Сишәмбе, 19.03.2024, 16:27
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Адлер Тимергалин


Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 январенда Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952 елда ул Ташкентка китеп, андагы Укытучылар институтына укырга керә. Институтның физика-математика бүлеген тәмамлаганнан соң, 1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җидееллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап, нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы хезмәтен башкара. 1970—1978 елларда ул — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның январеннан яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли.
Адлер Тимергалин — татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән «саф фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр», «Кохау ронго-ронго», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм сайланма хикәяләр, повестьлар җыентыгы — «Кайтыр юллар»). Язучының иң яхшы әсәрләре, мавыктыргыч маҗаралы-фантастик сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи, әхлакый һәм иҗтимагый-coциаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны фәннең алдагы үсеш перспективасы яктылыгында югары гуманистик караш ноктасыннан сәнгатьчә хәл итәргә омтылуы белән кызыклы.
Адлер Тимергалин кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар, төрле фәнни башваткычлар, логик мәсьәләләр һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы буларак та билгеле. Аның образлы, җор тел белән язылган юмористик хикәяләре һәм парчалары «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Яшь ленинчы» газетасында басыла килә.
А. Тимергалин «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү Һәм бастырып чыгаруда якыннан катнаша. Ул шулай ук төзелештә, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-атамаларын җыйнау һәм халыктагы канатлы гыйбарәләрне туплау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара.
А. Тимергалин И. Ефремовның «Сердце Змеи» («Елан йөрәге») исемле повестен һәм башка рус фантаст-язучыларының аерым хикәяләрен («Тау күйе-нең серләре» җыентыгы, 1969) һәм А. П. Романовның «Конструктор космических кораблен» («Космик корабльләр конструкторы», 1983) дигән документаль әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. Ул шулай ук озак еллардан бирле мәктәпләр өчен физика дәреслекләре тәрҗемә итеп килә.
А. Тимергалин 1976—1982 елларда Татарстан Язучылар союзы каршыңдагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшләде. Журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРны атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Адлер Тимергалин—1975 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Оча һәм йөзә торган модельләр.— Казан: Таткитнәшр., 1956.— 47 б., сызымнар белән. 3000.
Яшь электротехникка ярдәмгә.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 84 б., схема, 4000. Д. С. Зарипов белән бергә язылган.
Оста куллар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 80 б., ил. 5000.
Пәһлеван кабере: Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр.— Казан: Таткит-нәшр., 1960.—64 б. 8000.
Русча-татарча техника терминнары сүзлеге.— Казан: Таткитнәшр., 1963. — 216 б. 3000. М. Галиев белән бергә язылган.
Ике хикәя, бер хыял.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 72 б., ил. 8000.
Ерак планетада: Фантастик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—155 б, 13 000.
Мәңгелек хатирәләр: Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр.— Казан: Тат-китнәшр., 1969.— 195 б. 13 000. Рец.: Батуллин Р. Хыял дөньясында.—Казан утлары, 1970, № 7, 142—143 б.
Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге.— Казан: Таткитнәшр, 1971.— 303 б. 5000. Г. Ахметов һәм Ш. Садыйков белән бергә язылган.
Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге.— Казан: Таткитнәшр. 1973.— 63 б. 6000. М. Галиев белән бергә язылган.
Космостан кунаклар: Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 152 б. 11 000.
Адашкан йолдыз: Фантастик һәм маҗаралы хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 176 б. 13 000.
Таш алиһә: Маҗаралы повесть.— Казан. Таткитнәшр. 1980.—207 б., ил, 15 000. Рец.: Кәримов К.—Казан утлары, 1981, № 6, 177—178 б.
Кайтыр юллар: Фантастик повестьлар һәм хикәяләр./С. Маннапов кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 416 б., портр. 10 000. Рец.: Юнысов Р. Фантастикага чынлык кирәк.—Казан утлары, 1982, № 8, 153—155 б.
Русча-татарча физика терминнары сүзлеге.—Казан: Таткитнәшр., 1981.— 179 б. 3200. М. Галиев белән бергә язылган.

Аның турында

Фәттах Н. Безнең сафка.—Казан утлары, 1977, № 8, 174—176 б. Маннапов С. Адлер Тимергалинга 50 яшь.— Казан утлары, 1981, № 1, 177—179 б.
Миңнуллин Р. Киләчәккә ышанып: А. Тимергалинга 50 яшь.—Татартан яшьләре, 1981, 20 янв.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


Адлер ТИМЕРГАЛИН турында өстәмә материаллар:



КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру