Шимбә, 20.04.2024, 14:40
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

2булек

2. Машина көлми дә, елмаймый да.
Исәнме, Нур. Танышыгыз: библиограф һәм укытучы Акчурин Сәлим.
Нуров текәлеп кенә Акчурага карап алды.
Без инде таныш шикелле?
Әгәр хәтерегездә булса...-- дип елмамды Акчура.
Хәтеремдә, хәтеремдә. Сез үткән атнада минем лекциядә булган идегез.
Әйе. «Яңа мәсьәләләрне чишүдә автоматлар һәм эвристика» дигән лекциягездә.
һәм сораулар да бирдегез шикелле?
Бераз булды шул. Тагы бер-ике генә соравым калды. Рөхсәт итсәгез...
Рөхсәт. Хәер... Гаяз, без соңга калмабызмы?
Юк,— дидем мин һәм эчемнән генә: «Киңәш сора¬ган була тагы»,— дип үпкәләп «уйдым.
Рәхим итегез,— диде Нуров.
Минем гади сорау түгел. Үтенеч,--диде Акчура һәм, булса булды, булмаса юк дип тәвәккәлләсә кирәк, үзенең йомышын аңлатырга тотынды.— Бары ике сәгатькә генә сезнең Үзәктәге хисап машинасы кирәк иде... Мин аның моделе белән таныш, эш программасы төзелгән, перфолента әзер. Кыскасы, Пасха атавы халкының язма¬ларын укып, бу атауның тарихын ачарга ниятлим.
Нуровның йөзе шундук җитдиләнде, шомырт кебек кара күзләренә кырыс металл төсе керде. Хәзерге вакытта Нуров кая борылырга да белми: аның «Криоцептрон»ы дәүләт күләм әһәмиятле мәсьәләне чишә, ә инженер-кибернетик үзе гаять кызыклы бер проблеманы хәл итү бе¬лән мәшгуль һәм, машина бушагач, кара төнга хәтле шул эше белән утыра иде. Хосусый, шәхси эшләргә алынмас...
Нуровның елмаеп җибәргәнен күргәч, үзем дә апты¬рап киттем.
Ягез әле, мәсьәләгезнең асылын аңлатып бирегез,— диде ул, кинәт йомшарып һәм эскәмиягә утырды.
Акчура белән без дә утырыштык. Сәлим ашыга-ашыга сөйли башлады:
Иң элек миңа кохау ронго-ронго тамгаларын статистик яктан эшкәртергә кирәк...
Ләкин моны гади машина да башкарып чыга ала бит!— диде Нуров.
Машина да кирәкми, — дип өстәдем, мин.— Яңа такта берәү генә бит. Кулга каләм тотасың да элекке мәгълүматларга өстәп чыгасың...
Акчура сүрән генә елмайган кебек булды.
Бөтен хикмәт машинага биреләчәк эш программа¬сында,— диде ул әкрен генә.— Мин бер-берсен инкарь итә торган гипотезаларга нигезләнәм...
Бер-берсен инкарь итә торган гипотезалар? Әгәр мәсьәләгез шундый капма-каршылыклы булса, сез минем «Криоцептрон»ны ике кочак печәннең кайсысын ашарга белмичә ачтан үлгән ишәк хәлендә калдырачаксыз бит! Ул...
Туктап калачакмы? Нуров башын чайкады:
Авария куркынычы туу белән ток чыганагын өзә торган реле өстәүнең бер кыенлыгы да юк-югын, ләкин мәсьәләне чишәргә реле ярдәм итмәячәк бит,— диде ул, ияген тотып.
Акчура бер сүз дә әйтмәде, ләкин аның Нуров фикере белән килешмәгәнлеге ачык күренеп тора иде. Ә тегесе иңнәрен сикертеп куйды.
Токтан аермый торырга кирәк,— диде Акчура.
Ни өчен?
Көтеп карарга... Тәҗрибә тәртибендә. Моңа кадәр машинага бирелгән программада өзеклек булуы сизелгәч тә, эшне туктаталар иде. Ә бераз көтсәң? Өзек җирне машина сикереп үтмәсме икәи?
Сәер сорау! Билгеле бер программа буенча эшли торган автоматтан ни көтмәк кирәк? Кыямәт көне җиткәнче, нишләргә белмичә тик торачагы көн кебек бит. Ләкин Нуров ник дәшми соң әле? Кашларын җыерып, бер нок¬тага текәлеп тик тора.
— «Криоцептрон»ның элегрәк лингвистик мәсьәләләр чишкәне бар,— диде ул байтак кына дәшмичә торгач.— Ләкин мәсьәләне чишкәч тә, кирәксез мәгълүматлар аның магнит хәтереннән сөртелә. Бу сезгә билгелеме?
Билгеле,— дип юаш кына баш иде тегесе.— Ләкин калдык магнетизм, очраклы электр корылмалары, спонтан бәйләнешләр булуы мөмкин бит! Ә программаның өзек җирендә машина «энә очында» торган кебек була, «икеләнеп» тора һәм аны кузгатып җибәрү өчен ифрат кечкенә импульс та җитә... Менә шул чагында аның фикерләве яңа эздән китмәсме?
— Сез инде бигрәк...— дип сүзгә мин дә кушылдым.— Хисап машинасын ниндидер җан иясе, аңлы зат итеп карыйсыз. Кеше психологиясе аңа каян килсен?
Ә кешегә ул каян килгән?— диде Акчурин.
Фу сез, шайтаннар,—диде Нуров,— тиргә төшерәсез бит! Сез, Акчурин, мәсьәләне дөрес куясыз. Чыннан да, машинаның программадагы өзеклек аша үтү ихти¬малы бар. Бик аз, ләкин бар. Моннан соң инде ул азмы-күпме мөстәкыйльлек алып, үзен яңача оештырырга тиеш...
Әйе, әйе!— дип җүпләде аның сүзен Акчура, күзләрен елтыратып.
Нуров исә үзалдына сөйләнгәндәй дәвам итте:
Аңарда яңа эчке бәйләнешләр, яна контурлар барлыкка килә... Бу исә турыдан-туры эвристика мәсьәләлә¬ренә килеп тоташа. Яңалык ачу өчен без дә бит упкын аша сикереп үтәргә тиеш булабыз...
Акчурин, остазының авызыннан күзен алмый торган шәкерт кебек, Нуровның һәр сүзен йотып бара иде. Бераздан алар тәмам үзләшеп киттеләр, машинада гадәтләнү һәм күнегү кебек психик сыйфатлар барлыкка килү ихтималы турында сүз кузгаттылар, аннары гомумән кеше фикерләве белән «акыллы» автомат арасындагы принципиаль аермага хәтле барып җиттеләр.
Чыннан да кызык мәсьәлә бу. Ачышларны кеше ничек ясаган һәм ничек ясый? Әйтик, инженер-конструктор бер техник мәсьәләгә теге яктан да, бу яктан да тотынып карый, ничәмә-ничә җайланманы, механизмнарны күздән кичерә, ләкин уена яраклы конструкция килми. Ниһаять, ул, тәмам туеп, арып, бу мәсьәләгә кул селти... Күпмедер вакыт уза. Инженерыбыз бөтенләй башка эш белән шөгыльләнә, әлеге «теш үтмәстәй» мәсьәлә турында уйлап та карамый. Көннәрдән беркөнне, һич тә көтмәгәндә, аның башына келт итеп яңа фикер килә... Мәсьәлә чишелде!
Ул ничек чишелде соң? Монда бит эзлекле фикер йөртү юк, нәтиҗә ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан кебек булды. «Зиһенем ачылып, күз алларым яктырып киткәндәй булды»,- - дияр иде инженер. Дөрестән дә, ул бу мәсьәләне ничек ерып чыкканын аңлата алмый. Аналитик фикер йөртүдә аерым баскычлар бар һәм аларны без күз алдына китерәбез, ягъни уйларыбызның эчтәлеген дә, фикер сөрешенең үзен дә аңлыйбыз, ә бу очракта — интуитив фикерләүдә — аермачык баскычлар юк,— ул бөтен мәсьәләне берьюлы күргән кебек...
Электроник хисап машинагыз ничек уй йөртә?— дип сорадым мин сүзгә бирелеп киткән Нуровтан.--Автомат сукыр килеш эш итә бит, дөресме?
Хәзергә сукыр килеш...— дип килеште Нуров.— Мәсьәлә чишкәндә автомат төрле юлларны сынап карый, һәр мөмкинлекне исәпкә алырга тырыша. Гади мәсьәләне хәл итү өчен бу ысул, һичшиксез, яраклы, әмма мәсьәлә катлауланып, төрле факторлар, үзгәрүчән зурлыклар арта барган саен, аның нәтиҗәлелеге кими, ул вакытны күбрәк ала башлый.
Ә менә күпчелек шахмат позицияләрен тикшерү өчен ул бөтенләй яраксыз,— диде Акчурин.— Чөнки ва¬риантларның һәрберсен сыный китсәң, аларны тикшерүгә ун меңнәрчә ел вакыт кирәк булыр иде!
Димәк, машинадан юньле шахматчы чыкмаячак,— дип нәтиҗә ясадым мин.
Кешенең продуктив фикерләве мондый бәрәкәтсез юл белән бармый,— дип, өзелеп калган җиреннән башлап китте Нуров.— Югыйсә ул кыргыйлыктан чыкмаган бу¬лыр иде, тау куышларында яши бирер иде... Кайбер нәрсәләрне кеше табигатьтән әзер килеш алган яки аңа ия¬реп, күчереп ясаган да булсын. Ук белән җәяне, тимерче күреге, сыбызгы, сал һәм көймә, буяу, көзге кебек нәрсәләрне, тартып-сузып булса да, табигатьтән алынган идеяләр рәтенә кертергә мөмкин. Ә тәгәрмәч? Пропел¬лер? Җил тегермәне һәм чарык? Чыгыр? Мылтык? Он тарту һәм ипи пешерү осталыгы? Дифференциаль исәп алымы? Болар яңа, табигатьтә булмаган нәрсәләр. Кеше мие әнә шундый өр-яңа мәсьәләләрне бернинди программасыз, өйрәтүсез, «эчке күзләре» белән күреп чишәргә сәләтле. Ул иң бөек могҗизага – яңа  нәрсә иҗат итү көченә ия.
Нуров белән Акчурин кузгаткан мәсьәлә психологларны күптән кызыксындырса да, «шарның бу гүзәл хасиятне интуитив, эвристик сәләт дип әйтүдән уза алганнары юк. Ә эвристик ачышларны тышкы яктан тасвир¬лау әллә ни бирми. Александр Пушкин иң нәфис шигырь¬ләрен көз көне иҗат иткән, күренекле француз математигы Пуанкаре четерекле мәсьәләләрне табигатьне сәйран кылып йөргәндә чишә торган булган дип әйтү генә берни дә аңлатмый бит иле.
Соңгы вакытларда кешенең эвристик эшчәнлеген тикшерүгә багышланган фәнни хезмәтләр күбрәк күренә башлады. Мәсәлән, сынап карау һәм ялгышлар теориясе бәян ителде. Безне буталчык бер лабиринтка кертеп җибәрсәләр, аннан ничек чыгар идек? Теләсә кайсы юнә¬лешне сайлыйбыз да китеп барабыз, әгәр бу юл дөрес булмаса, икенче тармактан китәбез һ. б. Лабиринтка җибәрелгән күселәр дә башта нәкъ шул ысулны «кулланалар» икән. Юлны бер табып алгач, алар инде буталып, адашып йөрмиләр, туп-туры шуннан баралар. Сынап ка¬рау һәм ялгышлар теориясе нигезендә төзелгән электроник күсе дә нәкъ шулай эш итә.
Ләкин бу теория эвристик эшчәнлекнең серен ача алмый.
Маймыл белән үткәрелгән бер тәҗрибәдә түшәмгә банан элеп куялар. Аны «кулга төшерү» өчен маймыл өч әрҗәне берсе өстенә берсен куеп баскыч ясарга тиеш була. Беркадәр вакыт маймыл тыз да быз килеп йөри, аннары кинәт «мәсьәлә»не чишеп ташлый. Кинәт зиһен ачылып «мәсьәлә»нең асылын аңлап алуны, бөтенесенә берьюлы төшенүне психологиядә «инсайт» дип атыйлар. Инсайтны логик фикерләүгә генә кайтарып калдырып булмый...
Нуров белән Акчурин менә шулар турында сөйләштеләр. Алар, үзләре дә сизмичә, бер теориядән икенчесенә, бер фараздан икенче фаразга күчәләр, ләкин әңгә¬мәнең үзәге һаман бер: эвристика, иҗади фикер эшчәнлеге...
Соңгы вакытларда эвристик эшчәнлекне машинада модельләштерергә тырышучылар булган, бу эшкә Нуров та килеп кушылган. Алар иң әүвәле нинди машинаны «гакыллы» дип санарга кирәк? дигән сорау куйганнар.
Берәүләр фикеренчә, әгәр автомат төрледән-төрле юллар арасыннан дөресен сайлый белә икән, аны гакылга ия дип исәпләргә кирәк. Мондый сайлый белү сәләте бик мөһим. Ул кешегә хас, әмма кеше фикерләвендә бердәнбер форма түгел.
Мондый фикер дә бар: кеше белән билгеле бер уен, мәсәлән шахмат, уйнаганда аны алдарга сәләтле машинаны фикер йөртә белә дип санарга ярый.
Фикер йөртә белүче машина кешедән өстен булачакмы?— дидем мин, тагы гәпкә кушылып.
— Әлбәттә!—дип җавап бирде Нуров.— Беренчедән, ул секундка миллионнарча математик һәм логик гамәл башкара, ягъни бездән күп тапкыр җитезрәк.
      — Икенчедән, ару-талуны белми, — диде Акчурин. 
      — Өченчедән, аның ялгышу яисә күрмичә калу ихтималы юк. Дүртенчедән, нервлары булмауны да аның өстенлеге дип санарга кирәк.
      — Турысын гына әйткәндә, мин монысына шикләнәм,—дип башын чайкады Акчурин.— Минемчә, кеше нәкъ менә нервлары булу аркасында...
Уңышка ирешәме? — дип сорадым мин.
Акчурин ияген какты.
Ә машинаны «нерв системасы» белән тәэмин итсәң? Ачулана, үпкәли, киреләнә торган автоматның булуы мөмкинме?
Әгәр дә бу сыйфатлар кирәк дип табылса, андый машина төзергә булыр иде, әлбәттә,— диде Нуров.
Ә мин ышанмыйм! — дин каршы төштем мин.
Синең ышанасың гына килми! Чөнки син антропоцентрист, кешене дөнья үзәгенә куясың. Табигатькә әйлә¬неп кара, Гаяз. Җир шарында тереклек формалары искиткеч күп: алты мең төр хайван һәм өч йөз мең төр үсемлек теркәлгән. Миллион еллар буена табигать терек¬лек ияләренең бихисап күп төрләрен тудырып, һәр мөм¬кинлекне, һәр ихтималны сынап караган. Яраксыз организмнар сызып ташланган. Сукыр килеш сайласа да, табигать кеше кебек акыл иясе иҗат итә алган.
Кеше... Ул бетмәс-төкәнмәс «Нигә?», «Нилектән?» кебек сорауларга җавап эзли. Белемгә сусау һәм иҗат итү сәләтен дә аңа шул ук сукыр табигать биргән. Иң кызыклысы шул: кеше моңа табигать белән көрәштә ирешкән.
—Һәм бу көрәштә кешегә үз-үзе белән конфликтка керергә дә туры килә,— дип өстәде Акчурин.— Кәеф кы¬рылу, күңел төшү, куаныч-шатлыклар...
Без — кешеләр — табигатьтән дә уздырырга сәләтле,— дип һаман үз фикерен куәтләде Нуров.— Битараф табигать кеше кадәр кеше иҗат иткән, ә кеше гакылы үзеннән югарырак торучы фикер иясе тудыра ала. Моңа ышанмаган кеше акыл көченә, аның киләчәгенә ышанмый дигән сүз. Үзенә бер төрле куркаклык, астыртын песси¬мизм бу.
Ярый, бәхәсләшмик, — дидем мин. — Ә куркуга килгәндә, артык акыллы машинадан мин чыннан да шүр¬лим, дус кеше!
— Оптимист булырга кирәк! диде шул чакны Акчу¬рин.— Иртәгәсе көн кешелек дөньясы каршына нинди мәсьәләләр куяр — монысын без белеп бетерә алмыйбыз, ләкин без киләчәккә өмет белән карарга тиеш. Кеше белән машина арасында каршылык килеп чыкмас дип өмет¬ләнәм мин...
— Кем белә... диде Нуров акрын гына һәм бер ми¬ңа, бер Акчуринга карап болай дип өстәде:—Моны тәгаен берәү дә белми.
Димәк, машинаны күздән ычкындырмаска ки¬рәк!— дидем мин, тавышымны күтәреп.— Шик туды исә, кнопкасына басып, аны туктатырга кирәк!
Кнопкасына кайчан басасын белсәң...— дип куйды Нуров, уйланып кына. — Ә соңга калсаң? Әгәр дә машина буйсынудан чыгарга ниятләгән икән, вакыты җитмичә то¬рып ул моны безгә сиздермәячәк.
Нуров белән бу хакта сүз көрәштерүнең мәгънәсе юклыгын аңлап, мин үземдә туган башка фикерләрне әйтер¬гә җөрьәт иттем:
Сез эвристик фикерләү турында берничә гипотеза китердегез,— дидем мин.— Сынау һәм ялгышлар теория¬се, инсайт... Атаклы Эдиссонны гына алып карагыз. Ул кайбер очракларда нәкъ автомат машина кебек, сынап карау һәм ялгышлар методы буенча эш иткән бит. Сынап карый, барып чыкмый, ташлый. Икенчесен сыный, уңышсыз чыга, тагы ташлый... һәм, ниһаять, аңа, шагыйрьләр әйтмешли, бәхет кояшы елмая...
Нуров миннән мондый батырлыкны көтмәгән иде.
— Шөбһәсез! — дип килеште ул шундук. — Бу ысул ахыр чиктә зарури рәвештә ачышка, яңалыкка китерә. Ләкин, инде әйткәнемчә, ул артык күп вакытны ала һәм иң мөһиме шул: киләчәктә бу ысул кешелек ихтыяҗлары¬ның үсешен канәгатьләндерә алмаячак, ягъни үзе бер комачауга әйләнәчәк. Диалектика кануны: бүген яңа булган нәрсә — иртәгә инде иске, бүген безне алга этәргән көч — иртәгә, һичшиксез, тормоз булачак. Моннан биш йөз ел элек Оккам дигән фикер иясе: "Зыянсыз  алып таш¬лан була торган бөтен нәрсә кисеп атылырга тиеш»,— дигән. Без искелекне, бигрәк тә фикерләүдәге тормозларны кисеп ташласак кына алга бара алабыз.
«Алга баруын алга бару...—дип уйлап куйдым мин.— Ә табигатьне өйрәнүдә бер-бер чик бармы соң? Өйрәнә-өйрәнә без аның очына чыкмабызмы? Очына чыккач, фәннең һәм дөньяның кызыгы калмаячак бит...»
Мин шул турыда сорый гына башлаган идем, Акчурин мине ярты сүздән аңлап алды. Ул кесәсеннән калын дәф¬тәр чыгарды.
«Бүгенге физика торган баскыч – азаккысы түгел. Ул фәкать табигать турындагы белемнәребезнең бер ниргәсе генә һәм безнең белемнәребезнең үсеше биологик эволюция кебек үк дәвам итәр дип уйларга кирәк». Моны Поль Дирак әйтә,-   дип укып бирде ул.
Гаҗәпкә каршы, Нуров Акчуринның дәфтәрен күрмә¬де дә шикелле. Ул үзенең эчке уен дәвам иткән кебек сөйли башлады:
Әйе, без алга барабыз, күп беләбез, һаман алга омтылачакбыз. Ләкин безне бүген үк гыйлем ташкыны күмеп ташлады. Берничә сан китеримме? Иң тырыш кеше дә үзенең аңлы гомере буена ун-унике меңнән артык китап укый алмый. Ә елына химия буенча ике йөз мең хез¬мәт, физикадан — туксан мең, биология буенча бер йөз егерме мең хезмәт басыла... Тиздән, күп булса егерме-утыз елдан, безне шул кәгазьләр күмеп китәчәк.
Димәк, галимнәр бер үк нәрсәне кат-кат ача баш¬лаячаклар?
Хәзер үк инде галимнәр башкалар ни эшләгәнне белми!—дип җавап бирде миңа Нуров.
Элек тә мондый хәлләр булгалаган ич,—диде Ак¬чура.— Больяи белән Лобачевскийны гына алыгыз. Алар, мөстәкыйль рәвештә, яңа геометрияне иҗат итәләр бит.
Аларга үзара элемтә, бәйләнеш, мәгълүмат җитмә¬гән, ә хәзер нәкъ киресе — информация муллыгы комачаулый,— дип аның сүзен кире какты Нуров.— Менә үзегез күрәсез: хәзер безнең каршыда гаять зур, мөһим мәсьәлә тора һәм шуны хәл итмичә торып алга барыш юк...
Нуров сүздән туктады һәм Сәлимнең иңенә кагылып:
Акчурин! Ә бит без әле юньләп таныш та түгел. Үзебез, күрче, фәлсәфәгә кереп чумганбыз,— диде.
Барасы җиребез дә истән чыкты,— дип өстәдем мин, сандугачларга бүген чират тимәячәген аңлап.
Әле генә теле телгә йокмаган, Нуров белән бәхәскә дә кергәләгән Акчурабызның кыюлыгыннан тагы җилләр исте. Кеше белән аралашмау, ялгызлык бәласе...
Үзенә күрә бер бәхетсез инде мин,— дип сөйләп китте Акчура, беркавым ык-мык итеп торгач.— Филоло¬гия факультетының өченче курсына барып җиттем, тик үземнең, кем әйтмешли, үз тәлинкәмдә түгеллегемне тоеп укыдым. Ары-бире ташландым, сәләтемне шахматта да, радиоһәвәскәрлектә, кинода, су асты спортында сынап карадым... Күңелем яткан нәрсә таба алмадым. Хәзер шуны беләм: мин ашыкканмын, белем туплауның эзлекле һәм дәвамлы процесс булуын аңламыйча, бөтен гыйлемне берьюлы үзләштерергә теләгәнмен... Менә шулай исәрлә¬неп йөри торгач, гомерлеккә рухи гарип булып калудан куркып, бу факультетны ташладым да, библиография институтына күчтем. Беренчедән, ул китапка якынрак тора һәм, икенчедән, анда уку, имтихан бирү җиңелрәк иде. Үзең теләгәнне өйрәнергә вакыт күбрәк кала...
Күп укыдым... Бара торгач, фәннәр патшасы киберне¬тикага килеп җиттем.
Нуров, тезләренә таянган килеш, аллея комында җилфердәп яткан өрәңге яфрагына карап утыра. Аның йөзе җитди иде. Бәлки үз-үзеңне, тормышның мәгънәсен һәм максатын эзләү иҗат кешесе өчен иң мөһим мәсьәләдер?
Акчурин салмак кына сүзен дәвам итте:
Аннары математика кирәк булды. Быел менә дип¬лом яклыйм.
Темаң нинди?— дип бүлдердем мин аны. Акчура җавап биреп өлгергәнче үк Нуров:
Әһә! Сезнең диплом эшегез миңа таныш бит!— дип куйды.
Чынлапмы?—дип сорады Акчура. 
— Чынлап. Миңа аны кичә рецензиягә бирделәр. «Бер үк модельдәге автоматларның интеллектуаль аермала¬ры». Дөресме?
Әйе, нәкъ үзе!—дип елмайды Акчурин.
Әйбәт күренә,—дип куандырды аны Нуров.
Хисап машинасын интеллектуаль дип атавыгыз сәеррәк тоелса да, артык мавыгып микән болар дип, гафу итәргә дә була әле,— дидем мин. — Ләкин бер үк төр машиналар арасындагы аерма... Анысы нәрсә? Ул нәр¬сәдә күренә? Эш тизлеге төрлечәме? Әйтик, берсе мәсьәләне тизрәк чишә, икенчесе...
Эш тизлегендә генә түгел,— дип җавап бирде Ну¬ров.— Нәкъ бер схема буенча, бердәй детальләрдән төзелгән хисап машиналары арасында да бирелгән мәсьә¬ләгә якын килүдә аерма күренә. Бер машина математик теореманы кыска һәм нәфис бер төгәллек белән исбат итә, икенчесе әйләнеч юллардан барып, шактый «азаплана»...
Шулай булгач, беренче машина ничектер кешегә, кеше фикерләвенә якынрак торамы?
Юк,— диде Нуров.— Күрәсең, кешеләр кебек үк, автоматларның да, уртакуллары белән беррәттән, та¬лантлы булганнары да очрыйдыр...
Һәм сез үзегез тудырган машинаның нилектән та¬лантлы булуын белмисезме?
Нуров туры җавап бирмәде.
Ә талантлар ничек туа? Кем ул гений?— дип кө¬лемсерәп куйды ул.— Генийны тәрбиягә генә кайтарып калдырып булмый, аңарда тумыштан килгән хасиятләр өстенлек итә. Нинди хасиятләр? Алар ничек барлыкка килгән?
Шулай сүз белән мавыгып, кайчан кузгалып китүебез¬не дә хәтерләмим. Әкрен генә атлый торгач, без Хисап үзәге янына ук килеп чыкканбыз. Бәлки бу Нуров эше булгандыр — әйтә алмыйм. Әллә соң без ирексездән Акчурага ияргәнбезме? Аның бөтен уенда шул Үзәк, андагы «Криоцептроп» иде бит.
Ап-ак бина каршысында тукталдык. Миңа бүген кич шалтыратырга тиешләр иде, шул исемә килеп төште. Сә¬гатемә карадым, ләкин яңа дуслар минем ашыкканымны сизмәделәр дә бугай. Алар нәкъ менә бер-берсен тулыландыра торган кешеләр иде. «Нуров миңа алмашчы тапты бугай”, — дип уйладым мин, бераз көнләшеп тә куй¬дым. Мин аларга кулымны суздым. 
— Кайчан күрешербез? 
— Киләсе якшәмбедә,- диде миңа Нуров.— Ял көнен ялга багышлыйк әле. Кошлар сайравын урманда язып алырбыз...
Ә хәзер нишлисез? Кохау ронго-ронго беләнме?
Әйе. Бер очтан «Криоцептрон”ның психик сәләтләрен дә тикшерергә исәп. Башыма яңа бер идея килде... Шәп идея!
(Дәвамы тулысынча түбәндәге сылтама аша күчереп алып укырга мөмкин: http://tatarfantast.moy.su/load/tatarcha_fantastik_s_rl_r/adler_timergalin_kokhau_rongo_rongo/3-1-0-8)
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру