Сишәмбе, 19.03.2024, 12:37
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

А.Шәйхи

                «Хак юл, яки гадәттән тыш сәяхәт»

                               (кечкенә фантастик хикәят)

                                                        1

         - Синеңчә, монда барысы да дөрес язылганмы? - дип сорады Гәрәй Мәхмүттән.

          - Мин манускриптка тулысынча ышанам, - диде аңа Мәхмүт. 14 яшьлек, уртача буйлы, чем-кара чәчле бу малайның шулай ук кара күзләре шатлык белән яналар иде.

          - Ләкин аның кайда табылганын исәпләсәң...

          - «Тылсымшах» китапханәсе, әлбәттә, куркыныч урын, - бу сүздән Мәхмүт хәйләкәр елмайды, - ләкин....ләкин....анда язмалар теләсә ничек эләкми бит. Димәк, манускрипта кайчандыр кулланылган тылсым!

         - Ярар инде алайса, әгәр дә син шулкадәр ышанасың икән, эшләп карыйк, - дип, Гәрәй әл-Фарси дусты белән ризалашырга мәҗбүр булды.

          - Локманны чакырырга кирәк, - диде соңрак Мәхмүт.

         - Әлбәттә! - диде, Гәрәй, чиктән тыш канәгатьсезлек белдереп, шулай да уртак дуслары Локман чакырыр өчен, бүлмәдән чыгып китте.

         Мәхмүт «Тылсымшах» мәктәбенең тулай торагындагы кечкенә генә бүлмәсендә берүзе калды. Ул, бүген бер 15 ләп тапкыр укылган бик иске, урыннары белән ертылган, каралган пергаментны тагын карарга, тикшерергә кереште. Әйтерсең, ул азмы-күпме вакыт узу белән яңара, аңа яңа мәгълүмат өстәлә...

         Мәхмүтнең күзаллавын томалаган бу манускриптны ул кичә, «Тылсымшах» китапханәсендә «кызыклы китап» эзләгәндә, очраклы гына тапты. Ул манускрипт кулъязмалар бүлегенең иң борынгы киштәсендә ята иде. Пергамент кисәге шунда ук Мәхмүтнең игътибарын җәлеп итте. Ә инде укып, мәгънәсенә төшенгәч...

         Иске пергаментта вакытка  җип-җиңел сәяхәт турында язылган иде. Эх, тасвирлама гына булса бер хәл, монда бит турыдан-туры куллану өчен, тылсым сүзләре дә бар!..

         Мәхмүтнең фикерләрен бүлеп, бүлмәгә Локман белән Гәрәй керделәр.

         - Гәрәйетдин барысын да аңлатты, - диде киң җилкәле, бик акыллы йөзле малай, - минемчә, тәвәкәлләргә мөмкин.

         Мәхмүт канәгать елмайды. Вакыт белән уйнауның куркыныч икәнен алар барысы да аңлыйлар, тылсым тарихы укытучысы Ләлә апа моның турында күп сөйләде, тик икесе дә, ике иң якын дусты да ризалаштылар бит! Ә инде бу сәяхәтнең мәгънәсе... Ярар, мәгънәсе, кирәклеге калып торса да ярар, иң мөһиме - үткән вакытка сәяхәт!

          - Кая барабыз егетләр? - дип срады Гәрәй.

         - Әйдәгез Мисырга, - диде Локман, - Фиргавеннәр күрербез...

         - Фиргавеннәр? Шәп фикер! Миңа ошый, -дип килеште Мәхмүт, - аннары тылсым тарихы буенча реферат язарбыз.

         - Мин дә...килешәм... - диде Гәрәй, - Укы инде, Мәхмүт...

         Өч дус түгәрәк булып, бергәрәк җыелдылар. Һәрберсе үзенчә сәяхәткә әзерләнә иде. Ә Мәхмүт, пергаменты кадерләп тотып, тылсым укый башлады:

         - Caput mortum imperet tibi dominus perrivum et devotrum srpentem! - Мәхмүтнең дулкынланудан тез буыннары калтырарга тотында, тир бәреп чыкты, - Jonrus portatians. lavo vel reversus terrapisi omtate esse sevrite terri men...

         Мәхмүтнең уң кулындагы көмеш балдак кызара башлады...

          - Peri okna ad ad akwius! Apre lagnus!

         Өч укучының өч балдагыннан берәр кып-кызыл нур чыкты. Бер ноктада берләшеп, алар югарыга күтәрелделәр дә, бүлмә түшәменә җитеп, шартладылар...

         Бер-бер артлы өч яшел кабыныш һәм Мәхмүт Галинең бүлмәсе бушап  һәм тынып калды. Кинәт кенә сәер тынлыкны бозып, стенада инде икенче дистә ел эленеп торучы сәгать кичке алтыны сукты...

                                                        *  *  *

         ...Алар очалар. Җиһанның кайсыдыр бер өлешендә, алтын-сары болытлар арасында очалар...

         ...Алтын кабыныш һәм өч малай инде җирдә, дөресрәге, таш юл өстендә...

                                                        2

         - Тотыгыз! Тотыгыз ул җеннәрне!

         Римның бер шакшы тар урамы буйлап үтә сәер киенгән өч малай йөгерә иде. Ә төгәлрәк әйтсәк, алар качалар. Һе, артыңнан кулларына таяклар, таш кисәкләре тоткан балалар, яшьләр, карт-корылар кусын әле!

         Әйе, Мәхмүт тә, Гәрәй дә, хәтта иң тырыш укучы Локман  (юк, Хәким түгел аның фамилиясе, әл-Бәкер) 21 гасыр өчен гади киемнәрнең Мисырда үтә сәер булачагын исәпләмәгәннәр иде.

         Юк, укучым, юк, Римның шакшы тар урамы дип, мин бераз гына да ялгышмадым. Малайлар үзләренең кайда икәннәрен белмиләр дә. Мисырга эләгергә тиеш булсалар да, ни өчендер алар Римда. Ә римлылар... Минемчә, алар төрле әкиятләргә, юрауларга артык нык ышаналар. Алай булмаса, Мәхмүтләрне тырыша-тырыша кумаслар иде...

                  

                                                        3

         - Монда борылыйк, - диде Гәрәй, бәләкәй генә тыкрык күргәч.

         - Әйе! - дип, Мәхмүт белән Локман бертавыштан ризалаштылар...

         ...Уф, котылдылар бугай... егерменче минут бит инде... Аларны римлылар куа? Нинди римлылар?!! Кайда соң алар, кая эләктеләр?!

         - Монда бераз көтик, - диде Мәхмүт. Ул бик аптыраган иде. Тылсым,  аны кулланучыны ул теләгән вакытка, урынга илтергә тиеш бит! Ә алар хәзер... билгесез гасырда...

         Җыйнак кына чиста, тәртипле урам. Бер якта фонтан ата. Теге куучылар туникадан иделәр - димәк, антик чор.  Гаҗәп, нигәдер бу тыкрыкта тыныч, бик тыныч...

         Кинәт кенә Гәрәй Мәхмүтне кулыннан тотып алды.

         - Син нәкъ Мисыр турында уйладыңмы? - дип сорады ул.

         - Әлбәттә! - диде аңа Мәхмүт.

         - Ә син, Локман?

         - Соң, Мисыр турында инде!

         - Сәер бу... - диде аннары Гәрәй. - Ни өчен без Римда соң?

         - Ә бу чыннан да Риммы? - дип сорады Локман, - Бәлки, бу империянең бер шәһәре генәдер?

         - Рим бу, Рим... - бер яктагы өйнең икенче каттагы тәрәзәсеннән калын тавыш ишетелде.

         Малайлар бер-берсенә караштылар. Ни булды бу?

         Кинәт кенә җил исә башлады һәм каты шыгырдап, эчке урамның агач капкалары ябылды. Моның белән генә эш бетәр иде кебек, ләкин урам үзе эри, юкка чыга башлады...

         ...Мәхмүт кабыныш булуын көтә иде. Аның уйлавынча, кабыныш аларны Мисырга илтергә тиеш... Ләкин алай булмады. Урам эреп юкка чыкты һәм бераздан малайлар караңгырак залга эләктеләр...

                                                        4

         Мәрмәр идәнле кечерәк бер залның уртасында 40-50 яшьлек ир-ат басып тора иде. Ул яшел (яшел?!) каймалы ап-ак тога кигән, башында бер чәч бөртеге дә юк,.

         - Сәлам сезгә, яшь тылсымчылар! - дип, ул Мәхмүтләргә табан борылды. Аның тавышы сизелерлек дәрәҗәдә матурайган, йомшарган иде. Һәрхәлдә, юкка чыккан урамда ишетелгән тупас тавыш түгел инде бу.

         - Сез кем, - дип сорады Мәхмүт. - һәм бу нинди җир?

         Мәхмүт сорау бирде дә, шунда ук үз-үзенә бик гаҗәпләнде. Ул бит латинча, чиста латинча сөйләшә иде!

         - Мин Юлий Фламиний, Римның аз санлы тылсымчыларының иң көчлесе, - дип җавап бирде теге ир, - Сез, яшь тылсымчылар, минем өйдә, Римда. Мин сезне нык куркыттым бугай, гафу итегез!

         Мәхмүт тә, Локман белән Гәрәй дә аның латинда - алар беркайчан да өйрәнмәгән телдә - җавап бирүен искиткеч шәп аңлап бардылар!

         - Латинчаны аңлаганыгызга аптырамагыз. Бу махсус тылсым - диде аннары Юлий Фламиний, малайларның гаҗәпләнгәнен күргәч.

         - Без үзебезнең вакытка кайтырга тиеш! - диде Локман бераз тынлыктан соң.

         - О-о, сез вакытка сәяхәт итәсезмени әле? - дип гаҗәпләнде Юлий, - Димәк, сез үзегезнең ерак гасырыгызда Тиберий Титусның кодексын  укыгансыз...

         - Кем? - дип сорады Гәрәй

         - Тиберий Титус, - дип, Фламиний балдагыннан кызыл нур чыгарып, һавада яза башлады. Ләкин аның хәрефләре көч-хәл белән танырлык иде, чөнки аның уң кулы нык калтырарга тотынды, - Безнең заманның иң көчле сихерчесе. Нәкъ менә ул вакытара сәяхәт вакытын уйлап тапты.

         Малайлар нинди хата кылганнарын инде хәзер аңлап, бер-берсенә караштылар. Хәер, Мәхмүт дусларына карамады - ул, кызарынып-бүртенеп, күзләрен идәнгә төбәде.

         - Бу, әлбәттә, минем гаеп... - диде ул, - мин үз-үземә артык ышанам... минем хата... Гафу  итегез... мине...

         - Мәхмүт! Әле барысы да алай ук куркыныч түгел бит! Теге пергамент... Ул исәндер бит? Без ул тылсым белән кире кайта...

         - алмыйбыз...- диде Локман, Гәрәйнең сүзләрен бүлеп, - Без сәер болытлар арасында очканда, ул миндә иде... Аннары, теге куучылардан качканда, ул кайдадыр төшеп калды...

         Локман Гәрәйгә гаепле караш ташлады... Әйе, Локман да гаепле иде...

         - Начар... Бик начар бу, - диде Гәрәй, -Мин сезне үгетләргә тиеш идем дә соң...

         - Сезнең ул пергаментыгыз күчереп язылган булырга тиеш, - дип сөйли башлады Юлий. Аның йөзе җитдиләнгән,  ул хәзер  ниндидер мәсьәлә турында бик борчылып уйлана иде, - Титус зур китап язды, пергаментта тылсым гына, дөресрәге аның бер кечкенә өлеше генә булырга тиеш...Әгәр дә аны Римда беркем дә тапмаса, бик шәп булыр иде... Вакыт белән уйнарга ярамый шул...

         Юлий Фламиний уң кулын талгын гына күтәреп, талгын гына төшерде. Мәрмәр идәнле зал гүзәл бакчага әверелде, ләкин бераздан соң Юлий  "Юк, бу түгел", -диде дә, кулы белән тагын хәрәкәт ясады.

         Менә җырчы чишмәле, яшел чирәмле, сайрар кошлы җәннәт бакчасы да эреп юкка чыкты. Аның урынына караңгы бүлмә барлыкка килде.

         Мәхмүт Фламинийның хәрәкәтләре артынан  гаҗәпләнеп күзәтеп торды. Гаҗәпләнерлеге дә бар иде шул...Мәхмүт мондый тылсымга сәләтле ике генә кешене белә: Җәлил Батыргәрәйне, укытучысын һәм Сәед Әхмәтне, Җәлилнең мөгаллимен.

         - Сез, яшь тылсымчылар, аңлавымча, минем ярдәмгә мохтаҗ, -диде соңрак Фламиний. - Мин ярдәм итәрмен. Әзерләнегез!

                                                        * * *

         Очу... Тагын очу...

         Юлий Фламиний, чыннан да, бик көчле тылсымчы булып чыкты: ул, бердән Мәхмүтләрнең джинса һәм футболкаларын җиңел генә соры рим туникасына әйләндерде; икенчедән, тылсымлы очар паласлар табып, малайларны Тиберий Титусның Рим кырыендагы авылына җибәрде.

         ...Төн якынлаша... Күк йөзендә тонык кына алтын йолдызлар җемелди. Әкрен генә җәйге йомшак җил исә, яшел яфраклар леперди...

         ...Бу вакытта тыныч Тибр елгасы өстеннән өч палас оча иде.

                                                        5

         Юлий Фламиний, тыныч күккә багып, уйлана иде. Аны читтән күзәткән кешедә турында үтә сәер фикерләр дә  туарга мөмкин, ләкин, Аллага шөкер, Юлийны беркем дә күрә алмый.

         Юлий Мәхмүтләрнең монда очып җитүләрен көтә. Ул үзе исә монда ярты сәгать элек үк, күчеш тылсымы белән килде. Ә малайларга ул тылсымны куллану артык авыр булачак, кирәкми әле аларга андый тылсым.

         Тиберий Титус, әйтергә кирәк, шактый бай кеше. Аның монда зур өе, иркен хуҗалыгы бар, коллары да бик күп. Әйе, ул байлык яратучы, бик хәйләкәр, бик акыллы һәм гаҗәеп мәкерле сихерче!

         Титус кайчандыр Фламинийның дусты иде. Юлий аларның тылсым һәм сихер турындагы еш бәхәсләрен анык хәтерли: ул тылсымны, аның изгелекләрен якласа, Титус гел сихер турында сөйләде.

         «Сихер»... «Тылсым» ... Нинди аерма инде аларда?! - диярләр кайберәүләр... Ә аерма зур, бик зур шул.

         Тылсым ул тылсым таякчыгын селкетү генә түгел, тылсым - якты юл өчен, ак бәхет өчен, тыныч дөнья өчен аклык, гаделлек, намуслылык ярдәмендә көрәшү. Ә сихер... Сихер дә, киләчәкне юрап, төнге уникедә әрвахлар рухын чакыру түгел,  бусы - бәхетне караңгылык, явызлык аша яулап алу. Әйе, сихерчеләр явызлыктан бәхетле була алалар.

         Тиберий - чын сихерче. Ул күп эшләргә сәләтле, күп гамәлләр, начар гамәлләр кылды да...

         Хәзер Юлийның бурычы - киләчәктән килгән малайларны үз вакытларына кайтару. Ул - тылсымчы, алар - тылсымчылар. Чын тылсымчы кардәшенә ярдәм итәргә тиеш...

         Хм, нишләр икән Тиберий? Үзе теләп, вакыт әфсенен кире кайтарырмы, әллә...

         Беренче чиратта, ни өчен ул әфсен ялгыш эшләгәнен ачыкларга кирәк хәзер. Тиберий Титус алдашып тылсым эшләмәде, эшләми, эшләмәячәк. Моны Юлий төгәл белә. Рим тылсымчы-сихерчеләре алдашып, ялган әфсе-тылсымнарны беркайчан да уйлап тапмыйлар...

         ...Әһә! Таныш тавышлар ишетелде. Малайлар килеп җиттеләр...

         - Redonare! - диде Юлий һәм күренмәслек тылсымы эшләүдән туктады.

         Мәхмүт, Гәрәй, Локман шунда ук яшел каймалы тога кигән Юлийны күреп алдылар... Сәяхәт ахырына якынлаша...

                                                        ***

         - Игътибар белән тыңлагыз! - диде Юлий малайларга. Алар Титуслар авылы башында, караңгырак бер почмакта басып торалар иде. - Хәзер без Тиберийның өенә керәбез. Ул өендә ял итәргә тиеш. Анысы алай ук мөһим түгел. Тиберий Титус сезне күрүгә бик шатланыр, дип уйламыйм. Шуңа күрә, сез минем белән керсәгез дә, күренмәс тылсымы ярдәмендә беркемгә дә күренмәячәксез.  Мин Титус белән сөйләшермен, бәлки, кем белә, ризалашыр...

         - Ризалашмаса? - дип сорады Мәхмүт.

         - Хы...Ризалашмаса, мәҗбүр итәргә туры киләчәк.

         - Мәҗбүр итәргә?

         - Әйе. Сез, бернигә дә карамастан, теге китапны эзләгез. Ул - иң кирәге.

         Уң кулына сәер генә карап алып, Юлий дәвам итте:

         - Барысы да аңлашылдымы?

         - Әйе, - дип җавап бирделәр малайлар.

         - Ярар, тирән итеп сулыш алдык... - диде бераздан Юлий, - балдакларны әзерләдек... Мин әйткәннәрне онытмагыз, үзегезне карагыз...

         Фламиний кинәт кенә кулын күтәрде дә, гаҗәеп тыныч тавыш белән

         - Mannar ivara! - диде.

         Балдактан чыккан алтын нур башта Гәрәйне, аннан Локманны, иң ахырдан Мәхмүтне уратып алды да, аларны күренмәс итте...

                   ....... (дәвамы бар)

                                                                           Айдар Шәйхин,

                                                                           ТР, Актаныш районы,

                                                                           Иске Кормаш урта    мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.


Тулысынча әсәрне күчереп алып укый аласыз:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру