Сишәмбе, 19.03.2024, 08:30
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

РАДИК ФӘИЗОВ

(1931-2011)

Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

   1965 елдан башлап Р.Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының "Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
   Р.Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан "Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – "Яшьлек юллары” (1967) повесте, "Тимер чәчәк”, "Бәхет”, "Дусларым”, "Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р.Фәизов балалалар маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган"Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты. Хыялый дөньясының байлыгын, киңлегем автор беренче мәртәбә тулы итеп шушы китабында күрсәтте. Укучылар шулай ук аның "Чаян” журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән танышлар.
   Р.Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
   Әдипнең 60 еллык юбилее уңае белән, 1991 елда Татарстан китап нәшриятында «Адымнарым» исемле күләмле җыентыгы дөнья күрде.
   Р. Фәизов —1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

   17 февраль 2011 елны вафат булды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче адымнар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—56 б. 8000. Рец.: Иделле Г.—Сов. әдәбияты, 1964, № 10, 151—157 б. 
Яшьлек юллары: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—60 б. 13 000. 
Тимер чәчәк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—122 б. 10 000. 
Бәхет: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—118 б. 7000. 
Дусларым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—104 б. 9000. 
Юлда: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—119 б. 10 000. Рец.: Вәлиев М. 
Бер хикәя укыгач...— Соц. Татарстан, 1978, 9 июль; 
Га би ди Ә. Үзенчәлекле юлчы.— Соц. Татарстан, 1980, 19 февр.; 
Хуҗиәхмәтов Ә. —Казан утлары, 1980, № 8, 177— 178 б. 

Фәизов Р. Х. Галәм кызы : фантаст. һ. маҗаралы хикәяләр / Радик Фәизов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1983. – 110 б. – Эчт.: Серле утрау; Киләчәктән кунак; Гасырлар аша аваз; Кеше – һәйкәл; Калейдоскоп; Ай кешеләре; Һәйкәлләр планетасы; Галәм кызы; Нәни дусларым; Кит акуласы; Кунак йортында; Эштән соң; Тыңламас; Чишмәләр сере; Су астындагы Акбай; Җир бүләге. – 12000 д.

Фәизов Р. Х. Күңелем кыры : хикәяләр / Радик Фәизов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1985. – 144 б. – Эчт.:Һәйкәл; Күңел кыры; Егерме елдан соң; Әти-әни өйдә югында; Рөстәм ул берәү генә; Сугыш бетте; Ике ветеран; Тәкый гаҗәп; Урынбасар; Кире беткән; Ашыгыч ярдәм; Туп итә, туп!..; Бер якшәмбедә; Юллар чатында; Ялган тоткыч; Түзәбез. – 10000 д.


Аның турында Ихсанова Л. Радик Фәизов.—Казан утлары, 1980, № 12, 170—171 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде. 
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Китап сатып алганда сезгә мөһим...
Барлыгы җаваплар: 14
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру