РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ (Кыскартып алынды)
Югалу
Бу озын хикәядә тасвир ителәчәк искиткеч вакыйгаларның төп каһарманы Рөстәм Асадуллинга 1942 елның язында унөч яш тә тулмаган иде әле. Аның кинәт югалуы әтисе — химия укытучысы Һашим абыйны да, әнисе — география укытучысы Гайшә апаны да тирән кайгыга төшерде.
Рөстәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады. Әбисе, аны көтеп, аш-су хәзерләде. Сәгат арты сәгат узды, ә Рөстәм һаман күренмәде дә күренмәде. Моңарчы, рөхсәт сорамыйча, һичбер кая китеп йөрмәгән акыллы баланың бодай озак кайтмый торуы әбине бик тә борчыды. Ул телефон аша улы Һашимга шалтыратты.
— Һашим улым, Рөстәм юк ич,—диде ул.
— Ничек юк?
— Ни дип әйтергә дә белмим инде, улым. Сәгат 4 не сукты, ә Рөстәм...
— Юкка борчылма, әнкәй, кайтыр... Берәр түгәрәк утырышында калгандыр...
Һашим абый әнисен әнә шулай тынычландырды. Ләкин үзе шул ук минутта Рөстәм укый торган мәктәпкә шалтыратты. Директор аңа Рөстәмнең бүген дөрестә бөтенләй булмавын әйтте.
— Аңламыйм,— дип карады ата,— аның бит бер генә тапкыр да дөрес калдырганы юк иде...
— Әе шул,—диде директор,—үзебез дә шуңа гаҗәпләнәбез. Рөстәм Асадуллин безнең иң яхшы, иң тәртипле уку-чыларыбыздан санала. Сырхаулады, күрәсең, дип уйладык.
Директорның борчулы сүзләр әйтүе Һашим абыйны чын-чынлап пошындырды. Ул, үз-үзен алдарга тырышып, Рөстәм өйдәдер инде дип уйлады. Шулай да өйгә кайтышлый милиция бүлекләренә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктларынакерде. Ләкин Рөстәм турында бертөрле дә хәбәр ала алмады. Ашыгыч ярдәм пунктыннан чыгып китәргә торганда гына, кемдер берәү телефон шалтыратты. Телефон трубкасын куйганнан соң, врач шоферга:
— Трамвай астында бала калган, киттек!—дип кычкырды.
Һашим абыйның йөрәге жу итте. Аның күз алдына кан эчендә сыкрап яткан Рөстәм килеп басты.
— Зинһар, мине дә алып барыгыз!—дип, врачка ялварды.— Ул — Рөстәмдер... Үтенәм!
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бик кызу барса да, Һашим абыйга ул акрын бара кебек тоелды. Ниһаят, алар Тукай урамына килеп җиттеләр. Һашим абый, җыелган халык төркемен ера-ера, яраланган бала янына йөгерде. Әмма бер кулы янчелгән бала Рөстәм булып чыкмады. Һашим абый врачка булышты да, авыр уйларга чумып, өйгә юнәлде.
Бердәнбер улының кинәт юкка чыгуын кич белән Гайшә апа да белде. Ул, күз яшен агызып, күршеләргә йөгерде, мәктәпкә чапты, Рөстәмнең дус-ишләренә барып кайтты, ләкин хәсрәтле ана «юк», «белмим», «күрмәдем» сүзләреннән башка сүз ишетмәде.
Төн тынычсыз узды. Ана, шылт иткән саен, ишеккә йөгерде, улым менә хәзер кайтыр инде дип, тәрәзәдән күзләрен алмады. Ата, Рөстәм югала торган бала түгел, кайтыр дип, хатынын һәм әнисен тынычландырырга тырышты. Гайшә апа:
«Ни булды минем алтыныма? Үзе кайтып керерме? Әллә, менә улыгыз дип, аның үле гәүдәсен күтәреп керерләрме? Нишләргә? Кайдан эзләргә үзен?»—дип, төне буе газапланды. Әле ары чапты, әле телефон шалтыратты.
Рөстәм беренче көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Аның югалуы турында газеталарда белдерүләр басылды, радио аша хәбәр бирелде. Рөстәмне табучыларга яки аның кайда икәнлеген әйтүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, кайнар рәхмәтләр ышан-дырылды. Әмма юкка гына: Рөстәм үзе дә, аның турында куанычлы хәбәр алып килүче дә булмады.
Әйтергә генә ансат: күз алдында йөгереп йөргән бала кинәт, көпә-көндез, суга чумгандай юкка чыксын, имеш. Телләре кычыткан гайбәтче хатыннар бу турыда кеше ышанмаслык хәбәрләр дә таратып өлгергәннәр иде инде.
Әби әкияте
Моннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә Җыенуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды. һәм көн саен иртә белән:
— Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды!—дип әйтә торды.
Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рөстәм моңа шатланды. Әбисен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында, Рөстәм кинода чакта килеп төште.
Әби аңа ап-ак җылы оеклар, ап-ак җылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән ап-ак бүрек, ап-ак бияләйләр һәм бик күп итеп чикләвек алып килгән иде.
Шәфкатле әбисен Рөстәм элек-елек тә күргән иде. Үткән елны ул бөтен җәйне аның белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм үзе дә әллә ничек бер-берсен аңламыйлар, сөйләргә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер... хәзер бөтенләй башка... Рөстәм дөресләрен хәзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр җырлап җибәрә. Рөстәм башта әбинең җырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер, ияләшкәч, аның көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!
Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың, ди. Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Ашка яки чөйгә утырганда, Гайшә апа беренче тарелканы, беренче чынаякны балага куя иде.
— Әбигә, әүвәл әбигә!— дип кычкыра башлады Рөстәм. Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Хәтта ул мәктәп буфетыннан алынган конфет, пряниклардан да аңа өлеш чыгара. Ә әкиятләре ни тора әбинең! Нинди матур сөйли ул аларны... Тыңлап туйгысыз! Андый әкиятләрне Рөстәмнең китапларда да укыганы юк әле.
Кышкы кичләрнең берсе иде. Гайшә апа белән Һашим абый Академия театрына спектакль карарга киттеләр. Өйдә Рөстәм белән әби генә калдылар. Шул кичне Рөстәм яңа әкият тыңлады. Әби аны бик тәмләп, бик озын итеп сөйләде. Аның кыскача эчтәлеге менә болай иде.
— Абага — карап торырга гап-гади үсемлек. Исе дисәң— хуш исе юк, яфрагы дисәң — яфрагы да әллә ни түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә миллион абагалар арасында бер абага очрый, ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата, ди. Ул чәчәк атканда, яшен яшни, күк күкри, җен-пәриләр чыга, кара урман яктыра, ди. Бу вакыт абага шундый матур була, ди, аның йолдызлардай атып торган чәчәкләреннән күзләр чагыла, ди, аннан таралган хуш истән башлар өйләнә, ди.
Абага чәчәген өзеп, телләре астына кыстырырга өлгергән кешеләр кеше күзенә күренмәс хәлгә киләләр, ди. Дөньяда тереклек булганнан бирле, тылсымлы абага чәчәген өзеп, кеше күзенә күренмичә йөрергә теләүчеләр бихисап күп булган, ди. Ләкин андый абаганы табуы кыен икән. Кайберәүләр, илдән илгә йөреп, бөтен гомерләрен әнә шундый абаганы эзләп уздырганнар. Әмма юкка: я таба алмаганнар, я аның чәчәк аткан вакытына туры килмәгәннәр, я чәчәк аткан чакта яшен яшнәүдән, күк күкрәүдән, җен-пәриләрдән куркып, яктылык нурлары сугудан үлгәннәр.
Менә шуннан соң кешеләр абагадан ваз кичкәннәр, абага чәчәк атмый дип йөри башлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бары тик аның ату вакытын туры китерерлек бәхетле, аның чәчәген курыкмыйча өзә алырлык батыр йөрәкле кеше генә юк, дисәм, хата булыр... Борын-борын заманда андый бәхетле, андый гайрәтле бер кеше булган икән, ди. Ул бихисап вакыт кеше күзенә күренмичә йөргән, ди...
Ех, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм ашаучы фашистларны берәм-берәм тотып ярсын иде ул кеше.
Шуннан соң әби Рөстәмгә абага чәчәген өзә алган батыр турында әкият сөйләде. Ай арты ай узды, әби авылга кайтып китте. Ә абага турындагы әкияте, мәңге онытылмаслык булып, Рөстәмнең хәтерендә калды.
Яз җиткәч
Абага турындагы әкият Рөстәмнең холкын да, тормышын да бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Әкият аңа шулчаклы нык тәесир итте ки, ул гел шул хакта гына уйлап йөри башлады. Аның абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килде. Ул элек тә күп укый иде, хәзер исә китапка тагын да ныграк ябышты. Көтепханөгө китаплар алмаштырырга барса, аның үтенеп сораганы бер генә булды: батырлар турындагы, табигат турындагы китап. Калын-калын романнарны укып чыкты ул. Робинзоннар, юлбарыс тиресе кигән витязьлар, үз йөрәген факел иткән Данколар, Әбугалисиналар, диңгез асларында йөзгән капитаннар, айга очкан инженерлар, кеше күзенә күренмичә йөргән химиклар турында нинди генә романнар укымады ул. Ләкин маҗаралары белән баш өйләндергән иң кызыклы китаплар да абаганы истән чыгара алмадылар. Киресенчә, яхшы әсәр укылган саен, абага тагын да тирәнрәк, тагын да көчлерәк дулкынландырды аны. Хәтта төшенә дә керә башлады ул. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри, Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте.
Сихерле чәчәкләр
Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, төнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын-аяк-ларын сузып, тәмләп киерелгән иде — дөп итеп җиргә төште. Имгөнү-фөлөн булмады, шулай да бераз җайсыз төште булсакирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Аз-азлап кимерө-кимерө, актык сохарилар да юкка чыктылар.
Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакыт Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайвакыт була икән? Теләсә кайчан булсын — барыбер түгелмени. Бу төнне Рөстәм йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.
Шулай уйланып утырганда, төнгә салкынча җил бәрде. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшнәп, кара урман аша яп-якты тасма сызылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торгандай ал яктылык җәелде.
Рөстәмне курку алды. Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде. Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасында төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чөйнөми-нитми йота барды. Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй, эределәр һәм үзлөреннән-үзлөре югала бардылар.
Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы өйләнде: ул, хәлдән таеп, җиргә егылды.
Кем сорый?
Рөстәм белми калды: төн буе яңгыр яуды. Ләкин яңгырның да, яшен яшнәүләрнең дә һичбер бәйләнешләре юк иде. Абага чәчәкләренең тәесире ашказаны аша Рөстәмнең бөтен тәненә таралды, яш төнгә үзгәреш кертеп, аны изрөтте, йокыга талдырды. Рөстәм бер тәүлектән артыграк йоклады. Уяну белән, ул үзен шундый рәхәт, шундый җиңеләеп киткәндәй хис итте ки, урманнан ничек чыкканын да сизми калды. Ләкин күтәренке кәеф озакка бармады. Инде өйгә ничек кайтып керергә? Тамак ач, өс-баш чыланган...
Бу вакыт Рөстәм трамвайлар туктала торган урынга китә.леп җиткән иде инде. Җәяү байтак киленде, килө-килә өс-башы да кибәргә өлгерде. Почмакта портфельле бер иптәш басып тора иде. Рөстәм аның янына килде һәм:
— Абый, сәгат ничә?— дип сорады.
Рөстәмнең соравы портфельле иптәшне сискәндереп җибәрде. Ул як-якка борылып карады, күзләрен уды, кул сәгатенә күз салды һәм сөйлә нө-сөйлөнө китеп барды: «Сәгат сигез... Ә кем сорый — белмим... Колагыма шулай чагылды, күрәсең...»
Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, биисе килде. Димәк, әби ялганламаган, хыял чынга өйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс кеше булды. Мөгаен шулай микән, теге иптәш сукыр түгел идеме дип, Рөстәм, трамвай вагонына асылынган ике малай янына йөгереп барып, дәүрәк күренгәненең борынына чиертте. Чиертү яхшы ук каты булды, күрәсең, малай:
— Нишләп син, Кылый, тик торганда борынга чиертәсең? Кутырым барын оныттыңмыни?— дип, юлдашына акырды һәм чалт иттереп аның яңагына сукты. Рөстәмгә бу кызык тоелды. Башланган кыйнашта ул әтәчләнгән шук малайны җиңәргә булышты. Борын эчендәге кутырны шакшылыктан күреп, янә бер тапкыр авырткан борынга чиертте.
Димәк, дөрес! Малайлар да аның күренмәс кеше булуын расладылар.
Партизаннар янында
Рөстәм килеп кушылган партизаннар отряды илле-алтмыш кешедән гыйбарәт һәм, фронттан шактый еракта торып, бары тик зур эшләр буенча гына хәрәкәт итә иде. Ул күперләр вата, эшелоннар шартлата һәм юлларны миналаштыра, дошман гаскәрләренең хәрәкәтен өйрәнә һәм мөһим үзгәрешләр булганда — шул турыда Кызыл Армия командованиесенә хәбәр бирә. Отряд, Женялар мәгарәсе шикелле үк, кеше аягы басмаслык җирдә һәм белмәгән кешегә килеп йөрүе кыен һәм куркыныч тоелган ике тау арасында урнашкан.
Партизаннар арасында элекке укымышлылар да бар: директорлар, гыйлми эшчеләр һәм укытучылар. Бу нәрсә аларның тормышларында да сизелә. Отряд взводларга бүленгән, һәр взводның нык эшләнгән һәм җыйнак блиндаж-йорты бар, йортлар арасында телефон уздырылган.
Рөстәм баштагы ике көнне танышып, кунак булып йөрде. Отряд мул яши иде, аның хәтта үз көтүе дә бар. Ләкин безнең каһарманыбыз, кухнядан бигрәк, «Дядя эфир» дип аталган партизан Иван Владимирович блиндажын яратты. Беренчедән, бүтән блиндажларга караганда, аның блиндажында иркен; икенчедән, монда радио бар. Элекке урта мәктәп директоры—Ыван Владимирович — бүгенге көнне партизан «Дядя эфир» отрядның радисты да, аяк киеме тегүчесе дә һәм кирәк чакта пулеметчысы да икән...
Рөстәм иртә-кич радио тыңлады һәм шунда ук бүтән партизаннар белән дә танышты.
Отряд начальнигын күргәч, Рөстәм аның команда пункты дип аталган блиндажына күчте. Начальникны монда «Батя» дип йөриләр, мин, телебезчә булсын өчен, «Атакай» дип алам. Элек ул партиянең район комитеты секретаре булып эшләгән һәм, немецлар килә башлагач, әлеге отрядны оештырып, урманда калган.
Рөстәм «Атакай» ның йөзенә карады һәм анда үз әтисе йөзенә охшаш сызыклар тапты: аның кебек үк озын буйлы, ачык шат йөзле, хәтта каләм очлаганда яки берәр нәрсә язганда тел очын чыгарып күрсәтү гадәтләре дә бар, һәм кара күзләре дә, авыр сорауга җавап биргәндә, әтисе күзләре кебек үк, аз гына кысылып куялар. Бу, бәлки, Рөстәмгә генә шулай тоелгандыр. Бәлки, ул күрәсе килгән әтисен күңеленә ятышлы кешегә охшатырга теләгәндер.
Рөстәм команда пунктына килеп кергәндә, «Атакай», взвод командирларын җыеп, эш бүлә иде. һәрбер командир, исеме чыккан саен, Кызыл Армиядәгечә, аягүрә торып басты һәм эш-задание тыңлап беткәннән соң: «Есть!»—дип җавап кайтарды. Беренче взводка «тел» табу тапшырылды.
— Ләкин гади «тел» түгел,—дип аңлатты «Атакай»,— безгә штабта эшләгән яки штаб тирәсендә өйләнгән, командование планнары белән таныш булган офицер дәрәҗәсендәге «тел» кирәк.
Икенче взводка тимер юлына разведка ясау, поездларның килү-китү вакытларын өйрәнү һәм миналар кую урынын төгәлләү эше йөкләнде. Өченче взвод сул як шоссе юлындагы күперне шартлатырга тиеш иде.
Рөстәмгә болар һәммәсе дә кызык тоелдылар. Әгәр өчкә ярылырга мөмкин булса иде, ул өч взводның өчесе белән дә барыр иде. Дошман штабына кереп, менә дигән «тел» дә табар иде, ярдәмгә взвод хәтле взвод булганда, офицер түгел, хәтта полковникны да өстерәп китерер иде, тимер юлы разведкасы белән дә чыгар иде, күпер шартлату эшенә дә катнашыр иде.
Киңәшмә таралганда, Рөстәм кемнәр белән бару мәсьәләсен хәл кылмаган иде әле. Аңа «Тиктормас» кушаматы алган тәбәнәк буйлы, ләкин гаят тере яш партизан очрады. Ул кая барса, мин дә шунда дип уйлады Рөстәм һәм аның белән бергә барырга булды.
Ләкин «Тиктормас» икенче взвод сугышчысы булып чыкты, ә икенче взводка тимер юлына бару эше тапшырылган иде. Рөстәм борынын салындырды. Ул тынгысыз «Тиктормас» батыр мондый вак эшкә бармас, күпер шартлатырга барыр дип көткән иде. Шулай да биргән сүзеннән кайтмады.
Операциягә алар өчәү чыктылар — Рөстәм, «Тиктормас» һәм Тимофей Николаевич исемле тагын бер партизан. Партизаннар, отрядның кайда урнашуын дошманга сиздермәс өчен, операциягә караңгыда чыгып китәргә һәм караңгыда кайтып керергә тиешләр иде. Отрядта шундый тәртип куелган иде, Рөстәмнәр дә урманнан төнлә белән чыктылар.
Таң атканда инде алар, тимер юлы тирәсендәге куаклыкка барып җитеп, күзәтергә уңай табылган җиргә посканнар иде.
Разведчиклар иң элек бер ярты сәгат чамасы әйләнә-тирәне өйрәнделәр, күзгә чагылган һәрбер әйберне билгегә алдылар һәм, берьюлы икәү күз талдырмас өчен, нөүбөтлөшеп-нәү-бөтлөшеп күзәтергә булдылар. Хәзер «Тиктормас» ял итеп алырга, ә Тимофей Николаевич күзәтергә тиеш иде. Ләкин «Тиктормас» урын җайлап ятса да, тынычлык саклый алмады: әле бер ягына, әле икенче ягына борылды һәм еракта күренгән станциягә күз текәп пышылдарга тотынды:
— Мин инде хәзер, институтны бетереп, мәктәптә укытыр идем. Балалар укытудан да изге нәрсә юк дип беләм мин. Синеңчә ничек, Тимофей Николаевич?
— Син нәрсә монда эчемне пошырып хыял итәргә килдеңме, әллә разведкагамы? Я үзең йокла, я миңа хәл җыярга бир.
— Йокла, йокла, кешенең ярты гомере йоклап уза, сиңа шул да аз, күрәсең... Сугыш бетте дисәләр, син нишләр идең, Тимофей Николаевич, ә? Мөгаен, бер атнага йокларга ятар идең...
— Туктыйсыңмы, юкмы?—Тимофей Николаевич учлары белән колакларын каплады, ләкин үзе сорау биргәнне сизми дә калды:—Ә син нишләр идең?
— Минме?—Мин,—диде «Тиктормас»,—бер атна буена йокламас идем, өйдәгеләргә дә йокы бирмәс идем, әти-әнием белән, сеңелем белән гел сөйләшеп кенә утырыр идем. Минем Эся, Эсенька исемле сеңелем бар, миннән ул алты яштә калды, быел мәктәпкә барырга тиеш иде. Беләсеңме, Тимофей Николаевич, алты яшлек Эсенька сугыш башланганны ишеткәч: «Кирәкми, сугыш кирәкми!»—дип илереп еларга кереште. Әле дә күз алдымда тора. Эх, исән булса, сугыштан соң мин аны уч өстендә йөртер идем...
Тимофей Николаевич ни өчендер борынын тартты һәм инәлде:
— Сөйләнмә, йөрәкне әрнетәсен... Минем балаларым бар. Сөйләшмичә генә искә төшерик...
Рөстәм дә өен сагынды, әти-әнисен, мәктәбен һәм укытучыларын күргән кебек булды. Үзен дөрескә баргандай хис итте. Быел ул җиденче класста булыр иде инде.
Ул, эче пошып, яткан урыныннан торды һәм аз гына йөреп кайту уе белән тимер юлына таба китте, анда барып җиткәч, шпалдан шпалга сикерде, шулай уйный-уйный станциягә якынлашты. Стрелочник будкасы очрады. Будка янында күкрәгенә автомат аскан немец солдаты басып тора иде. Рөстәм аңа тимәде, ләкин түзә алмады — битенә төкереп узды.
Менә станция. Биналар кайсы ишелгән, кайсы янган. Рөстәм тирәли сакчылар йөреп торган составларны карап чыкты, анда төялгән туп, танкларны санады һәм куен дәфтәренә ниләрдер язып куйды. Аннары блиндаж сыман подвалга керде. Бу станция комендантының куышы икән.
Рөстәм килеп кергәндә, немец коменданты, алдында яткан дәфтәргә карап, телефон аша сөйләше иде. Сүз 1431 номерлы эшелонның кайчан килүе турында бара иде. Рөстәм үз дәфтәренә комендант дәфтәреннән күчермәләр ясады, бу станциядән узарга тиешле составларның номерларын язып алды.
Аннары ул икенче бер бинага керде һәм анда немец телеграфистының аппарат янында, бармак басып, нидер тыкылдатып утыруын күрде. Аның янына килеп карап торды. Түзмәде — телеграфистның аппарат өстендәге бармагына басты. Гомерендә беренче тапкыр очраган бу хәлгә телеграфист аптырап калды. Рөстәм тагын басты, тагын алды, тагын басты... Немец, күзләрен акайтып, як-ягына карады, бармакларын аппараттан алган иде, аппарат, колакка ят ишетелгән нокталар һәм сызыклар ясап, «тек, тек, тек, тик, тик» тыкылдый бирде. Рөстәм куркынган телеграфистның алдына:
«Гомерең кыска синең. Шуны беләсеңме, юкмы? Моны сиңа мин—партизан Расад әйтәм»,— дигән язу куеп чыгып китте.
Чокырлы-чакырлы перронда ул стенага кадакланган неметс газетасын күрде. Кайбер мәкаләләрне укып көлде һәм асларына «ялган», «ялган» дип язып куйды. Ишек янында кыңгырау-колокол асылынып тора иде. Нишләргә белмәгән Рөстәм берөзлексез шуны сугарга тотынды. Тавышка халык җыела башлады. Ул да булмады, Рөстәм, күзенә чагылган паровозга йөгереп менде һәм, әтисе алып кайткан уенчык паровозны хәтерләп, бертуктаусыз сызгыртырга кереште. Машинист: «Бу ни хәл?»— дип, сызгыртуны туктатты һәм ишек янына килеп басты. Рөстәм бөтен көченә аны түбәнгә этеп җибәрде һәм яңадан сызгырта башлады. Ләкин ул моның белән генә калмады, ни булса шул булыр дип, рычагларныңберсенә басты, паровоз, көрсенеп куеп, урыныннан кузгалды, ә Рөстәм сикереп төште. Бу вакыт:
— Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың?— дип, паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде:—Хәзер ашыгыч состав уза...
Рөстәм, бар инде хәзер, туктатып кара дип, эчтән көлде дә, икенче якка, «Тиктормас» лар янына кайтып китте. Будкага килеп җитөрөк, ул поезд килгән тавыш ишетте, стрелка янында баягы немец солдатын күрде. Поезд менә күренә дә башлады инде. Эшелон бу станциядә туктамаска тиеш иде, ләкин 5 минут үткәндерме-юкмы — Рөстәм бер составның икенче составка бәрелүен, зыңгылдаган металл, сынган агач тавышлары һәм ыңгырашулар ишетте.
Рөстәм, «Тиктормас» лар янына килеп, «Атакай»га хат язды, хатка станциядә ясаган күчермәләрне һәм бүтән мәгъьлүматларны кушты. Хатның ахырына: «Бүген мин монда кечкенә генә крушение ясадым. «Тиктормас» сөйләр»,—дип өстәде һәм партизан Расад дип имзасын кертте. Хатны «Тиктормас»
янына куйды.
Икенче көнне станциягә безнең бомбардировщиклар очып килделәр һәм анда булган составларны бомбага тоттылар.
«Атакай» күпме генә тырышса да, Расад турында бертөрле дә мәгъьлүмат ала алмады. Аны күрергә, аның белән бәйләнеш тотарга ул үзенең кешеләрен дә җибәреп карады. «Тиктормас» хәтта район, шәһәргә дә барып кайтты. Кешеләр аңа:
— Ишеткәнебез бар, әмма күргәнебез юк,—диделәр.
— Үткән атнаны,—диде берәү,— немецлар сводка тапшырганда, кемдер берничә тапкыр: «Ышанмагыз, ялган бу»,— дип кычкырды. Шул Расад түгел иде микән? Немецлар бик эзлиләр, әмма ул тоттырмый, ди.
Чыганак: Татарская Виртуальная Гимназия