Пәнҗешәмбе, 14.11.2019, 20:04
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Өчлек, җиделек, туз

1
Сәлам, картлач!—диде Вик Дрей төрмә каравылчы¬сына.
О Вик!—дип кеткелдәп җибәрде тегесе.—Ничә ел¬лар, ничә айлар!
Каравылчы һомер әшнәләрчә генә Вик Дрейның арка¬сыннан какмакчы булган иде, нигәдер шикләнеп, кулын кире алды.
Төп-төгәл дүрт йөз илле көн, күгәрченкәем! Әгәр без Венера планетасында яшәсәк, ике ел дигән сүз, — диде Вик Дрей һәм алтын йөзек кашындагы микросәгатенә карап алды.—Көндезге аш әзерме?
Әзер, әзер, Вик. Беренчегә тавык шулпасы, икенчегә итле фасоль, каймаклы соус. Минераль су, әфлисун. Теге вакытны син белен ярата идең бугай, ә?
Викның гадәтләре үзгәрми, картлач.
Бер шешә инде алайса?
Ромны хәзер үк китер,—диде арестант һәм тимер ишек каршысына килеп басты.
Каравылчы, ачкычларын астыртын бер ләззәт белән шал¬тыратып, авыр тимер ишекне каерып ачты да, юмакайла¬нып, камера эченә кулын сузды:
Рәхим ит, Вик.
Кубатурасы аз икән,—диде Вик Дрей, канәгатьсез¬лек күрсәтеп.—Зиннәтле палаццолардан калыша бу...
Аның каравы якты. Тәрәзәдән фанер капкачларны алып куйдык. Махсус синең өчен, Вик. Туалетка чынаяк кирпеч тездек...
Каравылчының тулган ай шикелле түп-түгәрәк йөзенә камера тәрәзәсеннән якты төшеп тора иде. Аның сул як бите шадра, уң ягын исә вак сипкел баскан. Элек Вик Дрей аны шуның өчен «табигать могҗизасы» дип йөртә иде. Бу юлы ул каравылчының күп эчүдән шешенгән чыраена карап торды-торды да:
Айның теге ягымыни, тфү! — дип куйды.
Рәхмәт, Вик! — диде төрмәче. — Бу мәзәгеңне мин бөтен таныш-белешләремә җиткерермен... Их, сүзгә оста да соң үзең. Шекспир иңде, валлаһи!
Йә, күп сөйләнмә. Эшеңдә бул, —дип кырт кисте Дрей, һәм үзе өч ел утырасы камерага узды.
Ничек кенә кукыраймасын, Вик Дрейның күңеле тыныч түгел иде. Артык намуслы һәм ахмак робот аркасында ки¬леп капты бит! Газета укый торган гадәтегез булса, сез атаман Дрейның хурлыклы тарихын хәтерлисездер. Ул иң элек камил роботларның берсен, «Киб»ны кулга төшереп, аны мөһим операциягә — мәшһүр галим Фриденштейнның кулъязмаларын урларга җибәргән иде. «Киб» бөтен эшне харап итте, өстәвенә Вик Дрейны да полициягә «сатты». Дөрес, Вик соңгы минутта үзенең иярчене Алып Гәрәйхан¬ны качырып өлгерде. Ак тәнле гангстерның төрек Гәрәйханны коткаруы газеталар өчен тәмле ризык булып, тәмәке тар¬тырга өйрәнеп килүче үсмерләр һәм чуар йөрәкле ханым¬нар каршында Дрейның шөһрәтен бермә-бер арттырган иде.
«Айның теге ягы» өстәлгә бүксәле ром шешәсе һәм ап-ак сөлге китереп куйды. Вик Дрей шешәне туфли табанына бәреп ачты да бугазыннан гына бер-ике йотып алды. Кәефе килеп, кикереп җибәрде, сөлге белән авызын сөртте һәм каравылчыга урын тәкъдим итте.
Монда эшләр ничек, картлач? — дип сораштыра баш¬лады ул. — Хөрмәтле Джексон әфәнде сау-сәламәтме? Тол калгач, төн уртасында постларны тикшереп борчымыймы? Игәү, тимер пычкысы кебек кораллар тотарга рөхсәт итә¬ме? «Ак төрмә»дән качарга маташып тотылган булдыксызлар булгаладымы?
Эшләр бер көе,—дип, бармагын бөгеп тотынды ка¬равылчы.— Джексон көннән-көн симерә, каһәр. Көнозын йокы симертә, төннәрен уяу, безне гел бимазалап тора.
Көндез кайсы сәгатьләрдә йоклый ул? — дип бүлдерде аны Вик Дрей.
Җиз ләгән төбе шикелле мәгънәсез чырайлы һомер * өч бармагын бөккән килеш туктап калды. Ул әкертен фикерли һәм, сүзен өздерсәң, әле анда, әле монда карангалап, күзләрен чет-чет йома башлый иде. Аның кабат зиһенен җыюын Вик Дрей төгәл бер минут көтте.
Иртәнге сигездән көндезге өчкә кадәр борын сызгыр¬та, юньсез,—диде ниһаять, каравылчы, төрмә директорын сүгеп. ^
Йә, картлач, сүзеңне дәвам ит. һомер дүртенче бармагын бөкте:
Игәү ишеләрне бик каты тыйдылар. Кирәк дисәң, пла¬стмасса пистолет, йә газ гранатасы табып бирәм, ә тимер-томыр юк... Качарга маташучылар да юк...
Нигә?
Камера стеналарына магнитометр яшерелгән. Тимер¬не шундук сизә, Вик.
Фән-техника үсә...—диде Дрей һәм шешәне яртысы¬на тикле эчеп куйды. — Ә без артта калганбыз, һичшиксез куып җитәргә кирәк. Мин монда нәкъ шуның белән шөгыль¬ләнермен...
Камерада беразга тынлык урнашты, һавасы чиста булса да (кондиционер бар!), монда тышкы дөнья белән тоташкан инә күзе хәтле дә тишек юк, ә титанит пыялалар тавыш дулкыннарын үткәрми иде.
Джексон һаман чәчәк үстерү белән мавыгамы?
Юк, анысын ташлады, Вик.
Нишли соң ул ит бүкәне?
Карта суга, Вик. Кичке җидедән уникегә кадәр «Клуб-52»дә уйнап утыра.
Отамы?
Оттыра, Вик. Хатынының, — урыны җәннәттә булсын, — балдак-беләзекләрен, электрик сәгатен, затлы кеш тунын, тагын әллә нинди бизәндекләрен очырды инде.
һич тә Джексонга охшамаган. Әллә... бүрек эче саектымы?— дип сорады Вик Дрей, чигә турысына төртеп күрсәтеп.
Кем белә? Ике атналар бардыр инде, таш табут хәтле бер машина белән азаплана...

Нинди машина?
Аппарат шунда. Маңгаена ТЭЭМ дип язылган. Вик Дрей бер күзен кыса төшеп уйлап алды да:

Тиз Эшләүче Электроник Машина!—диде.—Хисап машинасы! Безнең бирәнгә ул ник кирәк булды икән?
Минем дә исем-акылым китә, Вик. Шул аппарат кар-шысына килеп утыра да, кызыллы-яшелле кнопкаларны шалт-шолт китереп, нидер саный. Үзе: «Өчлек, җиделек, туз, дама...» — дип мыгырдый. Машинаның бер ягыннан кәгазь тасма сузылып чыга. Джексон шуны укый да тагы шалт-шолт китерә башлый...
Аңладык бусын. Электроник хисап машинасын ул каян алды соң, картлач?
Колледждан, Вик. Анда бу аппаратны искергән дип¬ме, әллә бозык дипме шунда, яраксызга чыгарганнар. Төрмә бухгалтериясенә кирәк дип бик ялынгач, Джексонга биргәннәр. Көч-хәл белән күтәреп менгердек — авыр, шай¬тан. Эче тулы чыбык, урман-чытырман. Минем баш кына җитәрлек түгел.
Булды, картлач. Мә, моны йотып бетер, Гәрәйханнан сәлам килгәч, бер шыгырдавык кәгазь синеке.
2
Вик Дрей кешеләрне өч төргә бүлеп йөртә иде. Берәүләргә бәхет ишелеп килә тора: аларга йә лотереядә иң зур отыш эләгә, йә булмаса океан аръягындагы чыбык очы абзыйлары мирас калдыра, һич югында, алар иске чалбар кесәсендә көмеш пизарро табалар. Икенчеләре, көн туды исә: «Бүген нинди бәла килер икән, Ходаем?» — дип, ни язганны көтүче зәгыйфьләр. Өченче төр кешеләр бер җирдә отсалар, икен¬че җирдә оттыралар. Бер кесәләренә керә, икенчесеннән җилгә оча.
Вик Лрей үзен беренче төрдәге зат дип саный иде. Ул шуны яхшы белә: бәхетле кешеләр бәхетсезләр исәбенә яши, киресенчә түгел.
Менә хәзер дә Вик Дрейга бәхет елмайды. Җинаять¬челәр дөньясында ул укымышлы кеше исәпләнә һәм әгәр системалы белем алган булса, атаман Дрей бер-бер колледжда ассистент булып эшли алыр иде. Кибернетиканы һәм авто¬матлар теориясен ул үзлегеннән өйрәнде, чөнки монда ма¬тематик фикерләү сәләте генә кирәк, ә ул безнең каһар¬манда җитәрлек иде.
«Киб» белән төп башына утырганнан соң, хөкем ителгәнгә кадәр, Вик Дрей югары дәрәҗәле автомат машиналарны өйрәнеп ятты. Ул үзенең ни сәбәпле оттырганын тикшерүдән башлады һәм, гыйлем сөюче буларак, гомумән, «автоматлар белән кешенең фикер йөртүе арасында нинди аерма бар?» — дигән сорауга барып төртелде. Бәлки машина кеше биргән программа буенча гына эшли ала торгандыр? Бәлки маши¬на яңа эчтәлекле мәсьәләләр чишүгә, табигатьнең яңа закон¬нарын ачуга сәләтле түгелдер? Юк, хәзерге автоматлар үзләре үк яңа проблемалар куеп, аны үзләре үк хәл итә беләләр. Алар мастер дәрәҗәсендә шахмат уйныйлар, доминода, гадәттә, оталар, эш тизлеге ягыннан алар кешедән күп өстен... Ләкин аларга нидер җитми. Тойгы-хисләрме? Теләк-омты-лышлармы? Ихтыярмы әллә?..
Машина һәр мәсьәләне формаль рәвештә, баскычлап, алгоритм буенча чишә. Эш-гамәл тәртибе, ягъни алгоритмы булмаса, машина — үле. Ул фәкать очраклы рәвештә генә уңышка ирешергә мөмкин. Дөрес, кеше дә күп нәрсәне формаль логика нигезендә хәл итә: «Бер кеше дә мәңге яшәми. Сократ — кеше. Димәк, Сократ та мәңге яшәмәс». Ләкин кешедә, моңардан тыш, кинәт башка килә торган уй-фикерләр, әзер нәтиҗәләр азмыни? Кайчагында берәр мәсьәлә турында уйлап йөрисең дә йөрисең, һич кенә дә теш үтми үзенә. Аңа кул селтисең, йә куеп торасың. Кинәт бер көнне башыңда аны чишү ысулы, хәтта аның җавабы чагылып китә. Илаһи чаткы кабынып, күз алларың яктыргандай була. Монда инде гадәти эш-гамәл тәртибе юк. Бу мәсьәлә әле моңарчы берәүгә дә очрамаган, син аны беренче булып чиштең. Ничек чиштең? Син моны белмисең. Галимнәр мондый сәләтне эвристика дип йөртәләр. Мәгълүм булганча, кайбер мәсьәләләрне галимнәр төшләрендә чишкәннәр. Хәтта төштә язылган шигырьләр дә бар.
Ныклап төпченгәндә, бәлки, кешеләр цивилизациясен алга этәргән барлык ачышлар әнә шул эвристик сәләт аркасында ясалгандыр.
Машина эвристик сәләттән мәхрүм.
Чишенмәгән килеш караватта сузылып яткан Вик Дрей-ны уйлары нәкъ менә шушы нәтиҗәгә китерде. «Шайтан алгыры, — дип уйлады ул. — Миндә бар нәрсә машинада юк. Тик мин ул нәрсәнең ни икәнен белмим. Берәү дә белми».
Берәү дә белми. Әгәр белсәләр, машина күптән инде кешедән уздырган булыр, дөньяны бихисап фәнни яңалык, ачыш, уйлап табулар ташкыны күмеп киткән булыр иде. Алла белсен, бәлкем, машиналар кешегә баш булып та өлге¬рер иде. Кайбер галимнәр кешелекне нәкъ шул язмыш көтә дип уйлыйлар да: кешелек җәмгыяте табигать эволюция¬сендә, аң-акыл үсешендә бер баскыч кына, киләсе баскыч— машина цивилизациясе диләр. Алар, без туплаган гыйлемгә яңа белемнәр өстәп, эстафетаны санап бетергесез гасырлар, мең еллар аша алып барачаклар. Кая барачак¬лар? Машинадан соң тагы нинди дәвер, нинди баскыч бар? Бу үсешнең максаты һәм мәгънәсе бармы?
Вик Дрей торып утырды башын чайкап, артык фәлсәфи уйларын таратып, куып җибәрде дә туалетта салкын су белән юынып чыкты. Кнопкага басып, ишек сакчысын ча¬кырды.
Каравылчы озак көттермәде.
Әллә авырыйсыңмы, Вик? — дип сорады ул. Аның та¬вышында эчкерсез борчылу сизелә иде. — Төсең бик киткән, Вик. Мартини китеримме, әллә вискимы?
Бозлы мандарин суы бир, —дип боерды Вик Дрей. — Хәзер миңа аек булу кирәк.
Була ул!—диде һомер.
Вик Дрей өс-башын рәткә китерде, яңа галстук алып такты, чәчен тарады, хушбуй сөртте.
Кулына зур бокал тоткан һомер килеп керде.
Хуҗа кайда?
Клубка олакты, Вик.
Кабинет ачкычы синдә бармы?
О Вик? Син аны ачкычсыз да... Юка линейка белән генә төртәсе.
Киттек.
һомер юләр сымак бер кыяфәт белән башын кашып тора иде. Дрей кесәсеннән сары жетон чыгарды.
Тот, — диде ул каравылчыга. — Җитмеш җиденче авеню почмагында әйләнмә киоскны беләсеңме? Шунда акчага алыш¬тырырсың. Пароль: «Кызыл буявыгыз юкмы?» Җавап: «Әләмне без канга буйыйбыз». Аңладыңмы?
Күпме? — диде тегесе, күзләрен йом^тан көенчә.
Ярты «кисәк», шадра җен! Үҗәт! Биш йөз...
Әйе, Вик. Гафу ит, Вик. Картаймыш көнемә җыям, Вик, — дип сыңар күз яшен сөрткән булды һомер һәм же¬тонны түшәмгә тикле чөеп оста гына тотып алды да түш кесәсенә салып куйды.
Берничә минуттан алар икенче катта, төрмә директоры кабинетында иделәр инде.
Кабинет зур, тәрәзәләр кечкенә. Рәшәткә тимерләре юан һәм, кат-кат буялганга, ала-кола булып беткән. Директор¬ның язу өстәлендә теннис уйнарлык. Уртада — чуен мич. Бер'як стена буенда чем-кара хисап машинасы. Аның идарә панеле янында артсыз урындык тора.
Вик Дрей машина каршысына килеп басты. «Суперпер-цептрон» моделе, —дип мыгырдады ул авыз эченнән. — Әллә ни куәтле машина түгел түгелен...
Вик Дрейның текә, шома маңгаена җыерчыклар чыкты. Атаман ниндидер план кора иде...
Вик Дрей зур язу өстәле артына керде дә, бер бит кәгазь алып, нидер язып ташлады. Кызык кына исемлек иде бу. Менә ул:
1. Янгын сүндерүче каскасы (58 нче номер).
2. Радиоһәвәскәр комплекты (диодлар, триодлар, резис-
торлар1 конденсаторлар Һ.6.).
3. Йөз тамырлы телефон кабеле (5 метр).
4. Электр боравы һәм башка кораллар.
5. Вакыт релесы (төгәллеге 0,5 секунд).
6. Медицина шприцы (10 куб сантиметрлы).
7. Чәч кыра торган пәке, беләү.
8. Морфий, опий, героин, спирт (96°), кордиамин.
9. Кислород мендәре.
10. ?
Вик исемлекне һәм тагы бер сары жетонны һомергә тоттырды.
Менә монда, чуен мич эченә яшерерсең, —диде ул. — Шәт, Джексон җәй көне мич якмыйдыр бит?
3
Хәзерлек эшләре белән Вик Дрей ун көн чамасы азап¬ланды. Кисте, тиште, ябыштырды. Ашык-пошык нидер хи¬саплап, тагы дрельгә, чүкечкә тотынды. Вак радиодетальләрне ул эскәк белән генә каптырып ала да схема буенча ябышты¬рып куя. Ампервольтметр белән үлчи, монтажның дөресле¬ген тикшерә, үзе күңелле генә бер көйгә сызгыра.
Ну, баш үзеңдә, Вик!—ди аңа һомер.
Болай да шешә белән дус кеше, бу көннәрне ул «лит-раж»ын икеләтә ^арттырды. Исемлектә унынчы рәттә торган сорау билгесе урынына ул билгесез санда шешәләр алган иде (Вик Дрей исәбенә, әлбәттә). Корсагына ничек сыя торгандыр да ничек аяктан егылмый торгандыр?
Табигать могҗизасы!—дип үрти аны Вик Дрей.— Сиңа, картлач, алкоголизмнан дәваланырга кирәк. Йә бул-маса, айның теге ягына озатуларын сорап гариза яз. Анда, туган, аракы да, сыра да юк.
һомерның теле, ватык вентилятор канатчалары кебек, көчкә-көчкә генә әйләнә:
Ну, баш үзеңдә, Вик. Их, шундый башларым булса-чы...
Аннары ул моң-зарларын сөйләргә тотына. Ә Вик Дрей баш-аягы белән эшкә чумган, аңа кызык кына.
Алар шулай директор кабинетында кара төнгә тикле утыралар. Джексон кайтыр алдыннан Вик Дрей әйберләрен җыештыра, яшереп куя һәм үзенең камерасына төшеп йок¬ларга ята.
Ниһаять, беркөнне ул каравылчыга:
Бөтен нәрсә әзер, картлач. Бүген кич сыныйбыз, — дип белдерде. Аның тавышы тантаналы һәм серле иде. һомер бу кичне аракы эчмәде.
Син инде миңа — черек мигә — аңлатып бир, Вик, — дип ялынды ул. — Ни эш кылмак буласың? Төрмәне шарт¬лата күрмә, җаным. Пенсиядән колак какмыйм тагы.
Курыкма, һомер. Бөтенесе майлаган күк бара.
Бу каска нәрсәгә?
Башка кияргә, картлач. Күрәсеңме, аңа йөзләгән чы¬бык килеп тоташа.
Күрәм, Вик.
Минем баш мие сигналлары шул чыбыклар буенча менә бу тартмага киләчәк...
Күрәм, Вик.
Сигналлар анда көчәяләр һәм кабель аша Джексон машинасына керәләр.
Шуннан, Вик?
Шуннан соң машина аңы белән минем интеллект бергә кушыла, аңладыңмы?
Әкәмәт, валлаһи, әкәмәт. Ә ул кушылдык... кушыл¬гак... кушымта... ник кирәк, Вик?
Машина белемгә бай, аның хәтер капчыгы төрле мәгълүматлар белән тулы. Ләкин ул шул гыйлеменнән фай¬далана белми. Аңладыңмы?
Юк, Вик. Гафу ит, Вик. Аңламыйм, Вик.
Әйтик, синең мең пизарроң бар ли../
О! /
Син ул акчаңны җиргә күмеп куйдь1ң ди.
Тинтәк түгел лә мин! Андый капиталым булса...
Нишләр идең?

Үземдә булганнарын да кырып-себереп дигәндәй, ку¬шып, аулаграк бер почмакта сыраханә ачып җибәрер идем.
Шул шул! Ягъни син акчаңны тик кенә яткырмас идең, эшкә җигәр идең һәм һәр пизарроң сиңа тагын бер иптә¬шен ияртеп кайтыр иде...
Авызыңа бал да май, Вик! Ромнан өзелмә, Вик!
Ә менә машина үзендәге мең Ньютонга торырлык белем чишмәсеннән файдаланмый. Аңарга эвристик алым, интуиция җитми, белдеңме?
Нәрсә, нәрсә җитми?
Тфү! Син шахмат уйныйсыңмы?
Сукалыйм, Вик. Король белән ферзьнең урыннарын гына буташтырам.
Вик Дрей алтын тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Ул кабельне электроник хисап машинасына тоташтырып мата¬ша, үзе һаман сөйләнә:
Син бит, җаныкаем, шахмат уйнаганда мөмкин бул¬ган йөрешләрнең барчасын күздән кичереп тормыйсың. Мил¬лиардлаган вариантларны тикшерүгә синең гомерең дә җитмәс иде.
Ә машина һәммәсен тикшереп чыгамы?
Дөрес, ул да бөтенесен тикшерми, әмма барыбер аның уйнавы болай итсәм ничек тә, тегеләй итсәм ничек дигән примитив кагыйдә буенча бара. Шахмат остасы исә эчке сиземләвенә таянып, кайчагында баш әйләндергеч кор¬баннар биреп, үткен комбинацияләр ясап ташлый.
О Вик! Син дөнья чемпионы булырга чамалыйсыңмы әллә? Аңа күпме түлиләр?
Ялгышма, картлач. Югарырак үрмәләргә исәп. һомер үзенең ялкау, хәтта, галимнәр әйтмешли, инерт
миен күпме генә көчләп караса да, төпле бер уйга килә алмыйча кысык күзләрен тагы чет-чет йома башлады. Тарих шаһит: тавык мие белән бөркет миен үлем газаплары гына тигезли. Ә Вик Дрей үләргә җыенмый әле.
Вик Дрей бөтен кешелек тарихын, сәясәтне, кешеләр арасындагы барлык мөнәсәбәтләрне үзенә бер төрле уен дип карарга күнеккән иде. Балалар уены түгел, билгеле. Аяусыз көрәш, кем өстен? — дигән ярыш, кем алдан?— дигән узыш. Бу уен алдауга корылган. Кешеләр, хәтта иң якын дуслар да, хәтта гашыйклар да бер-берсен алдарга тырышалар. Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт тә мон¬нан азат түгел. Җанны фида кылу, шәһит китү — болары шөһрәт артыннан куу гына. Кайчагында мондый үзара алда¬шуның максатын белү дә читен, алдау шундый нечкә, мак¬сат шундый эчкәре яшерелгән, кеше аны үзе дә белеп бе¬термичә эш итә. Кыскасы, бу фани дөньяда һәркем үз файдасын карап яши. Фәкать самими психик авырулар гына бу исәпкә керми.
Вик Дрей, эш белән мәшгуль арада, төрмә каравылчысы¬на әнә шуларны сөйләде. Шунысы гаҗәп, гадәттә Вик Дрей-ны йотылып тыңлый торган һомер бу юлы игътибарсыз иде. Ахыр чиктә ул түзмәде:
Сакаллы яңалык ич бу! — дип куйды.
Син үзең сакаллы пәри! — дип кызып китте Вик Дрей. — Бу хакыйкатьне, туганкай, уеннар теориясе белән шөгыльләнүче кибернетиклар гына ачты.
һомернең үз сиксәне сиксән иде:
Ул хакыйкатьне белмәгән җан иясе юктыр, Вик, — дип каршы төште ул. — Аны һәр Алла бәндәсе белә. һәр фермер, һәр сәүдәгәр. Алар Гомербакыйга шул закон буен¬ча, бер-берсен күрәлмичә, көнләшеп, ерткычлар кебек яшиләр.
Вик Дрей бәхәскә кереп тормады. Шайтан белсен, бәлки каравылчы хаклыдыр да.
4
Вик Дрей, күлмәген салып, майкадан гына калды. Вакыт релесын ике минутка көйләп куйды, тап-такыр итеп кырган башына әлеге касканы киде дә кулын кнопкага сузып:
Әгәр ике минуттан аңга килмәсәм, кислород иснәт, алай да рәт күренмәсә, шприц белән венага кордиамин җибәр,—дип соңгы күрсәтмәләрен бирде.
Аларын эшләрмен эшләвен,—диде һомер, калтыран¬ган тавыш белән. — Әмма ләкин сиңа ул-бу булмас микән, Вик?
Вик Дрейның күзендә усал утлар кабынды:
Шыңшыма!
Тегесе шундук тынды һәм почмактагы кәнәфигә утырган көенчә, дәшми-тынмый гына тырнагын кимереп, Вик Дрей¬ның сихри хәрәкәтләрен күзәтә башлады.
Аллага тапшырдык! — диде Вик Дрей һәм идарә кноп¬касына басты.
Хисап машинасына җан керде. Аның алгы панелеңдә төрткедәй вак лампалар алыш-тилеш кабынырга һәм сүнәргә тотындылар. Ә эчендә калын тавыш белән трансформатор гүли иде.
Аның каравы Вик Дрей идарә кнопкасын чытырдатып кыскан да тирән йокыга талган иде: ул башын кыек салган, иренен тешләгән, яңагында хәрәкәтсез төер калкып тора.
Вакыт релесы нәкъ сәгать кебек текелди. Аның цифер¬блатында зәңгәр ук үрмәли. Утыз секунд, алтмыш, туксан секунд узды! Ике минут!
Ике минут дигәндә, реле әче тавыш чыгарып уларга тотынды. Вик Лрей сискәнеп куйды, күз кабакларын күтәрде. Кислород мендәре тотып, һомер йөгереп килеп җитте.
Тәҗрибә тәмам.
Вик Дрей җиз каскасын салып ташлады. Аның шоп-шома итеп кырган башында тир тамчылары ялтырый иде.
Искиткеч!
һомер аңа кәгазь тастымал тоттырды.
Искиткеч! — дип кабатлады Вик Дрей, маңгаен сөртә-сөртә. — һомер, карт җен, минем бөтен фаразларым рас¬ланды! Мин ике минут эчендә галим-голамә халкы шакка-тарлык ачыш ясадым! Мин... Мин...
Ышанам, Вик. Тынычлан, Вик.
Дәшмә, һомер! Син, буш баш, Эратосфен иләге дигән нәрсәне беләсеңме?
Юк,. Вик, күргән нәрсәм түгел!
Надан син. Хәер, мин үзем дә математиканы онытып бара идем инде. Син саный беләсеңдер ич?
Акча саный беләм, Вик.
Шул җиткән. Бер бит кәгазьгә 1, 2, 3, 4 һәм башка натураль саннарны язып чык та гади саннардан башкасын төртеп тиш. Эратосфен иләге килә дә чыга.
Вик, мин аларның кайсы гади икәнен каян таныйм?
Үз-үзенә һәм берәмлеккә генә бүленә торган саннар гади була.
Гадәтләре әйбәт икән. Минем шикеллерәк, Вик. Мин дә бер үземне генә сөям, бүлгәләнә белмим, Вик.
Кеше сөйләгәнне тыңла, тиле! Математиклар ике мең ел буена шул гади саннарның натураль рәттә ничек урнашу¬ын белә алмыйча баш ваталар иде. Мин шуның формула¬сын таптым!
Вик Дрейның болай ачылып, дәртләнеп киткән чагын һомернең күргәне юк иде әле.
Ихтимал, минем баш миендә йоклап яткан математик үзәк очраклы рәвештә «Суперперцептрон»ның математик бүлеге белән берләшкәндер һәм аерым-аерым минем дә, бу тимер-томырның да башы җитмәгән мәсьәләне без икәүләп чишеп ташлаганбыздыр.
Вик, син инде карт миңгерәүне гафу итә күр, әмма мин шуны аңлап җитмим: син ул гади саннар белән ни эш кырмак буласың? Алар сиңа ипи-тозлык бирерләр микән?
— Ипигә май ягып ашамасам, исемем Дрей булмасын! Алтын югалмый да, күгәрми дә, картлач! Бар, тиз генә бер шешә китер.
Шешәне бушаткан арада тәмам теле ачылган атаман үзенең планнарын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Шик тә юк, кыргый законнарны гына санга суккан кеше¬не фән үсеше аз гына да кызыксындырмый иде. Аның исәбе фән ярдәмендә экономикага, капитал әйләнешенә анализ ясап, шуның нигезендә кайсы индустриаль тармакның, кай¬сы юнәлешнең ничек үсәчәген билгеләү һәм бу әйләнешкә катнашып китү иде. Аны банклар, кассалар басу, төнге шәраб-ханәләрдән салым каеру кебек эшләр туйдырды. Вик Дрей¬ның шул банкларга хуҗа буласы килә. Әгәр финанслар йөре¬шенең яшертен пружиналарын белеп эш итсәң, вакытында сатып алып, вакытында сатып җибәрә белсәң, берничә ел эчендә ярты ил экономикасын кулга төшереп булачак иде.
Үзеңне ясалма ми белән берләштерү ул ифрат уңышлы булып чыкты. Беренче тәҗрибәдә үк кешенең интуитив фикерләве, эвристик сәләте ярдәмгә килде, мең тармаклы юл чатында торучы «Супер»га бердәнбер дөрес юлны сай¬ларга мөмкинлек бирде.
Алга таба Вик Дрей алкоголь һәм морфий кебек ярсыт¬кыч матдәләр тәэсир иткәндә кеше мие белән машина бер¬ләшмәсенең ничек эшләвен тикшерергә җыена һәм моның нәтиҗәсе тагы да зуррак булыр дип өметләнә иде. Кешенең исерүе машинага ничек тәэсир итә? Машина да... исерәме икән? Ул төш күрәме, аңарда галлюцинацияләр буламы? Янә китереп, машина гипнозга сәләтле түгелме икән? Әгәр аңарда гипноз һәм телепатия сәләтләре булса, акча сугу яры¬шыңда дошманнарны йоклату өчен ул бик ярап куяр иде, ә?
Вик Дрейның уйлары әнә шул тирәдә бөтерелде.
һомер аны гипнозланган кеше шикелле бирелеп, төкрек-ләрен йота-йота тыңлады. Ихтимал, ул алтын пизарролар чыңын ишетеп, көн саен төшенә керә торган сыраханәсе турында хыялланып утыргандыр.
Ләкин атаман ни өчен серен чиште соң әле? Көн туды исә баш төзәтү җаен карый торган мескен каравылчы аңа ник кирәк?
Атаманга тышкы дөнья белән элемтә тоту өчен. Үзенең әмер-боеруларын ышанычлы колы боксер Алып Гәрәйханга тапшыру өчен. Ә аннары Гәрәй нишләсен белә — ул туп-туры барып, зәңгәр күзле Дино ханым ишеген кагачак, Дино исә Викның энесенә хәбәр итәчәк һәм Вик Дрейның яшерен капиталы илдә акча әйләнешен тизләтеп, аны яңа юлдан җибәрәчәк.
Вик Дрей үзен бөтен илнең хуҗасы итеп сизә иде.

Шушы вакыйгалардан соң атна-ун көн узса узгандыр, «Эврика» дигән калын фәнни журналның соңгы битендә уч төбе хәтле генә хәбәр басылып чыкты (редактор материал¬ны журнал чыгар алдыннан гына алган, күрәсең). Хәбәрдә урта кул бер колледж (Кентавр штаты) укытучысының гади саннар серен ачуы һәм аларның ешлыгын күрсәтә торган искитәргеч матур формула чыгаруы турында язылган иде.
Аннары кичке газеталарда Брок Гаден дигән бу укыту¬чының Үзәк университетка профессор сыйфатында чакы¬рылуы хәбәр ителде.
Профессор Б.Гаден де Крюига милли премия, ике ха¬лыкара премия бирелде, моннан өч йөз ел элек гади сан¬нар өлкәсендә күренекле ачыш ясаган математикка дип Христофор патша калдырган зур гына сумма да аңа эләкте.
Вик Лрей үзенең беренче ачышын Брок Галенга ни бәягә саткандыр — анысы мәгълүм түгел. Очсыз-кырыйсыз тарих өчен моның әһәмияте дә юк.
Тиздән газета репортерлары өчен яңа азык табылды.
«Ак төрмә» директоры, «Клуб-52» әгъзасы, алтмыш ике яшьлек тол Джексон карта уенында өч көн берочтан отып, кесәсенә ике миллион пизарро салды. Экспертлар фике¬реңчә, мондый бәхетле очрак ун мең елга бер тапкыр гына кабатланырга мөмкин, имеш.
Дүртенче көнне Джексонның янчыгы берьюлы миллион ярымга калынайды, һәм мондый хәлнең йөз мең елга бер туры килү ихтималын хисаплап чыгардылар.
Мистер Джексон «Милләт бакчасы»ның Аккош күлендә су асты рестораны ачарга ниятләвен игълан итте.
Бу шау-шу тынарга да өлгермәде, атаман Вик Дрейның яраны Гәрәйханның Кентавр штатындагы барлык икмәк пе¬шерү фабрикаларын сатып алуы турында хәбәр таралды.
Гомумән, соңгы айларда азык җитештерү өлкәсендә бай¬так кына хуҗалар алмашынды. Бу үзгәрешләр азык-төлек фабрикаларына гына түгел, диңгез суыннан төче су кудыра торган станцияләргә һәм химия индустриясенә дә кагылды. Акча-табыш каеру осталары аны-моны аңышып җиткәнче, Вик Дрей үзенең кулдашлары ярдәмендә, күчмә суыткыч¬ларга да хуҗа булып алды.
«Суперперцептрон» белән Вик Дрей, киләчәктә азык про¬блемасының кискенләшкәннән-кискенләшәчәген алдан күреп, индустриянең бу тармагы бик кызу үсәргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр. Кеше телевизорсыз тора ала, иписез — юк. Җирдә халык саны көн саен 100 мең кешегә арта.
2000 елда Җир шарында җиде миллиардтан артык кеше яшәячәк, ә аларны тәэмин итү өчен хәзергедән өч тапкыр күбрәк ашамлык кирәк булачак. Басу-кырлар, бакча-урман-нар, диңгез-океаннар шулай алдын-артын карамыйча үрчегән кешелек дөньясын тукландыра алырмы? Ай-һай. Хәзер дә миллиард ярым халык ачлы-туклы яши бит.   '
Чарасы бер генә: азык-төлекне ясалма рәвештә, химик юл белән әзерләргә кирәк. Иртәме-соңмы безнең табыннар¬да табигый ит, сөт, май кебек ризыклар калмаячак. Йомыр¬каны һәм балык уылдыгын әйтеп тә торасы юк. Кеше орга¬низмы, аның ашказаны ясалма азыкка җайлашырга мәҗбүр булачак.
Димәк, азык-төлек җитештерү кем кулында булса, җир шары, күчәре-ние белән бергә, шуның аягы астында ятачак.
Вик Дрей тәүлекнең өчтән бер өлешен хисап машинасы янында үткәрә
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Китап сатып алганда сезгә мөһим...
Барлыгы җаваплар: 13
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру