Борын-борын заманда...
Әнә шулай, «борын-борын заманда» дип, гадәттә, тылсымлы әкиятләр башланып китә. Чыннан да, бу төр әкиятләрдә сурәтләнгән вакыйгаларның безнең заманда булуы һич мөмкин түгел. Хәтта борын заманнарда булуы да шик тудыра. Әйтик, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, кешеләрне йотарга әзер торучы күп башлы аждаһалар, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң, шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр...
Кыскасы, тылсымлы әкиятләрдә серләр тулып ята, һәм без әлеге серләргә төшенергә тырышып карыйк.
Бу әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой, үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын аждаһа яки диюләрдән коткара, яисә патша йөкләгән авыр бурычларны үти һәм, нәтиҗәдә, әлеге патша кызына өйләнеп, үзе патша булып кала.
Кыскача гына әйткәндә, үсмернең җәфалар күреп башлаган мөстәкыйль тормышы ахыр чиктә аның уңышлы өйләнүе һәм дәрәҗәгә ирешүе белән тәмамлана.
Галимнәр тылсымлы әкиятләрдә сурәтләнгән гайре табигый хәлләрне борынгы заманда реаль тормышта яшәгән балигълык йоласының чагылышы дип саныйлар.
Балигълык, ягъни үсмерләрне олы кешеләр сафына кабул итү йоласы, барлык халыкларда да булган һәм бар. Хәзер инде ул паспорт алу вакыйгасы белән генә билгеләнә. Борын-борын заманнарда исә паспорт та, белем турында таныклык та булмаган. Ә тереклек итү, мөстәкыйль тормыш юлына басу өчен яшь кеше ай-һай күп нәрсәне белергә, күп нәрсәне эшли алырга тиеш булган. Яшәү өчен әле, беренче чиратта, оста аучы булу таләп ителгән.
Балигълык йоласы (фәндә ул инициация дип атала) үзенең кырыслыгы белән аерылып торган. Иң элек үсмерләрне, махсус йортка җыйнап (мондый йорт яшәү урыныннан читтә, күбесенчә урман эчендә булган), айлар буе җаваплы сынауга әзерләгәннәр: ыруның серләрен ачканнар, изге мифларын сөйләгәннәр, йоланы үтәү тәртипләренә һәм төрле һөнәрләргә өйрәткәннәр. Хатын-кызларга һәм балаларга бу йортка керү катгый тыелган.
Үсмер бу йортны үзе эзләп табарга тиеш булган. Әкиятләрдә ул түбәндәгечә чагыла: егет, ата-анасының фатихасын алып, дөнья гизәргә чыгып китә, бара-бара карурманга барып җитә, тирә-юнь караңгылана, шуннан соң, ут күреп, бер йортка барып керә. Әмма бу йорт куркыныч урын булып чыга, анда егет убырлы карчыкка яисә ниндидер хайванга, йә булмаса юлбасарларга тап була.
Ирләр йортында әзерлек чоры үткәч, тантаналы шартларда егетләрнең берәр тешен сугып төшергәннәр, шуннан соң аларны мифик зат яки ыруның тотемы рәвешендә төзелгән корылмага кертеп чыгарганнар, сөннәтләгәннәр һәм берәр бармагын кисеп алганнар.
Яшәү чыганагы нигездә аучылык булган заманда кешенең киекләрне кулга төшерү осталыгы гаять мөһим булган. Ә тотем хайванның ашказаныннан чыккан кеше, сихри сәләткә ия булып, беренче чиратта нәкъ менә киекләр өстеннән хакимлек итә ала, дип ышанылган. Шуңа күрә, йола үтәлгәннән соң, үсмерләр олылар рәтенә күчкән, дип саналган һәм аларга өйләнергә рөхсәт ителгән.
Тәхет варислыгы бик күп илләрдә борынгы община җәмгыятенә хас тәртипләргә нигезләнгән булган. Кагыйдәләрнең берсе шул: ирләр бары тик чит ырудагы хатын-кызга гына өйләнә алганнар. Үз ыруындагы хатын-кызга өйләнү катгый тыелган. Янә дә ир кеше, үзе туып-үскән гаиләне яисә ыруны ташлап, яшәү өчен хатыны туып- үскән гаиләгә киткән. Болар мәҗбүри кагыйдә саналган. Кешенең чыгышы да ата ягыннан түгел, ана ягыннан исәпләнгән. Шуңа күрә патша власте да аның үз улына түгел, бәлки, киявенә күчкән. Шулай итеп, теләсә нинди чит-ят кеше, патшаның кызына өйләнү белән бергә, соңыннан патшалыкка да ия булып калган. Әкияттә әнә шулар да чагыла.
Тылсымлы әкиятнең үзәгендә идеаль герой образы тора. Күп очракта ул — кече туган. Төп герой итеп олы туган сурәтләнгән әкиятләр бик сирәк очрый. Кече туган абыйлары тарафыннан җәберләнә, аңа бернинди дә өмет багланмый, ул хәтта җүләр яки таз дип кимсетелә. Тик ахыр чиктә җиңү барыбер кече туган ягында була, максатка ул ирешә.
Тылсымлы әкият герое башлыча мифик персонажлар белән көрәшә. Шулардай иң күп очрый торганы — дию.
Дию — иран мифологиясеннән кергән персонаж. Ул, кагыйдә буларак, кешеләрдән еракта, Каф тавы артында яисә җир астында яши һәм, гадәттә, патша кызларын яки аның мал-туарын урлап китә. Дию патшалыгы кешеләр яши торган җирдән үзенең күренеше белән дә нык аерыла. Әкиятләрдә дию яши торган урынга карата «ат килсә, тоягы көя, кош килсә, канаты көя торган җир» («Ак бүре») диелә. Аның биләмәсенә беркемнең дә керергә хакы юк. Анда бик күп кеше сөякләре аунап ята. Мондый күренешләр диюнең үлеләр дөньясы хакиме булуын раслый.
Ләкин дию нинди генә куркыныч зат булмасын, әкият герое — баһадир егет, юлда очраган теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, аның биләмәсенә керә һәм, аны үтереп, кызны да, башка тоткыннарны да азат итә.
Шулай итеп, кеше бик борынгы заманнарда ук үлемсезлеккә омтылган, хыялында гына булса да үлеләр дөньясы хакимен тар-мар итеп, аның кулындагы кешеләрне яңадан тереләр дөньясына кайтарган.
Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы сурәтләнә. Кайберләрендә ул җалмавыз, сихерче карчык яисә бер карчык дип кенә йөртелә. Ләкин асылда бу исемнәр бер үк затны белдерәләр.
Күбесенчә урмандагы кечкенә өйдә яшәүче убырлы карчык (җалмавыз) усал һәм рәхимсез. Ул кешеләрне йота яисә аларның канын эчә («Таңбатыр»). Ләкин мәҗбүр иткәндә, карчык йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара. Өстәвенә, йотылган кешеләрнең физик кимчелекләре бетә: сукыр — күзле, кулсыз — куллы, аяксыз аяклы була.
Әмма әкиятләрнең кайберләрендә карчыкның кешеләргә ярдәм итүе турындагы борынгы сюжетлар да сакланган. Мәсәлән, «Үги кыз» әкиятендә әлеге карчык кешеләргә игелек күрсәтә, бары әхлаксызларга карата гына рәхимсез булып кала.
Шулай итеп, убырлы карчык персонажы үзенең үсешендә ике этап кичергән: башта ул, йолага аваздаш рәвештә, кешеләргә ярдәм итүче, бүләк бирүче буларак гәүдәләнсә, соңрак, матриархаль тәртипләр беткәннән соң, явыз итеп сурәтләнә башлаган. Менә аның сере нәрсәдә!
Балигълык йоласы һәм үлеләр дөньясына бәйле янә бер персонажны әйтеп үтәргә кирәк. Ул — әкиятләрдә еш очрый торган елан персонажы. Бу урында шуны да игътибарга алыйк: елан образы күп очракта иран мифологиясеннән кергән аждаһа образы белән кушылган. Шуңа күрә кайбер әкиятләрдә бу персонаж аждаһа-елан дигән кушма исем белән дә йөртелә.
Халыкта еланның, йөз ел яшәгәч, аждаһага әверелүе турында ышану бар. Ә аждаһа, янәсе, дөньяда мең ел яши һәм, үз чиратында, юхага әверелә.
Аждаһа — геройның дошманы. Ул күбесенчә берничә башлы итеп сурәтләнә (ике, өч, дүрт, алты, җиде, тугыз, унике башлылары очрый). Аждаһа, гадәттә, диңгездә яисә елга буенда яши һәм кешеләргә бер тамчы да су бирми. Су алыр өчен кешеләр аңа кызларын корбан итәргә мәҗбүр. Чират патша кызына җиткәндә, әкият герое, аждаһа белән сугышып, аны үтерә һәм кызларны афәттән коткарып кала. Кагыйдә буларак, егет үзе коткарган кызга өйләнә дә.
Аждаһа әкиятләрдә бары тик дошман персонаж итеп сурәтләнсә, елан һәм уңай, һәм тискәре тип булырга мөмкин. Уңай тип еланнар күбрәк очрый, һәм алар башлыча бүләк бирүче, ярдәм итүче буларак сурәтләнә («Елан патшасы Шаһмара»), Әкиятләрдә бу рольне еш кына Ак елан үти. Аның нигезе тотемистик ышануларга кайтып кала. Геройга кайвакыт еланнар белән сугышырга туры килсә дә, гомумән алганда, еланнар белән сугышу татар әкиятләренә хас түгел.
Юха да — кешенең дошманы. Ләкин ул аждаһа кебек ачыктан-ачык хәрәкәт итми, бәлки, матур егет яисә матур кызга әверелеп, башта кеше белән никах мөнәсәбәтенә керә, шуннан соң әлеге кеше әкренләп сула башлый.
Юха дошманын соңгы чиккәчә эзәрлекли, мәгәр кайчак беркатлылык та күрсәтә: мәсәлән, геройның сүзен үтәп, аның сөякләрен ашамый, нәтиҗәдә юха ашаган ирне терелтәләр, һәм хәлиткеч җиңү герой ягында була («Чәчәк күлмәк»).
Бу затлардан тыш, тылсымлы әкиятләрдә, геройның дошманнары буларак, үзе бер карыш, сакалы биш карыш карт, гыйфрит, җен, пәри һ. б. мифологик персонажлар да очрый.
Тылсымлы ат, күгәрчен, алтын балык, ак бүре, сәмруг кош һ. б. персонажлар, гадәттә, уңай образлар итеп сурәтләнәләр, алар әкият героена ярдәм итәләр.
Тагын шуны да әйтергә кирәк: алда сөйләнгән сюжет бары тик батырлар турындагы әкиятләргә һәм «саф» тылсымлы әкиятләргә генә карый. Бу ике төркемнән тыш әле тылсымлы әкиятләр рәтендә йөртелә торган һәм шартлы рәвештә архаик әкиятләр дип атарга мөмкин булган кечерәк күләмле әсәрләр дә бар («Елан патшасы Шаһмара», «Зөһрә», «Гөлчәчәк», «Үги кыз», «Өч кыз туган»), Аларның бер өлешен, мәсәлән, нахакка рәнҗетелгән кыз яисә үги кыз турындагы әкиятләр тәшкил итә. Тылсымлы әкиятләр белән танышуны әнә шул төркемдәге әсәрләрдән башлыйк.