Сишәмбе, 19.03.2024, 06:59
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Гали, Вәли һәм марсияннар -2

(фантастик юмореска)

Американнарның очу аппараты салмак кына Марс планетасы буйлап китеп бара иде. Кинәт кенә ул зур бер таш алдында туктап калды. Ташта ниндидер язу да бар. Аппарат аны фоторәсемгә төшерде дә, тиз генә җиргә җибәрде. 
Америка галимнәре бу язу белән озак баш ватты һәм мәсьәлә барыбер чишелде. Баксаң, язу татарча икән: "Монда Гали белән Вәли булды!”,— дип язылган, ди теге ташка. «Вәт, татарлар! Безне уздырганнар бит,— дип шаккатты американнар. Ничек ул татарлар алардан алда Марска менеп төшкәннәр дә һәм нинди кешеләр икән алар? 
Озак баш ваттылар һәм Кәкрекаен исемле татар авылыннан теге кешеләрне тәки эзләп таптылар. Ул да булса ике дус Гали белән Вәли икәннәр. Сораша башладылар: ничек тә ничек? 
Гали белән Вәли башта аптырап калгандай тоелдылар. Башлары да "авырта” иде. Бер көтү американнарны күргәннән соң башлары тагын да авыртыбрак киткәндәй булды. 
Хәйләкәр Гали сүзне читтән башлады: 
— Ни, бит әле, без бит бушка интервиюрырлар бирмибез. 
Диңгез арты кунаклары тегенең тел төбен шундук аңлап алдылар һәм бер яртыны чыгарып та утырттылар. Шешә төбенә житкәч кене татар «җегетләре»нең телләре ачылып китте. Исләренә төшерә башладылар. Үзләре дә сизмичә нинди батырлык эшләп ташлаганнар бит! 
— Ә, Гали дус, исеңдәме теге көнне Кәримәттәй самагуныннан соң шайтаннар күренә башлаган иде?—диде Вәли. 
— Әйе, әйе. Үзләре яшел төсле дә иделәр бугай әле— дип җөпләде Гали. 
— Әйе, аннан каядыр очтык та бугай,— дип дәвам итте Вәли,— әллә самолетта, әллә тәлинкәдә. 
—Әйе, алар белән теге самагунны да җиппәрдек. Аннан аларга «Кубәләгемне дә җырларга өйрәтеп маташтык бугай,— дип кушылды Гали. 
— Мин түлке, Гали дус, шунсын аңламый калдым: ничек соң без азактан ментлар машинасына барып эләктек? 
— Теге кабахәтләр- яшел шайтаннар безне ментларга сатып жибәргәннәрдер әле?!— дип Гали үзенең шиген белгерде. 
Аларны тыңлап торган американнар аптырап калдылар: 
— Шул гынамы?.. Ә ташка язганнарыгыз исегездә юкмыни? 
Вәли дөресен ярып  салды: 
— Вәт, хөрмәтле "бушлар” (Вәли аларга президентлары хөрмәтенә "бушлылар”, дип әйтмәкче булды ахры) Мин шунысын гына хәтерлим: менә пратакул дигәннеренә яздым, ә ташка, ипикәй, мин язмадым. Үтерсәгез дә мин түгел. Гали генә язмаган булса. 
— Ю-ю-юк!— дип башын какты, каты эчемлектән шактый "йомшап” киткән Гали. 
Американнар, бүтән бер яңалык та ишетмәячәкләрен аңлагач, ике дуска күчтәнәчләр, "яртылар” калдырып китеп тә бардылар. 
Алар күздән югалуга койма ярыгыннан бүрәнкә борынлы яшел баш күренде: 
— Киттеләрме? 
— Киттеләр! Чыгыгыз!— дип Гали белән Вәли беравыздан элекке дусларын чакырдылар. 
Кычыткан арасыннан тагын, шундый ук,  яшел баш күтәрелде һәм озакламый койма ярыгыннан ике яшел марсианлы килеп тә чыктылар. Икесенең дә яшел авызлары яшел колакларны кадәр ерык. Күчтәнәчләрне күргәч, авызлар тагын да ерылыбрак китте. 
— Молодцы! Чын дуслар икәнсез. Сатмадыгыз,— диде берсе. 
Икенчесе, шап иттереп, кай жиреннәндер пластик стакан тартып чыгарды: 
—Сал! 
Дусларның бәйрәме дәвам итте.
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру