Сишәмбе, 19.03.2024, 08:41
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАТИХ ӘМИРХАН

Файл:Amirxan.JPG
(1886—1926)

Татар әдәбияты классигы — күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 январенда яңа стиль белән — 1 январьда) Казанның Яна Бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895— 1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, аның җитәкчеләреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы схоластик тәртипләрне тәнкыйтьләгән «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Шәкертлек елларында аның шулай ук РСДРПның Казан комитеты члены С. Н. Гассар (1877—1918), беренче татар большевигы X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек революционерлар белән якыннан аралашуы һәм аларның яшерен эшләренә катнашуы да мәгълүм. Болар һәммәсе Ф. Әмирханның иҗтимагый-политик карашлары формалашуына көчле йогынты ясый.

Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905—1907 елларда, Ф. Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1906 елны Уральскида чыга торган «Әл-гасрел җәдит» журналында (№ 6) яшь каләмнең беренче басма әсәре —Париж Коммунасының утыз биш еллыгына багышланган «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның январенда ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел әтфаль» («Балалар тәрбиясе») редакциясенә секретарь булып урнаша һәм шул журнал битләрендә фәнни-популяр характердагы берничә мәкалә («Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зил-зилә», «Менделеев» һ. б.), Даниянең мәшһүр балалар язучысы Г.-Х. Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле әкиятләрен ирекле тәрҗемә итеп бастыра. Бишенче саныннан соң журнал чыгудан туктагач, 1907 елның җәендә Ф. Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф. Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.

Демократик яшьләр, шәкертләр мәнфәгатен яклауны үзенә бурыч итеп куйган һәм 1905 елдан бирле җилем басмада яшерен рәвештә чыгарылган «Әльислах» («Реформа») газетасы, 1907 елның октябрендә рәсмиләштерелеп, ачык төстә чыга башлый. Ф. Әмирхан бу газетаның секретаре саналса да, чынлыкта аның фактик редакторы була. Шушы газетаның 1907 елгы 4 санында «Дамелла» имзасы белән Ф. Әмирханның беренче оригиналь әдәби әсәре—«Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе басыла.

«Әльислах» чоры (1907—1909) Ф. Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әльислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф. Әмирханны шул чор татар революцион-демократик әдәбиятның алдынгы бер вәкиле итеп таныталар һәм әдип иҗат эшчәнлегенең шуннан соңгы идея юнәлешен билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйныйлар. «Әльислах»та эшләгәндә Ф. Әмирхан чорның күренекле шәхесләре — Г. Тукай, Г. Камал белән якынлаша. Г. Тукайның Казанга килгәч, 1907—1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әльислах» газетасында дөнья күрәләр. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын беренче дөрес билгеләүче дә Ф. Әмирхан була.

1909 елның җәендә «Әльислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф. Әмирхан фикердәшләре Г. Тукай, Г. Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми редакторы — Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912—1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1910—1917 еллар арасында Ф. Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, заман тормышының төрле якларын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр яки рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Сәлихҗан кари» (1916) кебек, буржуа-мещан дөньясының тискәре күренешләрен тәнкыйтьләгән көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күп санлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы» исемле хикәяләре дә шул чорда языла. Гомумән, революциягә кадәр Ф. Әмирханның әсәрләре тупланган егермегә якын китабы басылып чыга.

Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан үзенең бөтен көчен, язучылык талантын революция казанышларын яклауга, Совет властена чын күңелдән хезмәт итүгә, социалистик эчтәлекле татар культурасын үстерүгә багышлый. 1919 елдан башлап ул «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарын чыгарышуда актив катнаша, көндәлек матбугатта социалистик төзелеш, милли культура, интернационализм, Кызыл Армияне ныгыту, әдәбият-сәнгать, уку-укыту мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары белән чыгышлар ясый. Бер үк вакытта педагогик эш тә алып бара: 1923—1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты1 укыта, беренче баскыч эш мәктәпләре өчен, карт педагог Г. Рәфыйков белән берлектә, «Ана теле» исемле дәреслек китабы чыгара, терминология комиссиясендә, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү Һәм рецензияләүдә якыннан катнаша. Ф. Әмирханның совет чорындагы әдәби әсәрләреннән гражданнар сугышында дошманны җиңеп кайтучы кызылармияче батырларны данлаган «Чәчәкләр китерегез миңа!» (1921) исемле шигъри хикәясен (нәсерен) һәм «Фәтхулла хәзрәт» повестеның сәхнә вариантын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Соңгысы 1922 елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан Казанда спектакль итеп тә куела.

1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф. Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә туры килми: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф. Әмирхан вафат була.

1985—1986 елларда Татарстан китап нәшрияты әдипнең дүрт томлык. әсәрләр җыелмасын бастырып чыгарды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. X. Хәйри кереш сүзе.— Казан: Татгосиздат, 1941, 381 б., портр. 10 070.

Сайланма әсәрләр. 2 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1957.—1958. Т. 1. Повестьлар, хикәяләр. [X. Хисмәтуллин кереш сүзе]. 1957. 600 б портр. 14 000. Т. 2. Сәхнә әсәрләре һәм публицистика. 1958. 615 б., портр. 10 000.

Сайланма әсәрләр: Хикәяләр һәм пьеса.— Казан: Таткитнәшр., 1969 — 140 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 17 000.

Урталыкта: Татар яшьләре тормышыннан роман. Беренче басма.— Казан: Мәгариф, [елы юк. Сайганов китабында: 1912].— 64 б.

Көлке вә һөҗүи хикәяләре: 1-мәҗмуга.— Уфа; Шәрык, 1918.— 68 б.— Кит. авт.: Ташмөхәммәд.

Балалар атавы: Хикәя.—Казан: Мәгариф. 1919.—19 б.

Шул ук.—Казан: Мәгариф, 1921. 20 000.

Шул ук: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 57 б.— (Мәкт. к-ханәсе) 7000.

Ул үксез бала шул: Хикәя.—Казан: Мәгариф, 1921.—15 б. 20 000.

Тигезсезләр. Татар кызы. Халык кызлары: Пьеса, хикәяләр.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.— 92 б. (Татар әдәбияты к-ханәсе .№ 17). 3000.

Фәтхулла хәзрәт: Хикәя.—Казан: Яңалиф, 1928. [Тышл. 1929].—110 б. Тышл. авт.: Ташмөхәммәт.

Нәҗип: Хикәя.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.— 20 б. (Мәкт. к-ханәсе). 10 000.

Избранное: Рассказы и повести/Пер. с татар. Г. Хантемировой. [Вступ. статья Л. Климовича].—М.: Худож. лит., 1975.—320 с, ил. 50 000.

Первый цветок: (Назип): Рассказ/Пер. Ю. Карева.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.—20 с, ил. 23 000.

Татарка: Избр. произведения. [Послесл. М. Гайнуллина].— М.: Гослитиздат, 1959.-270 с, ил. 15 000.

Хаят: Повести и рассказы/Пер. с татар. Г. Хантемировой.— Казань: Таткнигоиздат, 1968.—285 с, 7 л. илл. с портр. 100 000.

Рассказы/Пер. Л. Гайнановой.— Казань: Таткнигоиздат, 1976.—31 с. 150 000. Рец.: Рафиков М. Фатих Амирхан на русском языке.—Волга. 1976, № 10, с. 177—178.

На перепутье: Рассказы и повести/Пер. с татар. Г. Хантемировой.— Казань: Таткнигоиздат, 1979.—336 с. 200 000.—(Б-ка татар, романа).

Ф. Әмирхан әсәрләренең әдәбият күрсәткече аерым китап булып басылып чыгу сәбәпле [Сайганов А. Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе... 1906—1972. Казан, 1972], биредә китаплар исемлеге һәм язучы турындагы әдәбият кыскартып алынды.

Аның турында

Хисмәтуллин X. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—59 б. 2 портр. 2000. Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты.—Кит.: Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты. XX йөз. II кис. Казан, 1954, 454—479 б. Бурнаш Ф. Фатих Әмирхан.—Кит.: Бурнаш Ф. Әдәбият һәм сәнгать турында. Казан, 1978, 99—103 б. Гайнуллин М. Әдип —гражданин.—Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре. Казан, 1978, 217—229 б. Сайганов А. Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе һәм язучы турында фәнни әдәбият. (1906—1972).—Казан, 1972.—21 б. (Казан пед. ин-ты). 300. Фатих Әмирхан хатлары.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 105—110 б. А и т о в И. Ә хәтердә һаман менә бүгенге көн кебек.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 111—112 б. Бөдәйли М. Барысы да хәтердә.— Казан утлары, 1966, № 1, 123— 125 б. Гайнетдинов М. Мин аны күтәреп йөрттем.— Казан утлары, 1966, № 8, 137 б. Шамов А. Бер кичәдә. (Истәлек).— Казан утлары, 1966, № 1, 3—14 б. Хангилдин В. Көтелмәгән бер очрашу.— Казан утлары, 1968, № 3, 146—147 б. Климович Л. Фатих Әмирхан иҗаты.— Казан утлары, 1976, № 1, 105—110 б. М ә һ д и е в М. Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астында.— Казан утлары, 1976, № 1, 110—115 б. Н ә ф и к о в Р. Фатих Әмирхан — публицист һәм җәмәгать эшлеклесе.— ;Казан утлары, 1976, № 8, 144—153 б. Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә.— Казан утлары, 1976, № 8, 169—174 б. Хаков В. Әмирхан — сатирик тел остасы.— Сов. мәктәбе, 1976, № 3, 23—25 б. Хантимерова Г. Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызлар азатлыгы -темасы.—Казан утлары, 1977, № 8, 155—158 б. Вәлиев Н. Юллар чатында.—Казан утлары, 1981, № 2, 165—167 б. Нуруллин И. Әдипнең ике пьесасы: («Яшьләр» һәм «Тигезсезләр»).— Казан утлары, 1965, № 8, 138—145 б. Вәлиев Н. Ф. Әмирханның «Татар кызы» әсәрендә хатын-кыз азатлыгы темасы.—Сов. мәктәбе, 1981, № 4, 25—26 б. Вәлиев Н. Ф. Әмирханның «Хәят» повесте турында берничә сүз.— Сов. мәктәбе, 1981, № 6, 28—30 б. Газизова Ф. ф. Әмирханның балалар өчен язган хикәяләренең тасвирлау стиле.— Сов. мәктәбе, 1983, № 3, 22—23 б. Хәбибуллин М. Комедия ничек язылган? («Фәтхулла хәзрәт»).— Соц. Татарстан, 1983, 4 март. Сайганов А. У истоков эстетики реализма: Эстетика Фатиха Амирхана и ее место в развитии татарской реалистической литературы.— Казань: Таткнигоиздат, 1982.—168 с. 4400. Сайганов А. Из истории татарской эстетической мысли: Эстетика Фатиха Амирхана и эстетические идеи в татарской реалистической литера-туре конца 19 — нач. 20 века.— В кн.: Вопросы татарской литературы. Сб. 4. Казань, 1971, с. 5—45. (Учен. зап. Казан. пед. ин-та, вып. 94). Сайганов А. Творчество Фатиха Амирхана в татарской литературной жритике и литературоведении.— В кн.: Вопросы татарской литературы. Сб. 5. Казань, 1972, с. 33—52. (Учек. зап. Казан. пед. ин-та. Вып. 106). Ханбиков Я- Просветительская деятельность и педагогические идеи Фатиха Амирхана.— В кн.: Из истории педагогики Татарии. Сб. 2. Казань, 1972, с. 19—33. (Учен. зап. Казан. пед. ин-та. Вып. 105). Климович Л. Рассказы и повести Фатиха Амирхана.— В кн.: Климович Л. Наследство и современность: Очерки о национальных литературах. Изд. 2-е., доп. М, 1975, с. 304—320. В а л е е в Н. «Духовное испытание» героя в прозе Ф. Амирхана.— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания. ч. II. Казань, 1982, с. 56—62. Валеев Н. К соотношению «автор-повествователь» в рассказе Ф. Амирхана «Зиали бы — не знакомились».— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания, ч. II. Казань, 1982, с. 63—68. Измайлов Н. Художественное время и пространство в повести «Преосвященный Фатхулла» и творческий метод Ф. Амирхана. (К постановке проблемы).— В кн.: Вопросы отечественной, зарубежной истории, литературоведения и языкознания, ч. II. Казань, 1982, с, 26—31.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

Язучы турында өстәмә материаллар:

КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Әлеге вакытта Сезгә нәрсә җитми?
Барлыгы җаваплар: 43
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру