Җомга, 19.04.2024, 21:05
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог статей

Баш бит » Мәкаләләр » Фантастика

Фантастика жанрлары

Фантастика жанрлары.

Фантастика жанры төрләре байлыгы белән җәлеп итә. Аның төп жанрларына тукталып үтик.

  1. Фәнни - фантастика – фән, техникада һәм башка гуманитар фәннәрдә киләчәктәге ачышларга, күренешләргә кагылган вакыйгаларны сөйрәтли. Фәнни фантастиканың темалары булып,  әлеге вакытта: яңа ачышлар, уйлап табулар, фәнгә билгеле булмаган фактлар, галәм тикшеренүләре, вакытта сәяхәт булып торалар. Гамәлдә, фәнни - фантастика җанрында язылган хәлләр киләчәкне сүрәтлиләр.

Фәнни-фантастика жанрында иҗат иткән язучылар: Роберт Энсон Хайнлайн, Айзек Азимов, Рэй Брэдбери, Артур Кларк, Иван Антонович Ефремов, Александр Романович Беляев, Адлер Тимергалин.

 

  1.  Иҗтимагый фантастика – бу жанрның төп максаты җәмгыятынең үсү кануннарын ачып салу һәм анда эләккән кешеләрнең бу яңа шартларда үз-үзләрен тотуларын сүрәтләү.

Үрнәкләр: «Корпорация „Үлемсезлек"» Роберт Шекли, «Фаренгейт буенча 451 градус» Рэй Бредбери, ««Град обреченный» Бертуган Стругацкийлар.

 

  1. Авантюралы фантастика – жанры күп өлеше белән авантюра-маҗаралы әсәрләрдән аерылып та тормый кебек. аларның аермасы шунда, ки, фантастикада деокорация үзгәрешләрендә, яңа кораллар куллануда (мушкет урынына - бластер,   шпага урынына – лазер кылычлар) күренә.

Яп-якты вәкил: Гарри Гаррисон.

  1. Альтернатив тарих (альтернатив фантастика) – жанр тарихта булган факыйгаләргә яңа каршатан карарга рөхсәт бирә. Ниндидер бер вакыганың икенче төрле булып китүен, я булмыйча калуы аркасында тарихның яңа юлардан китергә мөмкин булуын сүрәтли.
  2. Таймпанк фәнни -фантастиканың бер тармагы буларак, дөньяны башка бер техник дәрәҗәдә сөйрәтли һәм бу дөньяның җәмгыяте дә башка законнарга буйсынып яши. Таймпанк жанры үзе берничә бүлекләргә бүленә: а) стоунпанк (stonepunk) - Таш гасыр вакытындагы дөньяның моделе (м-н, "Флинстоуны" мультфильмы таш гасырда яшәгән Флинстоуннар гаиләсенең тормышын сөйрәтли); б) бронзпанк (bronzepunk) - бронза, яки бакыр гасырдагы дөньяның моделе итеп карала; в) сандалпанк (sandalpunk) - антик, ягъни сандалийлар гасырындагы дөнъяны сөйрәтли; г) плэйгпанк (plaguepunk, plague — чума сүзеннән) - урта гасыр технологик дөньясын яктырта, берничә төре бар: миддлпанк (middlepunk, middle — урта сүзеннән) һәм кэндлпанк (candlepunk, candle — шәм сүзеннән); д) клокпанк (clockpunk) - Возрождение һәм барокко чорындагы техник дөнья сүрәте, (clock - сәгать эпохасы сүзеннән), геройлары: сарай инженерлары, куртизанкалара, гвардеецлар; е) технопанк - фантастик жанр буларак теге яки бу технологияләрнең билгеле бер вакытта зур урын алып торган чоралырны сүрәтләү;  ж) стимпанк (steampunk, steamр - пар сүзеннән) - пар машиналары эшләнгән дәвер сүрәтләмәсе; з) дизельпанк (бензопанк) - ХХ гасырның 20—50-нче еллары дәверендә технологик дөнья; и) атомикпанк (atomicpunk) и транзисторпанк (transistorpunk) — 1945—1990 еллар техник дөньясына корылган; к) киберпанк - ерак булмаган киләчәкне сүрәтли һәм андагы технологик алга китеш белән җәмгыятьнең катлам бүленешен, ярлылыкны, хокуксызлыкны, шәһәр урамнарындагы анархияны яктырта; л) нанопанк - нанотехнолгияләрне кулланыуны  сүрәтли  һәм җәмгыятьнең социаль-психологик аспектларын  яктырта; м) биопанк - ген инженериясен һәм биологик корал куллануда  җәмгыятьнең социаль-психологик  аспектларын яктырта;н) космопанк - киберпанк белән космоопера катнашмасы, космооперадан аермалы буларак киберпанк антуражы (тирә-ягы, мөхите) һәм каты, циник дөньяны яктырта; о) сплаттерпанк (splatterpunk, splatter — брызгать, журчать, бормотать, искажать сигналы) - фэнтези һәм ужас (куркыныч) арасындагы әдәби-кинемотографик жанр, барлыккы килүе 1980 еллар уртасына туры килә; п) постапокалиптика - глобаль катастрофадан соңгы дөньяны сүрәтләүче жанр.
  3. Ксенофантастика - фантастика жанры төре буларак ул чит планета вәкилләренең психологиясен, җәмгыятен, кешенекеннән аермалы буларак сүрәтли.
  4. ФЭНТЕЗИ - әлеге вакытта аерым бер жанр итеп тә карала. Фэнтези жанры уйлап чыгарылган дөньяны сүрәтли һәм күп очракта халыкларның мифларына, легендаларына, сихри әкиятләренә таяна. Бу уйлап чыгарылган дөньяда аллалар да, сихер дә, әкияти җанварлар да (аждаһалар, гномнар, трольләр), өйрәкләр дә һәм башка фантастик җан ияләре дә булырга мөмкин. Бу жанр вәкилләре: Джон Р.Р. Толкин, Урсула Ле Гуин, Ник Перумов һ.б. Киләчәктә бу жанрга аерым туктап китәрбез.
  5. ХОРРОР (ужасы-куркынычлар) - бу жанрда төрле куркынычлы җан ияләре безне, ягъни укучыны куркытыр өчен кертелгән әсәрләр. М-н, С.Кингның "Оно" әсәре.
  6. (Дәвамы бар, төзәтмәләр кертеләчәк...)


Чыганак: http://ru.wikipedia.org/wiki/%C6%E0%ED%F0%FB_%F4%E0%ED%F2%E0%F1%F2%E8%EA%E8
Категория: Фантастика | Добавил: Khalit (05.08.2011) | Автор: Абдул Халит W
Караулар: 2093 | Комментарийлар: 3 | Теглар: фантастика жанрлары | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру