Сишәмбе, 19.03.2024, 11:39
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ГАДЕЛ КУТУЙ

Кутуй (Кутуев) Гадел (Гаделша) Нурмөхәммәт улы (1903-1945),

язучы, җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы

Г.Кутуй 1903нче елның 28нче ноябрендә Сарытау өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. 1917нче елда гаиләләре белән Самара шәһәренә күчеп килгәч, рус мәктәбенә кереп укый башлый. 1922нче елда Кутуй Казанга – татар мәдәнияте үзәгенә килә. Анда күренекле каләмнәр белән таныша. 1925нче елда Казан Көнчыгыш педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Газета-журнал битләрендә фельетон, очерк, мәкаләләр бастыра, академия театрында куелган яңа спектакльләргә рецензияләр яза. 1929нчы елда Гадел Кутуй , педагогия институтын тәмамлап , эшли башлый. Коммуналь төзелеш инженерлары институтында эшләү белән бергә, Казан авиация техникумында татар әдәбиятын укыта. 30нчы еллар уртасында Г.Кутуй күренекле язучы итеп таныла. Бөек ватан сугышы башлангач, язучы каләм көче белән дошманга каршы чыга. 1942нче елның июнендә ул фронтка китә. Ул анда политхезмәткәр булып та хезмәт итә. Язучы Сталинград сугышында да катнаша. Ул анда "Без – сталинградчылар" исемле публицистик пафос белән язылган нәсерен иҗат итә. 1944нче елда, Татарстан партия Өлкә комитеты соравы буенча, Г.Кутуй Казанга иҗат ялына кайта. 1944нче елның көзендә 1нче Белоруссия фронтында чыгарылучы "Кызыл Армия" гәзит редакциясендә эшли башлый. Згеж шәһәре (Польша) госпиталендә вафат була.


Иҗаты

«Көннәр йөгергәндә» (1924) исемле футуристик шигырьләр җыентыгы

«Тапшырылмаган хатлар» (1936) повесте

«Солтанның бер көне» (1938) повесте

«Вөҗдан газабы» (1939) хикәясе

«Илһам» (1940) хикәясе

«Рәссам» (1941) хикәясе

«Рөстәм маҗаралары» (1945) исемле фантастик повесть

«Балдызкай» (1926) пьесасы

«Казан» (1927) пьесасы

«Җавап» (1929) пьесасы

«Публицистика» (1957) җыентыгы

«Илһам» (1982) исемендә сайланма әсәрләр тупланмасы


Өстәмә материаллар:



Язучы биографиясы Татар Википедияда

Биография в Википедии

Биография

Язучы Шигырьләре

Әсәрләре

ТЭК да "Тапшырылмаган хатлар"

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру