«Хак юл, яки
гадәттән тыш сәяхәт»
(кечкенә
фантастик хикәят)
1
- Синеңчә, монда барысы да дөрес
язылганмы? - дип сорады Гәрәй Мәхмүттән.
- Мин манускриптка тулысынча ышанам, - диде
аңа Мәхмүт. 14 яшьлек, уртача буйлы, чем-кара чәчле бу малайның шулай ук кара күзләре шатлык
белән яналар иде.
- Ләкин аның кайда табылганын исәпләсәң...
- «Тылсымшах» китапханәсе, әлбәттә, куркыныч
урын, - бу сүздән Мәхмүт хәйләкәр елмайды, - ләкин....ләкин....анда язмалар
теләсә ничек эләкми бит. Димәк, манускрипта кайчандыр кулланылган тылсым!
- Ярар инде алайса, әгәр дә син
шулкадәр ышанасың икән, эшләп карыйк, - дип, Гәрәй әл-Фарси дусты белән
ризалашырга мәҗбүр булды.
- Локманны чакырырга кирәк, - диде соңрак
Мәхмүт.
- Әлбәттә! - диде, Гәрәй, чиктән тыш
канәгатьсезлек белдереп, шулай да уртак дуслары Локман чакырыр өчен, бүлмәдән чыгып китте.
Мәхмүт «Тылсымшах» мәктәбенең тулай
торагындагы кечкенә генә бүлмәсендә берүзе калды. Ул, бүген бер 15 ләп тапкыр
укылган бик иске, урыннары белән ертылган, каралган пергаментны тагын карарга,
тикшерергә кереште. Әйтерсең, ул азмы-күпме вакыт узу белән яңара, аңа яңа мәгълүмат өстәлә...
Мәхмүтнең күзаллавын томалаган бу
манускриптны ул кичә, «Тылсымшах» китапханәсендә «кызыклы китап» эзләгәндә,
очраклы гына тапты. Ул манускрипт кулъязмалар бүлегенең иң борынгы киштәсендә ята иде. Пергамент
кисәге шунда ук Мәхмүтнең игътибарын җәлеп итте. Ә инде укып, мәгънәсенә төшенгәч...
Иске пергаментта вакытка җип-җиңел сәяхәт турында язылган иде. Эх,
тасвирлама гына булса бер хәл, монда бит турыдан-туры куллану өчен, тылсым
сүзләре дә бар!..
Мәхмүтнең фикерләрен бүлеп, бүлмәгә
Локман белән Гәрәй керделәр.
- Гәрәйетдин барысын да аңлатты, - диде
киң җилкәле, бик акыллы йөзле малай, - минемчә, тәвәкәлләргә мөмкин.
Мәхмүт канәгать елмайды. Вакыт белән
уйнауның куркыныч икәнен алар барысы да аңлыйлар, тылсым тарихы укытучысы Ләлә
апа моның турында күп сөйләде, тик икесе дә, ике иң якын дусты да ризалаштылар
бит! Ә инде бу сәяхәтнең мәгънәсе... Ярар, мәгънәсе, кирәклеге калып торса да ярар, иң мөһиме - үткән вакытка сәяхәт!
- Кая барабыз егетләр? - дип срады Гәрәй.
- Әйдәгез Мисырга, - диде Локман, -
Фиргавеннәр күрербез...
- Фиргавеннәр? Шәп фикер! Миңа ошый,
-дип килеште Мәхмүт, - аннары тылсым тарихы буенча реферат язарбыз.
- Мин дә...килешәм... - диде Гәрәй, -
Укы инде, Мәхмүт...
Өч дус түгәрәк булып, бергәрәк
җыелдылар. Һәрберсе үзенчә сәяхәткә әзерләнә иде. Ә Мәхмүт, пергаменты кадерләп
тотып, тылсым укый башлады:
- Caput mortum imperet tibi dominus perrivum
et devotrum srpentem! - Мәхмүтнең дулкынланудан тез буыннары калтырарга тотында, тир бәреп
чыкты, - Jonrus portatians. lavo
vel reversus terrapisi omtate esse sevrite terri men...
Мәхмүтнең уң кулындагы көмеш балдак кызара башлады...
- Peri
okna ad ad akwius! Apre lagnus!
…
Өч укучының өч балдагыннан берәр кып-кызыл нур
чыкты. Бер ноктада берләшеп, алар югарыга күтәрелделәр дә, бүлмә түшәменә
җитеп, шартладылар...
Бер-бер артлы өч яшел кабыныш һәм
Мәхмүт Галинең бүлмәсе бушап һәм тынып
калды. Кинәт кенә сәер тынлыкны бозып, стенада инде икенче дистә ел эленеп
торучы сәгать кичке алтыны сукты...
* * *
...Алар очалар. Җиһанның кайсыдыр бер
өлешендә, алтын-сары болытлар арасында очалар...
...Алтын кабыныш һәм өч малай инде
җирдә, дөресрәге, таш юл өстендә...
2
Тулысынча, өстәге СЕРВЕРДАН КУЧЕРЕП алу ссылкасы аша укырга мөмкин... |