
3. Мәхмүди әдәби иҗатта каләмен район газетасында эшләгән чакта үк сыный башлый. Аның беренче хикәяләре, шигырьләре, поэмалары 80 нче елларда ук дөнья күрә. Озак эзләнгәннән соң, ул, ниһаять, әдәби иҗатта үз юлын таба — соңгы берничә елда халык арасында үзенчәлекле повесть-хикәяләре белән билгеле була. 3. Мәхмүди әсәрләрендә укучыны җәлеп иткән төп үзенчәлек шуннан гыйбарәт — яшь язучы маҗара белән сатира-юморның органик берлеген тудыра алган. Аннары ул чит-ят дөньяларга, планеталарга караганда бүгенге җир тормышы, татар тормышы хакында язуны мәгкуль күрә. Шуның белән ул Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәреннән килүче сатирик маҗара традицияләрен дәвам итә.
Өстәмә материаллар: