ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ
Бөтен Россия татарлары, госманлы
төрекләре, монголлар һәм Көнбатыш Аурупаның һәрбер зур шәһәрләрендәге татарлар
арасында миллионнарча нөсхә тарала торган «Татар» газетасының 12764 нче
номерында «Университетлардан» бүлегендә (...) «профессор Мөслимовның 42 ел
моннан әүвәл вафат булган Фәтхулла хәзрәтне терелтәчәк икәнчелеге» хәбәр
бирелгән һәм шул мөнәсәбәт белән газетаның бер почмагына Фәтхулла хәзрәтнең
кыска гына тәрҗемәи хәле дә язылган иде. Бу тәрҗемәи хәлгә караганда, Фәтхулла
хәзрәт 1908 елда 50 яшендә вафат иткән һәм бер заманнарда Казанда мулла булып
торган, «Дин һәм мәгыйшәт» исемле (...) журналга берничә мәкалә язган, ул
вакытта татарлар арасында бик шөһрәттә булган ишан исемле җанлы потларга
сыенырга һәм ал арны ихлас белән хөрмәт итәргә һәвәс булган, татарларның
тәрәкъкый* һәм зыялыларына бөтен көче белән каршы торган кешедер.
*
Тәрәкъкый — алдынгы карашлы, прогресс яклы.
Бу номер газета таралган көннең
иртә сәгать тугызында Фәтхулла хәзрәт вакыйгасын бөтен Казан халкы белгән һәм,
бик кызыксынып, бу хәзергә кадәр терелтелгән кешеләр арасында булачак бер генә
данә кара груһлы татар мулласының кыланышын, үзен тотышын күрергә зарыгып тора
иде.
Яшьләр шул мөнәсәбәт белән, китап кибетләренә йөгереп, 20 нче гасыр башындагы
татар тормышыннан, бигрәк тә руханилар тормышыннан язылган комедияләрне алып
укырга ашыгалар, кайсылары да, музейларга барып, иске вәгазь китапларын һәм
(...) «Дин һәм мәгыйшәт» журналын күздән үткәрергә тырышалар; картлар иске
тормышның хәтерләрендә калган иң кабахәт якларын яңадан бер кат сыйфат
ителмәслек җирәнеч белән исләренә китерәләр; әлхасил*, һәркем кара груһлы татар
мулласын һәм аның хәрәкәтләрен яхшы аңлар өчен мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә
иде.
Бу хәзерләнү доктор Әхмәт әфәнде өендә бигрәк кызу иде. Доктор Әхмәт Фәтхулла
хәзрәтнең улы, атасыннан яшьләй калып, бик күп тырышулар белән университет
тәмам иткән һәм, атасына караганда, бөтенләй икенче тормыш кешесе булып киткән
бер зыялы татар иде. Дөресен әйткән вакытта, кара груһлы татарлардан
терелтелергә башка кеше сайланмыйча, Фәтхулла хәзрәтнең сайлануы Әхмәт
әфәнденең тырышуы һәм хезмәте сәбәпле булып, әүвәл Әхмәтнең хәятына атасы сәбәп
булса, хәзер атасының хәятына Әхмәт сәбәп иде. (...)
Әхмәт әфәнденең Ләйлә һәм Нәфисә исемле 14—18 яшьләрендә ике кызы һәм гимназиядә
укый торган Зыя исемле бер улы бар иде. Болар бабаларын каршы алырга бигрәк
дәрт белән хәзерләнәләр һәм аталарының көтепханәсендә 20 нче гасыр башына
караган никадәр китаплар булса, шуны укып чыгарга тырышалар иде. Хәтта Ләйлә
бабасына хатын-кыз хокукы һәм ул заман мөтагассыйбләренең** хатын-кызга карашы
хосусында әллә никадәр сораулар бирергә дә хәзерләнгән иде.
*
Әлхасил — җыеп әйткәндә.
** Мөтагассыйб — фанатик.
1950 нче ел Зөлхиҗҗә аеның
сигезенче көне иде. Казан университетының медицина профессорларыннан орденарный
профессор Мөслимов үзенең махсус дәрес бүлмәсендә, янына татар, рус һәм башка
милләтләрдән бик күп студентларны җыеп, үлгәннәрне терелтү турысында лекция
укып тәмам иткәннән соң, шәкертләренә, тәҗрибә өчен, кабинетта хәзерләнгән бер
адәмне терелтеп күрсәтәчәк икәнен бәян итте һәм, янында тора торган ак сакаллы
50—60 яшьләрендәге бер докторга карап, хәзер терелтеләчәк адәм хакында бераз
мәгълүмат бирергә үтенде. Доктор да бу терелтеләчәк кешенең үзенең моннан 42 ел
элек вафат иткән атасы, әүвәлдә Казан имамы булып торган Фәтхулла Рәхмәтуллин
икәнен һәм өч айлык тырышлык белән аның таралган гәүдәсе шушы хәлгә китерелгән
икәнен бәян итте. Профессор, мәетнең янына килеп, тирәсендәге студентларның
кайсыларына төрле әгъзаларын хәрәкәтләндерергә кушып, үзе дә борын һәм
күзләренә озак вакыт бер дәва җибәреп торды.
Берәр сәгать үтәр-үтмәс мәет төчкерде. Тагы бераздан мәет, янәдән берничә
мәртәбә төчкереп: «Алла! Әстәгъфирулла!» — дип кычкырып та җибәрде. Моннан соң
профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга
кушты. Яңадан берәр сәгать үткәч инде Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына
торып утыра да башлады.
Ул, үзенең исән вакытындагы гадәтенчә: «Анасы, тәһарәткә су хәзерлә!» — дип
кычкырмакчы булса да, алдында тора торган ике рус шикелле кешеләрне күреп, үзен
каты авырган да больницага китерелгән һәм хәзер дә больницада дип уйлап, улы
һәм профессорга карап: «Думуй надо, думуй, тяперьче здурув»,— диде; һәм өенә,
абыстай янына кайтып, аннан өйлә намазына өлгерергә уйлый башлады. Бу вакытта
Әхмәт әфәнде, Фәтхулла хәзрәтнең янынарак килеп:
— Әткәй, әткәй! Сез мине оныткансыз инде, мин сездән яшь калган улыгыз Әхмәт,
хафаланмагыз, хәзер үз башыгыздан үткән эшләрне белерсез,— дип, кулларында
тоткан киемнәрне кияргә тәкъдим итте.
Фәтхулла хәзрәт шундый ак сакаллы һәм рус сымак кешенең «Синең улың Әхмәт»
диюеннән бик гаҗәпкә калса да, өстенең ялангач икәнен күреп, әүвәл киеним,
аннан соң бу кешене яхшылап карармын, бәлки күзем ялгыш күрә торгандыр дип
уйлап, киемнәрне кулына алды. Ләкин аларның һәммәсенең «рус киеме» булуы
хәзрәтне бөтенләй аптырауда калдырды. Ул үзенә, күзләренә, колакларына ышанмый
башлады; төш түгелме икән дип тә хәтеренә килә иде.
Фәтхулла хәзрәт озак уйлап торганнан соң, бик куркып китте: ул, мондагы ике
кеше миссионерлар икән, мине, әүвәл урысча киендереп, аннан соң урыс
ясамакчылар икән, шуңар күрә аларның берсе урыс булса да, татарча да сөйләшә
белә һәм миңа үзен Әхмәт дип ышандырмакчы була икән дип уйлады; үкереп еларга
тотынды; һәм Әхмәткә карап:
— Знакум, зинһар мине урыс итмәгез, зинһар мине бол ай көчләмәгез инде,— дип
ялына башлады.
Әхмәт тә, үзенең әүвәлге сүзен сөйләп, киендереп, өенә алып кайтырга
теләгәнлеген бәян итте. Табигый, Фәтхулла хәзрәт бу сүзгә ышанмады. Яңадан
ялынып карарга уйласа да, профессорның Әхмәткә карап эсперанточа*: «Нинди
үзсүзле»,— дигәнен ишетеп, болар мимеч** миссионерлары икән, мине көчләп урыс
ясыйлар икән инде»,— дип, елый-елый киенергә тотынды.
Профессор һәм Әхмәт, хәзрәтне никадәр юатырга тырышсалар һәм аңар никадәр
йомшак сүзләр сөйләсәләр дә, ул һаман боларның миссионерлар икәнчелегенә
ышанганнан-ышана гына бара иде. Шулай да, чарасыз, Әхмәт белән китәргә риза
булды.
Ләкин бүлмәдән чыгарга хәзерләнгәч, Әхмәтнең башка кияргә цилиндр (биек ефәк
эшләпә) бирүе хәзрәтне тагы еларга, хафаланырга һәм Аллага сыгынырга мәҗбүр итә
иде.
— Знакум, зинһар мине каләнсевәи мәҗүс*** кияргә көчләмә, наше шәригать
нивилит,— дип караса да, Әхмәт атасының сүзләрен яхшылап аңлый алмый, һаман аны
юатырга азаплана иде.
*
Эсперанто — ясалма тел.
** Мимеч — немец.
*** Каләнсевәи мэҗус — динсезләр бүреге.
Тулысынча әсәрне СЕРВЕРДАН КҮЧЕРҮ ссылкасыннан алып укырга мөмкин. |