Җомга, 26.04.2024, 09:09
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Чит ил язучылары әсәрләре татарча

Айзек Азимов. Мин, робот.
[ Сервердан күчерергә (39.1 Kb) ] 25.06.2011, 22:46

Айзек Азимов. Мин, робот

 Мин язмаларымны караштырып чыктым һәм алар миңа ошамадылар. «Ю.С. Роботс» предприятияләрендә үткәргән бу өч көнне мин шундый ук нәтиҗә белән өйдә энциклопедия укып та үткәрәлә ала идем.

Җыелган мәгълүматларга караганда, Сьюзен Кэлвин 1982 елда туган. Димәк, хәзер аңа 75 яшь. Бу барысына да билгеле. «Ю.С. Роботс энд Мекэникел Мэн Корпорэйшн» фирмасына да 75 ел. Нәкъ доктор Кэлвин туган елны, Лоуренс Робертсби еллар үтүгә кешелек тарихында иң гаҗаеп сәнәгый гигантына әверелгән эшен башлап җибәрә. Тик монысы да инде барча кешегә дә мәгълүм.

Егерме яшендә Сьюзен Кэлвин психоматематика семинарының «Ю.С. Роботс»та эшләүче доктор Альфред Лэннинг үткәргән  дәресендә катнашкан. Анда ул беренче сөйләшә торган үзйөрешле роботны күргән. Бу зур, шыксыз-шөкәтсез һәм машина мае аңкып торган робот Меркурийда төзеләчәк рудникларда кулланыр өчен ясалган булган. Һәм ул сөйләшә, аңлы сөйләшә белгән.

 Сьюзен бу семинарда чыгыш ясамаган һәм аннан соң кызып киткән бәхәсләрдә дә катнашмаган. Ул үзен таштан коелган кебек хиссез йөз һәм читтән тыш зур акыл ярдәмендә тирә-як дөньядан аерымлый торган аз аралашучан гади бер кыз идее. Ләкин күзәтеп йөреп, кыз шул чагында ук салкын ялкын булып күкрәгендә кызыксыну кабынганын тоемлый иде.

2003 елда ул Колумбия университетын тәмамлап, кибернетика буенча аспирантурага керде.

Робертсон уйлап тапкан позитрон ми бәйләнешләре ХХ гасыр урталарына кадәр санак машиналары өлкәсендә булган бар казанышларны уздырып фәндә чын борылыш ясадылар . Чакрым-чакрым реле һәм фотоэлементлар кеше мие зурлыгындагы күзәнәкле платиноиридий шары белән алышындылар.

Сьюзен кирәкле параметрларны исәпләргә, позитрон минең ихтимал халәтләрен билгеләргә һәм төрле мәгълүматларның ярсыткычларга җавабын төгәл фаразлый торган схемалар эшләргә өйрәнде. 

2008 нче елда ул доктор дәрәҗәсен алды һәм «Ю.С. Роботс»ка робопсихолог булып эшкә урнашты. Шулай итеп, Сьюзен бу яңа фән өлкәсендә беренче атаклы белгечкә әверелде. Ул вакытта Лоуренс Робертс һаман да компаниянең президенты, ә Альфред Лэннинг - фәнни җитәкчесе иде әле.

Илле ел эчендә Сьюзен Кэлвинның күз алдында кешелек үсеше үз юлын танымаслык итеп үзгәртте.

Хәзер ул эшеннән китә - әгәр бу сүзләрне аңа карата әйтеп булса инде, әлбәттә. Һәрхәлдә, ул  кабинет ишегенә башка кеше исеме төшерелгән язманы беркетеп куюларына каршы килмәде.

Менә, бар булган язмаларым шушыннан гыйбарәт. Өстәвенә, аның бастырылган эшләреннән, теркәлгән патентларыннан торган озын-озын җәдвәл, эш баскычлары буенча күтәрелүенең төгәл хронологиясе бар. Кыскасы, мин аның рәсми биографиясен җентекләп өйрәнгән идем.

Ләкин миңа башка нәрсә кирәк иде. «Интерплэнетери Пресс» өчен очерклар сериясен күбрәкне, чагыштырмача күбрәкне тәлап итә.

Мин аңа шулай дип әйттем дә.

- Доктор Кэлвин, - дидем мин, - җәмгыять өчен сез һәм «Ю.С.Роботс» аерылгысыз. Сезнең китүегез тулы бер эпоха тәмамлавын билгеләячәк.

- Сезгә җанлы нечкәлекләр кирәкме?

Ул елмаймады. Минемчә, ул бөтенләй елмая белми шикелле. Ләкин аның карашында ачу юк иде. Аның үткен карашы минем башымны ярып, бар уй-фикерләремне күреп алган төсле тоелды. Сьюзен бар кешене дә үтәләй күрә иде. Шулай да, мин җавап бирдем:

- Нәкъ үзе.

- Роботлар турында җанлы нечкәлекләрме? Каршылык килеп чыга бит.

- Юк, доктор. Сезнең турыда.

- Мине дә робот дип атыйлар ич. Минем турыда «кешегә хас бер сыйфаты да юк» дигән сүзләр ишеткәнсездер инде.

Миңа чыннан да болай дип әйткәннәре булуга карамастан, дәшмәскә булдым.

Ул урындыктан торды. Буе озын булмаганга, ул зәгыйфь булып тоела иде.

Мин аның янына - тәрәзә каршына килеп бастым.

«Ю.С. Роботс»ның дөрес планлаштырылган цехлары һәм биналары кечкенә генә шәһәрчеккә охшаган иде. Алар безнең каршыбызда аэрофотография кебек яссы булып яталар иде.

- Мин монда эшли башлаганда, - диде ул, - минем әнә тегендә, хәзер котельная торган җирдә, бер кечкенә бүлмәм бар иде. Ул бинаны сез туганчы ук сөреп ташладылар. Анда  миннән башка тагын өч кеше утырды. Минем өлешкә ярты өстәл туры килә, бөтен роботларыбыз да бер бинада төзелә иде. Атнага өчәү. Ә хәзер ничек!

- Илле ел - озак вакыт, - шушы чәйнәлеп беткән сүзләрдән дә яхшырак нәрсә уйлап табалмадым.

- Озак түгел, әгәр дә үткән гомерегезнең бер өлеше булса, - дип каршы килде. - Мин әле ничек шулай тиз үтеп китте соң алар дип уйлыйм, - диде.

Ул тагын өстәл артына утырды. Йөзе үзгәрмәсә дә, минемчә, аны сагыш басты.

- Сезгә ничә яшь? - дип кызыксынды ул.

- Утыз ике.

- Алайса, сез роботларсыз дөньяның нинди икәнен хәтерләмисез инде. Галәм каршында кеше ялгыз һәм дусларсыз булган вакытлар бар иде. Бүген аның ярдәмчеләре бар: үзенә караганда көчлерәк, тотрыклырак, нәтиҗәлерәк һәм тулаем аңа буйсынган. Кешелек хәзер ялгыз түгел. Башыгызга мондый уйлар килгәне булмадымы?

- Кызганычка каршы, юк. Бу сүзләрегезне өземтә итеп бирергә ярыймы?

- Ярый. Сезнең өчен робот - ул робот. Механизмнар һәм металл, электр тогы һәм позитроннар. Тимердән коелган аң! Кеше тарафыннан ясала һәм, кирәк булса, кеше тарафыннан юкка да чыгарыла торган. Ләкин сез алар белән эшләмәдегез һәм аларны белмисез. Алар безгә караганда яхшырак һәм сафлырак.

Мин ипләп кенә аны кыздырып җибәреп карадым:

- Сез роботлар турында белгән нәрсәләрне, алар турында ни уйлаганыгызны ишетергә без шат булыр идек. «Интерплэнетери Пресс» барлык Кояш системасында чыга. Миллиардтан артык ихтимал булган тыңлаучы, доктор Кэлвин! Алар сезнең хикәягезне ишетергә тиеш.

Ләкин аны кыздырып тору кирәкмәде. Минем сүзләремә колак салмыйча ул дәвам итте.

- Боларның барысын да башта ук фаразлап була иде. Ул вакытта без роботларында Җирдә кулланыр өчен сата идек - бу әле миңа кадәр дә булган. Әлбәттә, роботлар ул чагында сөйләшә белми иде әле. Соңыннан алар кешегә күбрәк охшый башладылар һәм каршылыклар пәйда булды. Профсоюзлар роботның кеше белән конкурентлашуына каршы килделәр, дини оешмалар үзләренең ырым-шырымнары аркасында өнәмәделәр. Болар барысы да көлке һәм бөтенләй нәтиҗәсез иде. Ләкин болар булды.

Мин сиздермичә генә бармакларны хәрәкәт итеп, һәрбер әйтелгән сүзне үземнең кесә магнитофонына яздыра идем. Әгәр азрак күнексәң, магнитофон белән кулны кесәдән чыгармыйча гына да эшләргә була.

- Робби белән булган хәлне генә алыгыз. Мин аның белән таныш түгел идем. Ул, мин эшкә урнашырга бер ел кала, тәмам искереп бетеп, металлоломга җибәрелгән. Әмма кечкенә кызны музейда очратканым булды.



Тулысынча сервердан күчереп алып укырга мөмкин.


Категория: Чит ил язучылары әсәрләре татарча | Добавил: Khalit | Теглар: Айзек Азимов Мин робот
Караулар: 1014 | Күчереп алулар: 126 | Комментарийлар: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру