Пәнҗешәмбе, 14.11.2019, 20:04
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Кохау ронго-ронго


"Ни икәнен белмәгән нәрсәне ничек эзләмәк кирәк тә, 
ни эзләвеңне белмәгән көенчә тагы нәрсә тапмак кирәк?”
Борынгы греклардан

1. ҖИРНЕҢ КЕНДЕГЕ
Июль азаклары иде.
Көндез эсседән җәфа чигәсең, ләкин кичләрен салкын-ча инде. Әле генә бөтен табипгп.ис колачлап алган җәй тәүге ямен җуеп бара, Юкә яфракларына ензелер-сизел-мәс сары төшкәй, газоннарда үлән чәчәкләр, көз исен сизеп, җиргә иелгәннәр. Аҗаганнар да сирәк уйный, яңгы¬ры да вак, җиле дә әллә ничек кытыршы кебек...
Агыйдел буйлап көймәдә сәяхәт итеп кайткан кешегә шәһәр тормышына кереп китү, шау-шуга һәм ыгы-зыгыга күнегү җиңел түгел. Бөдрә яр буйлары күз алдыннан китми, арзанга гына сатып алган яссы төпле, тагарактай кечкенә көймә, төнгелеккә туктап яккан учаклар, җир¬дәге, күктәге, күңелдәге иркенлек сагындыра.
Тормыш ритмы үзгәргән саен ияләнә алмыйча интегәм. Картаям ахры.
Аның каравы мине Нуров сагынып көткән. Миннән башка бер эше бармый, диярсең. Дистә ярым лаборанты, программистлары, ярдәмчеләре, роботлары, эледтроник-хисап машиналары бар, ә менә сүз көрәштерү өчен мин кирәк.
Берәүләр үзләренә дус, сердәш эзли, кайберәүләр иң әүвәле дошман ззләп табалар. Нуровка исә, дусны да, дошманны да берләштерә торган антипод кеше кирәк. Мин, алла колы, әнә шул антипод булып хезмәт итәм.
Без хәзер аның өр-яңа электроник машинасы «Криоцептрон»га музыка белеме бирү белән мәшгуль. Концертларга, операларга йөрибез. Нуров кесо магнитофонына музыка аһәңнәрен һәм тамашачыларның җавап реакциясен язып ала, шул ук тасмага минем йөрәк тибешем, сулу алуларым да төшеп бара.
Кичерешләрем залдагы тынлыкка, и алкышларга туры килмәсә, Нуров:
Йоклап утыргансың, туң йөрәк, - бәйләнә.
Мин кибернетикка кеше зәвыгының, эстетик тәм, ләззәт табуның болын чәчәкләре кебек тирле, чуар булуын әйтәм. Ул кул гына селти:
Математик калыбы, формуласы бер аларның!- - ди һәм вәссәлам.
Мин елмаям гына, чөнки чын шигырьне, моңны, матурлыкны аңлый торган машиналарга ышанып җитмим. Бәлки ышанасым да килми торгандыр...
Бүген без кошлар асрый торган бер танышыбызга барырга дип сөйләшкән идек. Пурои сандугач моңын язып алын, «Криоцептроп» хәтеренә кертмәкче иде. Ләкин баш әйләндергеч маҗаралар килеп чыгын, Пуровның планнары җимерелде. Моңа мин гаепле. Хәер, мин түгел, Ак-чурин гаепле.
Мин аны Хисап үзәгенең проблемалар лабораториясенә, Нуров янына барышлый очраттым. Дөресен әйткәндә, бу очрашу аның теләге белән оештырылган иде шикелле.
Исәнмесез,-- дип дәште миңа кемдер акрын гына.
Мин уйга чумып барган җиремнән күтәрелеп карадым. Күңел-хәтернең кайсыдыр бер почмагында, инде яртылаш онытылып, вакыт тузаны кунып өлгергән кыяфәт чагылып китте. Без кайчандыр бергә укыган идек түгелме? Әйе, бу ул - заманында тел-әдәбият факультетының бизәге булып йөргән егет, нигә тотынса шуны ерып чыга торган студент, семинарларда философия укытучысының теңкәсенә тиеп бетә торган «башлы малай» иде. Акчурин Сәлим. Без аны фамилиясе буенча, Акчура дип кенә йөртә идек. Аннары ул һич тә көтмәгәндә институтны ташлап китте һәм күздән җуелды.
Олыгая төшкән. Җиде-сигез ел үткән бит инде. Әүвәлгечә чиста киенгән. Битен җил ашаган, элек тә аксыл кашлары тәмам төссезләнеп калган. Чигә чәчләрендә кө¬меш ялтырый. Күзләре моңсу, ләкин аларда төпле омтылыш, ныклы теләк тә чагылган кебек. Ул, кара папкасын култыгына кыстырып, ике кулын да миңа сузды:
Исәнмесез, Гаяз!
Исәнмесез...
Акчура!—дип, таза тешләрен күрсәтеп елмайды ул.— Әүвәлгечә Акчура дип дәшсәгез бик әйбәт.
Мин дә елмайдым.
Исәнмесез, Акчура! Ничә еллар дигәндәй...
Аллея буендагы эскәмияләрнең берсенә утырдык. Акчура бераз сүз башламыйча торды, никтер кыенсына иде ахры, бармакларын капшап-капшаи алды, галстугын төзәтеп куйды һәм, тезләренә килеп кунган безелдәвек коңгызны сак кына куып җибәргәч:
Минем сезгә йомышым бар иде, Гаяз,— диде.
Йомыш соңыннан, -- мин сәгатемә күз төшереп.— Хәзер үзегез кайда соң, Акчура? Хәлләр ничек?
Төмән якларында икән. Авыл китапханәсендә эшли, бер үк вакытта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Башлы-күзле булмадыңмы соң әле?
Мин аның нечкә кылларына кагылдым бугай.
Юк,— диде ул һәм мин бу «юк» дигән сүзнең мәгънәсен дә аңламый калдым. Акчурин сүзне әлеге йомышына борып җибәрде: —Үтенечем мондый...
Мин, тыңларга әзерләнеп, иягемне кактым.
Сезнең кохау ронго-ронго турында ишеткәнегез бармы? — дип сорады ул кинәт кенә, туп-туры миңа карап.
Ронго-ронго? Ронго... Туктале, Пасха атавымы? Сурәтле язмалар... Шуннан артыгын хәтерләмим.
Әйе, Пасха атавы— Ранануи,- диде Акчура.
Ул язмаларны укый алганнары юк бугай әле?
Алар үз Шампольонын көтә... Әгәр вакытыгызны кызганмасагыз, мин ронго-ронго турында бер-ике сүз әйтер идем. Хәер, сөйләп бирмичә булмас, юкса, ышанып җитмәссез дип куркам.
Нуров белән мин берәр сәгатьтән очрашырга сүз куешкан идем.
Вакытым бар, Акчура,—дидем мин, җайлабрак утырып.— Мин сезне тыңлыйм.
Акчура миңа таба борылыбрак утырып сөйли башлады:
Пасха утравын европалылар 1722 елда ачканнар,— диде ул йомшак һәм ягымлы укытучы тавышы белән.— Беренче сәяхәтчеләр гаҗәеп зур таш һәйкәлләр, статуялар күрүләре турында хәбәр итәләр, ләкин җирле халыкның язган язулары турында берни дә белмиләр әле. Берничә елдан атау Испания биләмәсе дип игълан ителә һәм яулап алучылар Пасха халкына бу турыдагы әмерне кабул итеп кул куярга кушалар. Үз атауларың җирнең кендеге дип атаган горур халык, «ут сиптерә” торган коралга баш ияргә һәм буйсынырга мәҗбүр була. Менә шул чагында, гаҗәпкә каршы, кыргыйлар әмер кәгазенә тәре тамга да салмаганнар, бармак очларын буяуга манып та тормаганнар, әллә ни төрле сәер хәреф-тамгалар куйганнар. 1864 елда Пасха «вәхши”ләрен Гайсә пигамбәр канаты астына алу өчен килгән миссионер Эжен Эйро җирле халыкта ниндидер иероглифлар белән чуарланган такталар һәм таяклар күрә. Бу язмаларны Пасха халкы кохау ронго-ронго дип атый.
Христианлыкка күчерелгәннән соң, утраулылар «мәҗүси язмалар»ны утта яндырырга мәҗбүр ителә.
Шундый такталарның берсе Жоссан дигән епископ кулына төшә. Жоссан бу язуларның тарих өчен ифрат кыйммәтле нәрсә икәнен бик тиз аңлап ала һәм Пасха атавында яшәүче миссионер Руссельдән үзенә язулы так¬талар җибәрүен сорый. Тик инде кохау ронго-ронго язма¬лары бармак белән санарлык кына калган була. Руссель аларны укый белә торган кешеләрне эзләп-эзләп караса да, таба алмый. Жоссан да шундый «укымышлы» кешеләрне эзләргә керешә.
Ниһаять, ул Пасха атавыннан Таитига килеп эшләүче Меторо дигән «грамоталы» берәүне табу бәхетенә ирешә. Меторога ул үзенең бер тактасын бирә. Меторо тактаны тота да көйли-көйли укый башлый. Укыган чакта ул аскы юлдан башлап сулдан уңга таба керешә, икенче юлны уңнан сулга таба укып. Тактаның бер ягын укып бетергәч, ул аны әйләндереп тота да, инде өстән аска таба укып китә.
    Меторо болай дип аңлата: тамгаларны уку да, акула теше белән тырнап-чокып язу да кыен түгел, ләкин таблицаларның көен өйрәнү бик авыр, чөнки һәр язманың үз көе бар икән.
Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, Меторо көйләгәннәр буенча төзелгән сүзлек кохау ронго-ронгоның серен ачарга мөмкинлек бирми. Меторо ул язмаларны белеп җиткермәгән, уку-язу осталыгына өйрәнеп җитмәгән, утраудагы «мәктәп»нең беренче сыйныфларын гына тәмамлаган, күрәсең.
Галимнәр 1914—1915 елларда Пасха атавында кохау ронго-ронго язмаларын укын һәм яза белүче бер картны очраталар. Тик бу карт ят кешеләргә серен ачмый, тиздән проказа чире белән авыручылар колониясендә вафат була.
Хәзер Пасха атавында кохау ронго-ронгоны белүче кеше калганмы-юкмы? Бу— билгесез. Дөрес, швед галиме Тур Хейердал илленче елларда Пасха атавында шул тамгалар төшерелгән дәфтәрләр таба.
Кохау ронго-ронго нинди язу системасына карый? Кайберәүләр һәр тамгага бер хәреф яки бер иҗек туры килә дип фараз иттеләр. Совет галиме Кудрявцев, мәсәлән: Пасха атавы язмалары— иероглифика, дип исәпли. Немец галиме доктор Бертоль исә һәр тамга бер сүзне белдерә, ди. Хәтта бу тамгаларны язу дип түгел, «җирле сәнгать әсәре» дип караучылар, гадәти бизәк дип санаучылар да булды.
Мин Акчуринның сүзен бүлдермәдем. Ул туктап бераз уйланып торды. Аннары, папкасын тезләренә куеп, миңа карады.
Мин кохау ронго-ронго таблицаларының серен ачарга исәп тотам,- - диде ул.
Мин дәшмәдем.
Пасха иероглифлары язылган такталарның күчермәсен мин төрле фәнни оешмалардан, институтлардан, музейлардан, аерым галимнәрдән җыйдым,— диде Акчурин һәм папкасыннан целлофанга төргән кәгазьләр чыгарды.
Болар барысы да фәнгә, лингвист-дешифраторларга мәгълүм, димәк?—дип сорадым мин.
Үзем тел белгече булсам да, билгесез телләрнең шифрын ачу өлкәсеннән мин бик ерак торам, Акчуринның уй-ниятләрен, аңа ничек ярдәм итә алачагымны күз ал¬дына да китерә алмый идем. Махсус белеме булмаган көенчә ул мондый авыр эшкә ничек тотынды икән?
Миндәге язмаларның берсе гыйльми дөньяга билгесез,— диде Акчура һәм минем текәлеп, сынап каравымны күргәч, аңлатып китте:
Беләсезме, Гаяз, бу такта узган гасыр башында, Пасха атавына сугылып үткәндә, очраклы рәвештә генә рус сәяхәтчеләре кулына төшкән. Аны бер мичман Россиягә алып кайткан, ә күчермәсен гимназист энесе ясаган. Такта үзе революция елларында алпавыт йортында янган... Хәер, болары кызыксыз.
Һич тә кызыксыз түгел!—дип каршы төштем мин.—Әлифбасы гына түгел,теле дә юилгесез булгач, бердәнбер өмет математик яктан тикшерү бит. Димәк, һәр яңа таблица, хәтта аның кайда, ничек табылуы да фән өчен гаять әһәмиятле!
     Кинәт минем башка мондый бер сорау килде: "Кохау ронго-ронго күчермәсен Акчурин ни өчен сер итеп саклаган, галимнәргә күрсәтмәгән?” Бу сорауны биргәндә мин Сәлимгә артык каты бәрелмәскә тырыштым.
Акчура каушап калмады, мондый сорау туачагын көткән, күрәсең. Ул иңнәрен генә сикертеп куйды.
Бу күчермә минем кулга Мәскәүдә, китапханә институтында укыган чакта ук төшкән иде, —диде ул, елмаерга тырышып.
Син шуны тәмамладыңмыни?
Акчурин ияген какты.
Менә шул чагында мин үз-үземә сүз бирдем: я, мин әйтәм, шушы иероглифларның серен ачам, я гомерем буена берсен ташлап, берсен башлый торган бер бичара булып калам.— Акчурин көрсенеп куйды да сүзен дәвам итте.— Шундый бер үҗәтлек белән, тешем-тырнагым белән ябыштым... Институтны төгәлләгәч, тынычрак җиргә җибәрүләрен сорадым. Вакытым күп, кичләрем гел буш була. Җиң сызганып эшлим... Менә шулай үз-үземне тәр¬бияләдем. Кохау ронго-ронго ярдәм итте.
«һич тә индивидуалист-ялгызак түгел,— дип уйладым мин аның турында.— Дан-шөһрәт казану өчен дә тырышмый. Үзен-үзе җиңү өчен, шәхесе өчен көрәшкән. Мондый кешене югары фән мәнфәгатьләрен читкә куйган дип гаепләргә ярыймы соң? Юктыр».
Хәзерге тел белеме математика, исәп-хисап ниге¬зендә төгәл фәнгә әйләнеп бара... Математикадан башка кыенга киләдер бит?— дип сорадым мин.
Физика-математика бүлегендә читтән торып укыйм.
Дөресен әйт әле: син миннән нинди ярдәм көтәсең, Сәлим?
Кохау ронго-ронго турындагы материалларны гомумиләштерү һәм ачыклап бетерү өчен, мәгълүматларны хисап машинасында эшкәртергә кирәк.
— Ә университетта рөхсәт итмәделәрмени?
— Анда машинага озын чират тора. Икенчедән, миңа зуррак, белемлерәк дип әйтимме, машина кирәк, Гаяз. Әгәр син мине кибернетик Нуров белән таныштырсаң... 
Әһә, хикмәт менә кайда икән!
Акчура Нуровның Хисап үзәгендә эшләвен белә, ә аның белән минем былтыргы маҗаралар турында газеталар шаулап алганнар иде ич... Юк, шулай да Акчура мин уйлаганча беркатлы кеше түгел.
Утыра торгач, бер сәгать вакытның үткәнем сизми дә калганмын. Аллеяның аргы башына карасам, алдан сөйләшкәнебезчә, минутын-минутка туры китереп, җил-җил атлап Нуров килә иде.
Исәнмесез. Хәерле кич, дип баш какты ул, безнең янга килен җиткәч...
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 57
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру