Сишәмбе, 19.03.2024, 11:34
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Фәтхулла Хәзрәт

(азагы)

Берничә минутлар үтеп, мәет әүвәлге, терелү төчкерүен төчкергән вакытта Фәтхулла хәзрәт тә инде аны танып җиткән иде. Ул каушау, бераз куркыну, куану һәм гаҗәпләнү катыш тавыш белән:
— Кара, кара, бу безнең, мәсәлән, Миңлесылу кодача бит! — дип кычкырып җибәрде дә үзе өстәлгә таба берничә адым
атлады.
Миңлесылу моннан 51 ел әүвәл, 28—29 яшьләрдә генә килеш үлеп киткән, мимылдык гәүдәле, кара чәчле бер хатын иде. Ул, кыз вакытында искечә генә тәрбияләнеп, аннан соң иске бер тирече Ибраһим байга «хәләл җефет» булган һәм, аның белән 11—12 ел бергә торып, яшьләй үлеп киткән иде.
Докторларның берәр сәгатьлек хезмәтләреннән соң Миңлесылу, тәмам терелеп җитеп, тигез һәм куәтле тын ала башлады; яңадан берәр биш минуттан күзләрен дә ачып җибәрде.
Докторлардан берсенең:
— Хәлегез булса, торып утырырга тырышыгыз! — дигән сүзе Миңлесылу абыстайны як-ягына карандырды. Ул, үзенең як-ягында рус киемендәге татарча сөйләшә торган кешеләрне күргәч, аптырап һәм гаҗәпләнеп:
— Кара әле бу чукынган урысларны, мөселманча сөйләшкән булалар бит! — дип җибәрде.
Бу вакытка кадәр: «Бу эшләр күз буумы, әллә чынмы?» — дигән фикер белән мәшгуль булып, тавыш-тынсыз гына торган Фәтхулла хәзрәт, Миңлесылу абыстайның тавышын ишетү белән, фикереннән аерылып, үз-үзен дә белмичә:
— Кодача, кач! Монда, әлхәмделиллаһи раббилгаләмин, мәсәлән, мөселман кеше басып тора! — дип кычкырып җибәрде. (...)
Хәзрәтне бүлмәдән чыгардылар. (...)
Әхмәт, кайтышлый, хәзрәтне рәсемнәр музеена алып керде.
Бу музейның бинасы шикелле шагыйранә матур бинаны хәзрәтнең өнендә түгел, төшендә дә күргәне юк иде.
Зур бер залга керделәр. Ишектән керүгә, хәзрәтнең күзләренә Печән базарының «Көфер почмагы» күренде: алдарак кына сыер шикелле зур гәүдәле, калын җилкәле, табак шикелле җәенке, сипкел төшкән битле бер татарның басып торуы аермачык күренә иде.
Фәтхулла хәзрәт бу татарны күрү белән ике кулын алга сузып тотты да:
— Аман, исәнме, Гаптерәхим бай? Бала-чага сау-сәламәтме? — дип йөгереп, шуңар таба китте; һәм Гаптерәхим байның кулын сузмый торганны күргәч: «Бай әфәнде минем урысча киенгәнлегемә ачулана торгандыр», дип уйлады да: — Халәте икраһ*, Гаптерәхим бай! Халәте икраһ! Менә күрешик әле, һәммәсен сөйләрмен, ысул җәдитчеләрнең бөтен серләрен чишәрмен,— дип, кычкырына-кычкырына теге татарның янына барып җитте. Фәкать шул җирдә генә инде Фәтхулла хәзрәт бу татарның чын кеше түгел, бәлки рәсем генә икәнен һәм бу «Көфер почмагы» булып күренә торган нәрсәнең дә бик зур полотнога ясалган картина икәнен белде дә, Әхмәткә карап: — Урыс дигәнең акча өчен әллә нәрсә ясар, җани! Мин бөтенләй инде, мәсәлән, Гаптерәхим байның үзен күрәм дип торган идем,— диде.


*Халәте икраһ — ирексез хәлдә.

Әхмәт, көлемсерәп, Гаптерәхим байның кем булган икәнлеген сорашты.
Хәзрәт:
— Гаптерәхим бай Кушморатов Ишми хәзрәтнең яраннарыннан иде. Акчасын кызганмый, көчен кызганмый, нинди мәктәп күрсә, шуны яптырырга тырышып йөридер иде,— дип бәян иткәч, Әхмәт теге татар сурәтенә текмекләп карады да:
— Ахмак кеше икәнлеге калын җилкәсе һәм калын һәм майлы йөзеннән үк күренеп тора,— диде.
Хәзрәт мыгырдана-мыгырдана «Көфер почмагы»н текәлеп карый башлады.
«Көфер почмагы»ның һәммә нәрсә һәм һәммә кешесе хәзрәткә танышлар булып чыктылар: авызын бик зур ачып, тешләрен казып тора торган бер татар; (...) маймыл шикеллерәк, чуар бүрекле, кыска гына буйлы бер кеше; бик кыска гына буйлы, чуар чалмалы бер яшьрәк мулла — һәммәсе хәзрәтнең бик белә торган кешеләре һәм хәтта дуслары икән.
Әхмәт бу кешеләрнең йөзләренә бик дикъкатьләп карап торды. Бу йөзләрнең һәммәсендә бертөрле горурлы ахмаклык һәм киберле «акыллы бантлык» күренә дә, ихтыярсыз көләсене һәм мыскыл итәсене китерә иде. Әхмәт бу кешеләргә карады да, бераз көлемсерәп:
— Менә шушы хайваннар, бичаралар, бервакытта татар дөньясында үз-үзләрен танымый йөргәннәр бит. Җитмәсә әле һәркемгә гакыл биргән булып, һәркемне «туры юлга» өндәгән булып азапланганнар бит,— дип уйлады.
Бу картина Фәтхулла хәзрәткә бик ошады. Ул аны аерыла алмый карый һәм анда яңадан-яңа таныш кешеләрен таба иде. Бервакыт хәзрәт ике йодрыгын куышландырып тотты да, картинаны шулар аркылы карый-карый, җәһәтләп, артына чигә башлады. Хәзрәт чигенгән саен, картина ачыграк һәм матуррак күренә бара иде. Шулай чигенеп барганда, хәзрәт аркасы белән бер нәрсәгә бик каты килеп бәрелде дә артына әйләнеп карады. Аның бәрелгән нәрсәсе — икенче якка эленгән бер картинаны карап торучы бер әфәнденең аркасы икән. Теге әфәнде дә хәзрәткә әйләнеп карады. Хәзрәт аңар бераз ачуланып карап торганнан соң, йөзенә гайрәт чыгарып:
— Күзең чыкканмы әллә синең! — диде. Әфәнде аптырап калды һәм:
— Гафу итегез, минем аркамда күзләрем юк,— дип, ише-телер-ишетелмәс кенә җавап бирде дә карый торган картинасына әйләнде.
Хәзрәт, тагы да гайрәткә килеп:
— Миең черегән нәрсә, аркаңда күзең булмагач, атаң башына дип, юл өстендә басып торасың? — дип сорады.
Әфәнде хәзрәткә гаҗәпләнгән шикелле каранды да нәрсәдер әйтмәкче булган иде, әйтеп өлгермәде, үзләре янына килеп җиткән Әхмәт белән хәзрәт аңламый торган телдә нәрсәдер сөйләшә башлады.
Әхмәт атасын теге әфәнде яныннан алып китте дә, аңар пошыныбрак карап:
— Сине, әти, әдәпкә өйрәтер өчен ибтидаи* мәктәпкә бирми ярамый,— диде.
Хәзрәт, бу сүзгә бик ачуланса да, гыйльме симия** белән берәр зарар китерүеннән куркып, Әхмәтне сүгә алмады, бары:
— Шулай бәддогадан курыкмасаң, мыскыл ит инде атаңны,— дип мыгырданды да як-ягындагы рәсемнәрне карана башлады. Рәсемнәрнең күбесе иске татар тормышыннан алынган нәрсәләр иде.


* Ибтидаи — башлангыч.
** Гыйлъме симия — әкиятләрдә сөйләнә торган гыйлем.

Хәзрәтнең күзләре бер рәсемгә төште. Рәсемдә 30—40 яшьләрдәге бер татар хатынының, йөзен бик чытып, авызыннан төкерекләрен чәчеп, 4—5 яшьлек бер малайны кыйнап торуы күрсәтелгән иде. Хәзрәт, моны күргәч, бик кәефләнде дә, теге хатын сурәтенә мөрәҗәгать итеп, вәкарьле генә елмаеп:
— Малайга чәпәләк бирәсеңмени! Ныграк! Ныграк! Талны, мәсәлән, чыбык вакытында бөгеп калырга кирәк! Кечкенә вакытта, бәрфараз, кыйналып үссә, зурайгач бәхетле булыр! — дип кычкырды.
Залдагы кешеләр, елмаешып, хәзрәткә карадылар. Икенче бер рәсемдә теге абыстайны иренең кыйнап торуы күрсәтелгән иде. Кырдырган башлы, кыска мыеклы, 40—45 яшьләрендәге бер татар, күркә шикелле кабарынып, абыстайны яра иде. Бу рәсем дә хәзрәтне бик кәефләндерде. Ул, рәсемдәге татарга мактау күзе белән карап:
— Шулай, шулай, яр кабыргасын шайтан камчысының! Йомшаклык күрсәтсәң, башыңа, мәсәлән, менеп утыралар алар! Ныграк ярсаң, мәхәббәтне сала төшәргә, фаразан, файдалы була ул! — дип кычкырды.
Залдагы кешеләр тагы хәзрәткә елмаешып караштылар.
Өченче рәсемдә теге татарның исереп егылып ятканлыгы һәм бер полицейскийның аны төрткәләп, колакларын уып торуы күренә иде. Хәзрәт бу рәсемгә озак карап тормады, бәлки исерек татарга күз генә төшерде дә:
— Ходай тәүфыйк бирсен бичарага. Кыяфәтенә караганда, чибәр, эшлекле кеше булырга охшый,— дип, узып та китте.
Әхмәт атасына карап елмайды. (...)
Рәсемнәрнең берсендә ука чуклы асыл күлмәк һәм аның өстеннән чатма камзул кигән дүрт татар хатыны төшерелгән иде. Хатыннарның берсе бик җитди сөйләп утыра, калганнары, йөзләренә куркыну һәм кайгырыну чыгарып, тыңлап утыралар иде.
Әхмәт бу хатыннарның мондый җитди сөйләшеп утыруларына игътибар итте дә рәсемнең астындагы язуны карарга тотынды. Анда хатыннарның:
— Кичәге бүләк багу мәҗлесендә Мәрфуганың пылавы кызарган иде.
— Харап булган икән! Илаһи, үзең сакла шундый эшләрдән! — дип кайгырышып утырганлыклары бәян ителгән иде.
Хәзрәт, хатыннарны бик кәефләнеп карап:
— Кайсы байның хәләл җефетләре икән бу сылу абыстайлар? — дип әйтеп өлгермәде, үзенә якын гына бер җирдә җи-ңелчә генә звонок тавышы ишетте.
Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады.
Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды. Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөй-ләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:
— Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагандырсыз инде? — дип сорады.
Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде.
Хәзрәт бу сүзгә ышанмаса да, Әхмәтнең гыйльме симия белән берәр афәт ирештерүеннән куркып, ышанмаган л ыгын белдермәде.
Әхмәт, өйдә эшләре бар икәнен сөйләп, атасын кайтырга ашыктырды.
Хәзрәт өйгә кайтышлый Әхмәттән Миңлесылу кодачаның үзләрендә икәнлеген ишеткәч, эшләпәсен бераз кыңгырайтып, купшылап куйды.
Мөсафирләребез өйләренә кайтып кергәндә, Миңлесылу кодача, залда Әхмәтнең хатыны һәм балаларына карап, кызып, ачуланып, авызын бүлтәйтеп, әллә нәрсә кычкырына; балалар, аңар карап, шаркылдашып көлешәләр иде.
Хәзрәт, бөтен коридорны яңгыратып, ике мәртәбә тамак кырды да, залга барып кереп, берәр минут Миңлесылу кодачаны карап торды. Миңлесылу хәзрәткә ачу күзе белән каранды да Әхмәтнең хатыныннан:
— Күзен челәйткән, мәхәббәтсез! Бу нинди карт урысыгыз тагы? — дип сорады.
Әхмәтнең хатыны җавап биреп өлгермәстән борын, Фәтхулла хәзрәт, үзе сүз башлап:
— Чү, кодача! Үзеңнең мелла кодаңны урыс дип әйтү — ни дигән сүз ул? Мин, мәсәлән, әлхәмделиллаһи раббелгаләмин, хак мөселманмын! Әле сиңа, кач, монда намәхрәм кеше бар, дип әйтергә уйлап кына торадыр идем,— диде.
Миңлесылу кодача хәзрәтнең сүзен ахырына кадәр тыңлап бетермәде:
— Бәлеш-еш! Бу ниткән эш тагын! — дип, бер кулы белән башын, икенче кулы белән йөзен каплап, уң яктагы бүлмәгә таба йөгерде. Һәм юл өстендә басып тора торган Зыя белән бик каты бәрелеште һәм ике скамья, вазалы бер өстәлне бәрелеп аударды да, дулап, бүлмә ишегеннән кереп капланды. (...)
Бу бүлмә Миңлесылуның үзенә тәгаен ителгән бүлмә иде. Моннан бер сәгать әүвәл бу бүлмәне аңар күрсәткән булсалар да, ул, балалар һәм Әхмәт хатыны белән сүгешә-сүгешә, бүлмәнең бернәрсәсен дә рәтләп карамаган иде. Хәзер каранырга тотынды. Бүлмәнең җиһазлары да, җыештырылуы да Миңлесылуга бөтенләй ят иде.
Кодача иң әүвәл көзгедән үз-үзен карамакчы булды. Ләкин көзге бик югары эленгән шикелле иде.
— Әбәү, затсыз чукынчыклар, бер нәрсәне килештереп, урынына куя белмәгәннәр; көзгеләрен кай җиргә элгәннәр бит,— дип, Миңлесылу көзге эленгән турыга барып баскан иде, көзгенең, үз-үзеннән түбәнрәк төшеп, карар өчен бик уңайлы урынга туктаганлыгын күрде. Миңлесылу, хәйран калып: — Пәрәмәч! Бу ни хәл тагын! — дип кычкырып җибәрде дә: — Әллә пәри патшасының сарае микән бу,— ди-ди, уйланып, көзгедән каранырга тотынды. Бераз каранып торгач, Миңлесылу абыстайга үзенең бите кара шикелле күренде дә, ул бизәү өстәле янына китте. Ул киткәч, көзге яңадан әүвәлге урынына менде.
Миңлесылу абыстай, бизәү өстәленнән бик тырышып-тыры-шып эзләп тә, кершән дә, иннек тә таба алмагач, эченнән генә: «Бер юньле нәрсәсе булмагач, бизәү өстәлләренә т... м...» — дип уйланып, звонок белән хадимәне чакырып, кершән-иннек сорамакчы булды.
Ерак түгел бер җирдә звонок төймәләре шикелле өч төймә тора иде. Бол арның һәркайсының астында язулары булса да, уйгур хәрефләре белән язылганга күрә, Миңлесылу таный алмады. Ул озак уйлап тормыйча гына уртадагы төймәне басты. Төймәнең басылып бетүе булды — Миңлесылуның үз бүлмәсендәге ике зур тәрәзәнең һәр икесенең акрын гына ачылып китүләрен күрүе булды. Ул, тагы хәйран калып:
— Бәлеш, бәлеш, бәле-еш! Бу ни әкәмәт тагын?! — дип кычкырып, тәрәзәләргә таба берничә адым атлады да, аптырап, урамны каранырга тотынды.
Ләйлә аны университеттан өйләренә алып кайтканда, ябык автомобильгә утыртып алып кайткан иде. Шунлыктан ул урамны, хосусан күк йөзен күрә алмаган иде.
Урамдагы зур-зур пулатлар, бөтенләй көзгедән ясалган зиннәтле сарайлар һәм аларның салыну рәвешләре Миңлесылу кодачаны бөтенләй хәйран калдырды.
Тәрәзәләргә каршы сузылып киткән чиксез озын урамның арырак бер җирендә адәм кыяфәтендә салынган бик зур бер йорт күренеп тора иде. Бу «адәмне» күргәч, Миңлесылуның коты очты, тезләре тетри бантлады, кычкырырга теләде, кычкыра алмады. Аның башына бу «адәмнең» Гуҗ бине Гонык булучылыгы, тиз көннән дәрьяларның суларын эчеп бетерәчәк л еге, бөтен шәһәрнең ризыгын ашап бетерәчәклеге килде. Абыстай, бөтен көчне җыеп:
— Хәрап булдык! Гуҗ бине Гонык килгән! Кайда гына качып котылыйк? — дип кычкырып карады, ләкин артык курку сәбәпле кеше ишетерлек тавыш чыгара алмады. Шул курку белән катып калган Миңлесылуның күзенә бервакыт тәрәзә яныннан гына очып бара торган бер егет күренеп китте. Монысына инде ул чыдый алмады: баскан урынында гөрселдәп егылып китте дә ике-өч минут хәлсезләнеп ятты. Аннан соң акрын гына мүкәләп (дүрт аяклап) ишек катына килде дә, көч-хәл белән аны ачып, бик ачы тавыш белән:
— Крау-ул, Гуҗ бине Гонык! Крау-ул, сәмәрәү (сәмруг) кош! — дип кычкырып җибәрде.
Тавышка йөгереп килгән Әхмәт балалары, Миңлесылуны дүрт аякланган килеш күргәч, көлеп җибәрделәр дә: «Бу да берәр хәя, инсафтан килгән, шәригать кушуы буенча эшләнә торган эштер инде»,— дип уйладылар. Ләкин, якынрак килеп, Миңлесылуның йөзенең ап-ак агарган икәнен һәм гәүдәсенең калтыраганын күргәч, тиз генә аны күтәреп торгыздылар да, бер йомшак скамьяга утыртып, су эчертә һәм ни булганлыгын сораша башладылар.
Бу арада Фәтхулла хәзрәт тә килеп җитте. Аның килгәнен күргәч, Миңлесылу кулындагы стаканын янында утырган Ләйләнең өстенә ташлады да, икенче ягында утырган Нәфисәнең юбка итәген күтәреп, тиз генә үзенең битен, чәчен каплый башлады.
Бу хәрәкәтләрдән аптырап калган Ләйлә, урыныннан торып, өстендәге суны селкергә, Нәфисә, кызарынып, ачуланып, юбка итәген Миңлесылу кодача кулыннан коткарырга кереште.
Миңлесылу бераз вакыт Нәфисәнең итәген кулыннан җибәрмәс өчен тартышса да, җибәрми булдыра алмады. Ләкин шулай да ул аптырамады: үзеннән ерак түгел генә бер җирдә басып тора торган Зыяның иңенә салган тужуркасын тартып алды да битен һәм чәчен каплады. (...)
Хәзрәт кулына сигара көле сала торган бер тарелка тотып кергән иде. Балалар, тагы берәр гаҗәп нәрсә көтеп, аны чолгап алган иделәр. Бүлмәгә кергәч тә, хәзрәт, Миңлесылуның аркасына карап:
— Кая әле, кодача, бисмиллаһи рахман иррахим, мәсәлән, менә шушы тәлинкәне юып эчеп җибәр әле, фараз иттек,— дип, почмакка таба килә башлады. Хәзрәт бая гына бу бүлмәдән чыгып киткәч тә, үз бүлмәсенә барып, сигара көле сала торган тарелкага, ноктасыз гына итеп, бер сүрәи фатихә, өч сүрәи ихлас һәм мәгузәтәйн язган иде дә хәзер шуны кодачага юдыртып эчертмәкче булып килә иде.
— Куркуларыңа шифа булып китәр, фаразан, тәлинкә эчүнең, мәсәлән, күп авырудан файдасы бар аның! Мәрхүмә остазбикәгә, мәсәлән, көн аралаш диярлек тәлинкә язып эчереп торадыр идем, гомерендә бер, фаразан, зыяндаш авыруы күрмәде. Гомерендә бер, фараз иттек, пәри-җеннән җор-җәфа күрмәде. Башы авыртса да, мәсәлән, карт, тәлинкә яз әле, ди торган иде; эче авыртса да, мәсәлән, шулай ди торган иде. Мәрхүмә ашказаны бозылып үлде,— дип, хәзрәт Миңлесылуга якын ук килде.
Миңлесылу, үзеннән ерак түгел бер җирдәге өстәлнең өстенә ябылган хәтфә эскәтерне тартып алып, башына бөркәнде дә, хәзрәттән тарелканы алып:
— Алла риза булсын, кода. Әле үзем дә, кода хәзрәткә тәлинкәләр җибәртеп яздырып алыйм, дип уйлап кына торадыр идем. Сәдакасын Ибраһим кодаң кайткач җибәртермен, Алла боерса,— диде.
Хәзрәт вәкарь белән генә:
— Ярый, ярый, кодача; Ходай, мәсәлән, шифасын бирсен. Сәдакасы качмас, анысы ашыгыч түгел,— дип, кырын-кырын гына басып, акрын гына чыгып китте. Ул чыккач, Миңлесылу, башына бөркәнгән эскәтерне салып, өстәл өстенә ябып куйды да, икенче өстәл өстендәге графин суы белән бутый-бутый, тарелкадагы язу карасын изеп, эчеп тә җибәрде.
Бу эшләрне Миңлесылу, бик ашыгып-ашыгып, җитезлек белән эшләгәнгә күрә, Әхмәтнең хатыны да, балалары да туктатырга да өлгермәделәр. Бары эчелеп беткәч кенә Ләйлә:
— Ни эшләвегез, Миңлесылу абыстай? Язу карасы эчтегез бит. Ул бик зәһәр нәрсә бит: менә инде коса-коса гаҗиз булырсыз,— дип кычкырып җибәрде.
Балаларның мондый эшләрне егерменче гасыр башындагы татар тормышыннан алып язылган романнарда укыганнары булса да, алар бу эшләрне бераз арттырыбрак язылганга хисаплыйлар; аз гына булса да, гакыл шикелле нәрсәсе булган кешеләргә көлке тоелырлык мондый эшләрнең чынлап та тормышта булган икәненә күңелләре белән ышанып җитә алмыйлар иде. Кирәк бабаларының кыйланышлары һәм кирәк Миңлесылу абыстайның шушы ике-өч сәгать эчендә эшләп өлгергән эшләре хәзер аларны теге романнарда язылган нәрсәләргә ышанырга мәҗбүр итә башладылар.
Зыя, көчкә-көчкә генә кычкырып көлеп җибәрмичә чыдап, Миңлесылудан:
— Язу карасы курыкканлыктан шифалымыни? — дип сорады. Ләкин абыстай моңар җавап бирә алмады. Аның, күңеле бик каты болганып, косасы килә башлаган иде. Ул көчкә генә бер скамьяга утырып өлгерде дә укшый башлады:
— Харап иттегез, чукынчыклар! Суыгыз шакшы су икән! Суыгызга агулы дәва кушып куйгансыз икән... Ак-к-к, гак-к-к, ба-ак-к-к-к... Суыгызны сихерләтеп куйдырган икәнсез... Ак-к-к, ба-ак-к-к... Миннән иремне суындырырга келисез икән... Ак-к-к... ба-а-к-к-к, га-ак-к-к...
Хәзрәт инде бу вакыйгалардан соң үзенең яңа дөньяда икәнлегенә тәмам ышанып җиткән булса да, үзенең үлгәннән соң терелгән икәнлегенә ышана алмый иде.
Берәр сәгать уйлаганнан соң, хәзрәт үзенең хәзерге тереклеге турысында шушындый бер карарга килде: ысул җәдитчеләр, тырышып-тырышып та диянәтле карт хәзрәтләрне ысул җәдидәгә кертә алмагач, бик аптырашканнар, йөдәшкәннәр дә, Петербургка барып, үзара бер җыелыш ясаганнар булырга кирәк. Ул җыелышта Гасфуинский, мелла Галимҗан, Габдерәшид казый, Ризаэтдин казый, Гыйльман ахун углы, Бигиев Муса, Буби мәхдүм, Максуди Һадилар, тагы әллә кемнәр булганнар булырга кирәк. Бу имансыз җәдитчеләр, бик күп киңәшеп, бик күп сөйләшеп, үзләренең диянәтле карт хәзрәтләрен һәм суфый да диндар мөселман байларын ысул җәдиткә авыштыра алмаячакларына тәмам ышанып җиткәч, Әбугалисина язып калдырган сихерле китапны эзләп табып, гыйльме симия аркылы эш күрергә карар биргәннәр булырга кирәк. Шуннан соң һәммәсе, берәм-берәм дөньяның төрле якларына китеп, шул китапны эзли башлаганнар булырга кирәк. Урыс мисиунирлары бу эш өчен ал арга акча биргәннәр булырга кирәк. Мисиунирлардан алган акча җитмәгән җирләргә Әхмәт бай биргән булырга кирәк. Эзли торгач, җәдитчеләрнең берсе берәр мәгарәдән теге серле китапны тапкан булырга кирәк. Шуннан соң фикердәшләренә кайтып күрсәткән булырга кирәк тә, алар барысы гыйльме симиягә өйрәнгәннәр булырга кирәк. Җәдитчеләр, гыйльме симия белеп җиткәч, нишлиселәре билгеле инде: алар нинди бер тәкъва, диндә ныклы имам яки бай күрсәләр, аларның һәммәсен әфсун укып йоклатканнар булырга кирәк тә, дөнья үзләренә генә калгач, халыкка аларның фетнә-фәсатларын аңлатырлык кешеләр калмагач, бик тиз заманның эчендә бөтен кешене урысча укытып бетергәннәр һәм мисиунирлардан акча алып, үзләренә шундый зур пулатлар салдырганнар, шушындый гаҗәп арбалар ясатканнар, хатын-кызларына марҗа шикелле булып йөрергә кушканнар булырга кирәк. Менә шушы фетнә һәм фәсатларны кылып бетереп, максатларына ирешкәч, Иблис мәлгуньне канатларын селкеп-селкеп куаныр чиккә җиткергәч, дин-диянәтле хәзрәтләрне һәм башка мөселманнарны озак йокыларыннан берәм-берәм уята башлаганнар
булырга кирәк.

1910 ел

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру