Җомга, 29.03.2024, 12:06
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог статей

Баш бит » Мәкаләләр » Фантаст язучылар турында

АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ГАЛӘМ ТЕМАСЫ
АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ГАЛӘМ ТЕМАСЫ

Эчтәлек

Кереш 3
Беренче бүлек. Адлер Тимергалинның иҗатының гомуми үзенчәлекләре 5
Икенче бүлек. Адлер Тимергалин әсәрләрендә галәм темасы үзенчәлекләре 8
Йомгаклау 15
Кулланылган әдәбият 17


КЕРЕШ
Хезмәтебез Адлер Тимергалин иҗатында галәм темасын анализлауга багышланган. Әдипнең әсәрләре татар әдәбият тарихында үзенчәлекле урын алып торалар. Адлер Тимергалин – фәнни-фантастик повестьлар, хикәя-пародияләр, кибернетик кәмитләр, хикәя-памфлетлар авторы.
«Татар әдәбияты тарихы» авторлары бу жанр һәм А. Тимергалин иҗаты турында түбәндәгечә язалар: «Фәнни-фантастик әсәрдә куелган проблема фәннең гомуми үсеш тенденциясенә, перспективасына туры килергә, кешене кызыксындырырлык булырга тиеш. А. Тимергалин да, фән һәм техниканың бүгенге казанышларыннан чыгып, укучының фикерен кузгатырлык кыю фаразлар куя» .
Бүгенге көндә, татар теле кулланышы киңәя барган чорда, терминологияне, жанрлар төрлелеген киңәйтү аеруча актуаль проблема булып тора. А. Тимергалин бу өлкәдә беренчеләрдән булып тора. Шуңа күрә аның иҗаты тирән өйрәнүләргә лаек гына түгел, хәтта моны без үзебезнең бурыч итеп тоябыз.
Адлер Тимергалин иҗатын анализлаганда, без Р. Рахмани, С. Маннапов һәм башка әдәбиятчылар фикерләренә таяндык. Кызганычка каршы, татар әдәбиятында нинди дә булса фәнни-фантастик жанрына багышланган аерым тирән монографик хезмәтләр әлегә юктыр.
Хезмәтебез керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора. 
Керештә хезмәтнең максаты һәм актуальлеге билгеләнгән. 
Төп өлешнең беренче бүлегендә сүз Адлер Тимергалинның гомуми иҗади үзенчәлекләре турында бара. Ә икенче бүлек тулысынча аның иҗатындагы Галәм темасын анализлауга багышланган.
Йомгаклауда гомуми нәтиҗәләр китерелгән.


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. АДЛЕР ТИМЕРГАЛИННЫҢ ИҖАТЫНЫҢ ГОМУМИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Адлер Тимергалинның иҗаты татар әдәбияты тарихында аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Бу үзенчәлекне аңлар өчен без 1959 нчы елда басылган җыентыкка мөрәҗәгать иттек.
Нәкъ бу чорда А. Тимергалин үзенең бай һәм озак иҗади юлын башлап җибәрә. Ә ул җыентыкта Мәскәү язучылар тарафыннан язылган мондый фикер күзәтергә мөмкин: «Хәзерге татар балалар әдәбиятында иң артта калган жанр – фәнни-фантастик жанры дисәк, ялгышмабыз. Бу жанр буенча бары тик Атилла Расихның «Хәвефле сынау» исемле фантастик повестен гына телгә алып әйтергә мөмкин. Аның да әле бик күп кимчелекләре бар, әсәр ясалма, схематик булып чыккан» .
Ә кырык елдан артык басылган китапта Равил Рахмани тарафыннан шулай ук бу жанрның татар әдәбиятында киң таралмаганы турында кисәтү сүзләре бар. Автор бу күренешне татар әдәбиятының кимчелеге итеп билгели.
Һәм нәкъ шушы ике чор мәкаләләре уртасында үзенчәлекле һәм кабатланмас Адлер Тимергалин иҗаты тора. Аның беренче «Роберт, уян сөеклем» исемле фәнни-фантастик хикәясе 1958 нче елда басыла. Шуннан бирле бу жанрда А. Тимергалин иң күренекле язучыбыз булып кала. Бүгенге көндә аның иҗатын хәтта кайбер язучыларыбыз өчен үрнәк итеп билгелиләр. Әйтик, Р. Рахмани болай ди: «Адлер Тимергалин иҗаты исә, фәнни-фантастикада гына түгел, фән һәм әдәбият арасында уртаклыкны-бөтенлекне табу ягыннан да бик күп язучыларыбыз өчен үрнәк булырлык. Аның эрудициясе, белем тирәнлеге, фикер йөртүнең масштаблылыгы – әдәбиятыбызның дефицит сыйфатлары түгелмени?» .

Адлер Тимергалин иҗатынджа өч тема – планеталарга очыш, ягъни җир кешеләре белән башка галәм кешеләре арасында бәйләнеш урнаштыру, галәм язмышы, кибернетик автоматлар темалары төп урынны ала. «Ерак планетада» (1967), «Космостан кунаклар» (1974), «Адашкан йолдыз» (1978), «Кайтыр юллар» (1974), «Әфсен түгел...» (1974) хикәяләрендә җир кешеләре чит планетадагы гадәттән тыш каршылыклар, сәер табышмаклар белән очраша.
«Татар әдәбияты тарихы» авторлары А. Тимергалин һәм гомуми фәнни-фантастик әсәрләренең үзенчәлекләрен билгелиләр: «Хәзерге әдәбиятта (Адлер Тимергалин иҗатында бигрәк тә) космик теманы гуманистик караштан чыгып яктыртуга басым ясала. Космос эчкерлелекне яратмый, аны кулга-кул тотышып, пакъ күңел белән генә үзләштереп була. Төрле планета вәкилләренең үзара туганлашуы прогресска, техниканың алга китүенә булышлык итәргә тиеш. Көчле цивилизация кешелек җәмгыятен һалакәткә алып барырга тиеш. А. Тимергалин әсәрләре шул турылда сөйли. Аныңча, төрле планеталардагы культура һәм фән-техника казанышлары кешелек җәмгыятенең уртак хәзинәсенә әверелергә тиеш» .
Бу фикер Адлер Тимергалинның галәмгә карата төп фикерләрнең берсен билгеләп китә.


ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН ИҖАТЫНДА ГАЛӘМ ТЕМАСЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Адлер Тимергалин әсәрләрендә галәм темасы киң урын алып тора. Безнең тарафтан аның төрле хикәяләре һәм повестлары алынды. Шул анализ нигезендә без әдип тарафыннан галәмгә карата түбәндәге карашлар билгеләнде.
Беренчедән, Адлер Тимергалинны бөтен галәмгә һәм чынбарлыкка карата фәнни карашы аерырып тора. Бу тарафтан төрле мисаллар китереп була. Әйтик, «Мәңгелек хатирәләр» повестендә ул Нуров герое тарафыннан мондый фикер китерә: «Чит йолдыз системасыннан космик сәяхәтчеләрнең Кояш тирәсенә килеп чыгуы турындагы сорауны башкача да куярга була: галәм кунаклары безнең Җир шарына элегрәк тә килеп чыкмадылар микән? Кайбер галимнәр бу сорауга: «Әйе, моның булуы мөмкин», – дип җавап бирәләр» [Мәңгелек хатирәләр, 1969, 14] . 
Бу мисалда галимнәрнең фикерләренә таяну, белемгә, фәнгә нигезләнү күренеп тора. Әлбәттә, жанрның үзенчәлеге үк фәнне истә тота. Ләкин Адлер Тимергалин кеше белемен аеруча югары куя. Мәсәлән, кайбер башка фантастлар белән чагыштырганда, А. Тимергалинны бу яктан оптимистик караш, фән-белемнең бөтен нәрсәне дә булдыруын яклап чыгуы аерып тора. Мәсәлән: «Ләкин глорийлар «мәхшәр» көне җиткәнне көтеп, кул кушырып ятмаячаклар. Алар башта «Ялгызак»ны Кояшка якынрак күчерәчәкләр, ә аннары планетаны Галәм буйлап сәяхәткә алып китеп, берәр яшь йолдыз тирәсенә китерәчәкләр» [Ерак планетада, 1967, 106].
«Адашкан йолдыз» хикәясендә кеше белеме аеруча якланып чыга. «Адашкан йолдыз» (1978) хикәясендә компьютер галәм киңлекләрендә авыр хәлдә калган җир кешеләренә ярдәм итә, хәтта ул кешенең психик халәтен укый» .
Китерелгән мисалда автор билгеле киләчәк заман формасын кулланып, нәкъ шулай булуына укучыны ышандырып кала.
А. Тимергалинның гамәлгә карашын һәрдаим оптимизм билгеләп тора. Моны алданрак китерелгән мисал да дәлилли. Ләкин аның оптимизмы аеруча Җир шарында яшәүче кешеләр белән бәйле. Шулай, ул «Әфсен түгел» хикәясендә «Җир халкының киләчәккә гадел һәм тигез җәмгыять төзергә көч-сәләте бар, генетик комплекслары үсеш-прогресс өчен җитәрлек» [Әфсен түгел, 2000, 128].
Әдипнең оптимизмы белән аның гуманистик идеалларны яклап чыгуы тора. Аның күп кенә галәм темасына багышланган әсәрләрендә дуслык, коллективлык, намуслык, гуманистик кебек идеаллар яктыртыла. Чөнки Адлер Тимергалин ышана: «Космик сәяхәткә чыгып китәр алдыннан, безнеңбарчабызның үзара мөнәсәбәт-мөгамәләсен тикшерүләр, бик каты төнченделәр, җентекләделәр, чөнки айлар-еллар буе бергә, янәшә булачак коллектив дус, тату яшәргә тиеш. Космос эчкерлекне яратмый, ана кулга-кул тотышып, пакъ йөрәк белән генә яулап була...» [Ерак планетада, 1967, 74].
Бу фикерне автор тискәре геройлар аша да билгеләп үтә: «Ә сездән, курсант Максим Рейнгольд астронавт чыкмаячак. Бәхетсезлеккә каршы, сезнең психикада агрессив хасиятләр өстенлек итә. Сез кешеләр белән туганлаша, сөя һәм кичерә белмисез. Тыелуны белмисез...» [Җинаятьче, 1981, 136-137].
Адлер Тимергалинның фәнни-фантастиканың һәм галәмкә карашының тагын бер үзенчәлеген С. Маннапов билгеләп үтә. Ул болай яза: «Адлер Тимергалин иҗатының бер үзенчәлеге шунда: ул татар фәнни фантастикасының урын-вакыт кысаларын киңәйтте. Әлеге «өч заман призмасы» (үткән – хәзер – киләчәк) ярдәмендә язучы бүгенге чынбарлык алдында торган проблемалар һәм бурычларны бер ноктага туплый алды» .
Түбәндәрәк әдәбиятчы дәвам итә: «... Адлер Тимергалин иҗатында багучылык итәргә, киләчәкне алдан әйтергә тырышу сизелми. Ул бары сорау-проблема куя: бүгенге күренешләр тора-бара нинди рәвеш алыр, без иртәгәсе көнгә лаеклы булып яшибезме, киләчәкне якынайтуга өлеш кертәбезме?» .
Башкача әйткәндә, кайсы яктан да А. Тимергалин галәм темасын ачыкламасын, ул асылда һәрвакыт бүгенге чынбарлыкта торган проблемаларга якынлаша. Монда автор тарафыннан Җир шары алдында торган глобаль яисә сәяси проблемалар ачыклана. Мәсәлән, «Кабул булсын теләгең» хикәясендә Галәмнән килгән мондый хәбәрләр күзәтеп була: «Соңгы гасырда Җир атмосферасы пычранганнан пычрана бара...
... Икенче. Кешеләр елга-күл, диңгез-океаннарга нефтехимия, бигрәк тә атом индустриясе ташланлыкларын агызып, суларын шул дәрәҗәдә пычратканнар...» [Кабул булсын теләгең, 2000, 102-103].
Шушы ук хикәядә сәяси проблемалар да ачыклана. Шулай, Эдлай Стенга болай дип мөрәҗәгать итә: «– Безнең авызны томаларга күп сорамаслар... Дөньяда ике төрле иҗтимагый система яшәп килгәндә, сәбәбе тиз табылыр» [Кабул булсын теләгең, 2000, 111].
Һәм түбәнрәк Стен тарафыннан нишләргә икәнен билгеләнә: «– Без, күрәсең, зур үзгәрешләр алдында торабыздыр, Эдлай. Космик аралашу кешеләр арасындагы элемтәгә дә йогынты ясамый калмас. Көрәшкә әзер тор, Эдлай дус!» [Кабул булсын теләгең, 2000, 111].
Күргәнебезчә, монда да авторның дөреслекнең, белемнең җиңүенә ышануы ачык күренә.
Галәм темасы Адлер Тимергалин иҗатын төрле яклардан да сурәтләнгән. Ул галәмнең чиксезлеген, аның төрлелеген дә тасвирлый. Һәр күренешне автор кеше хисләре аша сурәтләргә тырыша. Мәсәлән, «Ерак планета» әсәрендә Ялгызак планетадан беренче тәэсир турында ул болай яза: «Ялгызак» шыксыз планета булып чыкты. Дөрес, без утырган җирдә кечерәк кенә озынча күл бар, ләкин аның яр буйлары шәп-шәрә, тирәсендә текә һәм үткен кикрикле кыялар, гел бер төсле таш кантарлары һәм урыны-урыны белән аяк баскан саен тездән батарлык ком.
Эч пошырлык кыргый пейзаж!» [Ерак планетада, 1967, 69].
Гомумән, Галәмгә карата лирик карашлар Адлер Тимергалин әсәрләрендә шактый еш очрый: «Кайчагында, ничәмә-ничәмә гасырга бер тапкыр, Галәмнең кайсыдыр бер нуль ноктасында, нигәдер ялгыз электрон туа. Күзгә күренми торган нәни генә бер кисәкчек ул» [Кайтыр юллар, 1981, 107].
Экспрессивлык стиль фәнни-фантастик әсәрләргә хас булмаганы мәгълүм, ләкин лирик карашларында А. Тимергалин бу стильгә дә мөрәҗагать итә. Мәсәлән, ул сагыну хисләре турында болай яза: «Мөкатдәс Җиребез! Син безне һаман көтәсеңдер. Син көтми булдыра алмыйсың! Син борчуда. Дистә мең еллык тарихыңны, җиңү һәм җиңелүләр аша яулап алган барлык казанышларыңны сызып ташларлык ят көч синең күңелеңә шом салды» [Адашкан йолдыз, 1978, 62].
Галәмне тасвирлавында А. Тимергалинның киләчәкне якын күрүне дә билгеләп китмичә булмый. Ул гадәти стиль ярдәмендә укучыны ышандыра, һәм аны киләчәк атмосферасына чумдыра. Әйтик: «Сәяхәтчеләр Галактиканың читенә – сул як култыгына барып, беренче тапкыр Бөек Боҗра белән радиоэлемтәгә кергәннәр һәм тугандаш затларны табу шатлыгын җиргә алып кайтып баралар, өйгә ашыгалар иде» [Кайтыр юллар, 1981, 108].
Галәмне сурәтләүдә А. Тимергалинның тагын бер үзенчәлеген билгеләргә кирәктер. Бу – халыклар арасындагы дуслык хисен тәрбияләү, тынычлык урнаштыру. Моны дәлилләп мисал итеп түбәндәге өзекне китереп була: «Милли хисләр, милли горурлык тойгысы һәм аерым телләр үз көчендә калсалар да, алар җәмгыять өчен һич тә уңайсыз түгел, бәлки, киресенчә – җәмгыятьне бизиләр, яшел аландагы төрле-төрле чәчәкләр шикелле ямь өстенә ямь өстиләр иде. Урамнарда, җәмәгать биналарында автомат тәрҗемәчеләр куелгач, тел аерымлыгы бөтенләй сизелми иде» [Космик кыш килгәндә, 1969, 179].
Галәм темасын Адлер Тимергалин шулай ук аның вакытта чиксезлеген белдерү, аның безнең тарихыбызга һәм киләчәгебезгә якын булуын белдерә. Бу очракта әдипнең үзенчәлеге итеп милли хисен билгеләргә була. 
Әлбәттә, сүз «Әфсен түгел» исемле хикәя турында бара. Монда А. Тимергалинның татар милләтенең тарихына күз салуы аеруча мөһим, безнеңчә. Бу әсәрдә галәм темасы Болгар дәуләтенә килеп тоташа. Ләкин монда да язучы галим, гуманист һәм оптимист булып кала. Әйтик, хикәянең ахырында ул татар халкы тарихын гади гына Шәңгәрәй нәселенең язмышы аша бер абзац эчендә күзәтә: «Шактый куәткә ирешкән «Болгар йорты» иленә әле таркалу һәм җимерелү чорын кичерәсе, аны Батый яулары таптап узасы, аннары тарих сәхнәсенә Иван Грозныйлар менәсе, Котлы Шәңгәрәй нәселенең патшалар, муллалар иуе астында ничәмә гасырлар яшисе бар иде...» (Әфсен түгел, 2000, 127).
Соңгы елларда Адлер Тимергалинның милләт язмышы, аның үткәне һәм киләчәге белән аеруча кызыксынуын вакытлы матбугатта да күзәтеп була. Мәсәлән, ул Коръән китабын татар теленә тәрҗемә итүе белән кызыксына. Моның турында үзенең фикерләре белән чыга .
Ләкин А. Тимергалин беренче чиратта татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрның «патшасы» булып кала. С. Маннапов әйтүенчә, «Галәмдәге табышмаклар белән баш ватудан кешелек җәмгыятенең үз каршында яралган күренешләрне, проблемаларны өйрәнүгә күчә барып, Адлер Тимергалин Җир хуҗаларының рухи яшәеше, эчке мөмкинлекләре дөньясына үз «алтын ачкыч»ын эзли» .


ЙОМГАКЛАУ
Равил Рахмани Адлер Тимергалин иҗатын түбәндәгечә билгели: «Татар әдәбиятын тематик киңәйтүдә, телебезне яңа сүз-терминнар белән тулыландыруда, чынбарлыкның фәлсәфи, психологик, эстетик чагылышына иркенлек, тирәнлек, канатлы шигъри очыш бирүдә, аны лирик моңсулык һәм юмористик аһәң белән баетуда Адлер Тимергалинның, һичшиксез, кабатланмас үз йөзе, лаеклы үз өлеше бар. Шуңа да аның иҗаты модалы бер тармак – жанр булып кына түгел, зур талант һәм хезмәт куеп табылган җитди иҗат җимеше итеп, бер үк вакытта татар әдәбиятының үзенчәлекле бу яңа өлкәдә эзләнүләре һәм казанышы итеп тә кабул ителәләр» .
Без Адлер Тимергалин иҗатында Галәм темасын анализладык, һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
– А. Тимергалин Галәмгә карашы оптимистлыгы белән аерылып тора;
– әдип кеше белеменә, аның акылына ышана һәм киләчәкне якты күрергә өнди;
– Галәмне сурәтләгәндә, А. Тимергалин һәрдаим чынбарлыктагы проблемаларга мөрәҗәгать итә: Җир шарындагы глобаль һәм сәяси проблемалар;
– Гамәлне тасвирлавында авторның лирик ноталары да шактый еш очрый;
– Галәм тематикасын ачыклаганда, автор өчен беренче урында фәнни-кибернетик проблемалар гына түгел, ә кеше, шәхес мөнәсәбәтләре тора.
С. Маннапов әйтүенчә, «Галәмдә дә, җирдә дә кешелекле мөнәсәбәтләрнең нигезе – бер-береңнең үсеш законнарын тирәнтен аңлау, үзара психологик уртаклык табарга омтылу, дип раслый язучы...
Җир улларының якты киләчәгенә ышану, алар белән горурлану хис – бу әсәрләрнең иң күркәм сыйфаты» .


КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
Баруздин С., Томан Н., Богданов Н., Яковлев Ю. (Мәскәү язучылары) Китап – балаларның дусты // Балалар әдәбияты турында. Җыентык. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – Б. 71-76.
Ибәтов Ш. Чиксез хыял киңлегенә // Балалар әдәбияты турында. Җыентык. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – Б. 107-115.
Маннапов С. Хыял канатлары талмасын! // Тимергалин А.К. Кайтыр юллар. Фантастик һәм маҗаралы повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981. – Б. 3-6.
Рахмани Р. Бердәнбер фантаст язучыбыз // Тимергалин А.К. Кабул булсын теләгең: Фантастик һәм маҗаралы повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. – Б. 5-9.
Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
Тимергалин А.К. Адашкан йолдыз. Фантастик һәм маҗаралы повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 176 б.
Тимергалин А.К. Кабул булсын теләгең: Фантастик һәм маҗаралы повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. – 448 б.
Тимергалин А.К. Кайтыр юллар. Фантастик һәм маҗаралы повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981. – 416 б.
Тимергалин А.К. Ерак планетада. Фантастик һәм маҗаралы хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967. – 156 б.
Тимергалин А.К. Мәңгелек хатирәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1969. – 195 б.
Категория: Фантаст язучылар турында | Добавил: Khalit (07.08.2011)
Караулар: 3250 | Теглар: АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ГАЛӘМ | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру