Икрам күзләрен ача алмаса да, диванда ятуын тойды. Куллары, аяклары кымшанмый, күзләре җилем белән ябыштырылган диярсең. Кабаклар кымшангач, күзләре ачыта башлады. Тавыш ярылары кипкән, тәннең бер әгъзасы да кыймылдамый.
- Игъ-ти-бар! Ик-рам у-ян-ды! - дип ниндидер яшелле-зәңгәрле тавыш сөрән салды.
Күз керфекләре бер-берсеннән кубарылгач, Икрам һушыннан язды. Алдында комиксларда, Голливуд фильмнарындагы сыман тимер-томырдан торган робот белән яшел киемле сөйкемле генә кыз басып тора иде.
- Аллага шөкер, ниһаять, уяндыгыз! - диде кыз.
- Сууу! - дип ыңгырашты авыру.
- Табигать, эретне алып килсәңче! - диде кыз.
Табигать исемле робот сыекча белән тулган савыт күтәреп керде. Кыз Икрамга эретне тамчылап эчертте. Сыекча авызга ничек кергән булса, шулай сирпелеп чыкты.
- Аптырыйсы түгел, - диде кыз, - сезнең 100 еллык йокыгыз дәвамында дөнья шулкадәр үзгәрде, хәтта урамга чыкмавыгыз хәерлерәк. Хәл җыя торыгыз, яныгызга сәгать саен керермен.
Икенче көнне Икрам тормыш арбасының дилбегәсенә ныграк тотынды. Кыз азык-төлек белән тулган поднос күтәреп керде.
- Минем исемем Өмет. Биредә шәфкать туташы булып эшлим, - диде ул.
- Өмет?! Бигрәк сәер исем... Ә миңа бүген үк китәргә мөмкинме? - дип сорады Икрам.
- Нинди китү ди?! Кая?! 100 ел буе кымшанмыйча, бер тәгам ризык капмаган килеш чыгару безнең өчен җинаять. Сезнең заманда авыруларны "тәп-ләп" кенә дәваласалар, хәзер бөтен нәрсә катгый! Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне һәр күзәнәгенә кадәр терелтәбез, - диде Өмет.
- Нинди 100 ел? Нинди терелтү? - дип аптырады Икрам.
- Сезне 100 ел элек машина бәрдергән иде бит. Гәүдәгезне моргкка илткәннәр. Сезнең белән булган хәлне күреп торган бер кыз күңеле нәрсәдер сизгәндәй, моргка барган, бакса, сез мәрткә киткән булгансыз. Менә, 100 елдан соң гына уяндыгыз.
-100 ел үткәч тә бу вакыйганы каян шулкадәр яхшы беләсез соң? - дип сәерсенде авыру.
- Бу кыйсса сырхауханәнең өч буыны аша үтте инде. Биредә сезне әбием каршы алган. Хәзер инде ул да юк, әнием дә фани дөнья белән әллә кайчан хушлашты. Еллар үтте, елгалар акты, ел фасыллары алышынды, кыйтгалар йөзләгән кисәккә бүленде... сез генә "һәйкәл" булып калдыгыз. Инде уянмассыз дип уйлаган идек, - диде Өмет.
- Өйдәле, син миңа "син" дип кенә дәш, яме, бер гасыр йокласам да, төс-кыяфәтем һаман 25 яшьлек егетнеке сымандыр, - диде Икрам.
- Килештек, - дип елмайды Өмет.
- Синең яныңда Табигать исемле тимер-томыр чуалып йөри, анысы нинди хикмәт? - дип сорады авыру егет.
- Икрам, баш мие шарчыкларын эшкә җигәргә вакыт инде. 100 ел үтсен дә, дөнья үзгәрмәсен ди, - дип белдерде шәфкать туташы.
- Элек ничек булган, шулай булып катып калган икән, - дип асылына төшенде Икрам.
- Дөньяның үзгәрмәгән ягы шул: начарлык яхшылыкка караганда һаман да күбрәк, - диде Өмет.
- Әбиең һәм әниең сөйләгәннәрен миңа да бәян итсәңче! -диде егет.
- Ай-яй, моны атна дәвамында да сөйләп бетерерлек түгел! Алайса, мине бүлдермичә генә тыңла.
Икрам берсүзсез башын иде дә аркасын диварга терәп, игътибарын кызга юнәлтте.
- 50 ел элек, - дип сүзен башлады Өмет, - дөньядагы барча җәнлекләр, кош-кортлар үлеп бетте. Кислоталы яңгырлар үләннәрне, чәчәкләрне юкка чыгарды. Сулар агуланды, эссе кояш нурыннан йомшак туфрак корычка әйләнде, авыллар юкка чыкты... Бу коточкыч фаҗиганың бердәнбер сәбәпчесе без, Җир кешеләре. Теләсә кая ташланган тәмәке төпчекләре, чәйнәлгән сагыз да табигатькә зур зыян китерде. Кеше организмын кечкенә күзәнәкләр тәшкил итә, әгәр берсе яраксызланса, организм тулысынча зарарлана; Җир дә шулай ук. Моңа ничек түзәргә мөмкин?! Кешелек юкка чыкты дигән мизгелдә, безнең белән Ярдәм планетасы вәкилләре элемтәгә керде. Соңыннан алар белән төзелгән килешү буенча җир халкының яртысын Ярдәм планетасына күчерделәр, Ярдәм планетасы яшәүчеләрен безгә җибәрделәр. Табигать исемле ярдәмчем нәкъ менә шул планетада туып-үскән. Аларның дөньясы бары тик кара, яшел һәм зәңгәр төстән тора икән. Һәр туган балага табигать белән бәйле исем кушалар. Эчәрлек су калмагач, ярдәмлеләр һавадан эрет дигән сыекча җыярга өйрәттеләр. Тимер-томырдан оешкан булсалар да, безгә караганда баш миләре яхшырак эшли, йөрәкләре дә җылырак. Чит планетадан килгән дусларыбызга баш иеп бетерерлек түгел, кешелекне үлемнән саклап калдылар... хәтта корыч сыман җирдә төрледән-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә өйрәттеләр. "Тырышкан табар - ташка кадак кагар" мәкален кеше уйлап тапса да, мәгънәсе бары тик роботларга хас. Без хәзер итне тәрәзә төбендәге гөл савытында үстерәбез, үзеңнеке булгач, бернинди шик юк, эт, песи, сыер, дөя ише хайваннардан башка яшәве бик күңелсез, әмма үзебез гаепле... Табигать ничәмә-ничә кисәтү ясады бит: Индонезия җирләрен су басты, вулканнар шартлады, зилзиләләр Американың әллә ничә шәһәрен тәмам җимерде. "Рәхәтен" менә хәзер татысыннар!
Дәүләт җитәкчелегендә Җир кешеләре белән бергә Ярдәм планетасы түрәләре утыра, шуңа күрә ришвәт, ялган, халыкның кесәсен "шәрәләтү" турында сүз дә булырга мөмкин
Ярдәм планетасы роботлары агулы төтен чыгара торган машина-тракторларыбызны күргәч, аңын югалтып, ике көн айный алмадылар. Бер атнадан соң бензин-газда йөри торган тәгәрмәчле тимерләрне планеталарындагы машиналарына алыштырдылар. Хәзер автомобильләр бал һәм шикәрдә генә йөри, бер яктан шикәр салсаң, икенче яктан тәм-томнар: зефир, кәнфит, мармелад чыга, аларда буяу, консервантлар тамчы да юк...
Икрамның гаҗәпләнүдән күзләре шар булды.
- Кешелекнең "к" хәрефе дә калмаган икән, - дип аптырашта калды Икрам, - әмма, Өмет, син никтер гел роботларны гына мактыйсың, мондый ачышларга кеше бөтенләй көч куймаганмы?
- Юк, юк, юк... кеше бары тик үзе өчен яши, әзерләгән әйберне тәлинкәдә алып килүен көтә, аңа хәтта табигать комачау итә. Шуңа күрә без бөтен кешелекне фаш иттек! - диде Өмет.
- "Без бөтен кешелекне фаш иттек", - дип эченнән кабатлады Икрам, - ничек инде без?! Мөхтәрәм Өмет, синдә бернинди ватанпәрвәрлек, кешелеккә мәхәббәтең дә калмадымы? Ни өчен күңел чишмәң бик тиз саекты соң?
- Әй, Икрам, Икрам, күңелемдә кешелеккә карата мәхәббәт каян булсын, кешелек бездән ярдәм сорап, үзенең ничәмә-ничә газиз кардәшен корбан итте, үзләре сатылды... - диде шәфкать туташы.
- Тукта, тукта, син "без тегеләй иттек, без болай иттек" дисең... димәк, Ярдәм планетасы роботларына беренче булып син сатылгансың, - дип шикләнде авыру егет, - хәзер башкаларга яла ягасың... Аһ, күңелне әллә нәрсә телгәли. Берәр адәм баласы белән сөйләшәсем килә.
- Адәм баласы... син бу Җир йөзендә сакланып калган бердәнбер адәм баласы, - диде кыз.
- Ничек инде мин генә? Ә син?! Әллә син үзеңне кешегә дә чутламыйсыңмы? - дип җикеренде Икрам.
- Кеше булып тумавыма иксез-чиксез шатмын! Табигать, бу җайсыз киемне салырга булыш әле.
Робот кызның баш, кул, аякларын салдырып, каршыда тагын бер тимер-томыр хасил булды.
- Йә, 100 еллык йокыдан уянуыңа яхшы бүләк булдымы? -дип сорады кыз-робот.
Икрам бер сүз дә әйтә алмады.
Диваннан торып, ишек ачып, урамга таба йөгерде. Тышта роботлар умарта көче сыман гөжли, һавада самолетлар, канатлы машиналар җилдерә, кемнеңдер:
- Әәәйй, ааабыыыййй...артыгызга борылыгыз! - дип әче итеп кычкырган тавышын гына ишетте.
***
- Ә хәзер мин кайсы планетада? - дип аңына килә башлады егет.
- Кайда булсын инде, Җирдә, - диде гүзәл зат.
- Ә мин күпме йокладым, 100, 200, 300 елмы? - дип сорады Икрам.
- Ай-яй, юморга бик бай икәнсез, - диде теге кыз.
- Ә синең исемең ничек, Өметме? - дип сорады Икрам.
- Нинди Өмет, Гүзәл булам, - диде кыз!
Икрам асфальттан торырга тырышты. Аны бәрдергән машина хуҗасы да йөгереп килде. "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга тәкъдим итте. Гүзәл "һөҗүмчегә" борчылмаска кушты, Икрамның хәле начарланса, сырхауханәгә үзе илтәчәген белдерде.
- Уф, ярый әле тормыш җебегез калын икән, әфәнде. Зинһар өчен гафу итегез! - дип акланды машина хуҗасы. "КамАЗ"ын кабызды да, тиз арада күз уңыннан югалды.
- Гүзәл, ә син кайда эшлисең? - дип сорады шулчак Икрам.
- Мин "Табигать сакчылары" җәмгыяте рәисе, - диде Гүзәл.
- Шулаймы?! - дип шатланды егет, - ә мин журналист. Гүзәл, әйдә, гомеребезне табигатьне саклауга багышлыйбыз. Миндә китап язу теләге туды. Газета-журналларга да мәкаләләремне бары тик Табигатькә багышлап язачакмын. Син ризамы?
- Минем өчен бу сорау бөтенләй урынсыз! Әлбәттә, риза! -диде Гүзәл.
Яшьләр кулга-кул тотыныштылар. Шул ук мизгелдә яңгыр туктады, кояш балкый башлады, аның көләч нурларында аллы-гөлле салават күпере җәелде...
Чаллы.
Чыганак: "Идел" журналы, № 11, 2009ел.