(дәвамы)
Бу бүлмәләрне үтеп, зур залга чыктылар. Мондагы кешеләрнең күбесе Әхмәт белән күрешәләр һәм тәбрик итешәләр иде. Залда халык артык күп булса да, урынының бик зурлыгы сәбәпле, тыгызлык тоелмый иде. Бу вакытта Әхмәт янына бая мәчеттә имам торган кеше килеп күреште. Тәбрик итештеләр дә, Әхмәткә мөрәҗәгать итеп:
— Бу яңа терелгән атагызмы әллә? — дип сорады. Әхмәт шулай икәнен бәян иткәч, мулла Фәтхулла хәзрәт белән белештерергә үтенде. Әхмәт белештерде. Мулла гает белән тәбрик иткәннән соң, хәзрәткә мөрәҗәгать итеп:
— Хәзрәт, дөньяның хәзерге тормышы сезне бик гаҗәпләндермиме? — дип сорады.
Фәтхулла хәзрәт муллага ачу күзе белән карап алды да:
— Динне бетергән икәнсез инде. Ходай каршында син җаваплы инде,— дип җавап бирде.
Әхмәт атасын туктатмакчы булган иде дә, мулла, көлеп:
— Үз иркенә куегыз, зинһар! Без яшьләр түгел, болар заманасын үз күзебез белән күргән кешеләр бит,— диде дә, хәзрәткә карап: — Сезнең заманның дине бетебрәк китте шул,— диде.
Бу турыда сүз дәвам итсә, үзенең мулла белән сугыша башлавыннан куркып, Фәтхулла хәзрәт мулладан:
— Ничә корбан тиресе булды? Бу елларны тирене күпмедән бирәсез? — дип сорады.
Мулла да, көлемсерәп:
— Хәзрәт, бу елларда корбан тиреләрен бирми башладылар инде,— диде.
Фәтхулла хәзрәт җитез генә:
— Алаймы? Менә белдегезме инде ысул җәдитнең төбе кайда барып чыкканын? — дип, бик өстенлек иткән сымак булып көлеп куйды.
Хәзрәт, тәрәкъкыйнең төбе яманга чыкканын бик ачык күрсәтер өчен, муллага тагы бер сорау бирде:
— Мәҗлесләр ничек? Ашка еш чакыралармы?
— Юк, хәзрәт, бер дә юк! Бу заманнарда «голәма мәҗлесе» тәмам бетеп китте. Мин дә әүвәлге зур корсаклы байларның муллаларны дәшеп, әтәч сугыштырган шикелле, моназаралар ясаттыруларын уйлыйм да шуларны сагынып куям,— диде дә үз-үзен тыя алмыйча көлде.
Фәтхулла хәзрәт мулладан тагы берничә нәрсә сорамакчы иде, ләкин... бу вакытта залда шалтыраган звонок гомуми обед хәзер икәнчелекне белдерә башлады. Халык арасыннан килеп чыккан Әхмәт тә атасын буфетка алып кереп китте.
Сәгать дүртләр булганда, хәзрәт «Зыялылар клубы»ның өстендәге балконда улы Әхмәт белән бергә тора иде. Көн аяз, кояш шатлыклы ялтырый, очучылар матур һәм үткен очалар,— әлхасил, бүген җир йөзе генә түгел, күк йөзе дә бәйрәм итә иде.
Әхмәт ерак түгел җирдә тора торган бер һава көймәсенә кулы белән ишарә итте. Кава көймәсе, очып, балкон янына килеп туктады. Хәзрәт белән Әхмәт шунда кереп утырдылар да очып киттеләр. Әхмәт көймәчегә кайда барасын әйтте дә, әүвәл «фәлән» җирләрдән бераз гиздерергә кушты. Хәзрәт Ташаякка* төшеп бара торган сигез яшьлек баладан да артык куанган, артык рәхәтләнгән иде:
— Кара син, Әхмәт, әле ахыр заманга каршы ниләр чыкты бит дим,— дип, борылып-борылып, тирә-якны карангалый бара иде. Фәтхулла хәзрәт бер көлеп куйды: — Карагыз, карагыз әле, әнә теге кыз ничек уйнаклап оча, әйтерсең Мысыр күгәрчене, һи, һи, хи, хи...
* Ташаяк — Ташаяк ярминкәсе — Казанда һәр елны май аенда үткәрелеп килә торган ярминкә.
Бу вакытта хәзрәтнең колагына музыка тавышы ишетелә башлады. Хәзрәт, шул якка карап, ерактан бик зур, алты-җиде йөз кеше төягән бер һава көймәсе килгәнен күрде. Көймә озакламады, боларга якынлашты. Аның эчендә йөзләп адәм быргылар белән «Һава маршы» көен уйныйлар иде. Хәзрәт бу юлда да, җыр һәм музыканың харамлыгын бөтенләй онытып, яулыгын чыгарып, селтәп, әйләнгәләп, биегән сымак итәргә тотынды. Аның мондый дәртләнгәнен күрү кызыклы булса да, көймәнең әйләнеп китүен хәтеренә алып, Әхмәт атасын биюдән туктатты. Берничә минутлардан соң музыкалы көймә Әхмәтләр көймәсен җитеп узды. Әхмәтләрнең көймәчесе дә, үз көймәсен җәһәтләтебрәк, музыка артыннан алып китте. Хәзрәт һава өстендә музыка тыңлап уздырган бу минутларны бик шатлыклы минутлардан саный, бөтен барлыгында бер кәеф-сафа тоя һәм шул ук вакытта бу халәт турысында әллә нәрсә белгән дә, хәзер генә хәтеренә китерә алмаган сымак була иде.
Хәзрәтләрнең көймәсе өйләренә килеп җитте. Мосафир-ләребез дә өй өстендәге балконга туктап төштеләр. Һавадагы музыка тавышы да акрын-акрын хәзрәтнең колагыннан ераклаша бара, ул ераклашкан саен, хәзрәтебез дә үз-үзен аңлаган шикелле була бара иде. Мөсафирләр киң баскыч аркылы өйләренә төшә башладылар. Музыка инде бөтенләй ишетелми бантлады. Хәзрәтнең йөрәге шау итеп китте.(...)
Хәзрәт бүлмәдә ялгыз калды, һәм, шул ялгызлыктан файдаланып, гарәфә көнне Габделкаюм Насыйри төшерелгән картинага пычак белән һөҗүм иткән шикелле, бүген башка картиналарны туракламакчы булды да күзләре белән җанлы нәрсә сурәтләрен эзләнә башлады. Ләкин таба алмады: Әхмәт андый картиналарны бу бүлмәдән чыгарткан иде.
Хәзрәт өстәл өстендәге язу әсбапларын тикшерергә тотынды, бәхетсезлеккә каршы, сәдәфтән эшләнгән каләм савытының өстендә берничә татар мөхәрриренең рәсемнәре төшерелгән иде. Ул моны күрү белән, үзенә савап табарга урын чыкканлыгына куанып, каләм пәкесе эзләнергә тотынды. Хәзрәт ул заманда үз өендәге чәй савытларының өстендәге кытай сурәтләренең башларын кыра торган иде. Хәзер дә, шул гадәте буенча, әгәр пәке табылса, мөхәррирләрнең башларын кырып куймакчы иде. Ләкин, хәзрәтнең зур үкенеченә каршы, бүлмәдә пәке-пычак заты калдырылмаган иде. Ул алай да аптырамады: өстәлдән клей табып алып, һәр сурәтнең башына кәгазь ябыштырып куйды. Ләкин монда бер дини мәсьәлә килеп чыкты: савытның ике башына кечкенә-кечкенә кош сурәтләре төшерелгән иде. Хәзрәт бу кош сурәтләренең чебеннән зурмы, кечкенәме икәнлекләрен аермачык белми иде:
— Бәс боларның хөкеме ни? «Ибнелгабидин»дә бу турыда берәр сүз бар микән?..
Хәзрәт озак уйлаганнан соң, саклану ягын тотарга кирәк дип, бол арга да кәгазь ябыштырып куйды. (...)
Бүлмәдә каты звонок тавышы яңгырады. Ул тавышның кайдан килгәнлеген уйлап өлгерә алмады, күз алдындагы, стенага ябыштырылып куелган пыяла аркылы бер яшь егетнең илтифатсыз гына басып торганлыгын күрде (бу пыяла, егерменче гасыр уртасының телефон көзгесе булып, сөйләшә торган кешене бөтен гәүдәсе белән күрсәтә һәм белмәгән кеше бу пыяла күрсәткән нәрсәне чын кеше дип уйларлык итеп күрсәтә иде). Хәзрәт, бу билгесез егетнең күренмичә генә бүлмәгә килеп керүеннән соң дәрәҗә гаҗәпләнеп:
— Нихәл? Ни кирәк, чибәр егет? Кайдан кердең син? — дип сораштыра башларга һәм сүз арасында Дәҗҗал* чыкмаячак дигән шатлыклы хәбәрне аңар да әйтергә уйлап кына торганда, егет үзе сөйләшә башлады:
* Дәҗҗал — дини мифологик зат.
— Ләйлә туташ өйдәме?
Фәтхулла хәзрәт сөйлисе сүзләрен дә, үзе сөйлисе шатлык хәбәрен дә тәмам онытты һәм бик гайрәткә килде дә:
— Ә, малай, шулай икән, мәсәлән, синең эш! Кыз катына дип, мәсәлән, кергән икәнсең! Юк, моннан чыгып кача алмассың! — дип кычкырына башлады. Ләкин телефонның сүз җибәрә торган төше бу яктан бикле булганга күрә, теге егеткә бу гайрәтләр ишетелмиләр иде. Ул яңадан сөйләргә тотынды:
— Бүлмәдә кеше бармы? Ләйлә туташны монда чакырсагыз ла!
Хәзрәт тагы да кызды:
— Ах, күзең чыккыры, күз алдыңда, фаразан, мин утыра торып «бүлмәдә кеше бармы?» дип сорый бит тагын. Ах оятсыз, бәдбәхет! Кыз янына килеп, тагы, мәсәлән, кызны бабасыннан чакыртып китертмәкче, ах, кабахәт! Ах, нәҗес!
Телефонда яңадан звонок шалтырый; егет яңадан сорый:
— Бүлмәдә кеше бармы?
Фәтхулла хәзрәт, чыдаша алмый, урыныннан сикереп тора һәм, үз күкрәгенә йодрыгы белән бәрә-бәрә, кычкырына башлый:
— Ах, күзең чыккан нәрсә, ах, җирбит! Мин кеше булмый, фараз иттек, нәрсә соң? Оятсыз!..
Теге тарафтан бу гайрәтләрнең берсен дә ишетмәгән егет яңадан сорый:
— Бүлмәдә берәү дә юкмыни?
Фәтхулла хәзрәт йодрыкларын күтәрә, аяклары белән идәнгә тибә-тибә, яңадан кычкырына:
— Җитәр, бәдбәхет, ник болай мине, фаразан, мыскыл итәсең?! Ах, җирбит! Ах, мәлгунь! Кыз янына кереп, әле үзе оялу юк, мәсәлән, ак сакаллы бер мәхәллә имамын мыскыл итә бит! Ах, йөзең кара, мин, мәсәлән, кеше булмый, атаң башымыни?!
Хәзрәт бервакыт егетнең өстенә һөҗүм итәргә уйласа да, аның артык таза гәүдәсен хәтеренә алып, уйлаганын эшләргә база алмый калды.
Яңадан звонок шалтырый, яңадан егет сөйли:
— Ләйлә туташны телефонга дәшсәгез лә.
— Ә, йөзең кара, хәзер тилиграмга дигән буласыңмыни? Алай дип дәшеп, мәсәлән, Ләйлә белән үзең сөйләшер идеңмени? Тукта, монда кергәч, качып, мәсәлән, котыла алмассың инде. Мин кызның, фаразан, атасына хәбәр бирәм,— дип, Фәтхулла хәзрәт бүлмәдән җилтерәп чыгып китә дә егет качмасын өчен бүлмәсен өстән бикли. Бу вакытта Фәтхулла хәзрәтнең фикере бик җитез эшли иде:
«Һе, өстенә гайрәт органны күргәч, нихәтле каушамаган булып күренсә дә, курыкты малаем. Тилиграмга дигән була. Тилиграм китерүче урыс, мәсәлән, гомердә болай киенеп йөрми ул; аның әллә кай җирләренә хәтле кәкре быргы сурәтләре төшереп бетерелгән була; өйгә кергәндә, здравстуй, мулла, дип кенә керә ул... Оятсыз, җирбит!.. Нәммәсе ысул җәдит фетнәсе... һәммәсе шул мулла Галимҗаннар* чыгарган эш...» — ди-ди уйланып, хәзрәт коридор буенча җәһәтләнеп китте.
*Галимҗан Баруди күздә тотыла.
Хәзрәт бүлмәсендәге тавыш кунаклар утырган бүлмәгә дә ишетелгәнлектән, бабай тагы нәрсә белән җенләнә икән дип, Ләйлә бабасы бүлмәсенә килергә чыккан иде.
Хәзрәт Ләйләне күрү белән, бармагын селкеп:
— Ә, кызый, эшең сизелде бит. Менә мин атаңны, мәсәлән, дәшергә барам, синең сөйгән егетеңне тоттым,— дип, хәйлә-кәранә елмайды.
Ләйлә бабасын гакылдан шаша башлаган дип уйлап, көчкә генә кычкырып көлми чыдап:
— Нишләдең син, бабай; әллә юләрләнә башладыңмы? — дип сораша башлады.
Хәзрәт һаман шул хәйләкәранә елмайган килеш:
— Юк, кызый, яшермә, яшермә, сөйгән егетең дә, мәсәлән, мин сүккәч, тилиграм дип ялганлап караган иде дә... юк, бабагызны, мәсәлән, алай алдый алмассыз,— диенә иде.
Ләйлә чыдамады, кычкырып көлде, хәзрәт бик ачуланды:
— Ах, оятсыз, көлеп тора бит әле, чәчеңнән өстерәп кисәрмен...
— Кызларны чәчләреннән өстерәп кисү заманнары тү-тү, тү-тү инде...
Бу арада коридорда низаг тавышы ишетеп, Әхмәт тә чыгып җитте. Хәзрәт аны күрү белән, ашыга-ашыга, җиңеннән өстерәргә һәм сөйләнергә тотынды:
— Менә хәзер, мәсәлән, күрерсең ысул җәдитнең төбе кайда барып чыкканын, менә хәзер, фаразан, күрерсең хатын-кыз ачык йөрүнең фетнәгә, фаразан, алып баручы икәнче-лекне: кызың янына кергән егетне тоттым...
Әхмәт, эшне аңламаганга күрә, көләргә дә, көлмәскә дә белми, әмма Ләйлә рәхәтләнеп-рәхәтләнеп көлеп бара һәм бу эше белән хәзрәтнең ачуын тагы да китерә иде. Карт, ашыга-ашыга, ишекне ачты, ләкин ни күзе белән күрсен, егеттән җилләр исә (телефонда сөйләүче егет, бу тарафтан бер дә звонок булмагач, бераз көткән дә киткән иде). Хәзрәт, ашкынып-ашкынып:
— Юк, егет, юк, качма, чык лутче (лучше), чык, мәсәлән, кайда качтың? Барыбер мин эзләп табам бит! — дип кычкырынды; һәм егет моннан соң да күренмәгәч, җәһәтләп өстәл асларыннан, скамья артларыннан эзләргә тотынды. Ләкин егет һаман табылмый иде. Хәзрәт бик аптырады, каушады да: — Валлаһи, бар иде! Валлаһелгазим, бар иде. Ләйләне дәшеп кил дип, мәсәлән, үземә әйтте. Ах йөзе кара, кайдан чыгып киткән соң ул? — дип, кызарына-кызарына үз-үзен акларга тотынды.
Атасының һәммә эшләренә бер гакылсыз сабый бала эше шикелле итеп карарга гадәтләнгән Әхмәт, вакыйганың соңын да көтмичә, кунаклары янына чыгып китте. Хәзрәт дүрт аякланып өстәл астыннан чыгып килгәндә, Ләйлә, егыла-егыла көлеп:
— Кайда егетең? Хәзер табып бир миңа,— дип, бабасыннан егет таптыра иде.
Хәзрәт, лышык-лышык борынын тартып, антлар итә-итә, егетнең басып торган урынын күрсәтә һәм күзләре белән бүлмәне кат-кат актара иде.
Инде Ләйлә вакыйганы аңлады һәм, көлүен көчкә генә тыеп, телефоннан сүз җибәрү юлын ачмыйча гына звонокны басты да бүлмәдән чыгып китте.
Хәзрәт, өстәл янына утырып, бик аптыраганлыктан, бу заман халкына ышаныр хәл юк дип, каләм тартмасын ачып, эчендә теге егет юкмы дип карана башлады. Бу вакытта яңадан баягы звонок тавышы ишетелде. Хәзрәт үз алдында яңадан баягы егетне күрде дә, артык гаҗәпләнүеннән бер-ике минут сүз дә дәшә алмый торгач, көчкә-көчкә генә:
— Ах, разбуйник! Ах, бәдбәхет! Кайда качып калдың син? — дия алды.
Егет яңадан сөйли башлады:
— Телефонда кем бар? Хәзрәт тагы гайрәтләнде:
— Ах, бәдбәхет, әле һаман тилиграм дип, мәсәлән, алда-макчы буласың бит, ах, разбуйник! Тилиграм китерүче булгач, мәсәлән, ник сөяркәңнең атасын, фараз иттек, дәшкәч, качтың?
Теге тарафтан бу сүзләрне ишетмәгән егет нәрсәдер яңадан сорады; ләкин бу юлда хәзрәт аңламый торган тел белән сөйләде. Хәзрәт моңар бигрәк ачуланды:
— Разбуйник булмасаң син, мәсәлән, мөселман белән урысча да сөйләшеп ятмас идең, бәрфараз! Ах, оятсыз, оятсыз, ах, җирбит, җирбит!
Телефоннан яңадан хәзрәт аңламый торган сүзләр ишетелә башладылар. (...) Бу юлда инде хәзрәт чыдамады: үз-үзен дә белешмәенчә, скамья күтәреп, егеткә һөҗүм итте.
Хәзрәт егеткә суккан минутта телефон көзгесе, чәлпәрәмә килеп, йөз кисәккә ватылды; егет юкка чыкты; телефон чыбыкларының башлары чыжылдап зәңгәр сыман ут чәчеп тора башладылар.
Көтелмәгән бу эш хәзрәтнең тәмам котын очырды. Хәзер-нең эчендә ул теге егетнең пәри-җен булучылыгы белән хөкем итеп куйды; һәм аның болай утка әйләнеп китүен үзенең әгузе-бисмилла әйтми сукканлыгыннан күреп, тиз генә догалар укып каршы тормаса, төрле сурәтләргә кереп, үзенә бик зур афәт китерәчәк икәнен уйлый бантлады. Хәзрәтнең бөтен гәүдәсе калтырады, тез буыннары хәлсезләнделәр, йөрәге шартлап китәр төсле типте. Үкенечкә каршы, аның хәтеренә җен-пәри явызлыгыннан котылу өчен укый торган догалары да килми иде. (...)
Кухнядагы пешекченең гаҗәпләнүенә каршы, әлсерәп, аһ-ваһ килеп барып кергән карт, бер сүз сөйләмәстән, бер корзин белән тора торган 50—60 йомырканы күтәреп, яңадан бүлмәсенә чапты. Хәзрәтнең бу чабышы чынлап та пожарный л ар чабышына бик охшый иде.
Бүлмәсенә кереп, корзинны идәнгә куйгач та ул, кычкырып тәкбир әйтеп, йомыркалар белән телефон аппаратына бәрергә тотынды. Бичара йомыркалар төрле җирләргә бәрелеп ватылалар һәм эчләрендәге сыеклары белән бүлмәнең кыйммәтле җиһазын буйыйлар, телефон аппаратын һич төзәлмәслек итеп ватканнан ваталар иде:
— Аллаһы әкбәр, аллаһы әкбәр...
Бер, ике, биш, унынчы йомыркалар бәрелделәр... Бүлмәгә җәһәтләп кенә Әхмәт, балалары һәм хәзрәтне мәчеттә күргән карт имам килеп керделәр. Болар эшкә яхшы төшенмәсәләр дә, хәзрәтнең, тәкбир кычкырып, стена һәм телефон аппараты белән сугыш башлаганын, бигрәк тә сугыш коралы итеп йомыркалар файдаланганын күреп, көлмичә чыдый алмадылар. Ләйлә, тиз генә барып, телефон чыбыкларындагы утны туктатты; хәзрәт утның туктаганлыгын күргәч, алдындагыларга карап:
— Менә күрдегезме, мәсәлән, бабагыз карт нишләде? Сез булсагыз, бәрфараз, авызыгызны ачып торган булыр идегез әле... Нинди генә пужар булмасын, тәкбир белән йомыркага каршы чыдый алмый ул. Теге сихерче егет, ачу итеп, пыяла ватып, фараз иттек, пужар чыгарган булган иде. Әле Ходайның рәхмәте диегез, мәсәлән, аш бүлмәсендә йомыркалар туры килде...— диде.
Ләйләдән башкалар эшне аңламыйлар; Ләйлә булса, сүзен әйтә алмыйча көлеп, гаҗиз булганлыктан, сөйләп бирә алмый иде.
Идәннәре, стеналары, җиһазлары йомырка белән пычратылган, аяк асты пыяла ватыгы белән тулып, әллә нинди оригинальный (нәү иҗад) хәрабә кыяфәтенә кергән бүлмәдән Фәтхулла хәзрәтне алып чыгып, бүлмәне чистартырга кирәк иде. Шулай иттеләр дә: хәзрәткә, әүвәл, бу эшләренең урынсыз булганлыгын, әдәпсез егетне скамья белән әдәпкә китерүе йорт һәм телефон хуҗасы Әхмәтнең сул кесәсенә 500 сум чамасында торганлыгын, һәм йомырка белән пожар сүндерү дә бик күп җиһазларны эштән чыгарганга күрә, Әхмәтнең шул ук кесәсенә шул ук чамада «файдалы» булып чыкканлыгын ачык аңлаттылар. Аннан соң «оста пожарныебызны» кунаклар янына алып чыктылар.
Моннан ун гына минут әүвәл шулкадәр ихлас белән эшләп йөргән эшләре хәзер инде хәзрәтнең үзенә дә ярым көлке, ярым оят шикелле тоела башладылар. Шулай да ул бөтенләй аптырамады, бәлки бу эшләрнең һәммәсен эшләүче ул түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә икәнчелеген сөйләп, килгән казада ул гаепле түгел, бәлки тәкъдир шулай булган икәнчелеген бәян итте һәм озын гына гарәби гыйбарә дә укыды. (...)
Сәгать җиде тулганда Әхмәтнең кунаклары китеп беттеләр. Ул үзе һәм гаиләсе шәһәр театрына барырга хәзерләнә бантладылар. Фәтхулла хәзрәт, татар театрына дигән сүзне ишеткәч, бик гайрәткә килеп:
— Теләсәгез кайда барыгыз, мәсәлән, теләсәгез нинди начар урында, фаразан, булыгыз, ләкин татар театрына, мәсәлән, барырга миннән рөхсәт юк...— дип сүгенергә тотынды. Ләкин аның сүзләрен берәү дә санга алмады.
Әхмәт һәм хатыны, картка карап, елмаешалар, кызлар чырык-чырык көләләр, Зыя:
— Билетлы кешеләрне театрга синнән рөхсәт язуы алып бармаса да кертәләр,— дип, бабасын ачуландыра гына иде.
Хәзрәт актык коралы белән эшкә керешеп карады:
— Татар театрына барган кешеләр, мәсәлән, кяфер булалар, әлгаязы биллаһи*, фаразан, кяфер булалар! Әлбәттә, мәсәлән, кяфер булалар,— диде һәм бу кадәр каты әйткән өстенә дә бара алмаслар инде дип уйлады. Ләкин эш ул уйлаганча чыкмады: театрга хәзерләнүчеләр хәзерләнүдән туктамадылар. Хәтта Әхмәт:
— Хәзер кешене кяфер ясау коралы үтмәсләнде инде. Милләт тормышыннан бер файдалы нәрсәне дә кисеп төшерә алмый,— дип, хәзрәткә бик ачык аңлашылмый торган ярым көлке сүз белән каршы торды.
Өйдәгеләрнең бик чынлап хәзерләнеп йөрүләре, «кяфер буласыз» дигән сүздән дә бер дә курыкмаулары — хәзрәткә әллә ничек тәэсир итә иде.
* Әлгаязы биллаһи — Алла сакласын.