә башлаячаклар икән дигән имеш-мимешләр дә ишетелде. Гаҗәпләнерлек тә. Бүләккә дигән кактусларны урам­нар буйлап ниндидер яшь кенә кешеләр таратып йөри иде. Алар­ның берсе, зур кактус күтәреп, Билл бүлмәсенә дә килеп керде.

Исәнмесез! Менә бу кактусны компания сезгә бүләк итә, рәхим итеп алыгыз, — диде ул, сүз озайтып тормыйча гына. «Та­вышы гел магнитофоннан чыккан кебек» дип уйлап куйды Билл.

Нинди компания соң ул? — дип кызыксынды ул.

Андостия һәм Клария компаниясе.

 

Кызык исемле компания икән, ләкин миңа кактус кирәк түгел. Кызганычка каршы, минем аларны җенем сөйми. Кирәк бул­са, үзем дә сатып алган булыр идем.

Ихтыярыгыз, ләкин мин аны сезгә калдырып китәм, ком­паниянең боерыгы шундый. Исән булыгыз.

Яшь кеше шулай диде дә кактусны калдырып чыгып та китте. Билл, бик нык аптырап, аның артыннан карап калды. Компания­нең бу эшенә ул да чиктән тыш гаҗәпләнгән иде. Нәрсә соң бу? Бигрәк тә аны егет гаҗәпләндерде. Ул егетнең күзләренә игъти­бар итте, алар курчакларның пыяла күзләренә бик охшаганнар иде. Берничә минут сөйләшеп торган арада, аның күзләрендә кеше кү­зендә чагыла торган бернинди хис тө күренмәде. Анда теләк тә, ачулану да һәм, иң мөһиме, тере кеше күзендә була торган җанлы нур юк иде. «Гаҗәп, әллә нинди кешеләр бар дөньяда, үлгән ке­шенең күзе дә алай булмас» дип уйлап, Билл ирексездөн калты­рап куйды. Ул, кактусны кая куярга белмичә аптырап, бераз ба­шын кашып торды да, аны көчкә генә күтәреп алып, ишегалдына чыгарды һәм андагы зур чүп ящигына ачу белән атып бөрде. Шул ук секундта ул кемнеңдер ыңгырашканын ишеткән кебек булды һәм егылып төшкәндәге кебек уң як янбашының авыртып китүен сизде. Ул, куркып, як-ягына карангалады һәм, бернинди шикле әйбер күренмәгәч, тиз-тиз атлап, квартирасына кереп китте.

...Төнлә Билл бик начар йоклады. Әллә нинди куркыныч төш­ләр күреп саташты. Имеш, аның башын өзгәннәр дә икенче ясал­ма баш куйганнар, ләкин үзенең өзелгән башы аңа бик кызганыч. .Әллә ничә тапкыр ул үзен ниндидер коточкыч нәрсәләр үтерүен күреп, салкын тиргә батып, калтырап уянды, төне буе боргала­нып, ял итәсе урында, эшләгәннән дә ныграк арып бетте. Тиккүк йөзе азрак яктыра башлагач кына, ул тынычлап йокыга талды. Йок­лап китәр алдыннан гына аның башыннан «...Җир хәзер безнеке, ничек итсәк иттек, ләкин без җиңдек...» дигән әллә нинди кызык уй үтеп китте.

Иртө белән ул үзен кемдер эзләгәндәге кебек тойгыдан уян­ды. Күзләрен ачып җибәрүгә, бер мәлгә аптырап калды, исен җыя алмый торды — дөнья тып-тын иде. Мондый гадәттән тыш тын­лыкны Биллның гомерендә дө ишеткәне булмады. Бу үле тынлык аның шәһәр шау-шуына өйрәнгән миенә уйларга комачаулый иде. Көне-төне гүләгән машиналар тавышы да, тротуардагы кеше аяк­лары тавышы, сөйләшкән тавышлар, гомумән, бернинди тавыш та ишетелми иде, зур бер шәһәр тын да алмый, гүя үлгән. Хәтта бервакытта тынмый торган радио да тынып калган. Биллның ко­лагына тышта ялгыз җил улаган кебек булып китте. Аның апты­равы чиктән ашты: зур шәһәр уртасында урамда җил улаганын ишет, имеш! Таш кыялар арасы түгел ич ул! «Нәрсә икән бу? Әл­лә урамнарда, машиналар тыгылып, хәрәкәт тукталды микән, тик нәрсә генә булмасын, шау-шу ишетелергә тиеш бит», — дип уй­лап куйды ул. Кинәт аның башыннан коточкыч бер уй үтте, лә­кин ул аны шунда ук куып җибәрде. Кроватьта яткан килеш кенә бу тынлыкның сәбәбен табарга тырышып карады, ләкин бернин­ди сәбәп тә табылмады. Кинәт якында гына хатын-кызның үлем ачысы белән чырыйлап кычкырганы һәм ул тавышның кырт ки­селгәне ишетелде. Биллның йөрәге куркудан уч төбенә салып кыс­кандай булды, гүя ул бармак очы кадәр генә калды һәм боз кисәге кебек салкынайды. Биллның күңелен тәнне параличлый торган курку басты, тик бөтен ихтыяр көчен җыеп кына үзен азрак кулга ала алды. Ул, шунда ук сикереп торып, тиз генә тәрәзәгә таба ат­лады. Пәрдәне ачып карауга, ул бер генә кеше дә күрмәде, лә­кин... кешеләр булмаса да, анда кактуслар бар иде! Әйе, өнә как­туслар, тере кактуслар.

Аларның кайберләре «чүлмәк»ләренә утырып очып йөри, ә кайберләре «чүлмәк»лөреннән чыгып, сигезаякныкына охшаган «аяклары» белән йөреп карагандай итәләр. Билл, төш күрә тор­ганмындыр, ахрысы, дип уйлап, күзләрен ачып-йомып та, кулла­ры белән уып та карады, ләкин бу күренеш югалмады. Ул нинди­дер куркыныч кинога охшаган иде. Аны коточкыч курку һәм өмет­сезлек чолгап алды. Аның башыннан яшен тизлеге белән «как-тус»лар төнлә һәрберсе үз квартирасындагы кешеләрне үтереп бе­тергәннәр» дигән, әле кичә генә беркем дә ышанмаслык уй янды­рып үтеп китте. Әгәр дә ул, кич белән генә булса да, хәзер бары­сы да үлеп яткан кешеләргә яки туларның берөрсенә әле генә башына килгән уйны әйтсә, алар аннан егылып көләрләр, акыл­дан язган дип уйларлар иде. Менә инде көлүче кеше дә юк... «Как­туслар урамда күбәйгөннөн-күбәя бардылар. Аларның күбесе, нәрсәдер тыңлаган кебек, бер урында җай гына борылалар иде. «Кайда син? Чык монда, чык!!!» дигән кемнеңдер авазы Биллны, бау белән өстерәгән кебек, «кактус»лар янына тарта, ирексездөн тышка, урамга өстери иде. «Димәк, болар кактуслар түгел, ә как­туслар булып маскировка ясаган чит галәмнең явыз, акыллы җан ияләре. Без беттек! Ә теге егетләр... роботлар булган».

Шул вакыт ул кинәт сискәнеп китте, һәм бу уйлар берьюлы аның башыннан чыгып та бетте. Чөнки каршы яктагы полиция идарәсеннән берничә кораллы полицейский йөгереп чыгып, де­тектив кинодагыдан да тизрәк пистолетлардан «кактус»ларга ут ачтылар. Бер мизгелдә аларның тирә-юне егылган «кактус»лар бе­лән тулды. Билл егылган «кактуошарның астыннан ниндидер кап-кара кан кебек нәрсәнең агып чыгуын күрде. Бу күренешне карап торып, ул сөенеченнән үлә язды, «Әллә исән кешеләр дә бар ми­кән... Менә сезгә, менә, бу сезгә йоклаган кешеләрне үтерү түгел, кабахәтләр...» дигән уйлар үтте. Шул ук секундта полицейский­ларның өчесе дә, урталай өзелеп, җиргә аудылар. «Болары соңгы­лары...» — дип уйлап куйды Билл.

Аның да кайда икәнлеген сизеп алдылар, ахры. Берничә «как­тус», очып килеп, тәрәзәсенә таба юнәлде. Ул йөгереп барып тиз генә кухнядан ит чаба торган зур пычакны эләктерде дә туалетка кереп бикләнде. Аның йөрәге шартларга җитеп сикергәләнә иде. Шунда ук тәрәзәләрнең чылтырап ватылуын ишетте һәм берничә секундтан туалет ишегенең тимере янып өзелеп төшкәнен күрде.

Ул урыныннан кузгалырлык хәлдә түгел, бер иртәдә булган бу кичерешләр аның өчен артык күп иде шул. Туалет ишеге янында ике ялган «кактус» басып тора, аларның икесенең дә «кулларын­да» көмеш көпшә кебек кечкенә генә нәрсәләр, ә алардан артта-рак тагын ике кечкенә сигезаякка охшаган җан иясе күренде. Алар­ның да еланга охшаган әллә ничәшәр капшагычлары бар һәм күз­ләре дә һәрберсе йомры зурлыгында. Билл аларның кайбер кап­шагычларының очында селәүчән кебек бармак ролен үти торган нәрсәләр барлыгын да күреп алды, ул бу чит дөнья цивилизация­сенең явыз вәкилләренең чын кыяфәтләрен хәзер инде бик якын­нан күрде. Аларның берсенең бармагы көмеш көпшәнең кнопка сыман җиренә тиеп тора иде. «Менә ничек икән ул галәмне яу­лаучылар. Ник теге робот кертеп калдырган «кактус»ны ботар­лап, кискәләп карамаган ул? Ник?! Шул шул, үләсеңне белсәң, кабер дә казып куяр идең алдан». Аның күңелендәге курку кинәт югалды, хәзер инде аңа ни булса да барыбер иде. «Кайсы плане­тадан икән бу явызлар, коточкыч хәшәрәтләр? Болар компания­ләр эшчәнлеге белән яхшы таныш, хәтта артык яхшы таныш». Аның миендә «Әллә бу экземплярны исән калдырабызмы?» ди­гән уй чагылып китте. Биллның кинәт шашып көләсе, бөтен нәр-„сәне кырасы, җимерәсе килә башлады. Ул, зур пычагын күтәреп, барлык көчен җыеп алга ташланды һәм кизәнеп бер «сигезаяк»-ны зур пычагы белән урталай өзде. Шул ук секундта аның күзлә­ре чагылды, ул бил турыннан бик нык авырту сизде. «Башка ил­ләрдә дә шушындый хәл микән? Әллә дөньяда бер генә исән ке­ше, дә калмады микән?..» дигән үлемнән дә авыррак соңгы уй, аның башыннан үтеп, еракларга китеп югалды... «Юк, алай бу­лырга мөмкин түгел, юк!»

Билл үзенең ниндидер бер тирән упкынга очканын сизде, аның, рәхәтләнеп, күкрәкне бер тутырып сулыйсы килеп китте. Миен­дә берьюлы диярлек миллионлаган күренешләр чагылды, ләкин ул аларны тәртипкә китерергә өлгермәде, зур янар шар хасил бу­лып, шул ук мизгелдә бик нык зураеп шартлады, аны тормышка бәйләгән җеп өзелде... Биллның ачык калган зәңгәр күзләре дөнь­яга, тирә-якта «басып» торган кечкенә явыз «сигезаяк»ларга бе­ренче мәртәбә аптырап карыйлар иде: «Ничек болай булды соң әле бу? Кем гаепле монда? Кемнәр?! Ә?!»

Категория: Татарча фантастик әсәрләр | Добавил: Khalit | Теглар: Рәис Мөхәммәдиев. Кактус.
Караулар: 2237 | Күчереп алулар: 198 | Комментарийлар: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру