Рухлар
Төрки-татар мифлары нигездә дуалистик характерда, ягъни, капма-каршы көчләрнең (яхшылык—явызлык, уңай рухлар —тискәре рухлар) көрәшеннән гыйбарәт. Шунысы да бар: күпчелек явыз рухлар бик борынгы дәверләрдә уңай мәгънәле һәм эчтәлекле булганнар. Түбән рухлар берничә төркемгә бүленәләр. Саф рухлар: Бичура, Албасты, Убыр, Шүрәле, Мачин, Пицин һ. б. Икенче төркемгә зооморф һәм зооан-тропоморф рухлар керә: Каракош, Сәмруг (кош-рухлар); Елан, Юха, Аждаһа (елан-рухлар) һ. б. Өченче төркем — торак-урын рухлары — Абзар, Мунча ияләре, Кыр-басу, урман, сулыклар белән бәйле рух-ияләр. Кешеләр белән янәшә яссылыкта яшәүче зат-рухлар төркеме дә бар: пәриләр, җеннәр, тулмаслар, мангуслар... Шунысы да мәгълүм булсын: рухлар белән бәйле урынчалыклар, авыллар да булган хәтта. Шундый авыллар исәбенә Балтач районындагы Янгул авылын ("Рухлар әрәмәсе") һәм Арча районындагы Шәке авылын ("Яхъя җеннәре") кертергә мөмкин булыр иде. Беренче китапта укучыны кайбер рух-ияләр белән таныштырып үткән идек инде. Нигездә алар Җир, Су, Урман, Җил, Ут стихиясе, мал-туар, хайваннар белән бәйле мифик персонажлар иде. Икенче китапта күбрәк явыз рухлар хакында сүз барыр. Кайбер фикерләр, уйланулар гипотеза рәвешендә генә каралырга хаклы, әлбәттә. Мөселман мифологиясе белән бәйле рухлар төркеме аерым бүлек рәвешендә Өченче китапта тәкъдим ителәчәк. |
КОНКУРС
![]() МЕНЮ
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
ТЕГЛАР
Мини-чат
Сайт Контактта
МИҢА ОХШЫЙ
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
ЭЗЛӘҮ
Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 Твиттерлаштыру
|