ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ
Бөтен Россия татарлары, госманлы төрекләре, монголлар һәм Көнбатыш Аурупаның һәрбер зур шәһәрләрендәге татарлар арасында миллионнарча нөсхә тарала торган «Татар» газетасының 12764 нче номерында «Университетлардан» бүлегендә (...) «профессор Мөслимовның 42 ел моннан әүвәл вафат булган Фәтхулла хәзрәтне терелтәчәк икәнчелеге» хәбәр бирелгән һәм шул мөнәсәбәт белән газетаның бер почмагына Фәтхулла хәзрәтнең кыска гына тәрҗемәи хәле дә язылган иде. Бу тәрҗемәи хәлгә караганда, Фәтхулла хәзрәт 1908 елда 50 яшендә вафат иткән һәм бер заманнарда Казанда мулла булып торган, «Дин һәм мәгыйшәт» исемле (...) журналга берничә мәкалә язган, ул вакытта татарлар арасында бик шөһрәттә булган ишан исемле җанлы потларга сыенырга һәм ал арны ихлас белән хөрмәт итәргә һәвәс булган, татарларның тәрәкъкый* һәм зыялыларына бөтен көче белән каршы торган кешедер.
* Тәрәкъкый — алдынгы карашлы, прогресс яклы.
Бу номер газета таралган көннең иртә сәгать тугызында Фәтхулла хәзрәт вакыйгасын бөтен Казан халкы белгән һәм, бик кызыксынып, бу хәзергә кадәр терелтелгән кешеләр арасында булачак бер генә данә кара груһлы татар мулласының кыланышын, үзен тотышын күрергә зарыгып тора иде.
Яшьләр шул мөнәсәбәт белән, китап кибетләренә йөгереп, 20 нче гасыр башындагы татар тормышыннан, бигрәк тә руханилар тормышыннан язылган комедияләрне алып укырга ашыгалар, кайсылары да, музейларга барып, иске вәгазь китапларын һәм (...) «Дин һәм мәгыйшәт» журналын күздән үткәрергә тырышалар; картлар иске тормышның хәтерләрендә калган иң кабахәт якларын яңадан бер кат сыйфат ителмәслек җирәнеч белән исләренә китерәләр; әлхасил*, һәркем кара груһлы татар мулласын һәм аның хәрәкәтләрен яхшы аңлар өчен мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә иде.
Бу хәзерләнү доктор Әхмәт әфәнде өендә бигрәк кызу иде. Доктор Әхмәт Фәтхулла хәзрәтнең улы, атасыннан яшьләй калып, бик күп тырышулар белән университет тәмам иткән һәм, атасына караганда, бөтенләй икенче тормыш кешесе булып киткән бер зыялы татар иде. Дөресен әйткән вакытта, кара груһлы татарлардан терелтелергә башка кеше сайланмыйча, Фәтхулла хәзрәтнең сайлануы Әхмәт әфәнденең тырышуы һәм хезмәте сәбәпле булып, әүвәл Әхмәтнең хәятына атасы сәбәп булса, хәзер атасының хәятына Әхмәт сәбәп иде. (...)
Әхмәт әфәнденең Ләйлә һәм Нәфисә исемле 14—18 яшьләрендә ике кызы һәм гимназиядә укый торган Зыя исемле бер улы бар иде. Болар бабаларын каршы алырга бигрәк дәрт белән хәзерләнәләр һәм аталарының көтепханәсендә 20 нче гасыр башына караган никадәр китаплар булса, шуны укып чыгарга тырышалар иде. Хәтта Ләйлә бабасына хатын-кыз хокукы һәм ул заман мөтагассыйбләренең** хатын-кызга карашы хосусында әллә никадәр сораулар бирергә дә хәзерләнгән иде.
* Әлхасил — җыеп әйткәндә.
** Мөтагассыйб — фанатик.
1950 нче ел Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көне иде. Казан университетының медицина профессорларыннан орденарный профессор Мөслимов үзенең махсус дәрес бүлмәсендә, янына татар, рус һәм башка милләтләрдән бик күп студентларны җыеп, үлгәннәрне терелтү турысында лекция укып тәмам иткәннән соң, шәкертләренә, тәҗрибә өчен, кабинетта хәзерләнгән бер адәмне терелтеп күрсәтәчәк икәнен бәян итте һәм, янында тора торган ак сакаллы 50—60 яшьләрендәге бер докторга карап, хәзер терелтеләчәк адәм хакында бераз мәгълүмат бирергә үтенде. Доктор да бу терелтеләчәк кешенең үзенең моннан 42 ел элек вафат иткән атасы, әүвәлдә Казан имамы булып торган Фәтхулла Рәхмәтуллин икәнен һәм өч айлык тырышлык белән аның таралган гәүдәсе шушы хәлгә китерелгән икәнен бәян итте. Профессор, мәетнең янына килеп, тирәсендәге студентларның кайсыларына төрле әгъзаларын хәрәкәтләндерергә кушып, үзе дә борын һәм күзләренә озак вакыт бер дәва җибәреп торды.
Берәр сәгать үтәр-үтмәс мәет төчкерде. Тагы бераздан мәет, янәдән берничә мәртәбә төчкереп: «Алла! Әстәгъфирулла!» — дип кычкырып та җибәрде. Моннан соң профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга кушты. Яңадан берәр сәгать үткәч инде Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына торып утыра да башлады.
Ул, үзенең исән вакытындагы гадәтенчә: «Анасы, тәһарәткә су хәзерлә!» — дип кычкырмакчы булса да, алдында тора торган ике рус шикелле кешеләрне күреп, үзен каты авырган да больницага китерелгән һәм хәзер дә больницада дип уйлап, улы һәм профессорга карап: «Думуй надо, думуй, тяперьче здурув»,— диде; һәм өенә, абыстай янына кайтып, аннан өйлә намазына өлгерергә уйлый башлады. Бу вакытта Әхмәт әфәнде, Фәтхулла хәзрәтнең янынарак килеп:
— Әткәй, әткәй! Сез мине оныткансыз инде, мин сездән яшь калган улыгыз Әхмәт, хафаланмагыз, хәзер үз башыгыздан үткән эшләрне белерсез,— дип, кулларында тоткан киемнәрне кияргә тәкъдим итте.
Фәтхулла хәзрәт шундый ак сакаллы һәм рус сымак кешенең «Синең улың Әхмәт» диюеннән бик гаҗәпкә калса да, өстенең ялангач икәнен күреп, әүвәл киеним, аннан соң бу кешене яхшылап карармын, бәлки күзем ялгыш күрә торгандыр дип уйлап, киемнәрне кулына алды. Ләкин аларның һәммәсенең «рус киеме» булуы хәзрәтне бөтенләй аптырауда калдырды. Ул үзенә, күзләренә, колакларына ышанмый башлады; төш түгелме икән дип тә хәтеренә килә иде.
Фәтхулла хәзрәт озак уйлап торганнан соң, бик куркып китте: ул, мондагы ике кеше миссионерлар икән, мине, әүвәл урысча киендереп, аннан соң урыс ясамакчылар икән, шуңар күрә аларның берсе урыс булса да, татарча да сөйләшә белә һәм миңа үзен Әхмәт дип ышандырмакчы була икән дип уйлады; үкереп еларга тотынды; һәм Әхмәткә карап:
— Знакум, зинһар мине урыс итмәгез, зинһар мине бол ай көчләмәгез инде,— дип ялына башлады.
Әхмәт тә, үзенең әүвәлге сүзен сөйләп, киендереп, өенә алып кайтырга теләгәнлеген бәян итте. Табигый, Фәтхулла хәзрәт бу сүзгә ышанмады. Яңадан ялынып карарга уйласа да, профессорның Әхмәткә карап эсперанточа*: «Нинди үзсүзле»,— дигәнен ишетеп, болар мимеч** миссионерлары икән, мине көчләп урыс ясыйлар икән инде»,— дип, елый-елый киенергә тотынды.
Профессор һәм Әхмәт, хәзрәтне никадәр юатырга тырышсалар һәм аңар никадәр йомшак сүзләр сөйләсәләр дә, ул һаман боларның миссионерлар икәнчелегенә ышанганнан-ышана гына бара иде. Шулай да, чарасыз, Әхмәт белән китәргә риза булды.
Ләкин бүлмәдән чыгарга хәзерләнгәч, Әхмәтнең башка кияргә цилиндр (биек ефәк эшләпә) бирүе хәзрәтне тагы еларга, хафаланырга һәм Аллага сыгынырга мәҗбүр итә иде.
— Знакум, зинһар мине каләнсевәи мәҗүс*** кияргә көчләмә, наше шәригать нивилит,— дип караса да, Әхмәт атасының сүзләрен яхшылап аңлый алмый, һаман аны юатырга азаплана иде.
* Эсперанто — ясалма тел.
** Мимеч — немец.
*** Каләнсевәи мэҗус — динсезләр бүреге.
Фәтхулла хәзрәт, икраһ (көчләү) вакытында мондый эшләрнең дөрес икәнен уйлап, бер мәртәбә цилиндрны кияргә риза булса да, ул фикереннән бик тиз кайтты: аның хәтеренә, мәхәллә халкыннан берәр кеше очрап, цилиндр кигәнен күрсә, бер көн тотмый указын алдырачаклар икәнчелеге килде. Яңадан хафа, яңадан елау:
— Знакум, зинһар мине көчләмә, наше мәхәллә кешесе күрсә, бит минем указ кунчал.
Әхмәт тагы аңлый алмый; ул һаман, өйгә кайткач, бөтен вакыйганы бәян итәрмен, дип юатырга тырыша. Хәзер яңа гына махсус алынган цилиндр, кеше нәрсәсе дип шикләнергә — җирәнергә юл юк икәнен сөйли иде. Шулай азапланып, Әхмәт көч-хәл белән атасын ишек төбендә көтә торган автомобильгә кадәр алып чыкты. Хәзрәт башта:
— Ник мине, атсыз арбага утыртып, мыскыл итәргә телисез, әллә мине Хуҗа Насретдин дип белдегезме? — дип, утырмаска теләсә дә, ахырдан утырды. Һәм автомобильнең, урыныннан кузгалып, бик җәһәт киткәнен күргәч, янындагы Әхмәт һәм автомобиль идарә кылучы кешене сихерчеләр дип уйлап, ниһаять дәрәҗәдә курыкты һәм эченнән төрле сихер кайтара торган догалар укый башлады.
Ләкин атсыз арбаның догалар белән туктамаганын күргәч һәм юлда очраган кешеләргә каршы ачы тавыш белән кычкырганын ишеткәч, утырган нәрсәләрен берәр аждаһадыр дип уйлап, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнде. (...)
Автомобиль җиде катлы зур таш пулатның алдына туктады. Әхмәт, төшеп, атасын да төшерә башлады. Фәтхулла хәзрәт:
— Ник мине үзебезнең мөселман арасына илтмисез? Ник миңа үз йортымны күрсәтмисез? Өйләгә соңга калдырасыз бит инде. Халык минем бол ай намаз вакытында урыс өйләрендә йөргәнемне күрсә, нишләтер? — дип, Әхмәткә ялынып караса да, Әхмәтнең бер дә әһәмият бирмәве сәбәпле, елый-елый автомобильдән төшеп, өйгә керергә мәҗбүр булды.
Боларны өйдә Әхмәтнең хатыны, кызлары һәм улы көтәләр иде. Балалар, бабаларын бик шатлык белән каршы алып, кочакларга һәм сарылышырга теләсәләр дә, Әхмәт ал арга: «Якын килмәгез»,— диде дә хәзрәтне туп-туры алдан хәзерләп куелган бүлмәгә алып керде.
Бүлмәдә Фәтхулла хәзрәтне яшь һәм төскә чибәр генә горничный (хадимә) каршы алып, башындагы цилиндрын салдырды. Фәтхулла хәзрәт цилиндрны салу турысында ике ут арасында иде. (...) Шулай да матур гына бер кыз салдыргач, хәзрәттә, салып, ялан баш калу фикере җиңде.
Фәтхулла хәзрәт монда күргән яшь кызлардан бөтенләй аптырауда калды һәм үзен, шул кызлар белән алдап, урыс итәргә телиләр икәненә тәмам ышанды.
Әхмәт атасын йомшак креслога утыртты да:
— Әти, сиңа хәзер аш бирерләр, аннан соң бераз ял итәрсең дә, без бөтен баштан узганнарны сөйләшербез, йомышың булса, менә шушы кызга кушарсың,— дип чыгып та китте.
Фәтхулла хәзрәт бигрәк тә гаҗәпкә калды: бу матур бүлмә, аның эчендәге әллә нинди җиһазлар, диварлардагы рәсемнәр, төрле җиргә куелган сурәтләр (статуялар) һәм шундый япь-яшь матур гына кызның моның белән ялгыз бер бүлмәдә калуы аны бөтенләй аптыратты.
Хәзрәт бик ачыккан иде. Шуңа күрә аш янына килеп утырмакчы булды. Ләкин башында кәләпүшенең булмавы, яланбаш көе аш янына утыруы бик оят һәм зур гөнаһ икән-челеге аны бик хафаландырды. Күп уйлаганнан соң ул, салган цилиндрын алып киеп, аш янына утырды. Апа янында тора торган кызыл квасны күргәч, аның җанын тагы курку каплады: мине хәмер эчертеп, исерек баштан урыс итәргә телиләр икән дип хәтеренә килә иде. Шулай да карын бик ач, ашыйсы бик килә; чәнечке-пычакларны бер якка алып куеп, бик комсызлык белән ашарга кереште. Фәтхулла хәзрәт ашый һәм шул ук вакытта күзе белән тирә-якны карана иде. Күзе бер рәсемгә төште. Рәсемдә бик иске форма татар киеме киенгән, башына түбәтәй кигән бер карт утыра иде. Фәтхулла хәзрәт, чыдамыйча урыныннан торып, рәсемнең янына барды. Ни күзе белән күрсен, рәсемнең астында «Габделкаюм Насыйри» дигән язу тора. Хәзрәт сурәтне дә таныды; үз-үзенә кычкырып сөйләнә башлады:
— Ә, сукыр Каюм икән! Ул бәдбәхетне голәма миссионер дип уйлый иде, шул, башка түгел икән. Менә мондагы миссионерлар белән бер булып эш йөрткән икән,— диде һәм, гаять дини гайрәте кузгалганлыктан, аш янындагы пычакны алып, рәсемгә һөҗүм итте. Болай гына буе җитмәслек булгач, бер скамьяга басып, картинаны әллә ничә җиреннән җәрәхәтләде. (Бу картинаны Әхмәт әфәнде үткән ел татар рәссамнары выставкасыннан кырык мең сум түләп алган иде.) Моннан соң хәзрәт тагы берничә картиналарга һөҗүм итмәк-че булса да: «Болар берсе-берсе берәр сум булыр, түләтә башласалар, акчам юк бит»,— дип уйлап, үз-үзен тыеп калды. Яңадан аш ашамакчы булса да, утырганда, ялгыш өстәл өстендәге бер звонокка таянып алганлыгыннан, алдындагы аш аска төшеп китеп, аның урынына астан кош жаркое килеп чыкты. Хәзрәт соң дәрәҗәдә гаҗәпләнде дә: «Җәннәт түгелме бу?» — дип, тәрәзәдән тышка күз ата башлады. Бу вакытта тәрәзә алдыннан ясалма канат куйган ике егет һәм ике кызның очып үтеп барышларын күреп, үзенең утырган бүлмәсен җәннәт сарае булырга кирәк дип уйлады һәм, гаять куанган-лыгыннан, тыраклап сикерергә тотынды. (...)
Хәзрәтнең күп ашаганлыктан эчәсе дә килә иде. Шуңар күрә алдындагы кызыл квасны: «Барыбер монда кеше күрми әле, белми эчкәч гөнаһ булмый»,— дип, ни булса булсын, эчәргә карар бирде. Квасның, стаканга салгач, чымырдап торуы хәзрәткә дөньяда зур туйларда эчкән «чепучи» квасны хәтерләтә иде. (...)
Ахыр хәзрәт, тәмам туеп, бер кикереп һәм корсагын сыпырып, әлхәмделиллаһ дип кычкырып та куйды; һәм, акрын гына тәрәзә янына барып, урамга карый башлады. Урам бик шәп: зур-зур матур биналар, яннарына канат тагып очып йөри торган кешеләр, болай җәяү йөри торган бик мәһабәт кешеләр, алар арасында бик кечкенә генә калфаклар кигән хатын-кызлар, төрле җирләрдә күренеп тора торган матур һәйкәлләр, Кабан күле өстендә яшен тизлеге белән тыз-быз... килеп йөри торган кечкенә-кечкенә матур пароходчыклар; тәрәзә төпләренә бик кыйммәтле нәрсәләр тезелгән зур магазиннар, кар-шыда күренеп тора торган гаять биек манаралы, бик биек университет бинасы... хәзрәтне бөтенләй аптырашта калдыралар иде. Җәннәт дияр иде, халкы һәммәсе эшләпәле һәм урыс киемле. Җәннәт димәс иде (...), диярлек нәрсәләр бар.
— Җәннәт бу, җәннәт! Кара син хикмәте Хода, җәннәттә дә пулисә бар икән! (Университетның обсерватория манарасы аныңча часть манарасы иде.) Кара син хикмәте Хода, монда да безнең Бакыр бабайны китергәннәр икән,— дип, Фәтхулла хәзрәт бер һәйкәлгә карап уйга калды. (...)
Фәтхулла хәзрәт йокыдан уянганда, гарәфә көненең иртә сәгать сигезе иде. Бүлмәгә, бер яктан, җиләс, саф һава кереп тора һәм, икенче яктан — түшәмгә якын, инә күзе шикелле бер кечкенә генә тишектән бер төрле су чәчрәп, бөтен бүлмәне нарат исе белән аңкыта иде. Үзенең исән вакытында, йокыдан уянуына, бүлмәсендә «татар исе» иснәргә өйрәнгән Фәтхулла хәзрәткә бу эш ят, ләкин шатлыклы һәм рәхәтле тоела иде.
Аның хәтеренә кичәге вакыйгалар килеп төште. Ул, үз улы Әхмәтне миссионер дип белеп, шулкадәр кайгырган һәм елаганлыгына гаҗәпләнергә дә, гаҗәпләнмәскә дә белми иде.
— Кара син, минем шул, дүрт яшеннән чалма-чапан киертә башлаган Әхмәтем бүген нинди урыс сымак карт булган. Кара син, минем үз урыныма мулла булыр дип, күз тегеп торган балам бүген шул, безнең заманда, әлгаязе биллаһ, инкыйлабиюннан* саналып йөргән кешеләрнең берсе булып киткән: үзе яланбаш, кызлары качмыйлар шикелле күренделәр, өендә сурәтләр. Комган, тәсбих шикелле нәрсәләр бер дә күренми... (...)
* Инкыйлабиюннан — революционерлардан.
Көндезге аш әзерләнде. Өй җәмәгате һәммәсе аш янына җыелдылар. Фәтхулла хәзрәтне дә бүлмәсеннән алып чыктылар. Ашлар Фәтхулла хәзрәткә бик ят тоелалар һәм ул эченнән генә: «Зур голәма мәҗлесендә дә мондый нигъмәтләр ашъяулыкка куелмый иде»,— дип уйлап кинәнә иде.
Фәтхулла хәзрәтнең, китерелгән нәрсәләрне ашый белмичә, ун бармагы белән буялып бетүе, ул буялган бармакларын чат-чот итеп ялап төкерегенә буявы, шул төкерекле бармаклары белән һәрнәрсәгә сузылуы, кашыгын ялап, төкерегенә буяп, шуның белән уртадагы ашка сузылуы, ашаганда, гадәте буенча, кычытмаса да, башын кашып шакшылануы, һәр аштан соң тарелкасын ялаган булып, бөтен сакаллары, борыннары белән майга манчылуы өй җәмәгатенә бик җирәнгеч тоелганлыктан, кызлар, бернәрсә дә ашый алмыйча, урыннарыннан ук торып киттеләр. Әхмәт һәм хатыны бик җирәнсәләр дә, яхшысынмый гына, аш янында утыруда дәвам итәләр иде. Ахыр, хәзрәтнең аш янында «голдыр-р-р» иттереп кикереп җибәрүе аларны да чыдатмады. Торып киттеләр. Аш җыелды. Фәтхулла хәзрәттән башка кешеләр ач калдылар. Бу эшләрдән кәефсезләнгән Ләйлә:
— Бабакай, сез бер дә аш яны әдәпләре белмисез икән,— дип куйды.
Фәтхулла хәзрәт, гайрәтләнеп:
— Без сөннәтчә, без урысча түгел! — дип кычкырына башласа да, Әхмәт сүзне кисәр өчен:
— Әти, менә иртәгә гает инде. Мин сиңа бик ят (белеш түгел) нәрсәләр тамаша иттерермен. Безнең мәчеттә сезгә бик гаҗәп тоелыр, муллаларның вәгазе дә, клубтагы тәбрик мәҗлесе дә, театрлар, концертлар да... әлхасил, һәммә нәрсә дә сезгә бик гаҗәп тоелыр,— дип иртәгә үзенең таныштырачак җирләренә кагылышлы бераз сөйләде. Бу вакытта Нәфисә:
— Бабакай, мин рояль уйныйм, Ләйлә апа сезгә җырлап күрсәтер,— диде дә рояль янына барып утырды.
Фәтхулла хәзрәт:
— Ул нинди оятсызлык! Ата-ана, баба алдында уйнап-җырлап утыру! — дип әйтеп тә өлгермәде, рояльдә уйнаган һәм Ләйләнең җырлаган тавышы ишетелә башлады.
Ләйлә татар шагыйрьләреннән берсенең «Сагыну» исемле шигырен җырлый, Нәфисә дә татар композиторы тарафыннан «Сагыну»га билгеләп ясалган көйне уйный иде.
Фәтхулла хәзрәт тәмам тынсызланды, аңар бөтен әгъзалары май шикелле эрегән кебек тоела иде. Рояль туктады, Фәтхулла хәзрәт тә кычкырып елап җибәрде.
— Ах, карчык, син кайда?.. Син, син кайда?.. Ах, үткән гомер!..
Фәтхулла хәзрәтне гает көнге йокысыннан бик куәтле азан тавышы уятты. Бу азан тавышы шул дәрәҗәдә куәтлелеге белән бергә, шул дәрәҗәдә матур, саф һәм эшләнгән иде ки, хәзрәтнең аяк тамырларына кадәр йөгерә дә аңар гомерендә күрмәгән бер ләззәт хис иттерә; гомергә һәм киләчәккә моңлы шатлык белән карарга мәҗбүр итә иде. Шуның белән бергә хәзрәт бу тавышны азан тыңлаган шикеле итеп тыңламый, бәлки музыка тыңлаган шикелле итеп тыңлый иде. Хәтта үз заманында ишеткәне «Гак! Гак!» итеп кычкырып әйтелгән азанга охшамаганлыктан, хәзрәт бу тавышны азан дип танырга да теләми иде. Азан тәмам булуга хәзрәт, бу тавыштан хасил булган ләззәтне җуймаска теләгән шикелле, берничә минутлар тик ятты. Ниһаять, егет хәзрәтне ваннага алып китте һәм, аннан чыгуга, киң генә тегелгән тройка (пиджак, брюка, жилет) тәкъдим итте. Хәзрәт бу эштән аптырашта калды: егетне «юләр икән бу» дип уйлыйсы да килә, «намаз-нияз рәтен белми торган сафсата» икән дип тә уйларга тели иде. Ахыры егеткә: бу көннең гает көне икәнен, шуңар күрә, чалма-чапан киеп, гатырша мае сөртергә тиеш икәнен сөйләргә тотынды. Егет, хәзрәтнең гаҗәпләнүенә каршы, гает икәнен белә һәм шуңар күрә мондый тройка тәкъдим итә икәнчелеген аңлатты. Хәзрәт ачуланды:
— Ах, сафсата, ах, ахмак, мине гаеткә урыс киеме белән җибәреп, бөтен адәм хурлыгына калдырырга тырыша бит! Китер хәзер чалма белән чапан, булмаса, мин Хода каршында дәгъвачың! — дип кычкырына башлады.
Егет тә, хәзрәткә сүз аңлата алмаслыгын белеп, Әхмәт әфәндене чакырып кертте. Әхмәт әфәнде чалма-чапанның өендә юклыгын, чалма гарәп киеме, чапан үзбәк киеме, Казан һәм татарлар өчен ал арның һич кирәкләре юклыгын сөйләп, атасын шул өстендәге киемнәре белән гаеткә барырга көч-хәл белән ризалатты. Бу дәгъва гына беткән иде, хәзрәтнең хәтеренә башында эшләпә икәнлеге һәм аның белән намаз уку түгел, хәтта башка вакытта йөрү дә хәрам икәнчелеге төште. Әхмәттән ялынып-ялварып, бүрек һәм кәләпүш сорый башлады. Әхмәт, хәзер һәркем яланбаш намаз укый дип, ышандырырга тырышса да, хәзрәтне бу эшкә риза итә алмады. Ул гына да түгел, хәзрәт еларга тотынды:
— Ул ни дигән эш ул! Кайда күргәнегез бар яланбаш намаз укыган кешене? Әй, Ходаем, ник мине үз баламнан мыскыл иттерәсең! Мөселман өендә бер данә кәләпүш булмасын, имеш! Ул ни дигән сүз...
Әхмәт озак уйлап торганнан соң, атасының башындагы эшләпәне алып, читләрен кайчы белән кисеп төшереп киертте. Хәзрәт тә юанды: елау һәм сүгенүдән туктады. Гаеткә бару-чыларыбыз хәзрәт бүлмәсеннән залга чыктылар. Залда бөтен гаилә, киенеп, боларны көтеп тора икән. Бәхетсезлегенә каршы, бу вакытта хәзрәтнең хәтеренә яңадан көтелмәгән бер нәрсә килмәсенме: ул, үз өстендә чалма-чапан булмагач, аның голәма сыйныфыннан икәнен халык белмәячәк тә, сәдака өләшкәндә бирми китәчәк икәнен уйлап алды. Тагы назлану, тагы елаган тавыш: белән ялыну:
— Әхмәт, бер Ходай хакы өчен миңа чалма-чапан тап! Зинһар дип әйтәм, тап!
Әхмәт, бу кирелектән кәефсезләнеп, нишләрен белми торган вакытта, хәзрәт кинәт шатлык белән кычкырып җибәрде:
— Ә, менә бит алар! Сез юри, мине хур итәр өчен генә бирмәгән икәнсез!
Фәтхулла хәзрәт, бу сүзләрне әйткәндә, хатын-кыз кием элгече янындагы бер киемгә ябышып тора иде. Моны күргәч, Ләйлә кычкырып көлеп җибәрде:
— Бабай, ул минем кием бит: кытай модасы, язгы хатын-кыз пальтосы.
Хәзрәт бу сүзләргә бик ачуланды:
— һе, бабасын алдый, имеш! Кытай модасы дип чапаннан көлә, имеш! Кытай әйбере булса, аның янына ник чалма куйганнар соң?
Бу сүзне ишеткәч, бөтен шундагы кешеләр кычкырып көлделәр, Нәфисәнең күп көлүдән эченә катулар чыкты:
— Бабай, ул нинди чалма булсын? Ул аккош мамыгыннан эшләнгән хатын-кыз эшләпәсе ич!
Ләкин бу сүзләр сөйләнгәндә, хәзрәт инде киемнәрне киеп өлгергән иде. Кызлар, чал сакаллы бер татарның киң, кытай модасы кызлар пальтосы һәм зур ак мамык эшләпә киеп, каршыларында торуын күреп, сүзләрен әйтә алмый көләләр иде. Әхмәт һәм хатыны хәзрәткә болай хатын-кыз киеме киенеп намазга бару көлке булуын сөйләп карасалар да, ул һич игътибарга алмый, бәлки:
— Сез гаҗәп кешеләр икәнсез, хатыннарыгыз голәма киеме, ирләрегез урыс киеме киенеп йөриләр икән. Бу эш түгел, бу эш шәригатькә сыймый, (...) — дип, үзләрен орыша гына иде.
Чар-начар шул көе чыгып киттеләр. Боларны ишегалдында автомобиль көтеп тора иде. Әхмәт атасына шунда утырырга тәкъдим итте. Озын хатыннар киеме һәм кабарып тора торган хатыннар эшләпәсе кигән Фәтхулла хәзрәтнең, итәкләрен күтәренеп, автомобильгә менеп бару кыяфәте карап торучылар өчен чынлап көлке бер кыяфәт иде. Фәтхулла хәзрәттән соң автомобильгә кызлар һәм Әхмәтнең хатыны менеп утырдылар. Хәзрәт бу эштән бик гаҗәпләнде:
— Сез монда нәрсәгә утырдыгыз? Без мәчеткә барабыз бит.
— Без дә мәчеткә барабыз.
— Ул нинди башбаштаклык тагын! Ул нинди марҗалык ул!
Хәзрәт шул сүзләрне әйтеп елап җибәрде. Ул бичара, баласының бөтен гаиләсе христианлык кабул иткәннәр икән дә, чиркәүгә баралар икән, үзен дә шунда алып барырга телиләр икән дип, курка иде.
— Үзегез һәлак булгансыз-булгансыз инде, зинһар, мине генә чиркәүгә алып бармагыз, зинһар, мине генә көчләмәгез, асыгыз, кисегез, мин диннән чыкмыйм! — дип, үкереп елый һәм автомобильдән төшәргә тырыша иде. Әхмәт көч-хәл белән атасын елаудан туктатты:
— Без һәммәбез мөселманнар! Безнең беребез дә христиан түгел.
— Алай булгач, болар (кызлар һәм Әхмәт хатыны) кая баралар соң?
Җавабын Ләйлә бирде:
— Без дә сезнең белән мәчеткә барабыз, анда бүген зур фәлсәфә лекциясе булачак. Муллабыз өч айдан бирле бу гает өчен хөтбә хәзерли инде.
— Муллагызны әйтер идем шул, ахмак! Бер хөтбәлек таба алмаган икән.
Хәзрәт сүзен тагын озынга сузды: (...) аларга мәчеткә йөрү хәрам икәнен бәян итте. Сүз монда килгәч, Әхмәт тә катышты:
— Моннан кырык-илле еллар әүвәл, дөньяда «Дин һәм мәгыйшәт» айгырлары хөкем сөргән вакытта, андый фетнәләр мөмкин булса да, хәзер аларның токымнары беткәч, булганнарын да мөселман монастырьларына ябып кую кагыйдәсе чыккач, андый фетнә-фәлән дигән нәрсәнең әсәре дә калмады.
Бу сүзләр генә бәлки Фәтхулла хәзрәтне канәгатьләндерергә җитмәсләр иде, ләкин Әхмәт атасын канәгатьләндерер өчен икенче дәлил тапты. Ул хәзерге Казан байларының һәммәсе мәчеткә хатын-кызлары белән йөриләр икәнлекне бәян итте. Бу дәлил хәзрәткә җитә калды:
— Алаймы? Алаймы? Байлар да шулай йөриләрме? Алай икән, алай икән, берәр фәтвасын тапканнардыр шул, (...) — дип куйды.
Бәхәс тәмам булгач, автомобиль кузгалып китте. Кузгалу куәте белән хәзрәтнең башындагы мамык эшләпә дә артка төште. Бу эш кызларга бик көлке тоелды булырга кирәк, бабаларына шпилькалар тәкъдим итеп, көлә башладылар.
Хәзрәт тә, башына эшләпәне яңадан алып киеп, бер кулы белән тотып бара һәм кызларга җавап бирергә сүз тапмаган шикелле генә итеп уйлана иде:
— Кара син аны, марҗалар киеп йөри башлагач, чалма башта да тормый башлаган; безнең заманда ике кат кәләпүш өстеннән дә рәхәтләнеп башка кереп утыра торган иде.
Хәзрәт, бераз уйланып баргач, уянып киткән шикелле булып, баягы азан тавышын хәтеренә китерде дә Әхмәткә:
— Әмма мөәзинегезнең тавышы шәп икән соң,— дип сөйли башлады. Ләкин хәзрәтнең соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүенә каршы, Әхмәт азан кычкырган нәрсәнең мөәзин түгел, бәлки махсус пластинкалы бер машина икәнчелекне сөйләде.
Хәзрәт бу сүздән бик аптырашта калды. Ул машинадан азан әйттереп укылган намазның бозык икәнлегендә шөбһә итми иде. Шулай да, Әхмәткә сөйләүдән мәгънә чыкмаячак икәнен уйлап, шул турыда мәчеттә сүз кузгатырга карар бирде дә үзе тәкбир әйтергә тотынды. Автомобиль җил тизлеге белән бара, хәзрәт тә, бөтен көче белән кычкырып, тәкбир әйтә иде:
— Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!..
Берничә минутлардан соң ерактан, зур-зур агачлар арасыннан мәчетнең манарасы да күренә башлады.
Мәчет Казаннан егерме чакрым ераклыгындагы бик зур, бик куе, бик иске урман эчендә салынган, бинасы да ике йөз мең кадәр кеше сыйдырырлык дәрәҗәдә зур, бик нык, бик садә, татар инженер-архитекторларының берсе тарафыннан шул мәчет өчен генә уйлап чыгарылган архитектура стилендә ясалган иде. Бу мәчет күргән кешеләрдә бертөрле дәһшәт, куркыту, өмет һәм садәлек тойгылары уята һәм үзенең йөзләрчә ел яшәгән карт агачлар арасында, махсус эшләнми калдырылган урман эчендәге күренеше белән бертөрле сер-рият (таинственность) кәсеп итә иде. Егерменче гасыр уртасының бу мәчете дөнья зиннәтеннән иң буш бер җир иде ки, халык зиннәт һәм дөнья тереклегеннән туйган минутларында, дөнья белән мөнәсәбәтсез бер тереклек эзләгән көннәрендә, чын ихласлары белән монда киләләр иде.
Әхмәт әфәнденең автомобиле урман янына килеп җиткәндә, кешеләр төягән башка автомобильләр төрле яктан агылып киләләр иде, һәм, автомобильләр урманның тышкы ягында тукталып калып, өстендәге кешеләр җәяү урманга кереп китә иделәр. Безнең мөсафирләребез дә, автомобильдән төшеп, урманга кереп киттеләр. Бу вакытта Әхмәт һәм аның гаиләсе дини хис белән мәшгуль булсалар да, хәзрәт бөтенләй икенче хиссият белән мәшгуль иде: халык арасында бик күп күренгән матур-матур хатын-кызлар аның бөтен миен түндергәннәр иде ки, аның башында хәзер дини фикер булмау гына түгел — дөньяви тойгыларның да иң хайвани тарафы гына иде. Ул мөмкин кадәр хатын-кыз күбрәк җирләрдән кысылышып, бәрелеп, сугылып үтәргә тырыша иде.
Шулай да мәчетнең салыну кыяфәте хәзрәткә дә бөтенләй әсәрсез калмады: бу урман, бу матур-матур кызлар, бу бик садә, ләкин бик мәһабәт бина аның хәтеренә «Мең дә бер кичә»дәге тирән серле сарайларны төшерә һәм үзен шулар-ның каһарманы саната иде.
Мондагы кешеләр бертөрле рухани хис белән мәшгуль булганга күрә, Фәтхулла хәзрәтнең хатын-кыз киеме киенеп мәчеткә килгән бер ирнең барлыгына, бәлки игътибар да итмәгән булырлар иде, ләкин вакыйга алай шома гына узып китә алмады: мәчет ишегеннән кереп барганда, хәзрәт, яшь кенә бер кыз белән туры килүен ганимәт санап, бик булдыклы гына сурәттә кызны битеннән үпте. Кыз да, үз алдында хатын-кыз киеме кигән, чал сакаллы, ялтыравыклы күзле татарны күреп, әүвәл бераз каушаса да, тиз аңлашып алып, кечкенә генә кулы белән хәзрәтнең яңагына чалтыратып сугып җибәрде һәм:
— Тәрбиясез! Мин сезне мөселман монастырена яптырырмын! — дип кычкырды. Бу тавышка тирә-яктагы кешеләр игътибар иттеләр, һәммәсенең йөзендә бер ачу һәм хәзрәтнең тиле кыяфәтен күрүдән хасил булган ихтыярсыз бер көлемсерәү күренде. Бәрәкәт бирсен ки, арага Ләйлә керешеп, югарыда әйтелгән кыздан гафу сорады; булмаса, Фәтхулла хәзрәт өч айга монастырьга ябылган булыр иде.
Хәзрәт, вакыйгадан котылып, улы Әхмәт янына килгәч, үз дәгъвасына дәлил эзләп тапкан кеше кыяфәте белән:
— Менә әйттем бит мин сезгә, хатын-кызның качмый йөрүе фетнәгә сәбәп дип, хатын-кыз аркасында фетнә чыга язып калды бит,— диде.
Атасының мәчет ишек төбендә дә начарлыктан саклана алмаслык дәрәҗәдә хайван булуыннан кәефсезләнгән Әхмәт, бу сүзләрне ишетеп, тәмам ачуланды һәм:
— Юк, әти, монда кабахәт — хатын-кызның булуында түгел, бәлки синең «Дин һәм мәгыйшәт» айгыры» булуыңда! Синең шикелле хайваннарны халык арасына кертмәскә тиеш,— диде дә мәчеткә кереп китте; аның артыннан хәзрәт тә керде.
Мәчетнең эчке күренеше хәзрәткә бөтенләй ят иде: иплекнең уң ягында зур, киң постау түшәлгән мәйдан. Мәйданның аргы башында ерактан михраб күренеп тора. Сул якта рәт-рәт скамьялар тезелеп китеп, бик зур бер театр партеры шикелле күренеш тәшкил итә, һәм бу якның да аргы башында бер михраб сымак җир һәм аның алдында өстәл тора иде. Хәзрәт кергәндә, мәчеттәге кешеләрнең күбрәге, сул яктагы скамьяларга җирләшеп, тирән-тирән фикерләргә талып утыралар, бәгъзылар, уң як мәйданда тезләнеп утырып, дөньяны оныткан сымак уйга талып торалар, кайсылары да бик ихлас белән фәлсәфә китаплары укыйлар иде. Бу гадәттән тыш күренештән бераз аптырап торганнан соң, хәзрәт күзләре белән, чалма киеп, алларына яулыклар җәеп, сәдака көтеп утыра торган «голәма» сыйныфын эзләнә башлады; үзе дә, шулар янына барып, яулык җәеп, сәдака җыярга уйлый иде. «Голәма» сыйныфы бер дә күренмәгәч, хәзрәт, мәчетнең урта бер җиренәрәк барып, бер үзе яулык җәеп утырды. Ләкин моннан файда чыкмады: хәзрәтнең кайгысына каршы, мәчет эчендә бер генә данә дә, зурланып, акчалар чылтыратып, сәдака өләшеп йөрүче күренми иде. Кайбер зуррак корсаклы кешеләр үткәндә хәзрәт: «Бу кеше мәхәлләнең бае булырга кирәк»,— дип уйлап, тамаклар кыргалана, йөткерә, төчкерә, әллә ниләр эшли иде. Ләкин моңар илтифат итүче — сәдака бирүче табылмады. Менә шул вакытта гына хәзрәт сул якта тезелеп тора торган скамьяларга дикъкать белән карады; һәм халыкның «голәма»га яхшылык итми бантлауларын сул скамьялар-дан күрә башлады. Аның уйлавынча, бу скамьялар ысул җәдит парталары булып, халык фикереннән голәмага яхшылык итү тиешлек тойгысын чыгарырга хезмәт итәләр иде. Бу кирәкле ачышын әрәм җибәрмәс өчен, хәзрәт азан турысында сүз ачканда, бу скамьялардан да бәхәс итәчәк булды.
Бу арада манарадагы машина азан әйткәндәге матур тавыш белән: «Намаз! Намаз! Намаз!» — дип кычкырды. Халык та, агылып, уң якка җыела башладылар. Хәзрәтебез, өметсезләнеп, идәнгә җәйгән яулыгын җыеп, намаз укыр өчен берәр матуррак хатын янына туры килүне кайгырта башлады. Ләкин эш хәзрәт уйлаганча чыкмады; хатыннар бер тарафка, ирләр икенче тарафка сафландылар да ике арада юл шикелле бер ачыклык калдырдылар. Хәзрәтебез дә, хайванлыгын җиңеп, ирләр ягындагы сафка керергә ирексез иде.
Ул бик дикъкать белән имамның михрабка кергәнен көтеп калды. Хәзрәт бичара, ни күзе белән күрсен: михрабка ак сакаллы, ак чәчле, яланбашлы бер кеше керде. Моны күрә торып, ул тыныч кала алмады. Бөтен көчен җыеп:
— Кяфернең имамлыгы дөрес түгел! — дип кычкырына башлады.
Халыкның бер бүлеге хәзрәткә әйләнеп карадылар. Бу арада Әхмәт әфәнде, бер сафтан чыгып, атасын кулыннан өстерәп, намаз укыла торган җирдән читкә алып китте һәм, бик ачуланып:
— Синең шикелле (...) мәҗүслектән чыкмаган кешене мәчеткә китереп, гыйбадәт кылучыларның хозурларын бозганым өчен үкенеп җиремә җитә алмыйм,— дип, скамьяга алып барып утыртты.
Бу арада халык намазга тотындылар. Имам да укый башлады. Михрабка махсус эшләнгән бер машина куелганлыктан, имамның тавышы 50—60 мең микъдарындагы тыңлаучыларның һәммәсенә бертигез, аермачык ишетелеп тора иде. Хәзрәт бераз тыңлап торганнан соң бигрәк тә гайрәткә килде; имам фатыйхәне һәм кушкан сүрәсен саф татар телендә укый иде. Фәтхулла хәзрәт яңадан:
— Ах, бәдбәхет! Ах, дәһри! Коръәнне татарчага әйләндергән бит! Менә ысул җәдитнең ахыры нигә барып чыкты! — дип мыгырдана башлады.
Әхмәт тә кызу гына:
— Әгәр, әти, болай әйткәнне бер дә белми торган булсаң, мин сине моннан соң һичбер вакытта халык арасына алып чыкмам! — диде.
Бу сүзне бала вакытта Әхмәт үзе атасыннан күп ишетә торган иде.
Намаз укылып тәмам булды. Фәтхулла хәзрәт тә, улыннан курку сәбәпле, мөәзинсез азан әйтелеп укылган намазның бозыклыгы һәм «ысул җәдит парталары» турысында сүз башлый алмады. Халык һәммәсе килеп, скамьяларга утырыштылар. Бу вакытта хатын-кызлар да ирләр белән катышты. Һәркем имамның хөтбәсен көтеп калды. (...)
Фәтхулла хәзрәтләрнең автомобиле «Зыялылар клубы»на килеп туктады. Бу бик зур һәм бик матур пулат иде. Пулатның төрле яктагы ишекләренә автомобильләр бер-берсе артыннан туктап торалар; һавадагы егетләр һәм «фәрештәләр» дә клубның өстендәге балконга килеп куналар да, очучылар өчен ясалган ишекләрдән кереп китәләр иде.
Клубның эченә кергәч, хәзрәтнең башы әйләнеп китте: кеше чамасыз күп, хатын-кызлар «фәрештәләнгәннәр», һәркемнең йөзендә шатлык һәм матурлык, адәм диңгезе бер бүлмәдән бер бүлмәгә агылып тора иде. Фәтхулла хәзрәткә клубның һәммә нәрсәсе гаҗәп тоела иде: югарыга менгезә торган машина, бөтен әтрафы көзгедән ясалып, бер кешене мең итеп күрсәтә торган бүлмәләр, бик кыйммәтле картиналардан оештырып ясалган урманлык һәм сулык бүлмәсе... эл хасил, һәммә нәрсә ят иде.
Әхмәт атасын бер бүлмәгә кертте. Бүлмәнең бер ягына караса, Әхмәтнең дә, үзенең дә бик кыска һәм бик юан кыяфәтләре, икенче ягына караса, бик озын да, бик нечкә кыяфәтләре, өченче тарафта боларның үзләрен үчекләгән шикелле тора торган кыяфәтләре күренде. Фәтхулла хәзрәт бу күренешне махсус көзгедән килгән дип уйламый, бәлки чит-читтә шундый кыяфәтле кешеләр торалар икән дип ышана иде. Кычкырып көлде дә шәһадәт бармагы белән төртеп күрсәтә башлады:
— Кара, кара, Әхмәт, нинди кыска буйлы, юан, кәмит кешеләр! А, менә бу якка кара, нинди озын буйлы, нечкә кешеләр, кара, кара! Ха, ха, хи, хи! И Ходаем, нинди кешеләр, кара, кара, ха, ха, хи, хи!..
Бу арада Әхмәт акрын гына атасының кулына сукты да:
— Шәһадәт бармагы белән нәрсәгә ишарәт кылып күрсәтеп, ул кадәр ис китеп көлү мондый урыннарда гаеп санала,— диде.
Фәтхулла хәзрәт, вәгъдәсе буенча, үз-үзен тыярга тырышты, ләкин ул бик кыска һәм юан, бик озын да бик нечкәләр тагы да каршына чыгалар да тагы аның сабырын җуялар иде.
— И Аллам, нинди кәмит кешеләр, хи, хи...
Әхмәт болай күрсәтүче нәрсәнең махсус көзгеләр икәнен бәян иткәч, Фәтхулла хәзрәт, башын селкеп:
— И Алла, урыс дигәнең акча өчен ниләр генә уйлап чыгармый! — дип куйды.