ЗИЛЗИЛӘЗИЛЗИЛӘ. Бу сүзнең борынгы мифологик мәгънәсе татар телендә сакланмаган. Җил-давыл, гарасат, яңгырны белдерүче бу сүз исламга кадәрге төрки мифологиядә табигать стихиясе белән бәйле (җил-яңгыр) мифик персонажны - түбән рухны белдергән булырга тиеш. Бу төшенчә нигездә Көньяк, Көнчыгыш славян һәм Балтик буе халыкларында сакланып калган. Аларда ул хәзер дә кулланыла. Полякларга ул Дзидзиля, серб-хорватларга Додола, Дудулейка, Додолице, Додилаш, болгарларга Додола,Дудула, Дудулица, Дудоле, латышларга Дудина исеме белән билгеле. Күпчелек очракта яңгыр, күк күкрәү (Перун культы) белән бәйле карала. Мифлардан Додола (Дзидзиля) - Күкрәү алласының хатыны буларак билгеле. Бу яктан аның тәртип-гамәлләре төрки Зилзиләгә туры килә: шул ук яшенле, күкрәүле гарасат, яңгыр, зилзилә... Зилзилә еле. Ветер Зилзиля. Ураган. Зилзилә еле иң насар, алама ел. Ул ахыры
заман еле (Ш. Әхмәтова). – Ураган Зилзиля – самый опасный
ураган. Это ураган конца света. ( Мифологический словарь башкирского языка. Ф.Г.Хисамитдинова) |
КОНКУРС
![]() МЕНЮ
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
ТЕГЛАР
Мини-чат
Сайт Контактта
МИҢА ОХШЫЙ
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
ЭЗЛӘҮ
Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 Твиттерлаштыру
|